СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Уйгур халык әкияте "Өч сорауга - өч җавап"

Шулай берчак падишаһ, гозер белән килүчеләрне кабул иткәндә, почмакта берни сорамыйча тып-тын утырган кешене күргән. Падишаһ, аңа карап, башын сыйпап куйган. Теге кеше башын игән һәм уч төбе белән авызын каплаган.
Падишаһ аннары битен сыйпаган. Теге кеше бугазын тоткан. Падишаһ учын корсагына куйган, теге кеше аягына күрсәткән.
— Мин бу кешегә бер янчык алтын бирәм! — дигән шулчак падишаһ.
Вәзир алтынны китергәч, теге кеше сүзсез генә чыгып киткән...
— Ни өчен ул сәләмә хәерчегә бер янчык алтын бирдең? — дип сораганнар падишаһтан.
— Акылы өчен... Мин аңа өч сорау бирдем һәм өчесенә дә акыллы җавап алдым.
— Ә без сорауны да, җавапны да ишетмәдек, — дигән вәзирләр.
— Күзе булган — күрер, акылы булган — аңлар, — дип елмайган падишаһ. — Мин башымны сыйпадым, димәк: «Кешенең иң нык башын катырган нәрсә ни була?» — дип сорадым. Ә ул: «Уйламый әйтелгән сүз», — диде. Аннары мин: «Кемнең йөзе һәрчак якты?» — дип сорадым. «Тамак колы булмаган кешенеке», — дип җавап бирде ул. «Адәм баласы ашамыйча тора аламы?» — дидем мин аңа. «Кеше ашар өчен генә яшәргә тиеш түгел, ә яшәү өчен ашарга тиеш. Адәм баласына аяк бәхет эзләү өчен бирелгән», — диде ул, — дип аңлатып биргән падишаһ.