СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Таңчулпан Гарипова "Асыл ташлы муенса"


Беренче тапкыр гына мәҗлестәш булганга күрә, хуҗалар да, кунаклар да бер-берсеннән тартыныбрак өстәл тирәли утырышты. Сый мул әзерләнгән. Хуҗабикә, Нәфисә ханым, һөнәре буенча табиб-терапевт, үзе утырып та тормый диярлек: өстәлгә әле берсен, әле икенчесен куя, йөзендә канәгать елмаю, бар булмышы — ягымлылык, ерактан килгән кунакларның кәефе кырылмасын дигән кебек, сакчыл-ихтирамлы мөгамәлә.
Ире, иллене узган, чәчләренә сирәк-мирәк чал төшә башлаган таза гәүдәле, яшькелт-соры күзле, куе кара кашлы Динислам, хатыныннан аермалы буларак, аз сүзле. Зур бер оешмада бухгалтер булып эшли. Кәсебенә күрә холкы микән, бәлки, әле теле ачылырлык хәлгә җитә алмыйчарак утыруыдыр. Әмма аның килеш-килбәтеннән, кунаклар ягына сирәк-мирәк ташлаган карашыннан, нечкә билле рюмкаларга эчемлекне аеруча бер дикъкать белән салуыннан аның да хәл-вакыйгаларның шундый үсеш алуына канәгать икәне сизелә.
Хәл-вакыйгалар дигәннән, мәҗлес юкка оештырылмаган. Өстәлнең бер башында пар күгәрчен кебек утырган ике яшь кеше — егет һәм кыз сәбәпче моңа. Гөлфия белән Иршат икесе бер төркемдә медицина академиясенең бишенче курсында укый.
Гөлфия һәм Иршат. Гади дуслыкның мәхәббәткә әйләнгәненә ни гомер... Нәфисә, кызының сөйләве буенча, Иршатны нәкъ менә шундый итеп күз алдына китерә иде дә: буйчан, какча, туры борынлы, үткер карашлы, җиңел сөякле. Кыскасы, кино актёры. Балаң — бавыр итең сайлаган икән, артисттай матур булмаса да яратыр идең, әлбәттә. Ә бу кызлар бәгырен өздерерлек егет шул. Гөлфия дә чибәр. Гәүдә коеп куйгандай. «Кызың, Нәфисә, артистка булыр, ахры. Күз тимәсен, бигрәк сылу!» — дияр иде ахирәтләре. Юк, Гөлфия әнисенең юлын сайлады Туа-туганнан гел дәвалау турында сөйләшкәнне тыңлап, үсә төшкәч, медицина буенча китаплар укып, Нәфисә ханымның яшәү рәвешен якын күрде, өйрәнде һәм үзенеке итте. Моңа, әлбәттә, сиксән яше тулганчы хастаханәдә рентгенолог булып эшләгән Сабира картәнисе дә булышлык итми калмады. Гөлфия картәнисе Сабирадан, бәлки, күбрәк тә алгандыр. Картәтисе үлгәннән соң, Сабира Шакировна күңелен оныгына бирде. Әти-әнисе эштән бушамаган һәр гаиләдәгечә, кызыкай, асылда, картәнисе карамагында үсте. Уйнаган уенчыклары — курчак — пациент, шприцлар, ампулалар, таблетка да бинт... Гөлфиягә картәнисе адым саен: «Атадан күргән ук юна, анадан күргән тун тегә. Кыз бала өчен анадан өйрәнгәне — ярты институт. Өйрән!» — дияр иде. Сабира картәнисе күрше подъездда аерым яши. Өстәл башындагы буш урындык — аның өчен калдырылган урын. Нишләптер кереп җитә алмый. Гөлфия генә белә бу соңлауның сәбәбен: ул өенә парикмахер чакырткан, һәрчакта да бик төгәл Сабира картәнисе соңлый икән, димәк, моңа парикмахер гаепле. Ул вакытында килмәгән.
Яшьтән үзен бик купшы, ыспай тотып күнеккән табиб мондый дәрәҗәле (бердәнбер һәм яраткан оныгы кияүгә чыга!) мәҗлескә һөнәр остасы ясаган причёскасыз килүне килештермәстер...
