СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Наил Шәрифуллин “Соңарган сөю”
Кайчагында очраклы гына килеп чыккан очрашулар да күңелдә онытылмаслык җөй калдыра, кеше дигән затның без исәпләмәгән беркатлы гадилеге белән янәшә үрелгән аңлашылмас катлаулылыгын бөтен тулылыгы белән ачып сала, тетрәндерә, үкендерә икән.
Без, кешеләр, күбрәк ни өчен яшәгәнебезне белми, аңламый, гадәт буенча гына гомер сөрәбез төсле. Безнең белән акыл түгел, төрле очраклылыклар, ниндидер вак мәнфәгатьләр, мин-минле хисләр идарә итеп килә. Бик сирәк очракларда гына без үз язмышыбызның хуҗасы була алабыз. Җыелып килгән ялгышлыклар, мең кат үкенеп тә соңыннан беркайчан да төзәтергә мөмкин булмаган гомерлек хаталар өчен газапланырга һәм, гаҗизләнеп, нигә килгәнне аңламыйча, мәңгелеккә китәргә дип килгән, ахры, кеше заты бу каршылыклы дөньяга...
Әйе, гади генә бер очрашу иде ул.
Заманында күрше авылдан килеп укып йөргән, белем эстәүнең соңгы ике елында минем белән бер парта артында утырган һәрчак шук һәм җор телле элекке сыйныфташым Дамирны мәктәп елларыннан бирле очратканым юк иде. Ялгыш кына дигәндәй авылларына - Ташлыкка барып чыккач, башта танымадым үзен. Яртылаш пеләш баш, вакытыннан алда җыерылып беткән чырай, элекке очкыннар чәчеп торган шаян күзләр урынына ниндидер тонык караш. Заманында бик күп кызларның йөрәкләрен дәртләндереп ешрак типтергән, төн йокыларын качырган бөдрәләре дә тураеп, чуалып беткән. Сыйныфның беренче чибәре саналган, безнең ишеләрне карап та күрмәгән Айсылуны нечкә биленнән тотып озатып йөргән чакларда як-якка сыпырып, тарап кына йөрткән карга канатыдай кара мыеклары да сирәгәйгән, чаларган. Өс-башы күптән сабын, су күрмәгән.
Юк, бу кешедә элекке Дамирдан йөз чалымнары белән исеме генә калган иде. Йа Хода, ул гына да түгел икән әле, сул кулы беләзектән юк, аның урынына теткәләнеп беткән иске свитер җиңеннән шакмаклап киселгән беләк башы гына сәер тырпаеп тора. Мин чирканып киттем. Шәһәр тирәсендә мондыйларга «бомж», «сукбай» диләр. Аерма шактый аз иде шул. Тәртипсез тормыш, үз хаҗәтләреңнең колы булу күпләрне шулай вакытыннан алда юкка чыгара. Сабакташны түгел, ни өчендер заманны гаеплисем килеп китте. Заманы да бәндәгә гел кире шул аның. Йомшак һәм ихтыярсыз ир-ат затын ике албасты сагалап тора: эшсезлек һәм аракы. Аңа ялгызлык та өстәлсә, исән калырмын димә инде. Заман алып килгән тозаклар. Тик ни өчен Дамир соң? Агым уңаена йөзә торганнарга бер дә охшамый иде бит ул теге елларны...
Шайтан суы турында уйлап ялгышмаганмын, шактый кызмача иде сабакташым. Калтыраган сыңар кулын кыюсыз гына сузып күреште дә, хәл-әхвәл сорашкач, кинәт кенә батыраеп китеп, әйтеп куйды:
- Әйдә, Әхтәм, сыйныфташ, акча кызганмыйча бер ярты ал да, безгә кереп, туйганчы бер сөйләшеп утырыйк әле. Бер-беребезне күрмәгәнгә дә ике дистә ел була бит инде.
Сәрхушләр белән һич кенә дә дуслыгым булмаса да, үз-үзен югалта барган танышымны, яшьтәшемне кызганудан, аның бүгенге халәтенә битараф кала алмыйча, ризалашып куйдым. Кая инде, мондый чакта вакыт юк дип яки саранланып торып булмый бит. Алты ел бергә укыган сыйныфташ. Үзенә, миннән бигрәк, мин аласы шешә кирәген бераз чамалый идем. Шулай да биек өянке астына елышкан ларек-кибеттән ул сораган нәрсә белән азмы-күпме кабымлык ише әйберләр алдык та югары очка, Дамирларның тау битенә урнашкан йортларына таба атладык. Бер сөйләшик әле, диде бит. Тормышның төбенә бөтенләй диярлек төшеп җиткәннәрнең алай ачылып китеп сөйләшәсе килер иде микән? Күбрәк шул сүз аркасында, ахры, бөтенләй үк өметсез түгел икән әле сабакташ, дип иярдем мин аңа.
