Кичә Галләмне көтмәгәндә ревизор итеп билгеләделәр.
Эш сәгате тәмамланып, үзенең яраткан сары портфеленә әйберләрен тутырып азапланганда гына аны мөдир үз янына чакырып алды.
«Нинди гөнаһым бар икән?» — дип тәшвишкә төште ул.
— Син,— диде мөдир, Галләмгә каш астыннан карап,— егерменче кибетне тикшерергә барасың... Синең беренче тапкыр баруың... Кара аны, юк-барга кызыкма. Колагыңа киртләп, мыегыңа чорнап куй...
Бу хакта иртәгесен хатынына да әйтте Галләм. Әмма соңыннан үкенеп бетә алмады.
— Җебегән син,— диде хатыны,— әгәр фәләннең ире булса, ике дә уйлап тормас, биек үкчәле ялтыр туфли юнәтер, ике дә уйлап тормас...
Ишекне ачып чыгар алдыннан хатыны тагын кычкырды:
— Ичмасам, үзеңне карар идең. Күр әнә портфелеңне... күтәреп йөрер җире калмаган...
Кибет мөдире Галләмне:
— Хуп... бик хуп,— дип каршылады, ә «ревизор» сүзен ишеткәч, торып ук басты. Чытык чыраенда елмаю галәмәте күренеп китте.
Мөдир Галләмне күрше бүлмәгә алып керде. Бүлмәдәге хатын-кызлар белән таныштырды.
Галләмнең авыз ачып сүз әйтүе булды, өстәл өсте ул сораган кәгазьләр белән тулды. Башлык бүлмәдәгеләргә ым какты да ашыгып чыгып китте. Галләм кәгазьләр өеменә чумды.
Күн тышлы дәфтәрен алыйм, дип кыршылган сары портфелен ачып җибәрүе булды, әле бая гына бик тәмләп телефоннан сөйләшеп торган кыска чәчле кыз телгә килде:
— Күп йөрергә, күп тикшерергә киләдер инде сезгә. Портфелегезне әйтүем, дөнья күргәнгә охшый. Яңасын алырга вакыт түгелме?
«Кирәк, бик кирәк»,— димәкче булган иде дә Галләм, ярый әле борын очы кычытып куйды. Кашырга теләгән иде, кулы мыегына тиде. Кылт итеп мөдирнең сүзләре хәтеренә төште.
— Карап йөрим дә бит, яңасын очратып булмый,— дию белән генә чикләнде ул.
— Сезгә берәрне тапкан булыр идек,— диде кыска чәчле кыз.
— Юк, юк,— диде Галләм,— табылыр әле...
Кыска чәчле кыз сөйләшүне дәвам итәргә базмады. Иренен турсайтты, урынына барып утырды. Шунда ук икенчесе урыныннан купты. Туп-туры Галләмгә таба килә әнә. Йөрешен кара син, йөрешен. Килеп җитте Галләм каршына. Аякларын чалыштырып утырды. Йомшак ак беләкләрен өстәлгә салды. Галләмнең йөрәге кысылып куйды. Теге гүзәл зат та сизде бугай моны. Кыюлана төште. Галләмнең бармакларына кагылып алды. Ярым пышылдап сөйләп китте:
— Тәнне нәфисләндерү өчен яңа мунчада махсус бүлмәләр бар. Шунда йөрү бик файдалы. Сеңелем эшли минем анда. Массажны су белән ясыйлар. Чишенеп кереп басасың кечкенә бүлмәгә. Төймәгә басуга нәзек кенә агынтылар булып сиптерә башлый су. Изрәтә менә. Күңелдән бөтен усаллыкны юып төшерә . Безне тикшерергә килер алдыннан кереп чыгасыгыз калган икән шунда...— Кыз көлеп куйды.— Хәзер дә соң түгел түгелен...
Галләм түзде, дәшмәде, ярамый, дигәнне аңлатып, баш кына селкеде.
Галләм ревизиядән, тегеләрнең байтак кына кимчелекләрен табып, арып-талып кайтты.
Озакламый аңа тагын кибеткә барырга туры килде. Тикшерергә түгел иде бу юлы. Барысына да шул, сары портфеле сәбәпче булды. Түзмәде дистә еллар хезмәт иткән портфель — сабы өзелеп чыкты. Анысын гына рәтләп куйган иде, йозагы ачсаң бикләнмәс, бикләсәң ачылмас хәлгә килде.
Хатынына җитә калды шул.
— Җебегән син,— дип әрләргә кереште...— Тикшереп йөргән булдың тагын. Портфель дә таба алмагач...
Кылт итеп теге кыска чәчле кыз исенә төшмәсенме Галләмнең. «Табарга була»,— дигән иде ич. Күз алдына шулчак йомшак куллысы да килеп басты. «Махсус душ бар. Бөтен усаллыкларны юып ала торган »,— диде түгелме соң әле анысы.
Ул килеп кергәндә, кызларның берсе нидер төрә, кыска чәчлесе телефоннан сөйләшә иде.
— Тагын тикшерү беләнме әллә?! — дип гаҗәпләнделәр алар, Галләмне күргәч.
— Ю-у-к,— диде Галләм, сузып кына.— Портфелем тәки ватылды бит. Сез миңа портфельләр бар, дип әйткән идегез бугай...
— Юк, юк,— диде кыска чәчле кыз ашыга-ашыга,— каян булсын... юк...
Галләм йомшак куллы кызга карады. Анысы да, кашын җимереп, читкә борылды...