Бу — танышу мәҗлесе. Икенче төрлерәк, борынгычарак әйтсәң, кызны кодаларга килгәннәр. Иршатның әти-әнисе Гөлфиянекеннән күп булса биш-алты яшькә яшьрәкләрдер. Иршат нәкъ атасы. Суйган да каплаган. Заман исемле бу ир дә табиб икән. Мөлаем ак йөзле, тәбәнәгрәк буйлы, һәрчак елмаеп торган хатыны Вәсилә дә табиб.
— Ике табибтан табиб туа инде, — диде Вәсилә ханым, иренә ялт итеп карап алып, — икәү идек, Алла бирсә, дүртәү булырга торабыз.
— Әйе, әйе, бирсен Ходай, — дип җөпләде булачак кодагыен Нәфисә ханым. — Оныкларыбыз булып, алар да шул юлдан китсә, потомственный табиблар булабыз.
Шунда кызның атасы да сүзгә кушылды:
— Уже потомственный: Гөлфия — өченче буын табиб.
Шул сүзне генә көткәндәй, кунаклар өстәл тирәли утырган залга гәүдәсен бик туры тотып, таягына сизелер-сизелмәс кенә таянып, өлкән яшьтәге, ләкин бик ыспай киенгән, какча аксыл йөзенә килешле причёскалы ханым килеп керде.
— Саумысыз?! — Ул туп-туры үзенә әзерләнгән урынга юнәлде. — Яхшы гына килеп җиттегезме? Юл арыт м адымы?
— Рәхмәт, — диеште кунаклар. — Машина өчен ерак ара юк. Выжылдап килеп җиттек.
— Ярый... — Ул килене Нәфисәгә каерылып карады. — Соңлаган өчен гафу үтенәм.
— Гафу итмибез, штрафной сиңа, — дип елмайды улы Динислам.
— Ярый, улым, әниең бер соңлаган икән... Синең отчёт белән утырган чакларыңда... Бөтен мәҗлес сине көтеп, синсез үтеп китә. — Ул инде кода-кодагый тиешле кешеләр ягына карап алды. — Сөйләшә, аңлаша торсыннар дидем. Тудырган, үстергән сабыеңның нинди гаиләгә баруы мөһим, бик мөһим мәсьәлә.
— Курыкмагыз! — Вәсилә ханым янәшәсендә утырган бер хатынның беләгенә җиңелчә кагылып алды. — Менә — Нәзифә. Килен булганыма егерме биш ел. Куркынычмы мин, Нәзифә?
— Җиңги дип тә уйламыйм. Син миңа туган апаем кебек. Менә Газиз дә шуны әйтер. — Нәзифә, күп сөйләп ташламадыммы дигән кебек, иренә карады. Ире Газиз башын утырганнан бирле беренче тапкыр күтәрде.
— А Васька слушает да ест. Балык тәмле. Килгәндә бер күл аша үттек. Бу...
— Шуннан, шуннан... — Динислам, кунакларны сөендерә алуына шатлангандай, сүз кыстырып калырга ашыкты. — Балыклы. Күлнең исеме шулай.
Кыстатып, назланып кына, кунак, җитмәсә, булачак кода-кодагыйлык бәхетен белеп кенә, тагы бер-икене күтәрделәр. Азлап кына салатлардан авыз иттеләр. Каклаган каз, казылык кисәкләренә дә чират җитте — алар да тәлинкәләрдә эреп югалгандай кими башлады.
