СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Адлер Тимергалин “Космостан кунаклар”

Көннәрдән бер көнне, җәйге аяз кичне, инде тәмамысы күз бәйләнә башлагач, урман аланына урта кул зурлыктагы космик кораб килеп төште. Сәгать минутлыгы ике кат әйләнергә өлгерсә өлгергәндер, өлгермәсә юк, корабның түгәрәк тимер ишеге ачылып китте һәм аннан өчәр күзле, кул саен җидешәр бармаклы, кырмыскадай нәзек билле затлар чыкты. Алар тиз арада аланга аяклы прожектор һәм төрле аппаратлар бастырып куйдылар. Алан күз камаштыргыч көн яктысына чумды.
— һавасы шәп бу планетаның,— диде Сәяхәт Башлыгы, арада иң нечкә билле зат.— Рәхәтләнеп суларга була. Шифалы фитонцидлар күп.
Барысы да үтә күренмәле башлыкларың салып ташладылар.
— Җирле халык белән элемтә урнаштырганга тикле безгә ифрат сак эш итәргә туры килер,— дип сүзгә кереште капитан, юлдашларын үз янына җыеп,— Якын-тирәне хәзер үк, төн дип тормастан, тикшерербез. Сакланганны космос үзе саклар, ди. Нинди тәкъдимнәр бар?
— Миндә бер уй туды әле,— диде сәяхәтчеләрнең берсе. Ул түшенә өч көпшәле төнге инфрабинокль аскан иде.— Төшкән чагында моннан ерак та түгел, ялан җирдә,— торак йортлар днп әйтимме, оялар диимме,— ясалма нәрсәкәйләр күрдем мин. Шакмак шәкелендә, кыйгач түбәләре дә бар. Рәт-рәт булып тәртип белән тезелешеп торалар. Бу планетаның тормыш-көнкүреш үзәкләреннән берсе булса кирәк. Тотыйк та шунда барыйк.
— Бик яхшы, штурман! Шәхси дәфтәрегезгә плюс билгесе куям,—дип хуплады аны капитан.— Сүзне озынга сузып тормыйк, әйдәгез, шунда юнәләбез. Сез — штурман ӘӨ һәм сез — биолог ГЪРЪКЪ минем белән барасыз. Лазер-пистолетларыгыз корулымы?
— Корулы!—дип, бертавыштан җавап бирделәр тегеләр һәм, әйтергә кирәк, аларның тавышы билләренә караганда да нечкәрәк иде.
Фонарь-мазар кабызмыйча, караңгыда капшана- капшана гына бардылар.
Күпмедер вакыт үткәч, юл күрсәтүче штурман шып туктады.
— Килеп җиттек. Әнә, күрәсезме?
Киң аланда Киек Каз юлының сүрән яктысында кечкенә генә каралтыларны шәйләп була иде. Бер читтә яхшы ук зур корылма караеп тора. «Монысы я дини йолалар үти торган урындыр, я булмаса гомуми җыелыш бинасыдыр,— дип уйлады Башлык, урта күзен кыса төшеп.— Ә бәлки, идарә үзәгедер?»
Космик кунаклар шыпырт кына киңәшеп алдылар да бәләкәй йортларның якынрагы белән танышырга булдылар.
Урман тып-тын иде. Җил дә исми, яфраклар да кыштырдамый. Ара-тирә берәр ятим кош кына уянып өн биреп куя. Сәяхәтчеләр, сискәнеп, шундук пистолетларын күтәрәләр...
Ул-бу булмады, әйбәт кенә килеп җиттеләр.
Шәһәрчек халкы, бөтен эш-шөгыльләрен куеп, татлы йокыга талган һәм галәм буйлап гизеп йөрүче тынгысыз затлар аның гамендә дә юк иде.
Капитан бина янына чүгәләде дә стенага колагын куеп тыңлап торды.
— Ниндидер хәрәкәт бар...— дип пышылдады ул.— Кая, көчәйткеч аша тыңлап карыйк әле!
Сәяхәт Башлыгы, колак телефоннарын киеп, микрофонны бинаның кечкенә генә «ишегенә» якын китерде. Мотор гөрелтесе кебек жуылдап торган тавыш башкаларга да аермачык ишетелде.
Кире чигенделәр.
— Мондагылар бик кәрлә халыктыр, күрәмсең,— диде капитан.— Ишекләренә карагайда, буйга бармак башы чаклы гына булса булыр. Тәрәзә-мазар да кирәксенмиләр икән.
