СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Вәрис Гали "Җәйге кырау"
Хәсәнне шахта баскан дигән хәбәр Кисмәнлегә яшен тизлегендә таралды. Әлеге телеграмма почта бүлекчәсенә килгән чакта, авылның «чыбыксыз телефоны» Әсмабикә дә шунда иде. Почтадан атылып чыгып, ишеткән яңалыгын тизрәк кемгә сөйләргә белмичә янәшәдәге кибеткә сугылганда, икенче ахирәте Закирәттәй шунда иде инде. Хәбәрне очраган бер кешегә чишә -чишә, ике якка — үз урамнарына йөгерделәр алар. Телеграмма әти- әнисенә тапшырылганчы ук Хәсәннең фаҗигале үлеме хакында ике йөз йортлы Кисмәнле халкының яртысы белә иде инде, һәркем үзенчә кабул итте яңалыкны. Туган тумачалары кара хәсрәт йоткандыр. Кеше үлемендә минем ни эшем бар, дип караучылар да бар бит авылда. Сөенүчеләре дә табылгандыр. Андыйлар да гадәттә очрамый калмый.
Әйе, Хәсәннең үлеменә сөенергә тиешле кешеләр аз түгел иде авылда. Шушында туып, шушында үссә дә, яшьтәшләре дә бик үз итеп бетермәделәр аны. Кеше арасына йогышмый иде ул. Бала чагыннан йомыкыйрак булып үсте. Уенга катнашып китә белмәде. Яшьтәшләре дөньяларын онытып уен белән мәш килгәндә, ул читтәрәк йөрде. Эче янгандыр: төрткәләп, эткәләп китәргә ярата иде. Гәүдәгә калынрак, буйга калкурак булгач, беләкләрендә көч тә күбрәктер, бала-чагага да катырак эләккәндер. Кайчагында ул төрткәләгән җирләр күгәреп тә чыккалады. Кечкенә чакта андый гына нәрсәләргә ачу саклыйсыңмыни? Тиз оныта иделәр.
Гаиләләрендәге биш малай арасыннан берүзе шундый тупасрак холыклы, үзсүзле булды ул. Әтисе Исхак абый дөнья бәһасе кеше иде. Сугыштан өч тапкыр яраланып кайткан. Тракторчы булды, тимерчелектә эшләде. Гөрнәдирдәй кеше иде. Уллары да гәүдә ягыннан аңа тартым. Әнисе Фатыйма, киресенчә, җыйнаграк, гомере буе фермада эшләде.
Абыйлары да үсә торды, кайсы шоферлыкка, кайсы тракторчылыкка укып чыктылар. Соңгы сыйныфларда укыганда, Хәсән дә җәй көннәрендә төпчек абыйсы Хәлимдә комбайнчы ярдәмчесе булып йөрде. Су коенганда үз яннарында булмаганга иптәшләре сөенгәндер дә әле. Борыннарына кызлар исе дә керә башлаган чак ич. Кичке биюләрдә кызлар күзлиләр. Тирәкле чишмә янында җыйнаулашып гәпләшә-гәпләшә таң аттыралар. Андый чакларда яннарына яшьтәш кызлар да җыела. Кайберсе үзләреннән бер-ике яшькә кечерәк сеңелләре белән дә килгәли. Хәмит баянда сыздырырга өйрәнеп китте. Кайсы көннәрдә урам яшьләре кичке уеннарны әлеге Тирәкле чишмә янында гына үткәрә башлады. Хәсән генә анда сирәк күренә иде.
Мәктәп бетергәч, барысының да юллары аерылды. Хәмит Казандагы мәдәният институтына укырга керде. Хәсән Мамадыш автомәктәбендә укып йөрде дә армиягә китте. Яшьтәш кызлары ике-өч елдан берәм-берәм кияүгә чыга башлады. Алар да акрынлап башлы-күзле булды. Хәсән армиядән бераз үзгәребрәк кайтты кебек. Гәүдәсе тагын да калыная, буйга калка төшкән. Ә менә телгә җоррак иде инде ул. Тик авылда озак юанмады, әтисенең энесе кунакка кайткан иде, аңа ияреп, Кемерово якла рына китеп барды. Шахтага эшкә урнашкан икән. Ике елдан соң гына кайтты ул яңадан Кисмәнлегә.
