СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Тәлгат Галиуллин "Тимерче бабай"

Ярулла карт безнең авылда берәү белән дә тиңләп, янәшә куеп булмастай, аерым исәптәге кеше иде. Аны истә, зиһен күңелдә калдыру өчен ике тапкыр күрүнең ихтыяҗы юк. Мамонт төсле эре, киң сөякле, тырпаеп торган җилкәле, Хозыр Ильясныкы төсле ап-ак сакаллы бу затны олы таштан ясалган диярсең. Гәүдәсе тупасрак, мәгәр яратып уелган. Балалар көрәге хәтле олы куллары тезенә чаклы җиткән. Яшь чагында аны көчәнмичә, гади эш башкаргандай гына теләсә нинди йөк атын иңе белән күтәрә алган, бәйгеле уеннарны өнәмәсә дә, татар көрәшендә аңа тиң зат тирә-юньдә табылмаган, диләр. Шагыйрь Шамил Маннаповның туган төбәге, Болгар дәвереннән үк мәгълүм бик борынгы тарихи Алпар авылы куәтле егетләре, җиңелмәс батырлары белән танылган. Сабан туйлары башландымы, ауга чыккан арысланнар мисле, аның көрәшчеләре, дан даулап, төрле төбәкләргә таралышкан. Бер-ике атна эчендә йортларда маллар саны батырлар алып кайткан тәкәләр исәбеннән икеләтә арткан. Хәзер генә ул өстен чыккан кеше саен машина өләшү гадәте китте. Xалык акыллы хәл иткән мәсьәләне: табигать биргән тиле көчкә тәкә тиеш. Ат та, үгез дә түгел, ә тәкә. Тирән мәгънә бар бу ата-бабадан килгән соңгы елларда сакланмаган йолада.
Менә шул. Алпарның бер баһадиры урман куенына качып утырган Кычытканлы тарафларына килеп чыга, көрәшә башлый, бер-ике егетне, үзе аркага ятып, баш аркылы тондыра һәм яшел чирәмле хәтфә мәйданда үзен хуҗа итеп сизә, эре генә йөренеп тора. Халык шаулый, гарьләнә... Ничек була инде ул, Алпар килмешәге өстен чыксынмы?! Язмышын сизенеп, бәйләгән баганасы тирәсендә тыпырчынган кәкре мөгезле олы тәкә, көчләп кияүгә бирелгән яшь килен төсле, чит авылга озатылсынмы?!
— Былай ярамый. Тузга язмаганны.
— Хатын-кыз янында барыгыз да әтәч.
— Тиз бул, касең чыга.
— Алпар мишәре кинап китсен ди инде. Тәкәдән яхшы тегел.
- Пазур, хурлык, — дип, өлкәннәр тәмам котырына, дулый, бер ишесе башындагы түбәтәен җиргә алып ташлый.
Сабан туенда көнне уздыруны вакытны заяга сарыф итү дип санаган яшь егет Ярулла алачыкка төшеп бара имди. Аягында — озын кунычлы тула оек, үзе үргән кәттә чабата, киндер күлмәк. Алпар егетенең мәкер, хәйлә, хәтта хәрәмләү исәбенә безнекеләрне «юешкә» утыртуын күреп, авылын кызганып, кулындагы ачкычларын бер иргә тоттыра да мәйданга чыга. Тегенең янына килеп, мактанчык колакка ягымлы гына:
- Ахири, сөлгеләр җыйдың, килүең бушка тегел, ычкын моннан, — ди.
Алпар көрәшчесе сыртын тырпайта, күркәләнә:
— Мин батыр калам! Сине дә бәрәм.
- Син хәрәмлисең.
- Юк, чиста бәрдем. Бездә шылай көрәшәләр, — ди көченә ышанган Алпар мишәре.
- Ал сөлге, — ди Ярулла. — Гарип калсаң, рәнҗештән булмасын. Мин әйттем.