Мин ни дип сүз башларга, нәрсә сораштырырга белми аптырабрак барганда, ул үзе башлады. Сөйләшергә, гәпләшергә яратуы элеккечә иде Дамирның:
- Элекке танышлар күрендеме, иң элек кул хакында сораша башлыйлар. Хәтсездән инде, кыш көне салган килеш кар өстендә йоклап китеп, каты өшеттем мин аны. Бер бияләй түбән очта, ферма янында ук төшеп калган булган. Атна дигәндә, бармаклар учка чаклы бөтенләй каралып, гангренага киткән иде. Кистеләр дә группа бирделәр. Шуның акчасына җан асрыйм, яшәгән булып йөрим хәзер. Бәлки, шул чакта бөтенләй җан тәслим кыласы булгандыр да. Ялгызлыктан да каһәрле нәрсә юк икән ул, яшьти, дөньясында, дошманыңа да язмасын. Ничек эчми түзәргә кирәк? Ходай, тагын бераз газаплансын әле бу, дигәндер инде, шуңа калдырып торгандыр. - Ул шулай, капкаларыннан кергәнче, бөкерәебрәк атлый-атлый, үзалдына туктаусыз сөйләнеп барды: - Әткәй белән әнкәй хәтсездән гүр ияләре инде. - Буйдаклар гына яши ала торган, аларга гына хас шыксыз һәм нурсыз өйгә үтеп, кыршылып беткән иске клеенка җәелгән өстәлдәге юылмаган чынаяклар арасына шешәне китереп утыртканда сыйныфташ сүзен дәвам итте. - Үзем дә кайчагында шулар янына җыенгалап куям да, бөтенләй үк җыенып бетә алмыйм әле. Тормышның бер генә дә кызыгы юк. Менә шушы нәрсәне капкач кына бераз яшиселәр килеп китә. - Ул, моңсу елмаеп, өстәл уртасында утырган шешәгә ымлап куйды. Аны ике еллар элек, элмәктән төшереп, көч-хәл белән коткарып калганнарын белсәм дә, мине аның һаман да мескенләнүе, үз-үзен кызгандырырга тырышуы бераз туйдыргандай итә башлады.
- Туктале, нигә алай дисең? Синең гаиләң, хатының бар иде түгелме соң? Алар хәзер кайда инде?
- Ашыкма, хәзер барысын да сөйләп бирәм. Өйлән, эшкә урнаш, кеше бул диясең, акыл өйрәтәсең килә инде синең. - Ул керле, күзләредәй тонык стаканнарга аракы агызды да, кабаланып һәм тәкатьсезләнеп, мине дә көтми, эчеп тә куйды. - Күптән бер эчне бушатасы килгән иде. Синең кебек ипле кешесе генә табылмады. Үзем кебек имгәкләргә аны сөйләдең ни дә, сөйләмәдең ни. Сабак алудан узган инде алар. Менә тыңла әле.
Ул акрын гына сөйли башлады. Сөйләгән саен, тонык күзләренә ипләп кенә җан керә, төс иңә иде. Бу, бәлки, аракы тәэсиреннән дә булгандыр. Тик күбрәк ул күңелендә акрынлап кына үзенең бәхетле чорына, дөресрәге, бәхетле булып та шул бәхетне белмәгән, тоймаган елларга кайта иде.
- Ишеткәнсеңдер дә инде, мин бит, авылны шаккаттырып, ар кызына өйләнгән идем - Валентинага. - Шунда ул туктап, стенага, ике тәрәзә арасына эленгән фото-сурәткә карап куйды. Сурәттән, матур елмаеп, түгәрәк йөзле, калын толымлы, егерме яшьләр тирәсендәге бик тә мөлаем яшь хатын-кыз карап тора иде. - Өйләнүен өйләндем, тик акыл белән, кадерен белеп яши генә белмәдем. Минем акылсызлыкларга, кимсетүләргә түзә алмыйча, хурланудан соңгы дәрәҗәгә җиткәч китте ул, мәңгелеккә китте.
- Авылларына - Нараскамы?
- Анда гына түгел шул, алай гына булса, күптән алдына барып тезләнгән, алып кайткан булыр идем. Терсәк якын да, тешләп булмый. Суга батып үлде ул. Шуның, туганнарының, хәтта үз ата-анамның каргышлары төшкәндер, ахры, миңа. Мондый хәлгә калмаган булыр идем.
- Мин ул кадәрлесен ишетмәгән идем әле.
- Ишетмәсәң, менә шул. Дөньялар тәмам болганып киткән еллар иде бит. Минем дә, болганып, тәмам чуар күңеллеләнеп китүем шул елларда булды бугай. Район үзәгендәге сөт заводында шофер булып эшләп йөрим. Кичләрен авылда. Илдәге, авылдагы үзгәрешләргә төкереп биргән дә юк. Яшь чак. Әти белән әнинең пенсияләре килеп тора. Алган акчаны үземә генә тотам. Булмаганда, әни дә жәлләми. Соңлап, көттереп туган бердәнбер бала бит. Өс-баш әйбәт. Кыяфәт шәп. Мин - авылда беренче егет. Кызлар мәсьәләсендә бик елгыр икәнне мәктәптә укыганда ук белә идең ич инде. Солдат хезмәтеннән кайткач, руль артында берничә ел йөргәннән соң, тагын да шомардым. Үзебездә, якын күрше авылларда берсен ташлыйм, икенчесен башлыйм дигәндәй. Теге видео-мидео, секс-мекс таралып маташкан вакыт. Кызларның да кайберләре, заманга карап, «современный»лана башлады. Районда иреннән аерылган бер яшь сатучы хатын белән йөрим, гомумән, почти ирле-хатынлы яшибез. Шул нәрсә белән акрынлап салгаларга өйрәндек. Ул чир дә шул елларда ныклап башланды бит. Кибетләрдә тезелеп торалар. Җаның ниндиен тели.