Табынның төп ризыгы бишбармак килүгә, башта ятсынып, чит кешеләр кебек утырган кунаклар да, хуҗалар да ачыла төште. Тартыну, каушау кимеде. Бишбармак килер алдыннан ирләр тартырга, хатын-кыз үзләренә генә билгеле «хәбәр сәфәре»нә чыкты. Сабира Шакировна да язылды. Үз гомеренә ул тәрбияле, зыялы кешеләр белән мәҗлестә аралашуны яратты. Ошады, ахры, аңа булачак кодалары. Нәфисә килене моны карчык алдындагы фужерның икенчегә бушавыннан аңлады. Компания күңеленә хуш килмәсә, шәрабны ул авызына да алмый. Кешеләргә дә, коллегаларына да таләпчән булды карчык. Сиксән яшьтән ашканчы бер урында эшләп ялт киткәненә дә ике генә ел. Нәфисә аннан курыкты да, ихтирам да итте. Тора-бара бу бәллүрдәй саф күңелле, гаиләсе, оныклары өчен җанын бирергә әзер хатынны яратты да. Хәзер, каенанасы олыгайгач, аңа карата ниндидер балага караган кебегрәк наз да барлыкка килде. Хәтта ире Динислам әнисенә турырак бәреп, катырак әйтсә, Нәфисәнең үз йөрәгенә энә кадалгандай:
— Чү, Динислам, әниең булырга кирәк әле сиңа, — ди ул мондый чакта иренә. — Кайнәм кебек хатыннарны «җир тозы» диләр.
— Тозның тәмен син беләсең инде, — ди ире. — Син аның белән күбрәк аралашасың.
Иренең нәрсәгә төрттергәнен Нәфисә яхшы аңлый: яшьрәк чакта каенанасының туры сүзе, төртмә теле аны аз елатмады...
— Үткән эшкә салават, — ди Нәфисә мондый чакта. — Тоз үзенең сыйфатын җуйса — яндырмаса, әчеттермәсә — аннан ни кала? Халыкның иманы бит алар, кайнәм кебекләр...
Менә шулай яшәделәр киленле-каенаналы Нәфисә белән Сабира. Гөлфиягә дә бу тәрбиянең йогынтысы эләкте. Оныгын ничек кенә яратса да, урыны-урыны, вакыты-вакыты белән чакмый калмады әбисе. Бәлки, шуңадыр да Гөлфия, ахирәтләрем тарта дип, тәмәкегә үрелмәде; бәлки, шуңадыр да, ахирәтләрем кия дип, кендеген күрсәтеп йә кендектән түбән аска төшереп чалбар кимәде.
— Миннән «архаизм» дип көләләр. — Гөлфия әбисенә үпкәләгәнен белдерергә булды бер. — «Музей экспонаты» диләр.
— Тәкә теләгән кәҗәләр генә койрыгын күтәрә, балам, булачак табиб — син моны белергә тиешсең. — Җавап шундый булды.
Сабира каенанасының гасырга якын гомерендә ни генә үзгәрмәде дә, ни генә югалмады — мәгәр ул үзенчә калды. Күпләр өчен ул үзе хәзер музей экспонаты.
Иренең хәрәкәтләренә, йөзенә чыккан сизелер-сизелмәс елмаюына, әзрәк каушаганда өске ирененең тартышыбрак куюына карап белә. — Бишбармак астында калдырыйк. — Ул үзе дә фужерга үрелде.
— Әйдә, кайнәм, берне күтәрик. Бәлки, «Уел»ыңны да сузып җибәрерсең...
— «Уел»ны мин... моңланган чакта сузам. — Ул яшьләргә елмаеп карады. — Ә сезгә карап шатланасы килә. Шатланганда... биисе килә. Шулай түгелме?
—О, картәни! — Гөлфия аны иңбашыннан кочаклады. — Туйда, һичшиксез, биетәбез сине!
— Туй... — Бөтенесе дә кашыкка үрелде. Сабира Шакировнаның карашы гына бер ноктада эленеп калды. — Туй...
Бишбармакка ябырылган халык Сабира Шакировнаның каршы бер ноктада туктаганын да, аның алдындагы кашыкның кыймылдап та карамаганын, тәлинкәсенең тулы килеш мөлдерәп утырганын да шәйләмәде. Карчыкның күңелен булачак кодагыеның ачык изүеннән күренгән алтын чылбырга тагылган кулон биләде. Баярак ул күренмәгән иде, әле хатын, эсселәп, кофтасын салган. Ах! Ул кулонны икенчеләр белән бутап булса!
1943 ел. Сабира — Ташкент каласында хәрби госпитальдә шәфкать туташы. Институтның өченче курсында укыган чагында, ахырда укуны дәвам итү шарты белән, аны шунда эшкә җибәрделәр. Динисламның атасы Гимадислам белән дә алар шунда танышты. Авыр яраланган иде егет. Сабира аның Башкортстаннан икәнен белгәч, аңа тиз ияләште, аеруча якын күрде.