Билләренә чибәрләр кулыннан үткән ак сөлгеләрне салып, аркаларын катырып, сөзешергә әзерләнеп, күзләренә кызыл төшкән үгезләрдәй, аякларын җиргә иңдереп, көч, куәт шәрифләрен кулга төшерәләр. Кунакның тизлек, җәһәтлек, саллылык белән алдырганын Ярулла шәйләп калган була: бер тезне җәһәт кенә чирәмгә чәнчүгә, көндәш каушап кала, тигезлеген югалта, шул мәлне алпарлы бар дәрманын беләгенә күчереп, көндәшен аудара яисә, үзе кинәт аркага ятып, мәхлукны үзе аша тондыра, яисә янга сала. Бу юлы да оста көрәшче тезләнә, дошмани билне үзенә тартып карый, теге, тирән тамыр җибәргән имән кебек, урыннан да селкенми. Шул арада кинәт әллә каян килеп чыккан зилзиләдәй тиле көч чакырылмаган кунакны җирдән суырып ала, һавада әйләндерә дә гөрселдәтеп җиргә ташлый. Көрәшче, аңын югалтып өнсез ята. Ярулла көндәшенә кулын биреп торгыза, өенә алып кереп, чәй эчертеп, алпарлыны «зурлап» озатып жибәрә. Ярулла солдатка алынганчы, башка авыллардан Сабантуй батыры калуга дәгъвачылар Кычытканлыга аяк та басмаган, диләр. Үзе дә артык көрәшергә чыкмаган. Бака ботын дагалаганда, ат аягын тыгып йөрмәс ич.
Мин әбинең энесе Ярулла картны танып белгәндә, ул инде өлкән яшьтәге сакаллы сабый, «ат күтәрү», көрәшү кебек “нәни шаярулар” дәрәҗәсенә төшми торган мөхтәрәм шәхес иде. Шактый зур авылның карап торган бердәнбер алачыгының хуҗасы. Челләдә дә сырган чалбарын, кара тәлпәген киеп, көннең көнендә авыл читендә, инеш буенда урнашкан алачыгына төшәр Ярулла бабай. Аның алачыкка килгән, төшке ашка, эңгер «чиртә» башлагач, ахшамга кайткан вакыты буенча сәгатьне дөресләп була. Нәкъ бер вакытта урамга ял итәргә чыгуы белән дөнья гайбәтчеләрен шаккатырган алман фәлсәфәчесе Кантың бер якта торсын. Ифрат төгәл кеше иде Ярулла бабай. Бер мизгел дә эшсез тора алмас, олы гәүдәсендә әллә каян иңгән җиңеллек, тынгы белмәүчелек.
Без, малай-шалай, тырма, көрәк, пәке, самавыр яматырга һәрдаим алачыкка төшәбез. Шыпырт кына чиратыбызны көтәбез. Кычкырып сөйләшергә ярамый. Ул, кемнең кайчан, кем артыннан килгәнен күз кырые белән генә карап, зиһененә сеңдереп куя. Берәр юеш борынлысы, әрсезләнеп, тырмасын алданрак сузса, сүз әйтмичә генә, әүвәлрәк килгән малайның пычкысын үрелеп ала. Археолог, табылма тикшергәндәй, эш коралын әйләндереп-тулгандырып, бик озаклап өйрәнә дә төзәтә, ямый, сипли башлый. Аның тимер-томырны «сихерләве» — үзе бер дөнья, сәнгать әсәре, һәрвакыт янып торган олы мичне күрек белән отыры өрдереп, тимерне эссе көнне баеган кояштай кызыл хәлгә җиткерә дә, крокодил авызыдай олы каргага каптырып, бүкәнгә куя, бала башы хәтле кувалданы, кулында уенчык чүкеч төсле генә биетеп, әйбергә бәргәли-суккалый башлый. Җимерек, ватык, сынык коралны үзенә кирәкле, дөресе, тиешле хәлгә китергәнче тукмый. Ни хикмәт, теләсә нинди каты тимер, корыч күндәм колга әверелә, тыңлый, ыңгырашмый, сыктанмый гына тимерченең теләген үти, ниятенә, хәтта хыялына буйсына.
Аның кызган тимергә кувалда белән китереп «тондыруы» гадәти генә түгел. Әүвәл ул күн алъяпкыч белән ябылган күкрәгенә, олы гәүдәсенә алачыкка басудан ыргылып кереп торган һаваны тәмам суырып ала да, олы чүкечне бүкән өстенә төшергәндә, эшкәртелгән кислородны «кычкыртып» чыгара, бөтен тән тукымаларын «эшләнгән» һавадан азат итә. Сулышы, гүләп, күрек белән өрдергәндәй, көч белән бәреп чыга. Бу хәрәкәт, һава алышыну туктаусыз шулай кабатлана. Бу яктан ул соңрак килеп чыккан робот, хәтта терминаторларны хәтерләтә.