Берсендә икебезгә дә артыккарак киткән. Икәүләп баш төзәттек. Шулай баш төзәткәләп йөри торгач, бер матур гына иртәдә правасыз да, эшсез дә калдым. Правасын бераздан кире кайтаруга ирештем, эшкә генә бүтән алмадылар. Җәй башланып кына килгән чак. Авылда, өйдә ятам. Шулай айдан артык яттым. Кая барасың, бер җирдә дә чакырып тормыйлар. Колхоз дигәнендә рәтле эш юк. Егет солтаны килеш фермада тирес чыгара алмыйм бит инде. Өстәвенә - түләмиләр. Шул чагында Мөкътәсәр абый очрады. Күрше удмурт авылы Нараста төпләнеп, шундагы колхоз гаражында механик булып эшләүче туган тиешлерәк инде шунда. «Аламарак кына булса да, бер «ЗИЛ» буш тора, җәйдә шуңарда эшләп тор, аннан соң берәр җае чыгар», - ди бу. Хезмәт хакы мәсьәләсендә дә ярдәм итәргә ышандыргандай итә. Тоттым да тәвәккәлләдем. Ун чакрым арамыни? Арлар яшәсә дә, күрмәгән, белмәгән авыл түгел. Барысы да диярлек татарча чатнатып тора. Тик ятып та туйдырды.
Эшләп киткәннең икенче атнасында шулай кырдан туралган кукуруз ташырга куштылар, силоска. Комбайн турап өйгәнне әрҗәдә таратып, таптап торырга быел гына мәктәпне тәмамлаган бер ар кызын билгеләделәр. Безнең якта бу эшне күбрәк малай-шалай башкара. Монда, ни өчендер, гел кыз-кыркын. Кайбер чытлыклары, миңа карап: «Кыче чебер пи!» («Бигрәк матур егет икән!» (Удм.))- дигән булалар. Минеке генә дәшми. Кереп утырды бу кабинага, исәнләште. Карыйм, ярыйсы гына үзе. Кыйгач кашлар, безнең татар кызларыныкына тартым түгәрәк йөз. Буй-сын да бер дигән. Шактый кыю да күренә. Безнеңчәне дә ярыйсы сукалый.
Унынчыны Ялтауда, татар мәктәбендә бетерәләр бит. Исемен сорап, танышып киткәч: «Ташлык татарлары басты инде авылны», - дигән була, елмаеп. Мин инде, тупас нәрсә, бераз оятсызланып: «Берегезне дә басканым юк әле», - дип ычкындырып җибәрдем. Шаяртам, янәсе. Башта аңламады. Аннан соң, аңлап алгач, читкә карап ничектер оялыбрак көлде дә, кисәк җитдиләнеп, кызарып чыгып әйтеп куйды: «Сүз ул турыда түгел». Аннан соң ярты сәгатьләп сөйләшмәде. Кичкә таба тагын, берни булмагандай, иркенләп сөйләшә, көлешә идек.
Шуның белән шул, танышлыкның өченче көнендә, кич җиткәч, мин, элекке гадәтне куып, авылга чапмадым, Нараста калдым. Инде, үзең беләсең, озакка сузарга яратмыйм, әрсезлегем дә, әшәкелегем дә җитәрлек. Ар кызлары алай артык ялындырып тормый, диләр, мин монда вакытлы кеше, башта бер генә уй. Нинди уй икәнен чамалыйсыңдыр инде. Клублары тирәсенә барырга шәлләтә, егетләре безне - әрсез татарларны бик яратып бетермиләр, кызмача булсалар, тукмап ташларга да күп сорамыйлар. Тыкрыклары турына килеп туктыйм да, Валя, озак көттермичә, кабинага чыгып та утыра. Аннан соң йә инеш буена, йә умарталыклары ягына китеп барабыз. Сизеп, белеп торам, ошата мине. Әмма үбешү, кочаклашуга алай каршы булмаган кыз башкасына якын да җибәрми. Көче шундый, үзе шатырдатып кулны каера башлый. Мин: «Булды, җитте», - дигәч, кабинаны яңгыратып, рәхәтләнеп көлеп ала. Тора-бара үзем дә ияләшеп киттем төсле, алай ук кулымны, нәфесемне сузмый башладым. Нәрсә әйтим, охшамаслык түгел, бар ягы да килгән. Аз гына яратам да сыман. Ләкин ар кызларына хас яшьтән үк тулышкан күкрәкләр, тыгыз ботлар һаман ымсындыра бит, канны кыздыра. Бүгенге акылның чиреге генә булсачы шунда. Юк шул, маҗара эзлим. Табышын сагалаган җанвар кебек, түземлелек белән җай чыкканны көтәм. Шулай тегенең күңеленә оеткы сала башладым. Әйдә, көзгә өйләнешик, дигән булам. Баштарак гел шаяруга кабул итте. Ышанмады. Аннан соң хәтсез көннәр: «Әти-әниең үлгәндә дә ар кызын алдыртмаячак», - дип, минем «тәкъдимне» кире кагып килде. Шулай без моның белән көзне дә җиткердек. Кукуруз күптән урылып бетте. Валя ындыр табагында, мин йә ремонтта, йә төрле эштә. Көндезләрен бик күрешә-очраша алмасак та, сизәм, бөтенләй ияләште бу миңа. Таныш ар хатыннары да «кияү» дип үрти башладылар. Гадилеге, охшату-яратуы беләндер инде, ындыр тирәсенә барып чыксам, йөгереп үк каршыга килеп җитә. Кочакка чак кына ташланмый. Ә кичләрен кочактан чыкмый. Кысып-кысып кочаклый, яңаклардан озаклап суырып үбә. Безнең татар кызлары кебек тартынып тормый. Тыгыз ботлары да, тулышкан күкрәкләре дә хәзер минеке, каршылык юк диярлек. Әмма мин теләгән эш үтәлми. Мәхәббәт тә аңлаттым инде үзенә. Артистлыгым да җитәрлек. Әмма барысы да бушка, элеккечә якын да килми. Ә мин аның саен өйләнешү турында сүз куерткан булам. Шулай берсендә, мин тырыша, үгетли торгач, әйтте бу: «Дамир, әти-әниеңнең ризалыгын ал, алай бик өйләнәсең килгәч, мине алып кайтып күрсәт үзләренә, ниятең чыннан булса. Минекеләр сине белә инде, бәлки каршы да булмаслар».
