СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Зинаида Захарова “Аллага шөкер”

Без хатын белән авылда яшибез. Йорт-җир, бакчалар зур. Ике балабыз да башлы-күзле. Улыбыз Ленар белән кызыбыз Ләйсән дә гаиләләре белән шәһәрдә яшиләр. Оныкларыбыз үсеп килә, Аллага шөкер. Улыбызның фатиры бар, ә менә кызыбыз гаиләсе белән кеше фатирында яши. Үзегез беләсез, шәһәр тормышы авыр. Шуңа да балалар авылга мунча кереп, ял итеп китү өчен генә кайталар. Минем әткәй дә, әнкәй дә вафатлар. Авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын кадерлеләремнең. Хатынның әнисе исән-сау, Аллага шөкер. Урысча әйткәндә, миңа «тёща» була инде ул. Моны белмәгән кеше юктыр. Авыл кешесе аңлый, авылда эштән күп нәрсә юк. һәр көннең үз эше бар. Ләкин, кызганыч, минем билем кузгала, авыр эш ярамый. Хатынның аягы авырта.
«Күпме гомерем калгандыр, картайган көнемдә шәһәрдә яшәп карыйм әле», — дип, әби, авылдагы йортын фатирга алыштырып, шәһәргә күчеп киткән иде. Әллә һавасы килешмәде, әллә шәһәрне өнәмәде. Белгән юк, атна саен безгә кунакка кайта. Гомере авылда узгангамы, эшсез торырга да өйрәнмәгән, Алланың рәхмәте. Шәһәр безгә якын, ун чакрым гына. «Карама яшенә, кара эшенә» дигән мәкаль безнең әбигә атап әйтелгән диярсең. Чөнки кайтуга хатынның кырык якта кырылып яткан кырык эшен бер көндә эшләп тә куя. Бигрәк тә бакча эшләре: казу, утырту, чүп утау, бәрәңге алу — барысы да аның өстендә. Бакчада казынырга ярата, нишләтәсең инде. Менә шулай тормышлар җайлы гына барганда, әллә нәрсә булды бит әле әбигә. Күз тидеме, әллә картаю галәмәтеме?! Ярый, тәртипләп сөйлим әле. Беренче апрель, ял көн иде. Фәридә апагыз белән иртәнге якта, торасыбыз килмичә, урында иркәләнеп ятабыз. Шулчак әбинең өске катта яшәүче күршесе өй телефонына шалтыратты.
— Тиз килеп җитегез, әнкәгез җүләрләнгән, — ди ул.
— Нәрсә булды, аңлатып сөйләгез, — дигән сүзгә каршы:
— Килгәч аңларсыз, — ди.
Торып, тиз-тиз киенеп, машинаны кабыздык та шәһәргә элдердек. Барып керсәк, искитмәле: әби бөтен кием-салымын чемоданнарга тутырып куйган да, уйланып, нидер көтеп утыра. Вокзалда поезд көтә диярсең. Без килеп кергәч, исәнләшү түгел, күтәрелеп тә карамады. Дөньяга битарафлыгы йөзенә чыккан.
— Кая җыендың болай? — дибез.
— Өйгә кайтасым килә, — ди әби, күзен дә йоммыйча. — Кешедә торып туйдым, — дип тә өстәп куйды.
Шул арада безгә шалтыраткан күршесе керде.
— «Түшәмнән су агызасыз, фатирымны батырасыз», — дип җәфалап бетерде әби, — диде ул.
Күршесеннән бик озаклап гафу үтендек. Чөнки идәннәр коры. Су-мазар күренми.
— Олы кеше юри кыланмас, ул авырый, — дигәч кенә, теге хатын тынычлап чыгып китте.
Ул күздән югалуга, әбекәй:
— Алдаша ул, мин аның өстеннән жалу язып бирәм, — димәсенме.
Әбине танырлык та түгел. Бик акыллы, тыйнак, искиткеч сабыр иде. Шигебез калмады — ул алышынган. Чемоданнарын машинага төяп, әбине авылга алып кайттык. Өйгә керүгә:
— Мине кая алып килдегез? — дип, сорау ала башлады.
— Син үз өеңдә, — диюгә:
— Кая минем әти белән әни? — димәсенме.
Хатын белән бер-беребезгә карашабыз. Алар күптән вафатлар ласа. Ник әйтүебезгә үкенеп бетә алмадык.
— Мин хәзер ятиммени? — диде дә күз яше белән еларга ук тотынды.
һич тынычландырып булмый. Инде әти-әнисенең бакыйлыкка күчкәннәренә дә утыз еллап булыр. Бездән шуларны таптырмакчы. Кич булды, караңгы төште. Кичке ашны да ашадык. Әби дәшми, авызына су капкан диярсең. Бераз телевизор карап утырганнан соң, утларны сүндереп йокларга булдык. Аллага шөкер, бүлмәләр күп. Әбинең үзенә аерым бүлмә: иң яктысы, иң җылысы, иркен дә. Фәридә белән без дә үз бүлмәбезгә кереп яттык.
— Әби бик сәер, — дигән идем, хатын яратмады.
— Күрмисеңмени, авырый, — диде дә артын куеп ятты. Төн уртасында, тәмләп йоклап ятканда, дөбер-шатыр килгән тавышка уянып киттек.
— Башлана, — ди Фәридә.
Мин дәшмим, түзәм. Күлмәк-ыштанны элдек тә әби бүлмәсенә уздык. Утны кабыза белгән, афәрин!
— Нәрсә булды, нигә йокламыйсың? — дип сорады хатын, аптырап.