Ярулла бабайга ярдәмчеләр түзми. Атна саен диярлек алышынып торалар. Ул аларны ачуланмыйча, олыларча озата, «улым, бер-ике елдан, үскәчрәк килерсең», «энем, сән иртәгә калхуз эшенә чык» (монысы колхоз эше түгел диярсең), «сән иртәгә алачыкка төшмә, яме, персидәтел башка кеше җибәрсен».
Колхозның чәчү, печән чабу, урып-җыю әсбапларын әзерләү — аның өчен изге, беренчел гамәл. Ул рәсми хезмәттә тора, тамагы шуннан туя. Төп бурычларын үтәгәч кенә, ул аерым кешеләргә ярдәм итә, анда да ире сугышта үлгән тол хатыннарга, күп балалы кешеләргә, туган-тумачага (авылда яшәүчеләр кайсы тарафтандыр ботак очы гына булса да бер-берсенә кардәш булмый калмый) булыша, аннан инде чират буенча китә. Берәүне дә ярдәменнән мәхрүм итми. Түләү, нигездә, бер үк сәмәндә: «Рәхмәт инде, Ярулла бабай, аяк-кулларың сызлаусыз булсын», «Зур рәхмәт инде сиңа, күрше, Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен». Шуның белән вәссәлам. Сугыштан соңгы авыл кешесенең бар байлыгы — тәмле тел.
Алачык хуҗасы ярлы авылдашларының хәлен аңлый. Рәхмәт әйтә белгән адәм баласы өметсез түгел. Шул мизгелдә аның көлә, елмая, җырлый, җылый белми торган калын иреннәре мимылдап селкенеп куя. Бу инде изгелек күргән бичараның теләген, рәхмәтен кабул итү дигән сүз. Сөйләшеп, аңлашып, озын-озак кул кысышып торуны вакытны бушка уздыруга санап, шунда ук эшенә ябыша. Тәмәке тарту, хәмер эчү кебек шөгыльләрне җитдигә санамый. Салмыш ирләр аңардан курка. Шуңар да алачык мәчеттән кала икенче изге урын дәрәҗәсендә йөри.
Аның кылган гамәлләре безгә ул чорда могҗиза булып күренә иде. Тол хатын ике тешле тырмасын алып төшә. Ярты сәгатьтән инде ул тугыз тешле тырманы күкрәгенә кысып, рәхмәтен әйтә-әйтә кайтып китә. Корыч чалгысының утырткычы кителгән агай-эне, Ярулла бабай кулыннан узган «өр-яңа» коралын капшый-капшый, сөенеченнән шүкрән-рәхмәтен әйтергә онытып, печән аланына ашыга. Янәдән тормыш җырын көйли башлаган самавыр, ямалган көрәк, китмән, сәнәкләрнең саны бихисап.
Ут күршебез, якын кардәшебез Ярулла картның тимер, агач эшләренә осталыгы, халык әйткәнчә, алтын куллы булуы ата-бабадан килгәндер. Нәселнеке янына ачы тормыш тәҗрибәсе, аның да саллысы килеп өстәлгән. Аңа заманында олы дөнья — Ауропа белән аралашырга, аларның, хәзерге тел белән әйткәндә, алдынгы технологиясе белән танышып кайтырга насыйп булган.
Безгә исемен фамилия итеп калдырган Галиулла бабам шикелле үк, аның каенише, ягъни мәсәлән, Ярулла, 1914 елгы урыс-алман сугышына алына һәм әсирлек язмышын татый. Җизнәсеннән үзгә буларак, тел чарлауга, бигрәк тә чит лөгатьләрне өйрәнүгә маһирлыгы булмый. Сәләт юкта теләк тумый, тоткын бу өлкәгә әһәмият тә бирми. Татарчасын белә, урысчаны ипилек-тозлык сукалый, башкасы ни пычагыма...