Менә сиңа иске авыздан яңа сүз, мин әйтәм. Монысын, кәнишне, көтмәгән идем, хәтта аптырабрак калдым. Ике авыл азмы-күпме аралашкандай итсәләр дә, шушы көнгә кадәр ар кызын алучы яки ул якка кияүгә чыгучы юк иде төсле. «Ярар, шулай эшләрбез дә», - дидем дә сүзне башкага бордым. «Да, булмый икән болай булса. Йә чынлап өйләнергә, йә монда чакта башка берәрсенең кылларын чиртә башларга». Башка килгән беренче уй шундый булды. Ә Валя, миңа тәмам ышанып, барысын да чынга кабул итә башлаган иде инде. Кереп киткәндә, гадәтенчә, үрелеп бер үпте дә, бик озак итеп күзләремә карап торгач, тын гына, сабыр гына итеп әйтеп куйды: «Телисеңме, Дамир, яратуым хакына мин синең фамилияңне генә түгел, сезнеңчә исем алырга да, хәтта динегезгә күчәргә дә ризамын». Шулай диде дә тиз генә кереп тә китте.
«Да-а, мондыйны ишеткән юк иде әле. Муеннан гашыйк булган бит бу миңа» дип уйлап куйдым. Әллә ниткән горурлык хисе биләп алды. «Өйләнеп җибәрсәң, эттәй тугрылыклы буласы икән үзе». Монысын инде юри генә уйлап куйдым. Бер исәбем дә юк иде башлы-күзле булырга...
Әмма барыбер өйләнергә туры килде.
Тагын бер атнадан алып кайттым мин моны үзебезгә. Җитди уйлар белән түгел, уяулыгын киметергә, морадыма ирешергә дип. Астыртын уй уйлап. Әни минем бик тә ачык йөзле, кунакчыл кеше. Әти дә ул вакытта аягында. Төш вакытында кайтып кереп, тәмләп кайнар аш ашадык. Чәй эчтек. Әни кыстый гына кызны. Аркасыннан да сөеп алды. Бер нәрсә дә белми, уйламый бит. Силос ташыган вакытта әйткән идем, грузчик итеп бер яшь кызны билгеләделәр, дип. Шуннан башканы исәпләми. Ә мин, эчтән генә, шулай, әни, шулай, дөрес эшлисең, дип сөенәм. Мине ишеткәндәй, капка төбенә чыгып, озатып ук калды безне.
Хәйләм, үҗәтлегем, яшерен сөенүләрем бушка китмәде. Беркатлы җан, моның әти-әнисе риза, үземне бик яраттылар дип уйлагандыр инде, күрәсең. Шактый үгетләгәч, шул кичне үк теләгәнемне алдым. Алай да, «эш» беткәч, үксеп-үксеп бер елады да, мөлдерәмә яшьле күзләре белән миңа карап: «Алдамассыңмы соң, алдамассыңмы? » - дип, нидер сизенгәндәй, кат-кат сорады. «Юк инде, - дигән булам, - бер-ике атнадан, әти терелеп җиткәч, соратырга алып килермен үзләрен». Шулай алдый-йолдый тагын өч атналап уйнадым кыз белән. Сентябрь азагының салкынча бер кичендә, «иртәгә сорыйсы көнне», машинаны гаражларында калдырып, соңгы сатлыкҗандай юкка да чыктым. Максатка ирешелгән. Берәр айдан район үзәгендә эш тә чыгарга тора иде. Үз дигәнемне иттем бит тәки. Ял да итеп алам әле, янәсе. Алайса кыз чын-чынлап ашыктыра башлаган иде бит. Ярар, югалмас әле, Валентина, онытыр, дип уйлыйм. Кызгану хисенең әсәре дә юк.