— Мин ялгыз йокларга куркам, — диде, ахры. Кыргый мәчедәй як-ягына карана, ишетелер-ишетелмәс сукранып та ала.
— Аю биетәләрме әллә, ник монда бу хәтле халык җыелган? — дип тә ычкындырган.
Мин бер сүзен дә аңлый алмадым.
— Куркыр әйбер юк, — диде хатын, тупас итеп.
Усал кыланма дигәндәй, карчыкның кабыргасына төртеп куйдым. Ул ачы камырдай йомшый төште.
— Догаларыңны укы да ятып йокла, берәү дә якын килмәс, — дип, сабыйны юаткандай, әбекәйнең аркасыннан сөеп алды.
Кая ул тыңлау! Файдасы тимәде, карышып каткан. Киребеткән кирегә сукалар, ди. Тавышын күтәрә төшеп:
— Берүзем бер бүлмәдә йокламыйм, — диде, үзсүзләнеп. Бала-чага кебек шыңшып та ала.
Күрәбез: әбине җиңә торган түгел. Нишләргә? Караватын көч-хәл белән сөйрәп үзебезнең бүлмәгә кертеп куйдык. Сак астындагы тоткыннармыни, хатын белән безгә көн бетте (дөресрәге, төн бетте), борылып та ятып булмый. «Шыгыр-шыгыр ятасыз, йоклап та булмый», — дип, безне шелтәли. Тормышның бер кызыгы да калмады. Тик хатын авызны да ачтырмый. «Түз» дип кенә тора. Таракан дулап мич башын җимерә алмый. Кая барыйм, түзәм. Хатын бит әбинең бердәнбер кызы, без карамый кем карасын инде аны. Әнә кыз белән кияү хәзер рәхәтләнеп әби фатирында яшиләр. Аллага шөкер, иртән иртүк чыгып китәм. Өйдәге спектакльләрдән эшемдә ял итеп кайтам. Авыр булса да, яңа тормышыма өйрәнеп киләм. Узган шимбәдә, базарга да, балалар янына да кереп чыгарбыз дип, шәһәргә барган идек. Озаграк та йөрелде. Кайтуыбызга әбекәй күрше карчыклары белән чөкердәшеп чәй эчеп утыра. Менә сиңа «дивичник». Бик матур гына сөйләшә, үз акылында. Хатын белән шатланганнарыбызны белсәгез.
— Ниһаять, әбекәй терелде, — диешәбез. Авызларыбыз колакта.
Кунакларны озаткач, әби безгә үпкә белдерә:
— Туган көнемне искә дә алмадыгыз, шуңа күршеләрне чакырдым, — дн.
Без телсез калдык. Урыслар әйтмешли, не тут-то было!
— Әнкәй, туган көнең яз түгел, кыш көне бит, — ди хатын.
Мин дәшмим. Аллага шөкер, Ходай миңа сабырлык биргән.
- Булмагае, әллә кышка кадәр яшәп була, әллә юк, — ди әби.
Шулай дигәч, авызы ябылды хатынның. Кызганып та куйдык үзен.
— Чынлап та, авыруы көчле булып, теге дөньяга китеп баруы да бар, — дибез. — Ачуланмыйк, бөтен теләкләрен үтәргә тырышыйк. Эш үткәч үкенерлек булмыйк.
Шулай беркөн эштән кайттым да телевизор карарга утырдым. Фәридә йөгерә-йөгерә аш әзерли. Хәзер аның аяклары авыртмый, Аллага шөкер. Әби минем янга килеп утырды да:
— Әйтәсе сүзем бар иде, балам, — диде.
— Әйдә, сөйлә, әби, — мин әйтәм.
— Улым, бигрәк явыз хатынга туры килдең, бәхетең булмады, балакаем, — ди. — Килен бик зәһәр булды, берәүгә дә көн юк монда, — ди.
— Булмаганны, ни сөйлисең, әби, ул бит синең бердәнбер кызың, — дим.
— Юк сүз, син минем бердәнбер улым, миннән ваз кичәсеңмени? — ди.
Шулай итеп, мин — улына, хатын килененә әйләнде. Көн арты көн үтә торды. Бакчаларны казып, яшелчәләр утыртыр вакыт җитте. Хатын белән узышып бакча казыйбыз. Минем дә бил җибәрде, Аллага шөкер. Иң зур шатлыгыбыз шул: әби терелде. Бер ай буе бушлай театр күрсәтте бит, чын артист диярсең.
— Ну, әби, әртисләнеп тә алдың, — дидем мин моңа көннәрдән бер көнне.
— Чир шулай итте, — диде әби серле елмаеп һәм көлеп җибәрде. — Хәйләсез дөнья файдасыз, — дип өстәп куйды. Аннан тагын дәвам итте: — Кияү балакай, минем сезнең белән яшисем килә. Шәһәр дигәннәре минем өчен түгел икән ул. Берүк, мине күп күрмәгез, фатирым Ләйсәнгә булыр, — ди.
«Әби, планнарыңны кешечә генә аңлатсаң булмый идеме сиңа? Нигә безнең башны катырдың» дип әйтәсем килгән иде. Чак тыелып калдым. Йә үпкәләтермен. Үткән эшкә салават. Әбине эшләтмибез, бик саклыйбыз. Авырып кына китә күрмәсен. Бөтен эшкә кулыбыз ятып тора, Аллага шөкер! Ходай тазалыктан аермасын, иншалла!
Дөресен генә белә алмадык: әбекәйне чир шулай иттеме, әллә беренче апрель шаукымы булдымы икән?