СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илүсә Нәбиуллина “Бәхет утравы”

Борын-борын заманда түгел, әле безнең заманда, әле сезнең заманда гына булган, ди, яшәгән, ди, бер Куян. Каяндыр, кемнәндер — анысы безгә мәгълүм түгел, ул кайдадыр Бәхет утравы барлыгын ишеткән. Аның бик тә, бик тә Бәхет утравында яшисе килә икән. Көндезләрен ул Бәхет утравы турында уйлаган. Төннәрен Бәхет утравы аның төшенә кергән. Ул якын-тирәдә яшәгән барлык җәнлекләрдән, бөҗәкләрдән Бәхет утравының кайдалыгын сорашып чыккан. Җәнлекләр дә, бөҗәкләр дә: «Андый утрау барлыгын ишеткәнебез бар, ләкин кайдалыгын белмибез. Син аны кошлардан сорап кара. Алар биектә очалар, ерак-ерак ил-җирләрдә булалар, мөгаен, аларның андый утрауны күргәннәре бардыр», — дигәннәр.
Куян кошларга мөрәҗәгать иткән:
— Кошкайлар, канатлы дускайлар! Сез бик биеккә күтәреләсез, еракларга очасыз. Тау-диңгезләр кичәсез, ил-дөньялар күрәсез. Бәхет утравының кайда икәнен белмисезме? — дигән.
— Юк, — дигәннәр кошлар. — Без, чыннан да, бик күп җирләрдә булабыз, биеккә, зәңгәр күкләргә күтәреләбез. Сүзең дөрес, чыннан да, безнең төрле-төрле утраулар, ярымутраулар да күргәнебез бар, ләкин без аларның кайсысы Бәхет утравы икәнен белмибез. Зирәк Ябалактан сорап кара. Аның белмәгәне юк. Мөгаен, ул Бәхет утравының да кайда урнашканын беләдер.
Куян Зирәк Ябалакны эзләп киткән. Бик озак барып арып беткәч кенә, Зирәк Ябалак яшәгән җиргә килеп җиткән.
— Исәнме, Зирәк Ябалак!
— Исәнме, Куян! Нишләп йөрисең бу тирәдә? Синең өең бит урманның икенче башында ук, — дигән.
— Син мине беләсеңмени, Зирәк Ябалак?
— Мин урмандагы барлык җәнлекләрне дә, кош-кортларны да, бөҗәкләрне дә беләм.
— Зирәк Ябалак, син Бәхет утравының да кайда икәнен беләсеңдер. Зинһар өчен, миңа Бәхет утравына бара торган юлны өйрәт.
— Ярар. Мин сиңа анда бару юлын өйрәтермен. Тик бер шартым бар.
— Нинди шарт ул? Мин бөтен нәрсәгә дә риза.
— Әлегә ямьле яз. Бездә дә бик матур чак. Очар кошлар да, ерак юллар узып, урманыбызга кайттылар. Ишетәсеңме, ничек сайрашалар, безнең урманыбызны мактыйлар! Син көз көне, агачлар яфракларын койгач, суыткач, кошлар җылы якларга очып киткәч кенә юлга чыгарсың. Әлегә өеңә кайт. Көзгә кадәр вакытыңны әрәм уздырма. Өй янына кишер утырт. Менә сиңа орлыклар, — дип, бер янчык орлык биргән.
Куян сөенеп, сикерә-сикерә өенә кайтып киткән. Ул, беренче эш итеп, өй янындагы бер кишәрлек җиргә читән тотып, бакча ясаган, җирен яхшылап казыган, тырмалаган, йомшарткан да шунда кишер чәчкән. Калган урынга чәчәкләр утырткан. Кояш белән бергә торып кишер түтәлләренә, чәчәкләргә сулар сипкән.
Ике-өч атнадан кишер шытып та чыккан. Өй тирәсен чәчәкләр уратып алган. Куянның йорты чәчәкләр арасында калган, шундый матурланган! Өй янына килсәң, чәчәкләрдән хуш ис бөркелә икән. Урманда яшәгән кошларның томшыкларын, җәнлекләрнең борыннарын тәмле исләр иркәли, ди. Урмандагы бар җәнлекләр Куянның бакчасын карарга киләләр икән. Куян янына бер куян кызы Йомшаккай да килгән. Йомшаккай Куянны, аның чәчәкләр уртасындагы өен бик ошаткан. Алар бергә яши башлаганнар. Көз җиткән. Көз көне Куян белән Йомшаккай бакчадан бик куп кишер җыеп алганнар. Көзнең матур бер көнендә аларның җиде балалары — нәни куяннар туган. Менә көз үтеп тә киткән. Беренче кар бөртекләре күренгән. Зирәк Ябалак Куян яшәгән өй янына очып килгән дә биек агач башына утырган.
— Исәнме, Куянкай!
— Исәнме, Зирәк Ябалак!
— Куян, син әллә Бәхет утравына бармаска уйладыңмы? — дип сораган Зирәк Ябалак, көлемсерәп.
— Юк, мин үзебезнең урманнан китмәскә булдым, — дигән Куян.
— Син бит Бәхет утравын табарга хыялланган идең.
— Мин бәхетемне дә, утравымны да таптым инде. Рәхмәт сиңа, Зирәк Ябалак! — дигән Куян, Йомшаккаен һәм нәни куяннарын кочаклап.
— Әйе, — дигән Зирәк Ябалак, — Куян, синең йортың өстән нәкъ Бәхет утравына охшаган.
Куян үзенең Йомшаккае һәм балалары белән үзе ясаган Бәхет утравында әле һаман да бик бәхетле яши, ди.