Ә ул анда, мескенкәем, соңыннан сөйләве буенча, ашаудан, йокыдан калган, тәрәзәдән күзен алмый, Ташлык юлына карап, һаман мине көткән, елый-елый саргаеп, кибеп беткән.
Шул сүзләрне әйткәч, Дамир озак кына дәшми торды. Мин дә нәрсә булса да сораштырырга кыймадым. Стенадагы герле сәгатьнең текелдәве генә тынлыкны боза иде. Хуҗа кеше тагын шешәгә тотынды. Стенадагы сурәткә Карап алды. Минем тел тигезеп кенә, эчмичә утыруга ияләнеп алдымы, кыстап бер сүз дә әйтмәде.
- Өч тиенлек акыл булмаган, шыр тиле чак иде шул. Үземне әллә кемгә санаган вакыт. Башта - җил, җавапсызлык. Алай гына да түгел, кабахәтлеккә тиң азгынлык. Бар булган кызлар, янәсе, мине күргәч, шундук аякларын аерырга, ни кушсам, шуны эшләргә тиеш. Дөньяга сыймаслык мин-минлек... - Дамир тагын кырлы стаканына аракы агыза башлады. Кулы бу юлы аны бөтенләй тыңламаслык булып бәргәләнә, калтырый иде. Күзләрен яшь пәрдәсе каплаган. Тамагына утырган төер аркасында тавышы калтырый иде сабакташның. - Их, хәзерге акылларым булсамы? Ничек ярата иде ул мине, ничекләр ярата иде!.. - Ул кабымлыксыз-нисез генә эчеп куйды да күзен якындагы керле тастымал белән сөртеп дәвам итте: - Шулай итеп качтым мин Валентинамнан.
Беренче булып Мөкътәсәр абзый килеп җитте. «Син нәрсә, малай актыгы, әйтми-нитми эшеңне, техниканы ташлап качтың» ди. Сүгә генә. «Синең аркада рәистән эләкте, менә шул була инде ит яхшылык, күр начарлык», - ди. Валяны да искә төшерде. Минем райондагы элекке шуклыкларны ишеткән булса кирәк. «Әгәр дә мәгәр аңа кагылган булсаң, кара аны, маңка, шушында килеп, үзем ботарлап ташлыйм, ул сиңа райпо кибетендәге ире ташлаган марҗа түгел!» - дип янап чыгып китте. Бераз шөлләп тә куйдым.
Тик, эшләп киткәч, барысы да онытылды. Ике-өч ел гына йөргән, яңа дип әйтерлек машина, руль артында сызгырып кына барам. Матур гына, үткер генә Тәслия исемле бер кыз белән танышып алдым. Районныкы, почта бүлегендә эшли. Икенче машина, икенче мохит, икенче гыйшык дигәндәй, шундук күнегеп тә киттем. Нараста гүя булмаган да сыманмын. Оныттым.
Әмма исемә төшерделәр. Нык итеп.
Ял көне иде. Беренче кар төшкән чак. Туйганчы йоклап торганнан соң, ашап эчкән генә идем, дүртәүләп килеп керделәр: Мөкътәсәр абзый, йөз чалымнары күпмедер танышрак тоелган ир белән хатын һәм иң артта ничектер бөрешеп киткән, йөзенә курку чыккан Валя-Валентина. Шунда ук барысын да аңладым. Әти-әнисе Валяны миңа китергәннәр. Нәкъ шулай иде. Мөкътәсәр абзый минем якка көйдерердәй караш ташлады да эчкәреге өйгә куып чыгарды. Күпмедер гәпләшкәннән соң, мине чакырып алдылар. Беренче булып әти сүз башлады, аның да чырае бик кырыс иде. «Нәселдә булмаганны кылангансың, юньсез. Шулай кыз баланы алдап качалармы? Авырлы итеп. Элеккерәк чагым булса, тотып ярган булыр идем, бәхетең, хәлем юк. Хатаны төзәтергә кирәк. Бүгеннән син күзле-башлы. Вәт шул». Әни дә, шуны гына көткән кебек, Валяны, кулыннан, аркасыннан алып, түргә, өстәл янына ук китереп утыртты: «Оялма, кызым, хәзер инде синең дә өй бу. Бергә яшәрбез, Алла боерса. Ходай шулай язгандыр». Шул сүзләрдән соң Валентинам беренче тапкыр башын күтәрде. Күзләрендә өмет чаткылары балкытып, миңа карады. Мин әле аптыраудан айнымаган идем, карашымны читкә бордым.
Шулай яшәп киттек без аның белән. Беренче вакытларда мин һич какмадым, сукмадым, ярату булмаса да, язмыш белән килешкәндәй иттем. Белмим нигә яратмаганмындыр мин аны? Ул чакларда, гомумән, үземнән башка берәрсен яраттым микән? Үземә-үзем хәзер шаккатам.
Чибәрлеге дә, буй-сыны да, уңганлыгы да бар иде аның.