Иң мәзәге шунда: Ярулла үзенең ике елдан артык тоткынлыкта кайсы илдә, нинди мәмләкәт җилкәсендә уздырганын белми, әйтә алмый. Өлкәннәр, укымышлырак кешеләр аңардан кат-кат сорап карыйлар:
— Кайсы илдә утырдың соң, Ярулла абзый?
—Кем белә инде аны. Барыбер тегелмени? Начар яшәтмәделәр.
Белдеклерәге Ауропа илләрен тәсбихка тезә:
— Германиядәме, Австриядәме, Венгриядәме?
Алачык хуҗасы инде үзе сорау бирә:
— Ул якта тагы нинди илләр бар әле?
— Ну, анда илләр күп, Чехословакия, Болгария...
Тимерче кара тәлпәкле башын чайкап килешмәвен белдерә, янәсе, алар түгел.
—Францияме әллә? — дигәч, уйланып тора, истәлекләр дөньясына кереп чыккандай була.
— Шылдыр, сән атькән илдер. Йә Германдыр.
—Сөйлә әле, Ярулла абзый, шул хакта, — дип ялына башлагач, тәртип өчен чираттагы бер эш коралын ямый да, кулларын олы мичкәдәге суда юып, чөйдә эленеп торган кызылга чиккән тастымалга сөртеп, ишек янындагы бүкәнгә чүмәшеп, безгә таныш хикәясен кабатлый. Берәр яңалык та өстәлә.
— Коллыкка төшмәдек, үзебез теләп пленга бирелмәдек. Безне янараллар тапшырды. Тегеләрнең пленныйларына алыштырдылар. Винтуфкаларны, дакументларны алдылар да, кояш Алып тавы артына чумганчы җәяү алып барып, бер стансыда вагуннарга утырттылар. Рилсылары тар икән. Минем колач хәтле генә. Вагуннары да кечкенә. Шында ике көн тоттылар, консерва, печеньҗә, хәлвә ашаттылар. Кайсыдыр стансыда вагунга менә синең чәчең кебек чем-кара кәчтүмле, җирән мыеклы бер абзый керде. Эшләпәдән. Вагунны йөреп чыкты. Суярга көтүдән симез сарык эзли диярсең. Минем янга килеп туктады. Аягыма торып басарга да белмим, утырып торырга да куркам. Минем баш бармакны кечкенә, ак, авыр эш белән ватылмаган хатын-кызныкы кебек йомшак кулы белән тотып карады, аннан акрын гына күкрәгемә ки тереп төртте. Мине сайлавы булган икән. Тагын бер урыс, бер мукшы малаен алды. Грузовой машинада алып китте. Үзе кабинада утыра. Без — кузовта.
— Ә ник сикереп төшеп калмадыгыз?
Минем җитдилектән ерак сорау, кирәксез бау төсле, һавада асылынып калды.
—Хуҗабыз Барон исемле икән. Фамилиясе дә, атасының исеме дә шул ук. Безне ванный кертте, эчке киемнәре миңа ярамады, барысы да кечкенә. Җәй уртасы иде. Минем алачык хәтле зур балкунында урын түшәп бирде. Безне иртән ашатып, бричкага утыртып, кырына алып китте. Печән чаптык. Үләннәре бездәге кебек үк, чәчәкләре генә башкарак, исләре адикалун кебек борынны кытыклыйк Ну бака күп. Бакалары зур, симез, кыр тавыгы чаклы. Бакалар чалгыга эләгә. Барон безнең арттан аларны кара күн сумкасына җыеп йөри. Бака итен яратып ашыйлар икән алар. Диликатус тиме шунда.
— Син ашап карадыңмы, Ярулла абзый?
— Безгә әрәм итмәде. Кадерле кунакка гына тоталар, ди. Выт шыл. Беренче көнне үк уенчык чалгылары ватылды. Берсенең сабы сынды, икенчесенең чөе бүлтәеп чыкты, өченчесе шунда ук тупасланды. Кайралмаганнар. Барон башын чайкап, тәк басып тора. Аралашуыбыз, чукраклар төсле, тегендә төртеп, монда күрсәтеп. Мин аңа малаток, бер тимер бир, дим. Барысы да бер арбасында икән. Бер-ике сәгать эчендә чалгыларын ялт иттереп, төзәтеп, ямап, ялмап бирдем. Шуннан ук мине бака ботын кисеп йөрүдән коткарып, мастерскоенда, безнеңчә, алачыгында калдырды. Шында мин, малайлар, ике елга якын эшләп яттым. Күп һөнәргә үрәндем. Ну андагы пурядок. Тәртипкә дә шында үрәндем. Туган илгә ырвалютсиядән соң Линин бабай кайтартты безне.
