(Хикәянең дәвамы)
Моңа кадәр нәрсә әйтергә белми басып торган әниләре йөгереп барып әтисе кочагына сарылды, аннан, җилтерәтеп, Бәдрикамал белән Халикъны кулына алды да ишеккә аркылы килеп басты.
—-Тимәгез минем иремә! Кагылмагыз безгә!—дип, җан ачысы белән кычкырып җибәрде. Хәбибләр мондый гына хәлләрне күп күргәннәр, моңа күнегеп үк беткәннәр иде, ахрысы, өйдәгеләрнең кыланышларына бер дә исләре китмәде. Йорт хуҗасын акрын киенүдә гаепләп, ашыктыруларын белделәр.
Вәли генә, аклангандай, сөйләнә бирде:
— Әйттем мин сезгә, әйттем. Бөтен илдә күмәк хуҗалык төзү өчен көрәш барганда, сез, аерым хуҗалык булып яшәргә омтыласыз, дидем. Күр инде син боларны. Башкаларга яраган чишмә суы боларга ярамый, имеш, ә ишегалдына кое казыганнар. Начар! Моны элеккеге байларга охшарга тырышу дими ни дисең?
Балаларның чыркылдашып елашуларына, әниләренең такмаклый-такмаклый ялваруына да исләре китмәде кара киемле кешеләрнең. Әтиләрен култыклап алып чыгып киттеләр. Вәли бер алларына, бер артларына чыгып аларга иярде. Йөгереп барып капканы ачты.
Тышта дөм караңгы иде. Барысы да шул караңгылыкка кереп киттеләр. Бераздан караңгылыкны ертып әтиләре аваз салды:
—- Еламагыз, мин тиздән кайтырмын...
Таңга кадәр йокламый көттеләр аны. Тик күренмәде әтиләре. Күпме төннәр күз яшенә чыланып узды, таңнар туса, күзләре юлда булды.
«Сусадым бит озак йөреп, бирегез әле кое суы, туйганчы эчим әле!» — дип, әтиләре кайтып керер кебек иде. Ләкин ул төнге караңгылыкка кереп киткән җиреннән чыкмады, суга төшкәндәй юк булды.
Әниләре, балаларын ияртеп, ничәмә-ничә тапкырлар Вәлиләргә барды.
— Кая куйдыгыз иремне? Кайтарыгыз! — дип өзгәләнде.
Вәлинең генә җавабы һаман да бер үк иде:
— Өстәгеләр үзләре белә. Бик күп йөрсәң, үзеңне дә аның янына алып китәрләр,— дип өркетте.— Бер сүзем җитәр!..
Юк, озатуын озатмады Вәли аны. Шулай да беркөнне аның кереп килүен күргәч, куркышып калдылар. Тик башка йомыш белән йөрүен белгәч кенә тынычландылар.
— Иртәгә урман кисәргә барырга җыен,— диде ул төксе генә. Һәм кое ягына карап алды да, нидер мыгырдана-мыгырдана чыгып китте.
Әнисе хәлсезләнеп, өй баскычына килеп утырды. «Әллә әнине дә алырга килгәнме бу йөзе кара»,—дип куркышып калган балалар аның янына елыштылар. Әниләре улы белән кызын күкрәгенә кысты. Ябык тәннәреннән сөйде. Әллә эчтән генә елый да инде шунда, бөтен гәүдәсе калтырана.
Әти кайта ул, әти коедан чыга...— дип сөйләнде кечкенә Халикъ. Әйтерсең лә шулай дип әнисен тынычландырырга тырыша иде ул.Соңгы көннәрдә, башына мондый уй каян килгәндер, әтисен гел коеда дип сөйләнә малай. Әллә инде Вәлинең коега каныгуын үзенчә аңлаган. Берничә тапкыр ачып та күрсәттеләр аңа коены. Әтисенең анда түгеллеген, каядыр, һич белмәгән җиргә алып китүләрен әйттеләр. Юк, барыбер үзенекен итә. Әтисен коедан чыгар дип өмет итә...
Әниләре телгә килде:
— Кызым, син инде зур хәзер,— диде ул, авыр сулап.— Минем таянычым. Менә үзең ишеттең. Иртәгә урман эшенә, диделәр. Энеңә күз-колак бул, кош-кортларны кара...
Иртәгәсен әниләре таң беленер-беленмәс эшкә чыгып китте. Бәдрикамал белән Халикъ йокыларыннан торып ишегалдына аяк басканда кояш инде шактый күтәрелгән иде.