Сабан туенда көрәшеп, батыр асты да калды. Ә авылның төп батыры кем диген?! Анысы да аларның яшьтәше, Хәсәннән бераз тәбәнәгрәк һәм чандыррак гәүдәле баянчы егет Хәмит. Хәер, хәзер егет түгел инде. Институт бетереп авыллары мәктәбендә музыкадан укыта башлагач, сыйныфташы Нәфисәгә өйләнеп җибәрде. Гәүдәгә мактанырлыгы булмаса да, елгырлыгы һәм көрәш җаен белүе белән алдыра. Өч ел инде авылларында Сабантуй батыры булып кала. Мамадышка, Казанга да көрәшергә барып йөри хәзер. Институтта укыганда, секциягә йөреп, көрәшергә ныклап өйрәнгән икән.
Батыр асты гына калгач, Хәсәннең бераз сөмсере коелгандай булган иде. Әйдә, быелгы батыр астына киләсе елга батыр каласы дип, йөрәгендәге утын тышка чыгарасы итмәде тагын үзе.
Быел тагын Сабан туена ял алып кайтты ул. Өйләнергә исәп иткән, дип тә сөйләделәр. Шахтада эшләп, өй салырлык, машина алырлык акча да туплаган икән. Өс-башы да олы нәчәлникләрнекеннән ким түгел. Әти-әнисенә генә түгел, бөтен туганнарына мулдан бүләкләр төяп кайткан. Күршеләрендәге Закирәттәйләргә кочагы белән күтәреп керткән, ди, имеш. Бер шәльяулыктан өлеш чыкканга сөенүдән, күбесе аның арттырып, күпертеп, кырыкка төрләндерү генә булгандыр, бәлки.
Хәсән үзе кайткан көнне үк кичке уенда күренде. Иң элек үзе кебек үк әле өйләнергә өлгермәгән яшьтиләре янына килеп күреште. Гәүдәгә болай да әзмәвер сабакташлары бу юлы тагын да калынаеп киткәндәй иде. Әллә озак күренми торганга гына шулай тоелды микән?
Өстендә энәдән-җептән генә төшкән кәчтүм-чалбар. Муенында килешле галстук. Кулында алтын сәгать. Куе кара мыек җибәргән. Карашлары тагын да үткенләнә гошкән. Сөйләшүендә башкаларга өстәнрәк карау да төсмерләнеп китә. Авыл кешесе кайткан-киткәнгә сынап карарга ярата шул. Артык күпереп торган байлыгы булмаса да, синекенә исе дә китми. Аның үз дөньясы. Шул дөньясында эшче кол да, казначы да, падишаһ та үзе. Токерә ул синең зимагурлыкта йөреп, көрәп акча алуыңа.
Без дә инде җитәрлек чарланган. Хәсәннең дә кем икәнен беләбез. Алдыбызда артык кәпрәерлеге юк. Шулай да эчтәгене тышка чыгармыйбыз.
—Ай-Һай, малай! Әллә баеганың инде? Хәзинә таптың мәллә? — дигән булдым.
— Ярты чакрым җир астында очрамый шул ул хәзинә. Менә шушы «көрәкләр» белән көрәп алырга туры килә аны, — дип, тел төбемдәге кинаяне аңлап бетермичә, олы кулларын селкеп, елмаеп җавап кайтарды ул.
— Бик күп бүләкләр, күп акча белән кайтканың икән. Шуңа әйтүем, — дип, сүзләремә бераз ачыклык кертеп алмыйча булмады. Үземнең дә аның кылларын яхшылап чиртеп карыйсым килә иде.
Хәсәннең сүзгә бай түгеллеген беләм. Җавап көтеп, күзләренә төбәләм. Әллә югалып калдымы, уң кулы белән мыекларын сыпырып куйды. Бу халәте озакка бармады, яңадан бөтен йөзе белән балкып елмайды.
— Кеше сөйләнә инде ул, Фәргать. Кунакка буш кул белән кайтып булмый бит. Закирә түтигә дә күчтәнәч керткән идем, шул кырыкка әйләндергәндер. Ә акча шахтёрларда аз түгел инде, — дип җавап кайтарды ул.
Терәлеп торган күршеләр булмасак та, бер үк урамда яшәгәч, кичке уеннан бергә кайттык.
Җәйге җылымса аяз төн. Җил дә исми, агач яфраклары белән шаярмый. Төнге саф һаваны күкрәк тутырып сулаган саен, сулышлар киңәеп китә. Шифасы буыннарга тарала. Тәрәзәләрдә инде соңгы утлар сүнгән. Тирә- юньне тулган ай көмештәй нурлары белән коендыра.
