СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Фирдәвес Әһлия "Алтын куллы Мәрьям"

Ерак бер авылдагы иң кырый йортта кул эшенә бик оста Мәрьям исемле кыз яшәгән Ул матур итеп төрледән-төрле киемнәр тегә икән. Шуңа күрә якын-тирәдәге хатын-кыз заты гозер белән аңа килә торган булган Мәрьям хәтта төннәрен дә чыра яктысында, кул эше белән утыра икән.
Бервакыт шулай эшләп утырганда, Мәрьям, башын күтәреп, тәрәзәгә күз салган Ә анда түп-түгәрәк тулган ай, кызга ниде әйтергә теләгән сыман, туп-туры аның кү зенә карап тора, ди.
Мәрьям түзмәгән, баскыч башына чыккан. Караса, нәкъ каршында, калкулыкта аңа таба кулларын сузып, ай яктысында гаҗәеп чибәр кыз басып тора икән.
- Исәнме, Мәрьям! Мин Яз булам! Сиңа зур йомыш белән килдем. Син бик оста итеп күлмәк тегәсең дип ишеттем. Минем узган елгы күлмәгем тузган икән, яңаны киясем килә. Дөньяда булмаган матур күлмәк тегеп бирче миңа, буш итмәм сине.
- Исәнме, Яз-гүзәлкәй! - диде Мәрьям- кыз. - Минем янга шундый асыл кунак килер дип көтмәгән идем, илтифатың өчен рәхмәт. Тик менә... зурларга да, кечкенәләргә дә киемне күп тектем, әмма Язның үзенә күлмәк тегәргә бер дә туры килгәне юк иде. Нәрсә дип җавап бирергә дә белмим.
- Үтенечемне кире какмассың дип өметләнәм.
- Сиңа туры килердәй затлы тукымам да юк минем.
- Анысы өчен борчылма, мин аны сиңа үзем китерермен, - диде дә Яз, томан эченә кереп югалгандай, күздән юк булды.
Икенче көнне Мәрьям таңнан торып баскыч башына чыкса, исе китеп туктап калды: ишек төбендә төрледән-төрле чәчәкләр белән бизәлгән бер төргәк тукыма ята иде.
Кыз, сакланып кына, тукыманы алды да, өйгә алып кереп, өстәлгә җәеп салды -тукыма күз чагылырлык дәрәҗәдә матур иде. Мәрьям, кулына кайчы алып, тукыма өстенә иелде дә аптырап китте: тукымага төшерелгән чәчәкләр тере икән бит, өстәве; алардан хуш ис бөркелеп тора. Нишләргә соң инде хәзер, дип аптырап калды кыз. Уйлана торгач, Мәрьям тукыманы кисмичә генә тоташ килеш тегәргә булды. Моның өчен әлбәттә, зур осталык һәм түземлек кирәк.
Мәрьям өч көн, өч төн буена күз дә йоммыйча күлмәк текте. Ниндидер патшабикә өчен түгел, Яз-гүзәлкәй өчен текте ул әлеге искиткеч, күз явын алырлык күлмәкне.
Язга күлмәк бик ошады. Мәрьямгә рәхмәтләр укып, фирүзә кашлы алкалар бүләк итте дә, ул, каенлыкка кереп, күздән юк булды.
Бу вакыйгадан соң өч айлап вакыт үтте. Шулай бервакыт төнлә кул эше белән утырганда, Мәрьямгә кемдер дәште. Баскыч башына чыкса, нәкъ каршында, аңа таба кулларын сузып, ай нуры яктысында гаҗәп чибәр бер кыз басып тора.
- Исәнме, оста куллы Мәрьям! - ди ул. - Синең янга мине йомыш белән чибәр Җәй юллады. Язга теккән күлмәгеңне күреп, без шундый сокландык! Чибәр Җәйнең дә яна күлмәк киясе килә, ләкин синең янга килергә аның вакыты юк - эше бик тыгыз.
- Ничек итеп Җәй өчен күлмәк тегә алырмын икән соң, минем бит аны бер тапкыр да күргәнем юк, - диде кыз, аптырап калып.
