СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Фатих Әмирхан “Беренче ашкыну”
(...) Карабодаебызны сатып, йөгебезне илтеп бушаткач, без, гадәттә төшә торган фатирыбызга килеп, атыбызны туарып, чәй эчәргә утырдык. Ачыккан, сусаган булуга карамыйча, мин тынычлап, иркенләп ашый-эчә алмыйм, ашыгам, ашкынам. Йөрәк кызу-кызу тибә, ашау-эчү белән мәшгуль булып, монда үткәрелә торган вакыт өчен борчыла, тынычсыз каушанып атлыга. Саррәне күрер өчен бер план корып чыгармакчы булам, ләкин булдыра алмыйм: һичбер юньле фикер башка килми, өзек-өзек чуалчык хыяллар бер фикер, бер план тудырырга ирек бирми минем теңкәмә тияләр. Минем ашыгу, ашкынуым бер юләрсымаклыкка охшый башлый.
Чәй эчеп бетереп, сабынлап юынып, штиблетларымны чистартып, башымдагы иске бүрекне кесәмдәге кепка белән алмаштырып, фатирдан чыгып киткәч тә, минем башыма:
«Кайда таба китәргә?»— дигән сорау килеп төште. «Кайда таба булсын, билгеле инде, Саррәнең анда очравы мөмкин булган берәр җиргә таба!» Ләкин шул җир үзе кайда?
— Я Алла, белсәң иде аның хәзер өендәме, юкмы икәнлеген!
Фикер аптырашта иде, аяклар үз-үзләреннән Саррәләр урамына таба юнәлделәр.
Саррәләр урамының башына барып җиткәнче мин бик ашыктым, бик кызуландым: Саррә хәзер өйләреннән чыккандыр да үз урамнарыннан үтеп бара торгандыр, мин берничә минут соңлап, аның белән очрашудан мәхрүм кала торганмындыр шикелле иде. Урамга барып кергәч инде, мин адымнарымны акрынлаттым, күзләремне аларның йортына текәдем дә бу көтү белән килә башладым: менә хәзер ул капкадан килеп чыгар, яисә менә хәзер ул, капка янына килеп, аннан чыгар-чыкмас кына килешчә карап тора башлар, яисә менә хәзер ул, кисея пәрдәле тәрәзәләрнең берсе алдына килер дә аның пәрдәсен күтәрер, тәрәзәне ачар, урамны карап утыра башлар шикелле иде. Саррәләр йортына якынлаша барган саен, миндәге бу томанлы көтү көчәя, газаплырак була бара иде. Мин үз-үземә инде бөтен сабырымны җуялтам шикелле тоела башладым:
— Я Алла, я Алла, я Алла...
Йортның тәмам янына килеп җиткәч кенә мин Саррәнең тәрәзә алдында, капка төбендә дә юк, күренми икәненә ышандым. Сабырсызланып көтүдән килгән каушану кинәт бөтенләй җуялды, аның урынына күңелне ачы бер мәхрүмлек той гысы каплап алды. Буламы соң? Буламы соң?..
Йортны үтеп киткәч, минем колагыма капка ачылган- сымак бер тавыш килгән шикелле булды. Кинәт кабынган бер өмет белән мин ялт итеп артыма борылып карадым, ләкин Саррәләр капкасы тирәсендә һичбер җан иясе юк иде. Буламы соң? Буламы соң?..
Урамның аргы башына барып җиткәнче мин тагы берничә мәртәбәләр борылып карадым: ниндидер зәгыйфь бер өмет мине артыма борылдырып карата, ләкин һәр мәртәбәсендә мәрхәмәтсез сурәттә алдый иде. Урамның аргы башына җиткәч, мин, үз-үземә дә хисап бирмәстән, борылып, кире кайта башладым: кем белә, бәлки Саррә менә хәзер тәрәзә алдына килгәндер, я килә торгандыр; кем белә, бәлки ул менә хәзер капка төбенә килеп чыгар. Бер өмет, бер көтенү белән мин килгән юлымнан кире кайтам. Саррәләр йортына килеп җитә башлагач, тагы минем көтүем сабырсыз газаплы һәм каушата торган бер көтүгә әйләнә. Ләкин тагы шул ук хәл: буламы соң?
Үч иткән шикелле, Саррәләр капкасы алдында ник кенә бер үзгәреш булсын ла да, тәрәзәләрдәге кисея пәрдәләр ник кенә бер хәрәкәткә килсеннәр! — ул шулай инде, кара бәхетем минем!