Сорау биргәнне, каршы әйткәнне өнәмәгәнен, холкының кырыслыгын белсәк тә, бу фани дөньяда малай-шалай кызыксынуын туктата алырлык көч юктыр.
—Ярулла бабай, пленда кайсы илдә булдың соң? Германиядәме, Франциядәме?
Ялганлый, шаярта белмәгән карт бик җитди итеп үзе безгә задание бирә:
—Кайсысында кыр тавыгы хәтле зур бакалар яши икән? Белешегез әле. Мин шында былган былырмын.
Адәм баласы үзендә җитмәгәнне күршедән эзли дигәндәй, мин алачыкта булганда (шунда төшеп, карап утырырга ярата идем), Ярулла бабайның сугыштан соңгы авыр тормыш мөмкинлек биргәнчә, кырт итеп киенгән, төзәтенеп, гәүдәсенең төрле рәвешләрен күрсәтеп алырга яраткан чая хатыннарның эш коралларын яратыбрак төзәтеп бирүенә игътибар иттем. Юк, ниндидер ният, максат белән түгелдер. Бәлки, ирләре сугыштан кайтмый калган, табигать биргән дәртләрен ихтыяр көче белән бастырып интеккән Сылукайлар аның мут ир-егет чагын исенә-ятенә төшергәннәрдер? Бәлки, туемсыз нәфесле хаким сыйныфларның байлык, җир-су бүлешүе аркасында тоткынлыкта узган, җитәрлек сөя-сөелә алмый калган яшьлеген юксынуы булгандыр? Ул чакта без корычтай нык, тимер-томырдан башка әйбер белән алыш-биреше булмаган Ярулла карт күңелендә мәхәббәт сагышы, өмет, ымсыну тугланып ята алу мөмкинлеген күз алдына да китерә алмадык. Бәлки, йөрәгендә сүндерер суы табылмаган мәхәббәт уты янгандыр. Тик ул берсенә дә тел катмады, кулын салмады. Горур-гарьчел, әхлакый тотнаклы кеше иде Ярулла карт.
Кеше күңеле — төпсез кое. Ә без, яшь-җилкенчәкләр, хыялый дөньядан ерак, көндәлек мәшәкатьләр эченә кереп чумган кешенең дә сагышы, хәтта төшендә саташулары да була алуын күз алдына да китерә алмаганбыз.
Тимерче картның баскан урынында эз калдырып биеп торган хатын-кызга сөйкемле карашын, уяткан тагын бер сәбәп бар иде.
Ярулла бабайның хәләл җефете Мөнирә апа — иренең нәкъ киресе, дөнья мәхлугы. Ул — пошмас дәрәҗәдә сабыр, тыныч, әкрен хатын. Беркайчан ашыкмас, каударланмас. Ярулла бабай самавыр төсле кайный, тыпырчына, үзенә мәңге бер каршы сүз әйтмәс Мөнирәсенә кычкыра, ә тегесе, иренең дулавын, ярсуын, тавыш күтәрүен ишетмәгәндәй, акрын гына коймак туглый, камыр изә, бәрәңге әрчи. Сафура бураннары уйнатса да, Ярулла бабай хатынына кул күтәрми, сукмый, тиз кайтып төшә. Күрәсең, Мөнирә апаны үзгәртеп булмасын аңлагандыр.