Сихри тынлык саргай авыл урамнарына хәзер яшьләр, мәхәббәт кенә хуҗа.
— Кайчан өйләнәсең инде? — дип сүз башлады Хәсән. Әлфия белән көз җиткәч кавышырга сүз куешкан идек. Бу араларда институт бетереп, диплом яклап йөри. Эшкә дә үзебезнең авыл мәктәбенә кайтырга тиеш. Биология укытучысы урыны буш. Узган ел институт бетереп эшкә килгән Туймазы кызы, кияүгә чыгып, үз якларына китеп барды. Боларның барысын да сөйли башласаң озакка китәр иде.
—Исәп юк түгел. Хәзер генә булмый әле, — дип кенә җавап кайтардым мин.
Аның бу сүзне юкка гына башлавы булмаган икән.
—Мин дә шул исәпләр белән кайткан идем, — дип, сүзен дәвам итте ул.
Миңа кызык булып китте. Авылда бер кызны да озатканы булмады бугай. Кемгә өйләнергә җыена икән соң бу?
—Берәр кызың бармы соң? — дип сорап куйдым шунда.
—Былтыр, кайтканда, Закирә түтинең туганнан туган сеңлесенең кызы Хәмдиягә күз төшеп калган иде. Шуның кылын чиртеп карарга исәп, — диде.
Алардан ике сыйныф түбән укыган сипкелле Хәмдия инде, алайса. Фермада сыер сава.
— Йөргән егете юк бугай. Янына бардыңмы соң? Хәер, йөри башлаган булсалар, бүген аның янында булыр, минем белән кайтмас иде.
—Кыюлык җитмәде, — дип җавап кайтаруы булды булды, үзем дә сизмәстән кычкырып көлеп җибәрдем.
—Йә, озатып йөргәнең дә булмагач, ничек өйләнергә җыенасың инде?
—Шул турыда менә синең белән сөйләшмәкче идем дә.
Юкәдә икән чикләвек!
Нишләргә? Нәрсә дип җавап бирергә соң? Бергә үскән сабакташ киңәш сорый, җавап көтә. Егерме дүрткә җитеп киләбез бит, нәкъ башлы-күзле була торган вакыт. Киңәш бирү ансат та, кайчагында үз киңәшең үзеңә дә ярамый. Моңарчы башкода булып, кызлар димләп тә йөргән булмады. Соңгы елларда андый гамәл бөтенләй бетте авылда, һәркем үз ишен үзе таба. Ә үз сүзеңне әйтергә кирәк.
—Иртәгә озатып кара соң. Егете дә юк. Кияүгә чыгар вакыты да җиткән. Аңлашып китәрсез, бәлки, — дидем мин.
—Шулай дисеңме?.. — диде дә башка бу турыда сүз катмады Хәсән.
Өйләренә кайтып җиткән иде инде. Саубуллаштык та, мин ары киттем. Без урамның теге очындарак торабыз.
Мине дә уйга салды бит әле бу! Хәмит тә Нәфисәсен сорарга барганда аны дәшкән иде. Туйларында шаһит та булып йөрде. Хәмит башка шул. Кечкенә чакларыннан гел бергә уйнап үстеләр. Институтта укыганда, күп нәрсәләре уртак булды. Өченче курсны бетергән елны күрше районга барып, сыер абзары төзеп йөрделәр. Хәмитнең сабакташының әтисе шул колхоз рәисе иде. Саллы гына акча тамызды. Өс-башларын карадылар. Икенче елны Әстерханда помидор җыеп кайттылар. Дуслык бит шундый вакытларда сынала һәм тагын да ныгый төшә. Күрше районда төзелештә эшләгәндә аңа авыл малайларының нәрсәгәдер ачуы килеп, бәйләнмәкче булып та йөргәннәр иде әле. Шулвакыт алар белән Хәмит ныклап сөйләште. Шул сөйләшүдән соң кырын караучы булмады. Җәй ахырына үзе дә авылның бөтен егете белән дуслашып бетте. Институт бетергәнче үк Кисмәнленең беренче егетенә әйләнде Хәмит. Хәзер инде ул тәүлек буе бертуктамый баян тарта ала иде. Уйный башласа, дөньяларын оныта, сине дә оныттыра. Бигрәкләр үзәкне өзәрлек итеп уйный.