- Ә син авыл читенә, басу-кырларга чыгып кара әле, шунда Җәйне күрерсең, - диде кыз. - Күлмәк тегәргә тукыманы китерербез, - дип, кыз күздән югалды.
Шуннан Мәрьям сахраларны әйләнеп кайтырга булды - басуларны тутырып яшелләнеп үскән ашлыкларны, үлән арасында зәңгәр күзләрен кыскалап утырган күк чәчәкләрне күреп, югарыда талпынган тургай тавышларын тыңлап хозурланды.
Күкрәк тутырып басу-кырлар, Җәй исен, табигать һавасын сулап: «Менә шушы буладыр инде Җәй, нинди рәхәтлек, күңеллелек бит һәр тарафта», - дип уйлады ул. Аннары ниндидер бер җиңеллек белән өенә таба юнәлде. Кайтса, баскыч төбендә бер төргәк искиткеч матур тукыма ята. Мәрьям тукыманы, өйгә алып кереп, өстәлгә таратып җибәрде: анда күзләрең камашырлык яшеллек, үлән-яфраклар, чәчәкләр төшерелгән иде. Мондый теп-тере яшеллекне кискәләргә базмады ул - күлмәкне тоташ тукымадан тегәргә булды. Мәрьям-кызның энә-җепләре сихри көчкә ия идеме икән соң: өч көн, өч төннән гүзәл Җәйнең күлмәге әзер булды. Үз күзләренә үзе ышанмыйча, бик озак сокланып карап торды ул аңа.
Тукыманы китергән кыз килде дә, Мәрьямгә Җәйнең бүләген - фирүзә кашлы йөзекне бүләк итеп, күлмәкне алып китеп барды. Йөзекне кигәч, Мәрьям тагын да чибәр ләнеп китте.
Шул рәвешле өч айлап вакыт үтте. Бер- заман төнлә тагын кемдер аңа дәшкән кебек булды. Мәрьям баскыч башына чыкты һәм әүвәлге урында өлкән яшьләрдәге, әмма матурлыгын җуймаган бер хатын-кызны күрде.
-Исәнме, оста куллы Мәрьям, - диде ханым,- бигрәк уңган-булган инде үзең! Гүзәл Җәйгә шундый матур күлмәк теккәнсең. Зинһарлап сорыйм: миңа, алтын Көзгә дә күлмәк тегеп бирче! Бәлки, яшьлегем кайтып, көч-куәтем артып китәр.
— Авыр эш кушасың син миңа, алтын Көз. Ләкин син бит болай да матур. Синең урманнарыңда яфраклар нинди генә төскә буялмаган: сарысы да, куе кызылы да, җете кызылы да, хәтта шәмәхәсе дә бар. Бер генә рәссамның да шуның кадәр буявы юктыр.
- Тик шулай да көчемнең көннән-көн кими барганын сизәм, эземә басып, Кыш якынлаша.
Алтын Көзне кызганды Мәрьям һәм күлмәк тегәргә ризалыгын бирде. Иртәгесен күлмәккә дигән тукыма баскыч башында ята иде инде. Бу юлы да кыз күлмәкне кисмичә, тоташ килеш тегәргә уйлады.
Мәрьям үзе тегеп утыра, ә тукымадагы яфраклар әкренләп идәнгә коела бара, күлмәкнең эше беткәндә, кызның әйләнә-тирәсе гел сары яфракта иде.
Алтын Көз яңа күлмәген киде, тегүче кызга фирүзә муенса бүләк итте дә, моңсу гына елмаеп, сары төскә кергән каенлык эченә кереп югалды. «Көзне үпкәләттем, ахры» дип уйлады кыз, болдырда аны озатып калганнан соң. «Нишләмәк кирәк, миндә гаеп юк, матурлыкның гомере кыска шул» дип, кыз өенә кереп китте.
Башта көннәр кояшлы, җылы торды. Аннары әбиләр чуагы башланды. Күп тә үтми өзлексез яңгыр коярга, кар бөртекләре очарга тотынды. Усал җилләр, килеп җитеп, Мәрьям яшәгән өйне кар-бураннарга күмеп китте.
