СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мирхәйдәр Фәйзи “Табигать серләре”

Яттым...
Ләкин тулган айның нурларына күмелгән җәйге тын төннең серле күренешләре, өй түрендәге сәрви агачларында сайраган сандугачларның матур авазлары миңа йокы бирмәделәр.
Күзгә йокы керми.
Йөрәк ярсый.
Уйлар анда-монда чаба...
Тар кроватема сыймый идәнгә төштем; тәрәзә төбенә барып утырдым. Аның белән дә теләк тулмады. Аның белән генә йөрәкнең ярсуы басылмады. Бүлмәне дә тарсынып, яңадан киендем дә, өйдәгеләргә сиздермичә генә, тышка, табигатьнең кочагына — яки үзем бөтен табигатьне кочаргамы — атылдым. Су буена туп-туры юл тоттым. Уем, яшел чирәмне уеп кына агып киткән елга буена сузылып, табигатьнең иң ямьле күренешләре белән кавышу, гаҗәп бер осталык белән сайраган сандугачларның төрле серләр аңдыра торган моңнарына йөрәгемне ачу, алар белән серләшү иде.
Мин аларга:
— Тамдыр телләреңнән гөлләрне, былбыл, алар минем күкрәгемне бизи; ман, азык эзләп чыккан яшь күңелне ямьгә, ул синең мәңгелек догачың булыр. Ул сезнең белән серләшергә, сездән илһамлы киңәшләр ишетергә чыкты,— димәкче идем.
Кошлар, агачлар, айлар, таулар, күкләр, гөлләр, табигатьнең бөтен ямьнәре!!
Тилмертмәгез бу баланы;
Өрегез аның күңеленә рух;
Бирегез табигый дәваны!—димәкче идем...
Ап-ак тузлы каен агачлары арасындагы матур урын — күңелемнең ярсыган чагында, дөньяның газаплары белән басылган чагындагы ял урыным; балалыктан бирле тәрбияләп килгән бишегем иде.
Мин анда.
Төрле ямьле күренешләрдән җыелган табигатьнең төп ноктасына күңелемнең иң нечкә кылларын ялгап серләшергә тотындым...
Гармун тавышы!..
Сикереп тордым. Җанымның иң кадерле азыкларыннан берсе, бу авыл тавышының ерактан җил белән йомшак кына тирбәлеп килүенә бирешмәслек, сикереп торып, аңа таба омтылмаслык көч миндә юк иде.
Су буйлап акрын гына киттем. Мин инде аны ачык ишетәм. Өздереп кенә, сызып кына «Җәмилә» көен уйный. Төн уртасында, ай нурларын сирпеп, сандугач моңнарын түгеп, бөтен тирәне серлелек чорнап торганда, бу әллә кемнең кулындагы гармунын йөрәгенең кылларына ялгап әйттереп килүе каршында мин югалдым.
Гармун аглый. Мин онытылдым...
Ай-ли, Җәмилә!
Төн уртасы ямьле лә...—
дигән матур тавыш мине уятты. Акрын гына атлап күпергә таба берәү төшеп килә. Ирексез:
— Әйе шул, төн уртасы ямьле. Аны бизәүче айлар, кошлар, гармуннар, Җәмиләләр һәм аларны гәүдәләндерүчеләр дә ямьле,— дип куйдым. Үзем, төнге юлчыга киртә булмас өчен, агачларга ышыкланып күренми калуны ихтыяр иттем.
Якынлый. Инде мин аны таныйм.
Хәлил.
Аргы як егете Хәлил.
Минем турыга, дөресрәге, бирге яктагы йортларга якынлагач, уенын туктатты һәм, шәп кенә атлап үтеп, Мөхәммәт абзыйларның су буена сузылып төшкән бәрәңге бакчасының читәне аша төшеп, үргә, өйләргә таба менеп китте. Төнге тын дөньяда гармун аркылы «аһ»ын күкләргә аттырган яшь йөрәкнең сере ачылды.
— Юлына ак җәймә! — дидем, төнге кунакка ак теләкләр теләп калдым.
Моның, иң оста гармунчы, авылның данлысы, кызлар күңеленең кәгъбәсе, яхшы ат чыгарган матур егет булуын, сөрмәле күзле, озын кара керфекле ямь өлгесе булган Җәмиләсен, араларына кара елан керүен, бәхетләренең кыл өстендә калуын уйлап бетәргә өлгермәдем, егетнең гармунга кушылып сызылып кына чыккан:
Сандугачлар басып сайрый,
Кызыл гөлне яратып;
Төннәр буе мин йөримен,
Синең өчен җан атып,—
дигән җыры, су буена җәелеп, табигатьнең шаһитлыгына гарыз ителде. Шуның артында ук, көмеш кебек саф, моңлы кызлар тавышы белән көйләнгән шушы җыр, бөтен табигать үзәгенең иң нечкә кылларын чиртте:
Көмеш сәгать чипушкасын
Такма муеның талдырып;
Өй ягалап йөрмә, җаныем,
Йөрәгемне яндырып.
Тавыш тынды...
Табигать серләрен тыңларга чыккан төнге сәяхәтемдәге бу күренеш күңелем күгенә матур һәм дәртле моңның икесен бергә җыйган йолдыз булып туды. Ул минем юлымны яктыртты. Мин аны иркәлим, аның белән серләшәм. Ул миңа табигатьнең серләрен сөйли, илһам бирә...