Үзе бик теләгәч, әни кушкач, мулла чакырып, Валяга Вәсилә исеме кушып никах укыттык. Ашап туйгач «амин» тотарга да икенче атнада ук өйрәнде. Бераздан, әнидән сорап, берничә дога да ятлады. Тик җилбәзәк акылым аны барыбер ирегемне буучы итеп кабул итте. Янәсе, егерме биш тулар-тулмаста көчләп өйләндертте. Үзе, җитмәсә, ар кызы. Таныш егетләр җае чыккан саен көлгән булалар: «Ар хатыннарыныкы аркылы, дип сөйлиләр, дөресме шул», - диләр, авызларын ерып. Мин, әлбәттә инде, алар мин-минлегемә тигән чагында гарьләнәм, үземне тозакка эләккән җанвар кебек хис итәм. Богауладылар!.. Читлеккә яптылар!.. Тагын салгалый башладым.
Тәслия дигәнем дә минем хәлләрне каяндыр ишеткән булып чыкты. Тик, ни гаҗәп, араны бөтенләй суытып бетермәде. Ул гына да түгел, берсендә, күңелне алгысытып, мут елмаеп: «Аерсаң, үзем чыгам», - дип тә ычкындырды. «Яшь чакларны» искә төшереп, теге сатучы хатын янына да сугылгалыйм. Язга таба тәмам сансызландым, кунарга кайтмый калган чаклар да булгалый башлады. Ник бер ачуланса, тавыш чыгарса шунда Валя-Вәсиләм. Башын иеп бер-ике көн сөйләшми йөри дә шуның белән тынычлана. Ә әти, киресенчә, хәле булмаса да, берсендә, түшәгендә яткан килеш, якадан алып җилтерәтте. «Кемгә охшап мондый адәм имгәге булдың син?» - ди. «Аерам, кире авылларына илтеп куям», - дип ычкындырган идем, икәүләп тотындылар: «Әшәкелектә йөреп, тәмам сукырайгансың, күр әнә, өйләр ничек җыештырылган. Аш пешерсә, ашап туймаслык. Күзеңә генә карап тора. Ни җитми соң сиңа?» - дия-дия тетмәмне тетәләр. Әни елап та алды. «Улым, яхшылап әйтәм, кимсетмә киленне. Бәхетеңнең кадерен бел. Тәмам үзебезнеке бит, бөтен яклап. Татар кызлары да хәзер кырык төрле. Үкенерсең соңыннан. Атаң белән икебезнең дә сәламәтлегебез ташка үлчим, бу балакай караган кебек, безне беркем дә карамаячак бит», - ди.
Мондый «тәрбиядән» соң мин бер ике-өч атнага игә киләм. Алар күргәндә, Валяны юри генә кочаклаган булам. Ә аңа күп тә кирәкми, бер кочаклап, ике елмайсаң, атналар буе очып кына йөри. Әмма мондый «төзәлүләр», әйткәнемчә, һәрчак кыска вакытлы булды.
Май башының җылы көннәре иде. Валяның ике-өч атнадан бәби көтеп йөргән вакытлары. Әти белән әнинең дә дулкынланган чаклары. Миңа гына бер нәрсә дә кирәкми.
Бәби туганчы әтиләренә кайтып киләсе килгәнлеген әйткән иде Валя-Вәсиләм. Мин азгын шул хәлдән файдаланып каласы иттем. Кич буе Тәслия белән булган җитмәгән, төнлә аны үзебезгә алып кайттым да, артын-алдын уйламый, хатын белән икәү кунгалый торган келәткә алып кердем. Рәхәтен күрәм, имеш.
Ә Валя, ни сәбәп беләндер, кайтып китмәгән булып чыкты. Төн урталары тирәсендә, безнең гыйшык иң кызган мизгелдә, утны яндырып, өстебезгә килеп кермәсенме? Белгән, сизенгән безнең анда икәнне. Ике күзеннән мөлдерәмә яшь ага. Үзе калтырана. «Дамир, никләр шулкадәрле мыскыл итәсең мине? Никләр дип? Минем бердәнбер гаебем сине яратуым икәнен үзең дә беләсең бит. Яратмагач, нигә йөрдең соң минем белән, нигә уйнадың? Инде нишлим хәзер, инде нишлим, тиздән балабыз да туарга тора бит?..» Ул, бөгелеп төшеп, үкси-үкси елый башлады. Тәслия, бар булган кием-салымын эләктереп, шыпырт кына чыгып сызган иде инде. Шунда мин сирәк кенә, күңелдә кабынгалап куя торган, үзем дә әллә ни ышанмаган шигемне әйтеп салдым: «Кем әйтте соң әле аны минем бала дип? Бар, кайтып кит! Мин Тәслиягә өйләнәм». Тупас итеп, кычкырып әйттем. Беренче мизгелдә Вәсиләмнең күзләре, бу акылдан шашкан, ахры, дигән кебек, шар булып ачылды. Ул тораташтай катып калды. һәм, элеккесеннән дә ныграк үксеп акрын гына келәттән чыгып китте. «Ваньмыз быремын! Ваньмыз быремын!» («Бетте, барысы да бетте!» - (У()м.) Мин дивана, калган яртыны эчеп бетергәч, Валяны да, Тәслияне дә онытып, урын-җиргә ауганмым да йоклап та киткәнмен. Йокы аралаш кына аның: «Тон но мон кадь ик курадҗоно мед луод!» («Гомерең буе миңа күрсәткән газапларыңда ян, рәхәт күрмә!» (Удм.)) - дип ачынып, ярсып әйткән сүзләре колагыма эләгеп калды.
