СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Алмаз Гыймадиев "Без ничек агроном булдык".

Без өчәү — Рәдиф, Азат һәм мин — өчебез дә, мәктәпне тәмамлагач, туган колхозыбызда калырга җыенабыз. Өчебезнең дә теләк — агроном булу. Тик кичә Рәдиф күңелне тошерде, бер авылда өч агроном булмый, ди. Нык кайгырыштык. Озак кына уйлагач, теләр-теләмәс кенә мин — персидәтел, Азат силсәвит булырга риза булдык инде, ни дисәң дә, Рәдиф өлкәнрәк шул. Рәдиф әйтә, чөгендер басуын карап кайтырга кирәк, нәчәлстуа көн саен шулай бер карап кайта, ди. Киттек. Тегеләр тиз бара, аларның велосипеды ике көпчәкле шул...
Басу уртасында су сиптерә торган ниндидер әйбер тора. Янәшәдәге инештән су суырта торган дизель двигателе дә шунда ук. Рәдиф әйтә, чөгендерләр бик нәни, тизрәк үссен өчен, аларга су кирәк, ди. Азат әйтә, өч көн рәттән яңгыр яуды бит, ди. Рәдиф әйтә, син силсәвит кенә, син кысылма, ди. Рәдиф җиңде, дизельне җибәрергә булдык. Кара кнопкага басуга, нәрсәдер чарт итте,ут, төтен чыкты, бөтен басуга көйгән ис таралды,дизель генә кабынмады. Рәдиф әйтә, дөрестән дә, өч көн буе коеп яңгыр яуды шул, сиптермибез, ди.
Велосипедларыбызга атланып, фермага киттек. Ни күрик — киртә белән уратып алынган зур гына ферма ишегалдының берсендә — бик күп сыер, икенчесендә — бер үгез, ялгызы гына. Үгезнең күзләре моңсу, ди Азат. Әти белән әни, караңгы төшкәч, каяндыр тюклы салам алып кайтырга китәләр, ди Рәдиф, шул чакта, алар киткәч, берүземә генә бик тә күңелсез була, үгезгә дә шулайдыр...
Минем уйлавымча да, үгезне иреккә җибәрергә кирәк. Ашыйсы килгәч, барыбер туган фермасына кайта бит ул. Рәдиф әйтә, дизельнең кнопкасына мин бастым, үгезгә ишекне Нургата ачсын, ди. Менә бит! Миңа да зур эшләрне ышанып тапшыра башладылар! Киртәне тартып алуым булды — мин ишекне ачканны да көтмичә, теге, мөгезе киселгән моңсу үгез, ишекне үзе бәреп ачып, атылып чыгып та китте. Янгын мичкәсе артына көчкә качып калдык...
Әбәткә хәтле тагын бер мөһим эш калган икән әле — салам чүмәләсен яндыру. Рәдиф әйтә, ел саен басуда салам чүмәләләре кала, яз көне агрономнар шуларга ут төртеп йөриләр, ди. Азат әйтә, хәзер җәй уртасы бит инде, ди. Рәдиф әйтә, син кысылма, син силсәвит кенә, салам чүмәләләре әле дә бар, ди. Мин, кая бар, дим. Персидәтел башың белән шуны белмисең, ди Рәдиф, ферма янында ярты чакрымга сузылган зу-ур салам эскерте бар, шуның беразын яндырып карыйбыз. Ул басуда түгел бит, ди Азат.
Булсын, яндырып карыйбыз да, ферма мөдире Кәрим абый мактаса, калганын да яндырып бетерәбез, ди Рәдиф.
Чүгәләдек. Бер сызабыз — кабынмый, ике сызабыз... Азат әйтә, ә-әнә, ә-әнә бульдозер тора, шуның пускач багында бензин булырга тиеш, абый, матаенда бензин беткәндә, гелән шуннан урлый торгание, шуны сибик, ди. Буш шампунь шешәсенә тутырып, үзе үк алып та килде. Момент кабынды! Китте янып, китте янып, чыдап кына тор! Рәдиф таяк белән билгеләгән зонаны да узып китте, сүндерү турында уйларга да куркыныч! Рәдиф әйтә, тайыйк тизрәк, сүнми бу, ди. Кәрим абый күреп калмаган булса, сызган да булыр идек. Ну, иртәгесен каешның «солдатские» эләкте... Ә агроном булу теләге сүрелмәде. Менә мәктәпне генә тәмамлыйк, өчебез дә агроном булачакбыз