Йортта Ярулла бабай хуҗа. Ике йөз илле йортлы Кычытканлы авылында шундый чиста, пөхтә йортны хәтерләмим. Хәзер дә юк андый хуҗалык. Анда чүп-чар, тирес әсәре, җирдә аунап яткан агач-мазар күрмәссең. Чарланган эш кораллары махсус урында, яратып, ипләп куелган. Балта, көрәк, сәнәк ише йорт коралы сорап керсәң, ул үтенечеңне кире какмас. Тик, гадәтенчә, ике шартын калкытып куяр: үткен балта белән кадак кисмәскә, алган әйбереңне әйтелгән көнгә, хәтта сәгатькә урынына кайтарып куярга. Килешүнең вакыты чыгуга, басынкы, әмма кырыс тавыш илә бурычыңны исеңә-ятеңә төшерер, әгәренки шуннан соң да кичексәң, башка вакытта аңа әйбер сорап якын киләсе булма. Аның кальгасына ялгыш кына күрше-күләннең эте, тавыгы, үрдәге керү турында сүз дә була алмый. Бердән, аның тактасы тактага тыгыз итеп куылган, җирдән үсеп чыккан коймасыннан, өстән урмәләмәсә, мәче узарлык тишек тапмассың, икенчедән, аның йортына эләккән эт ник туганына үкенер, әтәч, каз ише ахмаклар күрше чыбыгының «тәмен» татыр, һәркайда тәртип булырга тиеш. Турысын ярып салыр, әмма мәкер, астыртын явызлык, икейөзлелек, гайбәт кебек тирес төшенчәләрне белми иде тимерче карт.
Язмыш димә инде: менә шундый төгәл, пөхтә, җыйнак, һәрьяктан оешкан иргә он белән эш иткәндә... баш-аяк акка батучы, янып торган мичне бутаганда, алъяпкычына күмер очыртучы, кабартма майлаганда, түшенә май тамызмый калмаучы хатын туры килгән. Ифрат изге, ярдәмчел Хода бәндәсе Мөнирә апа ут янар Ярулланың үзе белән интегүен сизә, аңлый, күпме тырышса да, иренә ярый алмый, чөнки ул барыбер бердәнберенең яраткан чынаягын идәнгә төшереп ватачак, чүп чиләген вакытында бушатырга онытачак, бу хакта тәрбияви сөйләшүнең ничәмә-ничә кат булуына карамастан, казанга бер бәрәңгесен кабыгы белән салачак, кәвеш- катасының сул аякка киелергә тиешлесенә уң аягын тыгачак. Ире «әй, сән, ялгыш киясең» дигәч, кабалана-кабалана алыш тырачак, мәгәр өйләреннән чыгып киткәндә, мич юшкәсен ябарга онытачак, кайтып кергәндә, өйләре таракан катырыр лык булачак...
Ярулла бабайның яшьтәшләренә хатыныннан зарлангалап алганы, язмыш биргән сөеклесен салкынлыкта, аумакайлыкта гаепләгәне хәтердә. Ул чорда күп нәрсәне аңламаганбыз. Бәлки, тимерченең җаны ялгызлыкта интеккәндер, бар дәртен, көчен тимер эшенә сарыф иткәндер?
Шулай да хәзерге гаиләләрне, җенесләр арасындагы әллә ниткән сәер мөнәсәбәтләрне күргәч, Ярулла белән Мөнирә бер-берсен тулыландырып, яратышып яшәгәннәр дигән нәтиҗәгә киләм. Табигать-анабыз нишләргә кирәген үзе белә, тискәре янына — уңайны, плюс янына минусны китереп утырта, тын гына саркып яткан инеш янында дөрләтеп утын яндыра.
Мөнирә әби кебек ташбакадай әкрен, беркатлы, әмма ифрат нечкә җанлы, балаларга ризык таратуда андый юмарт затлар күп түгелдер. Күңеле боз булып каткан кешелек җәмгыятен бизи андый шәхесләр.
Ярулла бабайның яраткан мәүзугы бар. Ул — хуҗа мәсьәләсе. Аның өчен бу фани дөньяда ике олы шәхес бар: берсе — чит ил бароны, икенчесе — колхоз рәисе. Бака итен яратучы — еракта, ә колхоз хуҗасы — янәшәдә, көн саен кирәк. Ул Ярулла карт өчен югары үлчәм берәмлеге.