Иртән беренче булып әни чаң кага башлады: «Вәсилә кая да, Вәсилә кая?» Сыерлар, гомер булмаганны, савылмаган килеш көтүгә китте. Мин инде үземчә аңлаткан булам: «Кичә ачуланышкан идек, авылларына кайтып китте ул», - дим. Үзем дә шулайрак фаразлыйм. Келәткә Тәслияне алып кайтканыма аз гына үкенү хисе дә бар сыман. Ярар, мәйтәм, кайтыр әле. Кайтмаса да, кайгырган юк. Татар кызлары дөнья тулы. Сызгырсаң, көтүләре белән килеп җитәрләр. Шулай ике көн үтте. Вәсилә һаман юк. Мине ике көн буе: «Бар, алып кайт киленне», - дип үгетләгән әни түзмәгән, Мөкътәсәр абзыйның кызы артыннан: «Берүк үпкәләмәсен, кайтсын, кызымнан да якын бит ул миңа», - дип әйтеп җибәргән. Икенче көнне иртән, чаба-чаба, Мөкътәсәр абзый үзе килеп керде «Валя әти-әнисенә кайтмаган!» Нарастан качканнан бирле, башлы-күзле килеш булып та хатын-кызлар белән чуалганнарымны да ишеткәннән соң, мин җилбәзәкне кешегә санап бетермәгәнлектәндер инде, минем белән рәтләп сөйләшеп тә тормады: «Давай эзлә, тап, теләсәң нишлә, иманың бераз калган булса», - дип кычкырды да чыгып китте.
Ә мин аны-моны уйламый гына эшкә киттем. Янәсе, кая булсын ул, кайтыр әле.
Кайтуыма барысы да билгеле иде инде. Валя-Вәсиләмнең үле гәүдәсен Яссытамак авылы көтүчеләре Кандырсу буасыннан тартып чыгарганнар. Нарастан килеп сыер савып йөрүчеләр таныганнан соң, җәсәден, ат арбасына салып, туган авылына алып кайтып киткәннәр. Шул хәбәрне ишеткәч кенә мин үз гамәлләремә күпмедер бәя бирерлек, үз явызлыкларымны аңларлык хәлгә килдем. Әмма соң иде инде. Мин - вак, чуар җан - җеназага барсам да, хәсрәттән ушымны югалтасы урында, юл буе, мәе не күмгәч, болар мине тотып имгәткәнче тукмар йә, бәреп үтереп, икебезне бер кабергә салыр дип шөлләп бардым. Чөнки кемлегемне инде барысы да беләләр иде. Әмма юк, минем белән вакланучы булмады. Минем якка хәтта күтәрелеп тә карамадылар. Гүя мин буш урын, бөтенләй юк. Шулай җирләдек без Валентинаны.
Әти бу хәлләрдән сон, минем белән бөтенләй сөйләшмәс булды. Олы кеше хурлыкны бик кыен кичерә, диләр, Вәсиләнең вафатыннан ике ай үттеме-юкмы, ул яткан җиреннән тыныч кына китеп тә барды. Килене үлгәннән соң, әнинең дә элекке көләч йөзе караңгыланып, мөлаемлылыгы бөтенләй бетте. Минем белән сөйләшкәләсә дә, әти китеп баргач, бөтенләй бөрешеп, кечерәеп калды, кибекте бичара. Шул ук елны, бәрәңгеләрне алып бетереп базга салып куйгач, көтмәгәндә башына кан савып, ул да якты дөнья белән бәхилләште. Вәсиләгә бик сөенеп, картлык көнендә килен рәхәте күрәм, уңдым, дип йөргән иде, булмады.
Кышка Тәслияне алып кайттым. Ул вакытларда ныклап сала башлаган идем инде. Дөресрәге, яңадан районда эшли башлаганнан бирле, әле Валя исән чагында да туктау булмады төсле. Яңадан өйләнгәч, янә аз гына басылып тордым. Аннары тагын иске гадәтемә керештем. Тыелып булмый башлады. Вәсилә белән бергә менә туам дип торган сабыемның гына түгел, әти-әниемнең үлеменә дә сәбәпче идем бит мин. Соңга калып булса да, ниһаять, шуларны аңлый башладым. Үземә урын таба алмый йөрим-йөрим дә тизрәк кибеткә керәм. Хатын тиешлемнең холкында иплелек белән сабырлыкның эзе дә юк. Көн саен дигәндәй талаш, ызгыш. Авыр миңа, дип аңлатып та карыйм, аңламый. Син ялкау да, син алкаш. Бар белгәне, сораганы акча. Мин дә алтын түгел, кәнишне. Кыскасы, шуны аңладым, Вәсиләмнең кисеп ташлаган тырнагына да тормый бу. Заман татар кызларын да тәмам бозып бетергән. Дөресрәге, эш милләттә дә түгелдер инде. Иман кешедә йә бар, йә юк. Монысында бозык бозыкка юлыккан булып чыкты, шул гына".