Акрын, салмак адымнар белән мин дүрт мәртәбә бу урамны буйдан буйга таптап чыктым; аннан соң каршы яктагы йортлардан берсенең капкасы янындагы озынча такта урындыкка барып утырдым. Моннан Саррәләрнең һәм тәрәзәләре, һәм капкалары миңа аермачык күренәләр иде. Бу урындыкта утырып уздырганым ярты сәгать кадәр вакыт эчендә бер-берсенә багланышсыз, хәтта бер-берсенә капма-каршы тойгылар, әле нәүбәтләшеп-нәүбәтләшеп, әле үзара буталышып, чуалчык бер йомгакка әйләнеп, минем теңкәмә тиделәр, мине бер каушатып тоттылар... Менә хәзер Саррә килеп чыгар да урам буйлап китәр: мин дә аның артыннан китәрмен, аны күрә-күрә барырмын, озак вакытлар, ул берәр җиргә кереп киткәнче барырмын... Ул әле гомердә өендә дә юктыр. Кайда да булса берәр җиргә киткәндер, бүген бөтенләй кайтмаячактыр да... Нинди уңайсыз, нинди оят монда утырып тору: дүрт мәртәбә бу урамны әйләнеп, аннан соң монда килеп утырып, Гозәер дамеллалар йортына текәп, какаеп калганыма бу урам халкы дикъкать итми торгандырмыни? Дикъкать иткән кеше минем йөземнән карап ук дамелланың кызларыннан берсен сагалап утырганымны аңламасмыни? Нинди оят, нинди көлке: кара авыл мулласы малае, шәкерт башың белән, кемгә, ханнарга гына тиң килерлек гимназисткага сузыл, имеш... Нинди көләрләр миннән... Юк, күренми инде ул бүген! Киенеп килүләрең, башыңа кепка киюләрең, кичә кичтән бирле хәзерләнү, ашкынуларың — һәммәсе, һәммәсе әрәмгә...
Шык итте Саррәләр капкасының эләкмәсе. Кинәт минем йөрәгемне бер ялкын чолгап алды. Йөрәк яна, йөрәк кызу сикерә, шул ук вакытта гаҗәп бер каушый да. Капкадан бер бала, тагы бер бала, алар артыннан тупас кына бер хезмәтче хатын килеп чыктылар. Шулар гынамы? Әйе, шулар гына чыктылар да, капканы ябып, юлларына киттеләр. Каушау бетте, йөрәкне чолгап алган ялкын кинәт сүнде. Болар урынына ниндидер мәхрүмлек һәм нәрсәгәдер ачу килү тойгыларыннан катыш бер тойгы бөтен күңелне каплап алды:
— Кайвакытка кадәр мин монда утырам? Кайвакытка кадәр көтәм? Бәлки, ул бөтенләй өендә үк юктыр; бәлки, ул бүген кичкә кадәр монда кайтмас та! Ә мине бит мужиклар авылга кайтып китәргә көтә торганнардыр...
Көтелмәгәндә, уйламаганда миндә бер җөрьәт, аптыраш җөрьәте һәм шул җөрьәттән бер карар туды: урынымнан кузгалдым да мин, ниндидер бер кодрәт тарафыннан тартып китерелгән сымак бер килеш белән, Саррәләр капкасына килдем һәм, үз-үземә уйланып, икеләнеп торырга бер дә мөмкинлек бирмичә, аны җөрьәтле ачып, ишегалдына да кереп киттем. Йөрәгемнең кызу сикерүеннән сулышым тарая, чигәләрем чыңлый, гаять зур бер батырлык кирәксенә торган хәтәрле, куркынычлы бер эшне эшләгәндәге шикелле бөтен тәнемдә җиңелчә гасаби бер калтырану, күңелемдә көч-хәл белән бастырылып тотыла торган бер каушану һәм «юк, монда да мин аны күрә алмам», дигән шөбһәдән туган ачы бер куркыну сизә идем. Монда кергәч инде капка янында басып торырлык хәл юк: адымнарымны җөрьәтле һәм икеләнүсез ясарга тырышып, каушану һәм уңайсызлануымны кешеләрдән генә түгел, хәтта үз-үземнән дә яшерергә тырышып, мин кунак өй алдына (парадныйга) килдем. Бу өй алдының алга чыгарып салынган каралтысы белән монда килеп җиткәнче күзләремнән капланып торган, ишегалдына карый торган тәрәзәләргә, ничектер очраклы сурәттә, ничектер алдан уйланмыйча, бер табигый рәвештә минем күзләрем төштеләр һәм, кинәт ялкынланып, ут янып, тәрәзәләрнең берсенә тукталып калдылар. Мин күзләремә ышанмыйм! Мин үз-үземә, үземнең берничә адымнар гына ераклыктагы нәрсәләрне дөрес күрә алуга ышанмыйм!