Шулай бервакыт тәрәзәдән төшкән саран яктыда күлмәк тегеп утырганда, кемдер ишек шакыды. Ишек төбенә чыкса, үзенең туганнары Җил-давыл белән Кар-буранны ияртеп, Кыш килеп баскан икән. Өчәүләп әйләнә-тирәгә кар көртләре өяләр, котырыналар тегеләр.
Шунда Кыш Мәрьям каршына килеп басты да, аңа салкын өреп:
- Әй син, оста куллы Мәрьям! Син Язга да, Җәй белән Көзгә дә матур күлмәкләр теккәнсең дип ишеттем. Карап карыйк осталыгыңны. Миңа да бәйрәмгә бер яңа күлмәк тегеп бир. Тик шуны белеп тор, дөньяда минем күлмәктән дә затлысы булмасын! - диде.
Кышның сүзләрен ишетеп, кыз тәмам каушап, югалып калды.
- Сиңа лаек булырдай асыл тукымам юк минем, минем кебек гади бер тегүче кызга андый байлык кайдан килсен, — диде ул, телен көчкә әйләндереп.
-Ха-ха-ха! - дип шаркылдап көлде Кыш. - Тукыма дисеңме? Әнә күпме ул!
Бөтен ишегалды тулган! Ал да тек, ләкин асылташлар белән бизәргә онытма. Кара аны, ачуым чыкканда, мин бик зәһәр булам.
Шулай диде дә Кыш, кар-бураннар туздырып, шаркылдап көлә-көлә, туганнарын ияртеп китеп барды.
«Ничек итеп бу Кышның күңеленә хуш килерлек күлмәк тегәргә икән соң?» - дип төн йокламый баш ватты кыз. Тик күпме генә уйласа да, ниндидер фикергә килә алмады. Иртәгесен буран басылгач, җылырак итеп киенде дә, кулына көрәген тотып, ишегалдын кардан чистарта башлады. Шунда Кышның сүзләрен искә төшереп, кардан башта күлмәкнең итәген әвәләде, аны бала итәк белән бизәде, аннары билен ясады, шуннан соң җиңенә, якасына чират җитте. Әмма бияләй киеп эшләве җайсыз иде - аларны салып ташлады. Аның ялангач кулларын күреп, явыз Кыш тагын да ныграк усалланды, салкын сулышы белән тагын да ныграк өреп, кызның бармакларын тәмам туңдырып бетерде.
Куллары өшүгә түзә алмыйча, кыз өйгә кереп китте. Ул арада Кыш үзенең салкын җилле, карлы-буранлы туганнарын чакырып китерде дә Мәрьямнең бөтен эшен туз дырып бетерде. Кич белән йолдызлар яктысында Мәрьямгә өр-яңадан күлмәк әвәләргә туры килде. Ничек авыр булса да түзде Мәрьям, күлмәкнең эшен бетерде. Әмма Кыш- бикә сораганча ул бик затлы булып чыкмады. Өстәвенә тагын усал җилләр, очып килеп, күлмәкне дә, кызны да карга күмеп китте.
Бу газапларга түзә алмыйча, Мәрьям елап җибәрде. Кызның күзеннән тәгәрәп төшкән кайнар күз яшьләре шулчак, энҗе-мәрҗәннәргә әйләнеп, күлмәкнең итәгенә, якасына, җиңнәренә килеп кундылар. Болытлар арасыннан кояш елмаеп карауга, күлмәк күзнең явын алырлык итеп җемелдәп-балкып китте. Бу юлы инде Кышбикә дә кызның кәефен бозарлык авыр сүзләр әйтә алмады, - яңа күлмәген киеп, узып баручы пар ат артыннан җилдереп китеп барды. Ул шулай кыш буе әрле-бирле чабулап, кар-бураннар туздырып, усал җилләр истереп, басу-кырлар, калалар һәм салалар буйлап йөрде. Ә матур Яз, килеп, аның кардай ак күлмәген эреткәннән соң, күлмәк шат күңелле, шаян гөрләвеккә әйләнде дә калды.