Нәфисәсенә табигать тавыш биргән дә соң! Аһәңе былбылдай. Концертларда һәрчак берсе уйный, икенчесе җырлый. Шундый дусларыңның гозерен ничек кире кагасың?! ӘХәсән — башка. Үскәндә аңа зыяны тигәне булмады, әмма мәктәп бетергәч юллары аерылды шул. Хәзер дә начар кеше түгелдер. Икең дөньяның ике читендә яшәгәч, күңелләр бер-береңнән акрынлап читләшә башлый ул.
Шулай да ничек ярдәм итәргә була соң аңа? Хәмдия янына барып: «Хәсәннең сиңа өйләнәсе килә. Чык син аңа», — дип әйтә алмыйм бит инде.
Хәмдия акыллы кыз. Аның күз алдында үсеп буйга җитте. Кечкенә чагында шофёр булып эшләүче әтисе авариягә эләгеп ятим калгач, бераз үз эченәрәк бикләнде бугай. Ә эшкә кулы ятып кына тора. Бик тырыш. Фермада иң алдынгы — ул. Бәйрәмнәрдә сәхнә түрендә бүләк алучы — ул. Хәсән тәкъдим ясап караса да, авылны ташлап китәр микән? Әнисенә бер бала гына булып үсте бит. Хәер, кеше күңелендәген белмәссең. Бераз акча эшлик тә кайтырбыз дисә генә инде яшьтәше.
Кичке уен беткәч: «Бар, озата кайт», — дип, Хәсәнне Хәмдия артыннан җибәрдем.
Шул кичтән соң икесе дә клубта башкача күренмәде, борчаклары пешкәндер инде. Борынын салындырып килеп җитәр иде сабакташы.
Ә бер атнадан Сабантуй да җитте.
Кичтән көн сүрәнләнеп, салкын яңгыр коеп узса да, ул иртә гаҗәеп матур иде. Аяк аегы кипшерергә дә өлгергән. Көне дә җылымса, җиләс. Яңгырдан соң чирәмнәргә кадәр яшәреп киткән кебек, һава чиста. Кояш салмак кына иркәли.
Су буендагы мәйдан авыл халкы, бәйрәмгә кайткан кунаклар белән тулды да, бәйрәм башланып та китте.
Бала-чага йөгерешә. Өлкәннәр, йомыркалы кашык кабып, рәткә тезелгән. Йомры гына бөтерчек бер малай багана башындагы әтәчкә үрмәли. Беләкләре ныклар капчык сугышына, муен белән камыт тартышуга, кул көрәштерүгә чиратка баскан. Яшь киленнәр, чиләк-көянтә күтәреп, Тирәкле чишмәдән су ташуда ярыша.
—Калышма, Бибиҗамал!
—Суың түгелеп бетә бит инде, Бану!
—Сәлимәне генә карагыз әле! Аккошмени! Очып бара.
—Хәмдиягә кара син! Менә ул аккош ичмасам! Аяклары да җиргә тими.
Җиңүчеләр, кош тоткандай сөенә-сөенә, бүләк ала. Бераз сынатканнар икенче ярышка чиратка баса. Берәү дә Сабантуйдан бүләксез кайтып китми. Һәркем бәйрәм итү, күңел ачу өчен ел буе көтеп ала аны.
Ул арада мәйдан почмагында көрәш тә башлана. Бер генә ирнең дә авылдашлары, туган-тумачалары алдында сер бирәсе килми, һәркемгә җиңү кирәк! Тик икең дә җиңүче була алмый, кемгәдер егылу ачысын татырга туры килә.
Акрынлап йөгерешләр дә, башка уеннар да бетте. Мәйдан уртасында көрәшчеләр генә калды. Әле бөтен халык дәррәү гөжләп ала, әле су буенда чебен очкан тавыш ишетелерлек тынлык урнаша.
Әлфиям дипломын яклап кайтып җиткән иде инде. Бергәләшеп мәйданны карыйбыз. Нәфисә дә безнең янда. Хәмитнең бөтен барлыгы көрәштә хәзер. Әле бер ирне, әле икенчесен егып сала. Түбән Камадан кайткан кунак егете белән байтак тартышырга туры килде үзенә. Ярты сәгатьләп бил алышкач, барыбер җилкәсенә екты тагын.
Хәсән дә мәйданда. Ул җиңелрәк көрәшә. Егәр бар егеттә. Чыккан уңайга әйләндереп кенә сала.