Ләкин мин ялгышмый идем: ачып куелган пәрдәсез тәрәзәнең алдында китап укып утыручы — Саррә иде. Китап тәрәзә төбенә салынган, Саррә үзе, терсәкләре белән тәрәзә төбенә таянып, китапның өстенә бөкрәйгән хәлдә иде.
Мин баскан урынымда сулыш алудан, бер хәрәкәт ясаудан, ихтыярсыз бер кыштырдану белән үз-үземне, үземнең анда икәнемне белдерүдән курыккан шикелле катып калдым. Бөтен күңелем бер бәхет, сәгадәт тойгысы, ташкыны астында калган, гарык булган иде. Бу бәхет, сәгадәт тойгысыннан мин исергән идем. Бу хәлдә мин озак калгандырмынмы, анысын әйтә алмыйм. Бу я бер күз чите белән карап алу, бер күз ачып йому, я бөтен бер гасыр, озын, бик озын гомер сөргән бер адәмнең бөтен гомере иде. Шуны мин бик яхшы хәтерлим, монда торган бу вакытымда мин Саррәгә өзлексез карап тора алмадым: ниндидер куркынуга охшашлы бернәрсә мине әледән-әле күзләремне аннан чөереп торырга, ирексезләп, көчләп, газаплап, аннан аерып алып торырга мәҗбүр итә иде. Бу — Саррәдән оялу идеме, үз-үземнән оялу идеме, я менә, менә күтәрелеп каравы мөмкин булган Саррәгә серемнең беленүеннән курку идеме,— мин анысын белмим, ләкин шуны бик яхшы беләм ки, мин бу вакыттан — бу үзем өчен гаять уңайлы вакыт һәм форсаттан мөмкин булган микъдарда файдалана алмадым, күзләрем канәгатьләнерлек дәрәҗәдә өзлексез Саррәгә карап тора алмадым: мин аңар җөрьәтсез, оялчан, яшерен һәм кыска-кыска карашлар белән генә карап-карап ала идем.
Кара як ишегеннән килеп чыккан хезмәтче кызның:
— Туташ, монда бер урыс малае килгән, йомышы нәрсә икән? — дигән сүзе Саррәне миңа каратты. Аның ялкынлы күзләренең карашы астында мин ут янып кызарындым, каушадым, үз-үземнән җуялып киттем. Ул турайды, башын җиңелчә бер хәрәкәтләндереп, бөкрәеп торганлыктан бераз тузгыган чәчләрен тәртипкә китермәкче булды, алар аның белән генә тәртипкә килеп җитмәгәч, аларны кулы белән төзәтеп җибәрде, миңа:
— Что вам угодно? — диде.
Ләззәтле, ләкин бик көчле каушаудан минем башым әйләнде. Кәефле бер оялу һәм уңайсызланудан минем йөземә шулкадәр кан йөгерде ки, минем үземә йөз тирем менә-менә ярылыр шикелле тоела башлады. Русча бирелгән бу сорашка шома һәм дөрес кенә русча белән шартлатып җавап бирсәң, бирә алсаң, нинди зур бәхет булыр; Саррә үз алдында образованный бер егет басып торганын күрер иде. Ләкин минем русчам бик латы-поты, бик сала агае русчасы гына. Мондый русча белән көлкегә калырга гына мөмкин.
- Мин «К» авылының Сәлимҗан мулла угылы. Үткән килүдә мин дамеллага әтидән хат алып килгән идем, шул хатка каршы җавап-фәлән юкмы икән дип белешә кердем. Җавап булса, мин хәзер алып китмәкче идем...— дидем дә мыгырданып кына, тагы боларга багланышсызрак, чуалчык кына берничә сүз өстәдем.— ...«Б» га килгән юлы белешеп чыгыйм, дидем... йомыш-фәлән булмасмы, дидем... Бу вакытта эш өсте, шәһәргә еш киленми...— дигән шикеллерәк сүзләр әйттем. Мин аларның кирәкле бер мәгънәгә дәлил кылмаганлыкларын да, Саррәгә аңланырлык булып ишетелмәгәнлекләрен дә яхшы сизә идем. Моның белән мин үземнең каушавымны бераз җиңел әйтмәкче булыпмы, әллә монда килүемнең чын сәбәбен Саррәдән яшерүдә моның файдасы булыр дип уйладыммы яки һичбер плансыз, бер табигый рәвештә мыгырдандыммы — моны мин белмим. Бу берәр гаеп эшләп тә, шул гаебе өчен хәлфәсе орыша башлаган малайның орыш вакытында авыз эченнән кешегә ишетелмәслек кенә сүзләр белән үзен яклап торуына охшый иде.