Сабира Ташкентта госпитальгә якын гына яшәгән Мөхәммәтсадыйк дигән үзбәк бабаенда фатирда тора иде. Карт, астма белән чирләгәнлектән, аеруча шәфкать туташларын фатирда тотарга тырыша. Сабира аңа укол кадады, чирнең көчәюеннән сакларга тырышты. Карт — оста ювелир. Сугышка тиклем заказга кытлык булмаган. Беләзек, алка, йөзек кебек бизәнү әйберләре ясаган. Сугыш башлангач, кешедә икенче уй. Төп хәсрәте — азык табу. Сабираның игелегенә җавапсыз каласы килмәде картның. Ул үзендә булган ташлардан, калган көмештән тырышып-тырышып нидер чүки башлады.
— Их, алтын да булса... чак кына алтын, — диде ул беркөн Сабирага.
Кыз, уйлап та тормастан, кулындагы йөзеген салып бирде:
— Шушы алтын микән? Булса, ал. Сез бит миннән фатирда торган өчен бер тиен дә алмыйсыз. Ичмасам...
— Мин бу әйберне, кызым, сиңа дип ясыйм. Кулымнан күп затлы әйбер үтте. Дөньяга таралды. Берсе дә юк үземдә. Бу — соңгы эшем. Изге күңелле кыз син. Соңгы эшем, соңгы сулышым синең күкрәгеңне бизәсен.
— Ай, олатай! Андый затлы әйбергә мин хаклы түгел лә!
— Хаклысың. Йөрәгеңнең җылысы белән соңгы көннәремне яктырттың. Теге иптәш егетеңне китереп күрсәт. Фатихамны бирәм.
Гимадислам госпитальдән чыккач, икәүләп килделәр карт каршысына. Шунда үзбәк карты Сабираның муенына шушы кулон кидерелгән көмеш чылбырны такты.
— Алмаз — борынгы таш. Оста кулына килеп кергәч, ул гәүһәргә әверелә, — диде оста. — Кызлар да шулай: яхшы кешегә барсалар, байбичәгә әвереләләр, яманга эләксәләр, бичара хәленә төшәләр. Сабира — саф алмаз, аннан гәүһәр ясау синең кулда, егет.
— Рәхмәт, олатай, — диде Гимадислам, колакларына тиклем кызарып. — Васыятең итеп кабул кылам сүзеңне.
Яз иде. Җимеш агачлары котырып чәчкә аткан мәл. Сабираның өстендә ак җирлеккә сандал кызыл вак чәчкәләр төшерелгән кыска җиңле ситсы күлмәк. Биленнән түбән төшеп торган калын чәч толымнары, ачык изүеннән йә гранат тамчысыдай балкыган рубин, йә ямь-яшелгә төренгән язгы дөньядай ачык яшел хризопраз, йә күкнең һәм җирнең барлык төсләрен үзенә җыйган гәүһәр йә бер, йә икенче кыры белән күзне чагылдыра.
— Матур, әйе бит, — ди Сабира, муенындагы асыл ташка карап.
— Син үзең дә шушы асыл ташларга охшагансың, — ди Гимадислам. — Гәүһәр тамчы кебек син, Сабира...
Куллар җитәкләшкән. Дулкыннарын ашыгып-ашыгып каядыр илткән арык буйлап атлады алар. Өскә карасаң, ирек чәчкәләре болыты. Гимадислам савыгып чыкты, Сабираның ялы. Әгәр егетнең кесәсендә кич китәчәк поезд билеты ятмаса, алар шулай барыр да барыр иде, мөгаен.
— Синең күзләрең хризопразга, иреннәрең рубинга, чигәләрең шушы гәүһәргә охшаган.
— Исәр. — Сабира бер кайгысыз рәхәтләнеп көлә.
— Асыл ташлы муенсам син минем!
Сәгать көндәгедәй шәбрәк йөгерде, поезд кузгалды.
Поезд Гимадисламны көнбатышка — фронтка алып китте.