Менә мәйдан уртасында тагын, былтыргы кебек, Хәмит белән Хәсән генә калды. Кулларында сөлге, сөзешергә җыенган мир үгезләредәй, каш астыннан гына бер берсенә текәлеп кара-каршы басканнар. Икесенең дә җилкәләр киң, беләкләр юан, мускуллар киерелгән.
Мәйдан шым булды.
Хөкемдар карт кулын селкеп алуга, сөлгеләр билләргә уралды. Әле Хәмит тартып карый, әле Хәсән. Берсе күгәреп алмакчы була, икенчесе җәһәт кенә шуып чыга.
Яхшы көрәшчеләр. Бер-берсенә тиң көндәшләр.
Хәсән, җай табып, күтәреп салмакчы булган иде, Хәмит ничектер аның алымыннан котылып кала алды.
Хәсән торган саен активлаша бара. Астан кереп күгәреп тә, баш аркылы атмакчы булып та карый. Хәмит йомшара бара кебек.
Нәфисәсе, үзе дә сизмәстән, кулларындагы яулыгын бөтерә. Ул да ике ут арасында хәзер. Ул да иренең Сабантуй батыры булып калуын тели. Кайсы хатын-кыз гына моның белән горурланырга теләмәс икән?!
Сөлгеләр билләргә кыршаудай уелып кергән. Халык тын да алмый. Карашлары мәйдан уртасында.
Хәсән күтәреп алыйм дигән генә иде, Хәмит җәһәт кенә аның астына керде дә сыртына әйләндереп тә салды. Шул дәрәҗәдә күз ачып йомганчы булды бу, барысы да башта аңышмыйча тордылар. Аннан барысы да дәррәү урыннарыннан сикерешеп тордылар, кул чабарга тотындылар. Хәмитнең дуслары мәйданга яңа Сабан туе батырын котларга кереп тулды.
Хәсән, сөлгесен ташлап, мәйданнан чыгып бара иде инде. Кисәк нәрсәгәдер абынып киткәндәй сөрлегеп куйды да кире борылды ул.
—Юк-юк! Булмады! — дип кычкырды, тәбрикләү авазларын күмәргә теләп.
Халык тынып калды. Барысы да, сәерсенеп, аңа гекәлде.
—Юк, булмады! Яңадан көрәшәбез. Чиста екканчы. Хәрәмләшеп салды. Барыбер мин батыр калачакмын, — дип, һаман үзенекен тукыды Хәсән.
Хөкемдар карт юлына аркылы төшкән иде дә, Хәмитнең яңадан кулына сөлгесен алуын күргәч, теләмичә генә читкә китте.
Бар халык аптыраудан гөрләшергә кереште.
—Хәсән, йөрмә, зинһар! — дип ачыргаланып кычкырды кемдер. Бу бездән ерак түгел генә торучы Хәмдия иде.
Хәсән аның бу сүзләрен колагына да элмәде бугай. Сөзәргә җыенган үгездәй, Хәмитнең каршына килеп басты. Кечкенәдән белә: мондый чагында аны туктатырмын димә.
— Ярый соң, көрәшик тагын, — дип ризалашырга булды тегесе.
Сөлгесен көндәше биленә салуга, Хәсән һөҗүмгә күчте. Әмма аның бу дәрте тиз сүнде. Көрәш тагын ярты сәгатькә сузылды.
Кул селтәп мәйданнан кайтып китүчеләр дә күренгәли башлады. Халык сирәгәйде.
Ул арада Хәмит сизгерлеген югалттымы, Хәсән суырып диярлек күтәреп алды да башы белән кадады аны. Тегесе, җилкәсенә төшәргә теләмичә, кырыйга аумакчы булды. Муены кыекланып китте дә, гөрселдәп җиргә килеп төште. Халык аһ итеп сикереп торды. Хәмит тиз генә аягына басмакчы булган иде, тагын авып китте. Нидер сизенеп, барысы да мәйдан уртасына йөгереште. Ирләр Хәсәнне, этә-төртә, читкә чыгарып җибәрде.
Хәмит аңсыз иде. Карашлар сүрәнләнде, нәфрәт белән тулды.
Авылның шәфкать туташы тиз генә йөгереп кереп йөрәген тыңлап карады да, ниндидер укол кадап, телефонга йөгерде. Хәмитне урыныннан кымшатмаска кушты.