— Гаҗәп,— дпп мыгырдады биолог ГЪРЪКЪ.— Шундый кечкенә ми белән радио уйлап табарга башлары җиткән диң. Космобиологиягә мондый нәрсә мәгълүм түгел.
— Әйе,— дип сүзгә кушылды штурман,— бөтен радиодиапазон шаулап тора. Музыкалары әле җилкендерә, әле йөрәкне әрнетә.
— Тәрәзә булмагач, түбәләренә өзек-өзек сигналлар рәвешендә шакып карасак ни булыр икән?— дип киңәш итте биолог.
— Котларын алмыйк тагы...— дип шик белдерде штурман.
Капитан такта түбәгә сак кына чирткәләп алды.
Бер дә үзгәреш сизелмәде. Шул ук гөжләгән тавыш кына ишетелә иде.
—Дәфтәрегезгә минус билгесе язам, биолог! — диде нечкә билле капитан, ачуы кузгалып.— Сәфәрнең буеннан-буена рәтле-башлы фикер әйткәнегез булмады! Тагы нинди тәкъдимнәр бар?— дип, сорауны кабыргасы белән куйды ул аннары.
—Аның юлдашлары беркавым дәшмичә, икеләнебрәк тордылар. Ниһаять, биолог ГЪРЪКЪ, тәвәккәлләп:
— Мин болай итеп карыйм әле...— диде дә җиденче номерлы озын бармагын йортның ачык ишегенә илтеп тыкты.
Биологның ачы итеп кычкырган тавышына штурман тәгәрәп китә язды, капитан исә бина түбәсенә тотынып калды. Дүрт казыкта гына утырган умарта оясы авып та төште, өч-дүрт кисәккә таралып та китте. Ул ара да булмады, боларны меңләгән бал корты сырып алды.
— Минем арттан!—дип боерды капитан һәм чәбәләнә-чәбәләнә торып йөгерде.
Алар бер мизгел эчендә каравыл өенең ишегенә килеп капландылар. Кунакчыл ишек шыгырдап ачылып китте. Атылып керделәр дә ишекне ябып куйдылар.
— Ай-яй,— диде Сәяхәт Башлыгы, маңгаендагы шешне уып.
— Кирәкне бирделәр...— дип сулкылдады штурман.— Оча беләләр дип кем уйлаган ул явызларны. Монда пистолетың да ярдәм итмәс...
Өй эчен матчага элгән керосин лампасы гына яктырта һәм, куыгы корымланып беткәнгә, әйберләрне аерып күрү читен иде. Шулай да түр башындагы сәкегә сузылып яткан кешене абайлап була. Ул өстенә иске толып ябынган булган, ләкин хәзер толыбы идәнгә төшеп, җиңе генә эләгеп калган иде.
Үлем йокысы белән йоклап яткан кеше ачы балны ничә чүмеч каплаганын оныткан каравылчы Мөхәммәтҗан абзыйның үзе иде.
Сәяхәтчеләр күзгә-күз карашып алдылар да, аяк очларына гына басып, түргә уздылар.
— Ни бу?—дип сорады капитан.— Тереклек иясеме?
Мондый сорау, әлбәттә, биологка кагыла иде.
— Гәүдә-тән төзелеше ягыннан безгә тартым...— диде биолог, муенын кашып.— Ләкин, шик тә юк, ул — без түгел... Әйе, без түгел. Минемчә, бу — автомат механизм, биологик робот булырга тиеш.
— Ихтимал...— дип куйды Сәяхәт Башлыгы.— Ә монда нишли соң ул — ничек уйлыйсыз?
— Безне куалаган шәһәр халкына хезмәт күрсәтүче... Төнгелеккә аны энергетик челтәрдән аерганнар. Ул үзенең күзәнәк-тукымаларын ял иттерә. Ни дисәң дә тере робот бит!
— Аны теге... усал халык ясаган дисезме?
— Шөбһәсез! һәм ничек кенә ясаганнар бит әле! Эш-хезмәт өчен иң кулай форманы тапканнар һәм, үзегез күрәсез, азмы-күпме безгә охшаган автомат килеп чыккан!
— Ала-ай,— дпп сузып кына әйтте капитан һәм штурманга борылып: «Сезнең фикер ничек?»—дип, белешүне кирәк тапты.
— Мөхтәрәм биолог хаклы кебек тоела, әмма, икенче яктан, аның фаразына бик үк ышанып та бетәсе килми,— дип, метеорлар ташкынына эләккән космик кораб шикелле боргаланды шома штурман.