Сугыштан соң Гимадислам белән өйләнештеләр, бик тату яшәделәр. Башта Фәхрислам, аннан Зөбәйдә, шуннан Динислам туды. Фәхрислам буй җиткерүгә, Әфган сугышы (хәзер «кампаниясе» диләр) башланды. Ул шунда ятып калды. Зөбәйдә укытучы һөнәрен сайлады. Урал аръягында интернат-мәктәптә эшләде. Шәһәрдән ерак түгел зур, данлы күл бар икән. Балаларның җәйге ялын шул күл буенда оештырганнар. Бер бала ераккарак йөзеп киткән, бата башлаган. Зөбәйдә, ярым-йорты йөзүенә карамастан, баланы коткармакчы булып суга ташланган.
Гимадислам белән Сабира барып җиткәндә, Зөбәйдәне дә, баланы да тапкан иделәр. Икесе дә моргта. Кызына унсигез яше тулган көнне шушы кулонны — асыл ташлы муенсаны бүләк иткән иде ул.
— Нигә үзең такмыйсың, әни? — дип сораган иде Зөбәйдә.
— Минем асыл таштай балкыган мәлләрем үтте, 6алам, — диде Сабира, кызының иңбашыннан кочаклап. — Син так хәзер, зур үстең бит инде. Мин...
— Ә син, Сабира, минем өчен һаман Ташкент вокзалында кулыңны болгый-болгый поезд артыннан йөгергән кызыкайсың. — Гимадислам иренен Сабираның чәчләренә тидерде. — Чәчләреңнән дә һаман Ташкент өрекләре чәчкәсенең хуш исе килә, асыл ташкаем минем...
«Баламның шешенеп төсе бозылган булса, муенындагы кулоннан танырмын. Ул кулон дөньяда берәү генә», - дип уйлаган иде Сабира. Әмма... кызын чәченнән таныды: муенында чылбыры бар, ә кулон юк иде...
— Кайнәм, аһ-аһ, нигә авыз да итмәгәнсең ул бишбармактан?!
— Минем өчен борчылмагыз. — Сабира, көчләп булса да, шаяруга борырга тырышты. — Ашарымны ашаганмын. — Үзе мәҗлестәге сүзгә колак салды: сүз ни хакын да, нәрсә сөйләшәләр... Туйның вакытын билгелиләр, ахры, Сабира җайлап аңына килә башлады, хатирәләр чолганышыннан котылмакчы булып башын чайкады. Тормышта беткәнме очраклы хәлләр. Ул күлнең исеме колак төбендә. Кайдан гына килмиләр анда. Дулкын бәреп чыгарса, яр читеннән табып алулары да бар. Әй кеше язмышлары...
— Институттан соң шул калага җибәрделәр һәм шунда калдың инде? — Динислам моны булачак кодасыннан сорады.
— Шунда, — булды җавап. — Вәсилә — терапевт.
— Ә сез? — Сорауны кинәт сүзгә кушылган Сабира Шакировна бирде. Карашы үткер, бораулый, чәнчеп еккандай. Бөтенесе дә сагайды, хәтта кода булачак әзмәвердәй ир дә каушый төшкәндәй. Бу караш төбәлсә, рентгеның читтә торсын. Юккамыни аның хастаханәдәге кушаматы «Рентген карчык».
— Мин ни... Моргта. Табиб-патанатом.
— Алай... Ә егерме ел элек анда кем эшли иде?
— Егерме өч, юк... Егерме дүрт ел эшлим мин анда. — Заман, сүзен дөресләтүгә шаһит эзләгәндәй, хатынына карады.
Вәсилә сүзне шундук эләктереп алды:
— Заман Вахитовичны... бик ихтирам итәләр. Ул бик көчле диагност. Менә улыбыз, Алла бирсә, укуын бетерсә, атасы кулы астында тәҗрибә туплар дип торабыз. Атасы юлын куар...
— Әни, син допрос алган кебек сөйләшеп, кодаларны куркытып куйма. Ишетеп утырасыңдыр, бер айдан туй. Безнең дә, аларның да отпуск. Балалар да каникулга кайта.
— Алай... — Сабира бер кулы белән — таягына, икенчесе белән өстәл кырына тотынып торырга чамалады да кире утырды. — Мин сезнең моргта бер булган идем. Балаларның атасы белән...