Кыз, әнисенең сүзен искә төшереп, ул әйткән эшләрне үтәргә кереште. Халикъның кулына әтисе ясап биргән уенчыкларны тоттырды да, энесен болдырда утыртып калдырды. Үзе исә йөгерә-йөгерә тавыкларга җим салды, коедан су алып яшелчәләргә сипте. Тыштагы эшләр беткәч, өйгә кереп, идән-сәке юарга кереште. Шуннан соң инде ял итим дип ишегалдына — энесе янына чыкты.
— Халикъ, апаем, син кайда, әйдә бергә уйныйк әле...
Әмма, ни гаҗәп, энесе урынында юк иде. Уенчыклары бар,ә үзе күренми. Шаярып качкан инде әллә?!
Бәдрикамал карчык ишегалдындагы тавышка сискәнеп китте. Гаҗәпсенеп, башын күтәрде. Бәй, ул әле дә булса чит- ят ишегалдында утыра ич. Аны өненә кайтаручы кеше Хәбибнең оныгы — җирән чәчле малай икән. Әнә ул шукланып кош-кортларны куып йөри. Кулында — чыбык. Бабасы туктарга кушып кычкырып та карый, тик кая ул. Бәйдән ычкынган малайның исендә дә юк. Ошамады бу Хәбиб картка, җаен туры китереп эләктереп алды да, зур тупас куллары белән колагына үрелде. Тагын да зәһәррәк чыелдап җибәрде малай, үрле- кырлы сикереп, бабасы кулыннан ычкынырга тырышты. Тарткалаша торгач, ычкынды да читкә йөгерде. Кара син аны, Бәдрикамал әбисе белән Сәләхи карт янына — кое ягына таба йөгерә бит. Моны күргәч, карчык агарынып китте, торып ук басмакчы булды, тик хәлсез аяклары аны тыңламады, ул кире урынына чүмәште. Малай исә якынлашып ук килә. Карчык кулларын җәеп җибәрде.
— Кое янына килергә ярамый... коега... энем... Халикъ...
Моңа кадәр үзалдына уйланып утырган карчыкның әлеге кыланышын ишегалдындагыларның һәркайсы үзенчә аңлады. Бабасы тарафыннан рәнҗетелгән малай кое янына менә килеп җитәм, менә җитәм дигән җиреннән туктап: «Нинди Халикъ булыйм ди, Нәсих ич мин»,— дип сәерсенеп карчыкка карады да урам капкадан йөгереп чыгып китте. Оныгына кул селтәгән Хәбиб карт: «Чыннан да алышына башлаган бу...» —дип башын чайкап, Бәдрикамалга карап торды да абзар эченә кереп китте. Янәшәсендәге карты исә Бәдрикамалының иңенә кагылды: «Әйдә, карчык, кайтыйк инде, өзлегерсең! » — диде.
— Хәзер, хәзер...— диде карчык.
Теле шулай дисә дә, уе башкада иде аның. Ә күзләре... күзләре әле генә малай йөгереп чыгып киткән капкада иде.
Теге чакта эндәшеп-эндәшеп тә энесе Халикъ күренмәгәч, йөгереп урамга чыккан иде Бәдрикамал. Халикъ анда да юк иде. Коелып төшкән кыз йөгереп кире кереп китмәкче булган иде инде. Шулчак тыкрыктан җигүле ат чыгып килүен күреп, тукталып калды. Әтисе кайтмыймы икән?! Йөзе агарган, чәчләре тузгыган кыз янәшәсеннән генә шыгыр-шыгыр килеп арба узып китте. Вәли янәшәсендә аның улы Хәбиб утыра. Дилбегә аның кулында. Алар кызга бер генә караш ташладылар да гамьсез йөзләрен читкә бордылар.
Шул мәлдә кызның җанында нәрсәдер актарылып алды.
— Кое!—дип уйлады ул ачынып һәм үз-үзен белештермичә, атыла-бәрелә ишегалдына йөгерде.
Сәләхи карт борчылып янә карчыгына дәште.
— Әйдә, кайтыйк инде!
Бәдрикамал карчыкның җилкәсе дер-дер килә, ул бу юлы күз яшьләрсез генә елый иде.
— Халикъ, энем...— дип пышылдый иде ул.
Сәләхи картка карчыгы энесе турында мең тапкырлар сөйләгәне булды. Истәлек өчен карарга бер генә сурәте дә калмады, дип уфтанганы гел күз алдында. Менә хәзер дә ул аның турында уйлап утыра дип, карт аны тынычлыкта калдырырга булды. Ялгышмый иде карты. Бәдрикамал балачагының фаҗигале көннәрен хәтерендә яңарта иде.
