СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Акыллы кыз".

Ярлы гына бер кеше була. Аның бер кызы була. Картны патша чакырта, ә ул бармый.
— И әти, нигә бармыйсың,— ди кызы.
— Куркам,— ди атасы,— аның таганы асулы, килгән бер кешене астырып тора, мине дә астырыр,— ди.
— Асмас,— ди кызы,— бар. Ул сиңа берничә сорау бирер, ди, шуларга җавап бирсәң, бер нишләтә алмас. Беренче сорау: йөгеректән-йөгерек дөньяда ни йөгерек, дип сорар. Син әйт, йөгеректән-йөгерек куян, аннан да йөгерек күңел дип әйтерсең. Икенче сорау: катыдан-каты ни каты, дип сорар. Син, катыдан-каты таш, аннан да каты баш, дип әйтерсең. Өченче сорау: татлыдан-татлы ни татлы, дияр. Ә син, татлыдан-татлы бал, аннан да татлы җан татлы, дип әйт. Син шул җавапларны әйтсәң, берни булмас. Шуның өчен чакыра ул сине,— ди.
Китә карт патшага. Җавапларны әйтә курка-кура гына.
— Бу җавапны кем өйрәтте сиңа, әйтмәсәң мин сине астырам, әнә таган корылган,— ди.
— Әй, кызым әйткән иде лә,— ди карт.
— Синең кызың бик күп белә икән,—- ди, бер агач сындырып алып керә, бер чирек[*] кенә әйбер бирә дә,— шуннан миңа такыя сырсын, күлмәк тексен,— ди патша. Елый-елый кайтып китә карт, шушы бер чирек әйбердән кеше әйбер тегә аламыни дип.
Өйгә кайтып кергәч кызы әйтә: «Бер дә курыкма, әти, ди, ул миңа шуннан киндер суга торган станок ясап бирсен, ди, бүтән төрле агач кертмәсен, бертөрле генә булсын»,— ди.
Патша кыз җибәргән агачны алып карый да: «Ай- яй, кызың, күп белә икән, ди. Алай булгач мин алты кәҗә тәкәсе җибәрәм, таң атканчы шуларны бәтиләтеп, бәтиләре оргач (ана) булсын», —ди.
Карт тагын елый-елый алып кайтып китә инде. Кыз кәҗә тәкәләрен күрүгә шатлана башлый.
— Безгә яхшы булды бу, без аларны берәм-берәм суеп ашарбыз,— ди.
— Әй, сиңа көлке, патша ул тәкәләрне бәтиләтергә кушты,— ди.
— Бер дә кайгырма, әти,— ди,— рәте табылыр,— ди кыз.
Патша бер көн көтә, икенче көн көтә, кәҗәләр дә юк, үзләре дә килмиләр. Китә үзе патша кызларга. Кыз патшаның килгәнен күргәч, әтисенә әйтә: «Бар, хәзер үк мунчага, мин үзем җавап бирермен»,— ди.
Карт мине алырга килә икән инде дип йөгерә инде мунчага. Патша килгәндә кыз килегә тары салган да тары төеп тора.
— Үзең тары төясең, ди, килеңдә ничә бөртек тарың барлыгын беләсеңме?— ди.
— Әй, падишаһым-солтаным, хәзер генә килеп кердең, сездән безгә хәтле ничә адым булды, санадыңмы?— ди кыз.
— Санап атламадым шул,— ди патша.
— Мин дә тарыны санап салмадым,— ди кыз.
— Атаң кайда? — ди.
— Мунчада, бәбәйләргә китте,— ди.
— Әй, ахмак, ир кеше бәбәйлиме инде, ди. Кая соң кәҗә тәкәләре, —ди.
— Бәй, карт кешегә синең йомышка йөргән өчен аяк ялы кирәкмимени,— ди кыз,— суеп ашадык,— ди.
Патша уйлый: «Тукта, ди, мин бу кызны яучы җибәреп үземә ала алмам микән»,— ди.
Бер дә бер көнне патша яучы җибәрә. Кыз риза була, ә карт:
— Бара күрмә, кызым, икебезне дә астырып үтерер,— ди.
— Юк, ди, кыз, мин барам, бармасам икебезгә дә начар булыр,— ди.