— Мин әтиемнән белешим,— дип, Саррә урыныннан кузгалды. «Әтием» дигән сүз аның авызыннан балалык иркәләнүе белән яңгыраган шикелле ишетелә иде.
Саррә күз алдымнан югалгач кына мин бераз үз-үземә килдем, бераз айнып китеп, хәзерге хәл турысында үз-үземә бераз хисап бирә башладым. Мин үз-үземнең болай батыраеп китүемә, бер дә юк сәбәпне бар итеп монда керергә җөрьәт итүемә гаҗәпләнәм һәм шушы кадәр уңайлык биргән бу җөрьәтемә куана идем. Бер яктан, мин Саррәнең яңадан килеп күренүен ашыгып көттем, бер секунд эчендә инде аны сагынып өлгердем; икенче яктан, мин аның әле бик тиз үк әйләнеп кайтып җитмәвен, шушы көтү һәм аны күрү өмете белән торуымның озаккарак сузылуын тели идем: ул, әйләнеп кайтып, йомышын йомышласа, шуннан соң ук миңа моннан чыгып китәргә туры киләчәк бит!
— Йомыш юк икән, рәхмәт, диде әтием, мелла Сәлимҗанга сәлам сөйләсен, диде,— дип, Саррә урынына килеп утырды. Аның бүленгән укуын тизрәк дәвам иттерәсе килгәне ачык сизелә иде.
Нинди гүзәл, нинди гаҗәеп мөлаем ул, нинди күңелне ашкындыра торган тавышлы ул — дигән бер сизү, бер аң бөтен күңелне тутырды. Күзләремне тутырып, ялкынлы бер караш белән мин аңар соңгы мәртәбә бер карадым һәм, кулым белән кепкамны бераз кузгатып, аңар соңгы сәлам галәмәтен ясадым да капкага таба борылдым. Руслар, гимназистлар, кеше белән күрешеп киткәндә фуражкаларын шулай кузгатып куялар бит. Минем бу сәламнәрем Саррәгә күз алдындагы егетнең коры бер сала мәхдүме генә түгел, бәлки образованный халык гореф-гадәтләрен дә белә торган бер егет икәнен читтән генә суктырып аңлатырга тиеш иде.
Капкадан чыгып бераз җир киткәнче, мин бер бәхет, бер үз-үземнән ризалык тойгысы исереклеге белән исереп килдем. «Б»га килү, кепка киеп, штиблетлар киеп, шомарып килү, күрер өчен шундый тырышлыклар сарыф итү — берсе дә әрәмгә китмәгән, көткәннән артык уңышлы чыкканнар иде. Мин Саррәгә үземнең «К» авылының Сәлимҗан мулла улы икәнемне әйтеп, үземне танытып өлгерүемнән дә һәм дә, бөтенләй русча кепкамны кузгатып, исәнләшеп чыгып китә белүемнән дә риза идем, канәгатьләнгән идем. Ләкин бераз баргач, минем бу бәхетлелек, үз-үземнән ризалык тойгымда ниндидер бер китеклек, җитешмәгәнлек сизелә башлады, җанны акрын-акрын ниндидер бер борчылу басып бара иде. Үземне иң бәхетле итеп тотарга тиешле бу уңышлы көндә мин җанымны баса торган бу борчылуның агып тора торган чишмәсе аның кайдан килә, нидән туа икәнлеге миңа әле мәгълүм түгел иде. Ләкин ул бар иде. Ул минем гыйшык исереклегемә караңгы бер шәүлә төшерә иде.
— Я Алла, Алла, Алла, кайдан һәм нидән бу бәхетсезлек, бу хакыйкате үземә билгесез борчылу?..
Бер сәгать үтәр-үтмәстән, без инде авылга кайтырга юлга чыккан идек. Шәһәр урамнарын әле бөтенләй чыгып җитмәдек, мин инде Саррәне сагына башладым. Ләкин минем аны бу сагынуым белән моннан әүвәлге сагынуларым арасында зур аерма бар иде. Әүвәлге сагынулар мине хыялый уйландыралар, моңлы, ләззәтле бер сагышка батыралар иде. Әмма бу көнге сагынуымда минем ул моңлы ләззәт һәм тыныч уйга бату юк: бәлки ниндидер бер ачылык, тынычсызлану, борчылу башлыча хөкем сөрәләр иде. Башымда караңгы һәм өметтән ерак фикерләр йөренә башладылар.
2024-10-17 15:54