Аңардан өстенрәк бер кеше бар барын — Сталин, ләкин ул еракта, бөтен галәменә берәү генә. Ярулла карт Хрущёв «җепшеклеге», хәтта берничә ел Брежнев торгынлыгы чорында да яшәде. Ләкин радио тыңламый, газета укымый, алачык эшеннән башка шөгыльне санламый торган карт югары дәрәҗәдәге үзгәрешләрдән хәбәрдар булмагандыр. Татарстан белән җитәкчелек иткән Батыев, Табиев, Репеев, Япеевләрнен кем икәнлекләрен белмичә гүр иясе булгандыр дип фараз кылам. Туганнарын, энекәшләрен белә, таный, якын итә, шул җитмәгәнмени?
Студент чакта, инде Тел, әдәбият, тарих институтында, Алабугада эшләгәндә дә, авылга кайткан көннең икенче иртәсендә, кабул ителгән тәртип буенча, күрше бабай безне коймак белән чәй эчәргә чакыра. Энекәш Әфхәт тә кайткан мәл иде. Икебез бергә кердек. 1
Түр башында җиз самавыр җырлый. Пакьлек, сәламәтлек, төгәллек үрнәге Ярулла бабай аның янында, үз кулы белән ясаган урындыкта утыра. Безнең әти шикелле үк, чәйне үзе ясый, ихластан, сихәтле бер эчемлек агызгандай маташа. Чәйгә ихтирам — ата-бабадан калган гадәт. Алдыңа чәйле чынаяк куелгач кына коймакка үрелергә ярый.
Ялга кайткан шәһәр халкы өчен йокының тәмле вакыты. Хуҗабыз сәгать җидедә алачыкта эшен башлап җибәрергә тиеш. Кунакның кадере — иртәнге якта. Йокыдан уяныр-уянмас кына килеп керсәк тә, тамаклар затлы коймакны бик тиз үз итә. Мөнирә апа ике таба белән мичтә пешереп, майлап китереп тора, без аны юкка чыгара барабыз. Бүрәнәләре мунчала белән юылган, чиста, матур өйдә утыруы үзе бер рәхәт.
Эссе мич янында кайнашудан битендәге миңенә чаклы кыздырылган кукуруз бөртеге төсенә кергән Мөнирә апа иренә күз салганда каушап ала да, безнең яратып ашавыбызга сөенеп, янәдән үз почмагына ашыга. Дөресе, ашыккандай итә...
Юк-бар турында сөйләшә-сөйләщә өченче чәшкәне бушаткач, Ярулла бабабыз, ашаудан туктап, җилкәсен кашып алды, безнең якка нөктәле карашын ташлады. Бу аның җитди сүзгә әзерләнүе иде.
Тимерченең иреннәреннән безгә таныш, ел саен бирелә торган сөаль төште:
— Сән, Тәлгат, хазер кем соң инде? Кая эшлисең?
— Академия наукта, Тел, әдәбият институтында фәнни хезмәткәр.
— Әфхәт, сән? — диде, сораудагы сүзләр санын кыскартып.
— Мин медицина институтында укыйм. Врач булырга исәп.
Карт ап-ак сакалын киң учына батырды. Озак итеп уйланып торганнан соң телгә килде:
—Энекәшләр, мин сезгә өмет баглаган идем, кеше булырсыз дигән идем. Колхоз персидәтеле була алмадыгыз. — Кәефе кырылып, сүзләрен ихластан әйткәне күренеп тора.
Шул ук вакытта ул үз кадерен, бәясен белә. Ауропа «тәрбиясе» сизелә. Түбәндәге вакыйга хәтердә уелып калган.
Колхоз рәисе булып читтән килеп, әмма гаиләсе белән ямьле, хәлле Кычытканлыда урнашып калган Мәгъсүм абый белән булган «аралашуы» һаман да күз алдында. Аның йөртүчесе, ягъни мәсәлән, кучеры, тарантасының рессорларын яматырга алачыкка төшә. Эшне тәмамлагач, Ярулла карт аңа: «Энем, әйт әле персидәтелеңә, бүген алачыкка кагылсын әле. Йомыш барые».
Егет гаҗәпләнүдән каш-керфекләрен сикертсә дә, каршы сүз катарга курка.