...Коега карагач, кыз акылдан шашар дәрәҗәгә җиткән иде. Аста — тирәндә — уч төбе кадәр генә күренгән кое төбендә аяк-кулларын җәеп энесе ята. Ул зәңгәрләнеп чыккан йөзе белән өскә — апасына караган, күзләре дә ачык, авызы да ачык үзенең.
Малай әйтерсең лә апасының куркудан ап-ак булган йөзен күреп, гаҗәпләнеп ята... Үзе: «Әти чыннан да монда түгел икән »,— дип әйтер кебек.
Бәдрикамал әлеге җансыз караштан өшәнеп китте. Һәм ниләрдер кычкыра-кычкыра кире урамга ташланды. Анда бу юлы да җан әсәре күренмәде. Бары Вәлиләр утырган арба гына, дыңгыр-дыңгыр килеп, тәгәри бирә. Кыз, үз-үзен белештермичә, җан-фәрманга алар артыннан йөгерде. Үзе кулларын бутый-бутый аларга кычкырды:
— Анда коеда... Халикъ... энем... туктагыз!
Арбадагылар үзләре артыннан куа килүче сәер кызга карап-карап алдылар. Инде менә-менә куып тотачак аларны Бәдрикамал. Барысын да әйтәчәк, кайгысын уртаклашачак.
Юк, тыңларга теләмәделәр. Вәли янәшәсендә утырып баручы Хәбиб кулындагы дилбегәсен болгап алды да ат сыртына тамызды. Йокымсырап барган ат сискәнеп китте һәм кушаяклап чабарга кереште.
Сулуы капкан, хәлдән тайган кыз, гарьләнеп, урам туфрагына капланды. Җирне тырный-тырный күпме үксегән булыр иде икән, иңендә кемнеңдер җылы кулын тоеп, башын күтәрде. Ул үзен уратып алган авыл картларын, карчыкларын, бала-чагаларны күрде. Кыз сулык-сулык килеп үзен юатырга омтылучыларга көч-хәл белән энесенең коега егылып төшүен аңлата алды. Моны ишеткәч, авылдашлары дәррәү килеп аларга йөгерделәр. Кемдер озын аркан табып китерде, кайсыдыр шуңа тотынып аска төшеп китте.
Илереп елаучы кызны юатырга тырыштылар, әмма бу хәзерге минутта мөмкин булмаслык хәл иде. Ул кое төбеннән алып чыгып җиргә салынган хәрәкәтсез энесен кочаклап аңын җуйды...
Уйларының очы-кырые күренми иде Бәдрикамал карчыкның. Тынычлыгын югалта башлаган картының:
— Әйдә инде, кайтыйк,— дигән сүзеннән ул торырга талпынды. Карты да булышкач, аягына басты. Китәр алдыннан ул ишегалдында йөренүче Хәбибкә дә, өй тәрәзәсеннән карап торучы киленгә дә игътибар итмәде. Ачык калган капкадан чыкты да, картының беләгенә тотынып, көч-хәл белән килгән сукмагыннан өйләренә таба атлады. Юлда очраган авылдашларының кайсы гаҗәпләнеп, кайсы күңелләрендәге аңа бәйле хәлләрне яңартып, авыр көрсенеп калды. Инде аларның күбесе Бәдрикамал карчыкның нинди гозер белән йөрүен белеп тә өлгергән иде. Авырып урын өстенә яткан, үлемен көтеп яшәүче карчыкның торып үз туган нигезе белән хушлашырга баруына табигый бер нәрсә дип карыйлар. Авылдашларының өлкәнрәкләре әле дә хәтерли: Бәдрикамалга, аның әти-әнисенә, энесенә язмышның бик авыры, катлаулысы эләкте. Энесе Халикъ коега төшеп үлгән көнне үк икенче авыр кайгы көтеп торган иде Бәдрикамалны. Шул кичне әнисен кабык арбага салып алып кайттылар. Кан эчендә иде, бичара. Улының фаҗигасен дә белми җан бирде, мескен. Соңыннан сөйләделәр Бәдрикамалга. Теге чакны — малае Хәбибне утыртып урамнан узган көнне — Вәли урман кисүчеләр янына барган. Юк-бар сәбәп табып бәйләнгән ул әнисенә. Аннан:
— Иреңне халык дошманы дип тапканнар әнә. Син үзең дә шуның сыңары...— дип җикеренгән.
Шул сүзләрдән күз аллары караңгыланып, зиһене таралып киткәнме, ыжгырып авучы юан нарат агачы астына барып кергән, мескенкәй...