Кар өстендә йоклап кулсыз калгач, мин хастаханәдә вакытта ук өйдә нинди рәтле нәрсә бар, барысын да төяп аналарына кайтып киткән минем хатын дигәнем. Шуннан соң миндә тагын өйләнү теләге дә сүнде. Эчкече белән кем яшәсен. Аннан соң шунысы да бар, хәзер авылда миннән рәтлерәк егетләргә дә көндез чыра яндырып эзләсәң дә өйләнер кеше юк. Илледән узганнар белән пенсионерлар гына. Аларына да айнык ир кирәк. Яшьләрне исә бәйләп тә авылда тота алмыйсың. Мәктәпне бетерә торалар, кача торалар. Ә мин менә шушы сурәткә карап яшим хәзер. Акыл да, сөю-мәхәббәт тә бик соңга калып килделәр шул миңа адәм актыгына...
Дөньясы да хәзер гел әллә нәрсә. Бер мин генә дә түгел, шушы кечкенә генә авылда миндәй имгәкләр биш-алтыдан артты бугай инде. Үлгәннәре урынына яшьрәкләр килә тора. Кимемибез, арта гына торабыз. Ялланып юк-бар эш эшләп, шуның акчасын шушы зәхмәт суына алыштырып, эш булмаганда урлашып, тагын эчеп, кайчан да булса кабат кеше рәтенә кайтудан да уздык төсле инде. Мин үзем шәхсән инде хөтсездән соңгы көнем җиткәнне көтеп йөрим. Кайчан җитәр? Инде ике атна элек кача-поса гына Вәсиләмнең каберенә барып, тезләнеп, туйганчы елап та кайттым. Гафу үтендем. Хушлаштым. Әгәр дә мәгәр теге дөнья булып, аны анда очратсам, кабул итмәячәк ул мине, кабул итмәячәк. - Соңгы сүзләрен Дамир көчкә-көчкә әйтеп бетерә алды. Ул калтырана-калтырана, сүлләренә буыла-буыла үкси иде. Мин аны тыймадым. Үзем дә бик тәэсирләнгән идем. Бераздан ул тынычланды. Стаканындагы соңгы аракысын эчеп бетерде. Яшьле күзләрен миңа төбәп сорады: - Яшьти, бар микән ул теге дөнья дигәннәре, ә? Син укыган кеше бит, беләсеңдер. Әгәр булса, бер икеләнми китәр идем. Валя-Вәсиләмне бер генә булса да күрер идем, күзләренә карап: «Мин дә сине яраттым бит, җаным, кичер», - дияр өчен.
Мин сыйныфташымның соравына, әлбәттә инде, кистереп җавап бирә алмадым. «Академиклар да белеп бетерми, әллә бар, әллә юк» дигән төслерәк сөйләнгәндәй иттем. Стенага борчак сибү генә икәнен белсәм дә, бүтән эчмә инде, табибларга барып кара, дигән гомуми, нәтиҗәсез үгет-нәсыйхәтләр бирдем. Шәһәргә, инвалидлар җәмгыятенә барып, берәр эш сорарга киңәш иттем.
Дамир, мине тыңлаган булып утырса да, күңеле белән кайдадыр еракта, үткән көннәрендә, Вәсиләсе янында иде бугай. Бер җавап та бирмәде.
Ул мине озатырга чыкты.
- Гаепләмә инде, кемгәдер сөйләп, бер тәүбәгә кайтасы, бушанасы килгән иде. Бу бер истигъфар, урысча әйткәндә, исповедь булды инде. Бөтенләй онытып бетермә инде, бер парта артында утырдык бит, яшьти, - дип, капкасын ябып калды ул.
Мин кайтып киттем.
Татарның акылы төштән соң дигәндәй, юл буе нигә соң шунда бераз ачуланмадым үзен, нигә үтемлерәк үгет-нәсыйхәт бирмәдем, дип үземне битәрләп кайттым. Әллә кая, төпкә үк төшеп, «Мондый хәлләргә заманмы, әллә соң кеше үзе гаеплеме?» дигән сорауга җавап эзләдем.
Ә кичкә таба өйдәге мәңге бетмәс вак-төяк мәшәкать аркасында барысы да онытылган иде инде.
Икенче көнне төштән соң шәһәргә китәргә генә җыенып йөри идем, күрше Заһит килеп керде һәм:
- Әхтәм, ишеттеңме, Ташлыктагы синең сыйныфташың Дамир асылынып үлгән бит, - ди.
Кулымнан машинага куясы сумкам төшеп китте. Каттым да калдым. Әле яңа гына, юл уңаена сугылып, шәһәребезнең наркология бүлегенә алын китимме әллә үзен дип уйлап тора идем. Бу юлы да соңга калдым. Их, бөтенләйгә соңга калдым...
Әллә ни гомер җаныма тынычлык кермәде. Заманны, Дамирның үзен, язмышны ни өчендер битәрли алмадым. Сабакташым үлемендә минем үземнең дә гаебем бар төсле иде. Аны тыңлап утырмаган булсам, башкачарак булган булыр иде бит. Бернинди әзерлексез, киңәшсез, коткару чарасыз истигъфарчы булуым белән гаепле идем мин. Үткәннәрендә казынып, минем алда күңелен бушатмаган булса, елый-елый тәүбәгә килмәгән булса, ул әле яшәгән булыр иде. Ник бардым мин анда, ник аны тыңладым?!
2023-12-14 14:56