Гаепнең кемдәлеген әйтүе кыен. Әллә кучер кисәтергә онытканмы, рәиснең вакыты булмаганмы, алачыкчы дәрәҗәсенә төшеп вакланасы килмәгәнме, хәзер «трәтәй казые» булуы читен, икенче көнне карт алачыгында күренми. Ватылган чәчү машинасын, теше сынган тырманы алачыкка алып киләләр, ә анда нәселле эт башы чаклы йозак эленеп тора. Бу хакта хәбәр рәис Мәгъсүм Хамматовка барып җитә. Ярулланың өенә йомышчысын җибәрә, карт капканы да ачмый. Аптырагач, кичә тимерче кулыннан узган тарантаска утырып, рәис үзе килеп төшә. Хуҗаларга игътибарлы карт аны чиста йор тында каршы ала.
— Нәрсә булды, Ярулла абзый? Чирләп киттеңме әллә?
— Берни булмады. Иншалла.
—Эшкә чыкмагансың. Чәчү өсте, пнимаешь, син саботаж оештыргансың.
— Алай сүләшсәң, энем, капканың келәсен теге яктан төшер. Миңа алтмыш ике яшь. Мә ачкычларны, тап алачыкчы!
Рәис Ярулла картка алмаш табып булмасын белә. Талканының корылыгы мәгълүм. Әйтте — бетте.
—Алай сөйләшмик әле, кем, Ярулла абзый. Син бит сознательный колхозник.
—Минем, энем, корсагым сознательный булып чыкмады шул. Ашарга сорый. Баронга хезмәт иткәндә, көненә өч тапкыр канарь ашка үрәнгән. Итем бетте, персидәтел белергә тиеш. Алачык эше трантаска утырып, айгыр койрыгына карап йөрү тегел, көне буе кизәнәсе бар.
Картның соңгы сүзе тәкәббер рәиснең кытыгына тия:
— Ачкычларны китер, кеше табарбыз. Дөнья кендеге түгелсең.
Алачыкка берничә кешене куеп карыйлар. Әмма берсе дә барон укучысына җиткерә алмый, ялганган тимер бер сәгатьтән килә дә чыга. Алачык янында оста кулны көтеп яткан техника җыела.
Колхоз рәисе, үгезен суйдырып, итнең иң затлы өлеше белән алачык ачкычларын картка үзе китереп тапшыра...
Талгын, җылы кичләрдә уйнап, эшләп арыгач, алачык миченә, «терминатор» Ярулла картның эшләвенә карап утырырга ярата идем. Кеше акылына буйсынган ут дөрли. Ул булган җирдә яшәү, тереклек бар, димәк.
Соңгы елларда бабай ябыкты, өшәнде. Алачыгын ташлагач, озак тормады. Җиңел холыклы иренә өйрәнгән Мөнирә апа да бу дөньяда артык юаныр нәрсә тапмады, ригая-кайгысына бирелеп, фани яшәешне ташлап китте.
Еллар узган саен, Ярулла бабайга соклануым арта бара. Чөнки аңардан да оешкан, төгәл, ачык, почмаклары киртләнгән кешене очратканым булмады, аңа тиң әдәби образны хәтерләмим, аның була алуына ышанмыйм. Чөнки Ярулланы табигать, татар халкы шундый итеп яраткан, немецлармы, французлармы аның яхшы сыйфатларын үстергән, калыплаган. Әдәби каһарман ул — аерым бер шәхеснең иҗат җимеше генә. Бик күп әдәби образлар күз алдында, мәгәр барыбер Ярулла карт белән ярыша алырлыгын таба алмыйм. Аның бер ише сыйфатларын мин «Тәүбә» һәм «Элмәк» романнарында Әхмәдиша карт образында бирергә тырышкан идем. Тонык сурәтчәсен булса да. Ихтирамым билгесе итеп.
Караңгыда алачык учагы күңелдә шәфкатьле уйлар уята. Кояштан да яктырак ут көлтәләре янында Ярулла картның мәһабәт гәүдәсе тагын да саллырак күренә.
Инде берсе дә — алачыгы да, Ярулласы да юк. Яңадан- яңа техникага өйрәнеп беткән халык искене ямый, сипли, төзәтә белмәгәннәрне күреп зарлана, кемнедер каһәрләп ала. Алачыкларны торгызу чоры килеп җитмәс димә. Урам тулы ватык машина... Алачыгы булыр, тик Ярулла кебек изге, фидакяр, берүзе ат дагалый торган «терминатор» тимерчеләре табылырмы икән, ә?