СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әхсән Баян "Эт янында тиеннәр"

Кошларның үзләренә ят бүтән кош йомыркаларыннан бала чыгаруы беркемне дә гаҗәпләндерми. Ә хайван, җәнлекләр белән андый хәлнең булуы бик ишетелми. Шулай да, сирәк булса да очрый икән.
Көтүче абый урманнан бик зәгыйфь тиен балалары табып кайта. Безнең якта тиеннәр инде беткән дәрәҗәдә бит. Бу ике тиен баласы үлсә, алар тагын да кимиячәк. Шуны уйлап, көтүче абый аларны терелтергә тырыша. Имезлектән көчләп диярлек сөт имезә. Имәргә өйрәнгәч, күршеләрнең әле генә балалаган эт оясына кертеп куя. Билгеле, эт тиен балаларын кабып йотмасын дип, башта бик тә сак күзәтә. Мәгәр, әле хәл җыеп өлгермәгән нәни тиеннәрне эт ялап куйгач, тынычланып үз эшенә китә.
Хәзер, авыл урамнарында ана эткә ияреп чапкан көчекләр артыннан сикергәли-сикергәли йөгергән тиен балаларын күргәндә, кешеләр бер дә гаҗәпләнмиләр. Малай да бу гаилә дуслыгына сокланып елмая гына.