Патша кызны алып китә.
Азмы-күпме бергә торгач, патша яланнарны карап кайтам дип чыгып китә. Чыкканда әйтә: «Миннән башка беркемгә дә хөкем итмә»,— дип. Патша чыгып киткәч, кыз чарлакка менә дә карап тора. Патшаның хезмәтчеләре эшли. Кайсы кибән куя, кайсы җыя, кайсы нишли шунда. Ике кеше килделәр дә атларын тугарып җибәрделәр, үзләре печән чабарга киттеләр. Әбәткә кайтсалар, тегеләрнең атлары колынлаган. Колын ике тәртә арасында ята, ә үзе печән ашап йөри. Болар икесе дә килгәннәр дә карап торалар. Берсе әйтә: «Бәй, бия колынлаган бит»,— ди. Икенчесе: «Бияме соң, колын тәртә арасында ята бит, арба колынлаган»,— ди. Сугышып кара канга баталар болар. «Әйдә хөкемгә патшага барыйк»,— диләр. Киләләр патшага:
— Патша өйдәме?
— Юк,— ди хатын.
— Кая китте соң?
— Тау башына тары чәчкән идек, шул тарыны көн дә күлдән чуртан чыгып чүпли, ди, шуны карарга китте, — ди.
— Бәй, — дигән берсе, — тау башына чуртан чыгып ничек чүпли ул тарыны? —дигән.
— Чүпли шул,— дигән хатын,— әле сез килдегез бит, бия колынламый, арба колынлаган дип. Кайчаннан бирле шуның өчен сугышасыз. Ничек инде арба колынласын? Барыгыз, кайтып китегез,— ди.
— Без ялгышканбыз икән,— дип кайтып китәләр болар.
Кайтып керә патша.
— Хөкемгә килгән кеше булмадымы?— ди.
— Килделәр, ди, печән чабучыларның биясе ко лынлаган, ди. Шуңа арба колынлаганмы, бия колынлаганмы икәнне белергә, хөкемгә килгәннәр, ди. Безгә килгәндә сугышып каннары агып тора иде, ничек хөкем итмисең инде,— ди.
— Син нәрсә дип әйттең соң?— ди.
— Менә тарыны күлдән чуртан чыгып чүпли, шуны куарга китте дип әйттем,— ди.
— Әй,— ди патша,— син миннән узып хөкем иткәнсең, ди, мин кайткач килерләр иде,— ди.
— Эш кешесен ничек көттереп торыйм инде, хөкем иттем дә җибәрдем, —ди.
— Юк, ди, безнең сөйләшкән сүз — миннән башка хөкем итмәскә иде, ди, мин моңарга риза түгел, бүгеннән аерылабыз, үзең теләгән әйбереңне ал да кит,— ди патша.
— Ярар,— ди хатыны,— бер атнага рөхсәт бир, аннан китәрмен, —ди.
Хатын яхшы иттереп бал куя да беркөнне әйтә:
— Инде миңа китәр вакыт җитте, ди, әйдә китәр алдыннан икәү утырып чәй эчик,— ди.
Хатын эчерә патшаны, теге исереп тә китә. Хезмәтчеләргә әйтә: «Ат җигегез дә патшаны чыгарып салыгыз»,— ди. Ат җигелгәч, патшаны чыгарып салалар. Хатын үзе ат башына менеп утыра да алып китә патшаны. Әй ат белән йөри бу, әй йөри чокырлы җирләрдән патшаны айныта инде. Патша айнып, сикереп тора да:
— Бәй, нишләп йөрибез без бу яланнарда,— ди.
— Сине үземә алып кайтып барам. Син бит үзең теләгән әйберне ал да кит дидең. Минем теләгәнем син, шуның өчен сине алып китеп барам, —ди хатын.
— Их, ди патша,— минем хатын үземнән акыллырак икән, миңа шундый хатын кирәк тә. Әйдә, бор атыңны, өйгә кайтабыз,— ди.
Болар яңадан яхшы гына тора башлыйлар. Килгән кешегә икесе дә хөкем итәләр, киңәш бирәләр. Хатын иренә караганда да тугры хөкем итә икән, ди.


2025-07-04 09:03