Урам буйлап еракта-еракта калган бәхетсез елларын хәтерләп, кайчандыр ата-бабасы беренче ташларын салган нигезгә баш орган карчык атлап килә. Ә анда — шул нигездә хуҗа булып яшәүче Хәбиб бу минутларда тантана итә иде. Бәхеткә каршы, барысы да тыныч узып китте. Беренче һәм соңгы тапкыр килүе булыр Бәдрикамал карчыкның. Ул аның килүен гел көтеп яшәгән иде. Очрашкан чакларда күрмәмешкә салынып узып китүче карчыкның күңелендә кара таш йөртүен, аны бер булмаса, бер чыгарып йөзенә бәрәсен гел уйлап йөрде. Баксаң, ялгышкан икән.
Әтисе дә, әнисе дә, энесе дә үлеп ялгызы калгач, кызны каядыр читтәге туганнары үзләренә алганнар иде. Озак та үтмәде, аларның нигезенә, нык нигез дип, авылны кулында тотып яшәүче Вәлиләр күченеп килде. Дистә еллар узып, Бәдрикамал ирен ияртеп авылга кайткач, югалган тынычлыклары әрәмгә булган ла. Әтисе Вәли дә үлгәнче аның килүен көтеп юкка борчылган икән. Авылга кайтуга, җир алып, яңа нигез торгызган иде Бәдрикамаллар. Бөтен авыл булышкан иде үзләренә.
Дөрес, авылдашларының коелы йортта яшәүчеләргә нәфрәт белән каравын гел-гел сизә килделәр Вәлинекеләр. Әтисенең сурәтенә кул сузу да шуның галәмәте инде анысы. Кич булып урын өстенә яткач та шулар хакында уйланып ятты Хәбиб.
Хәер, бер үк йолдызлы күк астында ятучыларның һәркайсы үз уенда иде. Калган бәрәңгене җылытып ашаганнан соң, мендәргә баш төрткән Бәдрикамал карчык белән Сәләхи карт, тынычлана төшеп, көндезге хәлләрне уйларыннан үткәрделәр. Бабасы борып кызарткан колагын угалап чоланда ятучы теге шук-шаян малай Нәсих та үзенчә баш вата иде бу минутларда.
Әтисе дә, әнисе дә кое янына бармаска кушалар аңа. Бабасы бигрәк тә. Өстен гел бикләп тотарга куша. Онытылып ябылмый калган чакларда өйдә кара тавыш чыгара. Аякларын көч- хәл белән сөйрәп килгән чит әби дә кое яныннан куды. Ә үзе аның янында күпме утырды. Нинди сере бар икән соң ишегалдындагы коеларының?
Шуларны уйлагач, тәмам йокысы качты малайның. Ул шым гына өй эченә колак салды: йокладылар микән әле? Тавыш-тын ишетелмәде. Бары бабасының гына ара-тирә көрсенгәне ишетелеп куйгалый.
Нәсих урыныннан торды, тавыш-тын чыгармаска тырышып, аяк очларына басып, ишек янына килде. Ишегалдына чыгу, коеның серен белү теләге бөтен җанын биләп алды. Келәне сак кына күтәрүгә, ишек ачылып та китте. Җәйге төн тыныч, якты иде. Күк йөзе бихисап йолдызлар белән бизәлгән, алар уртасында, сиртмәле коега менеп кунаклаган сыман, ялгыз ай нурлана. Малай кое янына килеп басты. Су алганда ялгышлык белән чиләкне чайпалдырып җибәргәннәрме, аның тирәсе сазланып тора. Нәсих коеның капкачына үрелде. Менә сиңа мә, көндезге шау-шу белән бикләргә онытканнармы, ул йозакта түгел иде. Малай сөенә-сөенә аның капкачын күтәрде. Ни гаҗәп, әле генә күктә җемелдәшкән йолдызлар, ай коеда утыра. Моңа исе киткән малай, кое авызына тыккан башын югары күтәрмәкче иде дә, шулчак көтелмәгән хәл булды. Аягы таеп китте, башы очлы ташка бәрелде, күзеннән бөркелеп очкыннар чәчрәде. Ул нигә булса да тотынып калмакчы булып, кулларын бутады һәм җан ачысы белән кычкыра-кычкыра очы да, кырые да юк сыман тоелган бушлыкка очты. Аның тавышына су чупылдаган тавышлар килеп кушылды. Тик төнге тынлыкны ярып ишетелүче чәбәләнү тавышының кайдан килүен тәгаен генә чамалап булмый: күктәнме ул, әллә җир астыннанмы? Озак та үтмәде, барысы да тынып калды. Күккә сибелгән эреле-ваклы йолдызлар да, ай да, кара болытлар арасына кереп качкандай, малайның күз алдыннан эреп юкка чыктылар...