— Әни... әллә кайчангыны... Тапкансың вакыт... — Динислам ризасызлыктан җыерылган йөзен әнисенә бор ды.
— Бала... — Сабира Шакировна, һава җитмәгәндәй, тирән сулады, — бала кайгысын вакыт дәваламый, Динислам улым.
— Ярый, ярый. — Заман Вахитович, карт әни өчен кичерү сорагандай, карашын Динисламга төбәде. — Без бит табиблар. Мәҗлестә дә, өйдә дә, хәтта йоклаганда да шул хәлдәбез...
Минем сеңелкәш... күлдә... батып үлде. Сезнең кала янындагы күлдә... Бер укучыны коткарам дип.
- Ә-ә-ә! Ул укытучы! — Вәсилә, нидер исенә төшерергә тырышып, иренә карады: — Син хәтерлисең аны! Озак эзләделәр. Таба алмагач, унике икмәк пешереп, көймә белән күл өстенә ыргытып чыктылар. Икмәкләр бер урынга җыелган урыннан таптылар... Укытучыны да, укучыны да, алар...
- Анысын мин белми идем. — Сабира Шакировна карашын янә кулонга төбәде, шуннан күзләрен егете белән ни хакындадыр пышылдашкан Гөлфия оныгына күчерде, тагы Заманга карады. Ул ашый башлаган бишбармагын кашык белән бутый, бутый да бутый, маңгаеннан бөрчек-бөрчек тирләр бәреп чыккан. Мондый чакта маңгай салкын була, җан тире бәреп чыкканда, ул гел шулай була.
— Ничек оныттың син аны? Бөтен район гүләде... — Вәсилә, шаккатып аптырап, башкаларга күз йөгертте. — Дөнья тар, шундый тар! Менә бит...
— Дөнья тар гына булса бер хәл. — Сабира Шакировна башын күтәрде: — Ул — куласа. Ә куласа, әйләндереп килеп, бер баса. Туй... ахры... булмас.
— Син нәрсә? — Динислам сикереп торды.
Гөлфия әбисе янына ашыкты, учы белән әбисенең битеннән тотып, күзенә карады:
— Син бит шаяртасың? Шаяртасың бит, әби?
Каенанасының баядан бирле үз-үзенә охшамый утырганын тойган Нәфисә генә кымшанмады: белә ул карчыкны. Ничәмә дистә еллар килен булу өстенә бер коллективта эшләделәр. Тузга язмаганны сөйләми кайнәсе. Ул үз гомерендә буш сүз сөйләмәде, сәбәпсез кеше рәнҗетмәде.
— Мин... берни аңламыйм, — диде Вәсилә. — Иршат, әллә син... берәр... — Ул, сагаеп, җавап көтеп, улына карады.
— Мин үзем берни төшенмим. — Кияү егете Иршат аягүрә басты. — Мин Гөлфияне... җанымдай күрәм!
Заман... Заман Вахитович кына эндәшми, маңгаеннан бәреп чыккан тир бөртекләре инде күз кабакларына төште, чигәсе буйлап агып, ап-ак күлмәгенең якасына тама башлады. Хатыны түзмәде, урыныннан торды:
— Заман, сиңа ни булды? Саңгырауландыңмы әллә?
Картәни дә шулай ук урыныннан торды:
— Мин... кайтам инде. Тик... бер соравым калды сезгә. — Таягының очлы ягын ул Заманга төбәде. — Кулон белән бергә... нигә чылбырын да салдырмадың Зөбәйдәнең? Затсыз дидеңме?
Вәсилә күкрәгендәге гәүһәр, хризопраз, рубин ташларын алтын белән бизәкләп, могҗизалы сырлар ярдәмендә купшылап эшләнгән кулонга ябышты:
— Кулон?! Аны бит син, Заман, көньяк кешесеннән сатып алдым, дигән идең. Мин... — Ул, яклау эзләгәндәй, тирә-ягындагыларга карады. — Моны ничек аңларга?
— Әти! — Иршат, сикереп торып, кинәт тышка атылды.
...Әле генә кояш нуры уйнаган табынның яме бетте. Әйтерсең уйламаганда килеп чыккан кара болыт табын остенә кара япма ташлады.