Нәфисәсе мәйдан читендә тораташтай катып калган. Нинди фаҗигагә тарулары зиһененә барып та җитмәгән әле. Аякларын көчкә генә сөйрәп, халыкны ера-ера, ире янына атлады ул. Барысы да сүзсез генә уртада аңсыз ятучы Хәмиткә төбәлгәннәр. Аның янына килеп җитте дә, йөрәк авазы белән кычкырып, җиргә сыгылып төште Нәфисә. Әлфия белән икәү без аны күтәреп торгыздык.
Соңыннан гына әйттеләр: абыйлары Хәсәнне җилтерәтеп алып кайтып киткән.
Ярты сәгать узмагандыр, Мамадыштан «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитте. Нәфисә дә алар белән китте. Ул кичен телефоннан Хәмитнең муен сөяге чәрдәкләнүен хәбәр иткән.
Халык мәйданнан таралды. Сабантуй төгәлләнмәде, һәркайсының истә калырлык үз төсмере, бизәге була торган иде. Быелгысы бигрәк онытылмаслык булды.
Кичкә тагын көн салкынайтып җибәрде. Радиодан кыраулар көтелә дигәннәр иде, иртәгесен торсалар, бакчадагы бөтен бәрәңге сабаклары, помидор үсентеләре шәлперәеп төшкән. Барысын да кырау суккан.
Көтү куганда, йөрәкләрне өшетеп, Кисмәнлегә яңа хәбәр таралды. Хәмит, хастаханәдә аңына килә алмыйча, якты дөньядан китеп барган.
Аны шул ук көнне җирләделәр. Гәүдәсен җир куенына иңдергәндә, Нәфисәсе дә хушлаша алмады. Кайгысыннан алты айлык баласы төшкән, хастаханәдә ята, ди.
Боларны ишетеп, Хәсәннең әнисе дә урын өстенә егылды. Йөрәге күтәрә алмады. Авылда давыл алдыннан гына була торган тынлык урнашты. Кичке уеннарның да яме китте. Барысының да күңеле бушап калды. Барысы да кичләрен Хәмитнең баянда уйнап җырлатуын-биетүен юксынды.
Болар бит инде башка кире кайтмаячак! Булмас алар арасында Хәмит! Баласын да күреп, сөенеп кала алмады, ичмасам. Яшисе дә, яшисе иде бит әле аңа!
Өч көннән Хәсән авылдан китеп барды. Абыйлары олы юлга кадәр озатып та куймады аны. Йкесе шофёр булып эшли югыйсә. Иртәнге якта җәяүләп үзе генә чыгып китте ул. Халык та аның исемен башка телгә алырга тырышмады.
Әнисе урынга егылуыннан тернәкләнеп китә алмады. Мамадышта да ятып кайтты, Казанга да илтеп карадылар, файдасы булмады.
Ике айдан кайгылы хәбәр: Хәсән үлгән.
Үз үлеме белән киткәнме, булышканнармы, туганнары хатта язарлар әле.
Ике абыйсы җиңел машиналарында Кемеровога чыгып китте. Ара якын түгел. Җирләшергә барып өлгерә алдылар микән?
Шул ук кичне әниләре Фатыйма карчык та мәңгелеккә күзләрен йомды.
Кырау төште Кисмәнлегә. Бу җәйдәге соңгы үлем- китем булса гына ярар иде ул. Хәмит китте, якты дөньяны күрмәгән баласы, Хәсән үзе, әнисе...
Ананы җирләргә дә бөтен авыл халкы җыелды. Җирләп кайтуга, җылы яңгыр явып узды. Изге карчык иде, диделәр өлкәннәр. Хәсәнне искә алучы булмады.
Хәзер инде аны яклыйсы да, гаеплисе дә килми кебек. Аклаучы да, хөкемдар да түгел шул ул. Егылган икән, нәрсәгә инде, барыбер батыр калам дип, яңадан көрәшергә кереп китәргә? Өйләнергә кайткан иде, бу хыяллары да чәлпәрәмә килеп, авылдан качып диярлек китеп барырга мәҗбүр булды. Шул кирелеге, үзсүзлеге кеше башына җитте, үзен дә читләтеп узмады әҗәл. Күпме язмышларны пыран-заран китерде! Нәфисә нишләр хәзер? Бер көндә бөтен дөньясы җимерелде бит. һаман аңына килә алмый бугай әле. Хәсрәт ачысы тиз генә юылмый шул. Җәйге кырау кебек. Бәласе озакка сузыла...
2025-02-10 16:15