— Әгәр тагы ялгышкан булсагыз, рәхим-шәфкать көтмәгез,— дип кисәтте биологны кырыс капитан, кашын җыерып.— Үзебезнең йолдыз системасына кайткан сәгатьтә үк галим дипломыгызны юкка чыгартмасам, исемем ЦЯЮЩЪ, кушаматым «Каберташ» булмасын!
Мөхәммәтҗан агай иренеп кенә сыңар күзен ачты.
— Кем бар анда?—диде ул карлыккан тавыш белән.— Бимазалап йөрисез шунда, төн убырлары...
Икенче күзен ачты да йомды Мөхәммәтҗан агай. «Күзгә күренә бугай, мәлгунь»,— дигән уй аның миен чеметтереп алды,
Ул ах-ух килеп торып утырды да күзләрен ачып җибәрде.
— Китегез, кит! Көш-ш!— дип, кулларын, башларын болгады ул, куркынып.— Күземнән югал, ату духтыр чакыртам! Мин гасаби кеше, нервылар какшау, китегез!
Мөхәммәтҗан абзый үзендә аракы бизгәге башланып, бу шәүләләрне күз алдавы дип уйлый иде. Күзе генә түгел, колагы да алдый икән әле.
— Борчылма, робот дус!—диде аңа капитан, елмаерга тырышып.— Без сиңа да, хуҗаларыңа да зыян китермәбез. Галәм киңлегеннән, ерак галактикадан, мондагы гакыллы затлар белән мәдәни вә гыйльми элемтә урнаштырырга дип килдек без. Беренче очрашу бик үк уңышлы чыкмады чыгуын...
— Син, робот, безгә ярдәм итәргә тиеш,— дип сүз кыстырды штурман.
— Без сине хуҗаларыңа илче итеп җибәрербез,— диде капитан.— Сүзебезне тыңласаң, җаның ни тели шуны эшләрбез.
— Роботның җаны булмый,— дип куйды биолог ГЪРЪКЪ.
Җан турында ук сүз купкач, каравылчы абзый сикереп торып аяк тибәргә тотынды:
— Китегез дим яхшы чакта! Котыртмагыз! Әйтәм ич, я фершел, я милиция чакыртам! Адәм мәсхәрәсе булсам булырмын, ну сездән котылырмын кумышкы өрәкләре!
— Робот, тынычлан, акылыңа кил,— диде капитан, мөмкин кадәр йомшаграк итеп.
— Уф-ф!—дип авыр сулышын өрепме-өреп җибәрде Мөхәммәтҗан.— Газиз башкайларым исән-имин калса, шул агуның тамчысын да йотмас идем, боерган булса, иблис төкереген!
— Агу?!—диде капитан, борынын җыерып һәм төчкереп җибәрде.
— Агу! Зәһәр агу!—дип кычкырды биолог та,—Сак булыгыз, робот үзенең сөйләү аппаратымнан ифрат көчле нерв агуы чәчә! Психикагызны саклагыз!
Мөхәммәтҗан абзый почмакка ташланды һәм шунда сөяп куйган мылтыгына килеп ябышты.
— Атам! Күземә күренмәгез, ләгънәтләр!—дип җикерде ул, корусыз мылтыгын нәкъ боларга төбәп.— Шалт, Мөхәммәтҗан!
Көчле махмыр исе, дулкындай ишелеп килеп, тагы борыннарга ярып керде. Штурман ишекне тибеп ачты. Аның артыннан ут өереп капитан белән биолог чыгып сызды.
Чирек сәгатьтән космик кунаклар, бар булган әйберләрен ничек җитте алай җыйнаштырып, ашыгычлык белән өйләренә —- төпсез галәм бушлыгына юл алдылар. Урман бер мәлгә яктыга күмелде. Аланда исә кара күмергә әйләнгән түгәрәк мәйдан төтенләп калды.
«Бәладән башаяк»,— диде капитан, иллюминатордан күгелҗем җир шарын күзәтеп.
Икенче көнне урман караучы авылга төшеп, малай-шалайларга: «Ут белән уйныйсыз, юньсезләр»,— дип тиктомалга бәйләнеп йөрде. Малайлар, билгеле инде, антлар иттеләр. Тик аларга кем ышансын?
Мөхәммәтҗан абзыйга килгәндә, ул, йомыкый, чишеләсе итмәде, эченә йотты. Ну, үзе бик тәртипле йөри хәзер.