Яңгыр катыш булып бер төшә, бер эри торгач, ниһаять, ятар кар яуды. Тирә-юнь яктырып китте. Көн тын иде. Яфрак-яфрак кар явуы күктән ак чәчәк сипкәнгә охшап торды. Аннары, төш авышкач, көтмәгәндә-уйламаганда көчле җил купты, давыл күтәрелде. Больница бакчасында, нәкъ Светлана Багрицкая ята торган унынчы палата каршысында үскән усакның бер ботагы каерылып төште.
Артистка кеше һәрнәрсәдән тиз тәэсирләнүчән, хыялга бик бай була, күрәсең. Палатадагы бүтән авыруларга әллә ни шом салмаган бу хәл — табигатьтәге дәррәү үзгәреш — Светлананы тетрәндерде. Аның уйлары кар өермәседәй бөтерелде. Ул, утызга да җитмәгән актриса, ботагы каерылган агачтай, сыңар кул белән калырмыни соң инде? Сәхнә аның өчен тәмле төш кенә булдымы икәнни? Ә бит аның сәләтенә сокланалар, киләчәктә талантының тагын да киңрәк ачыласына ышаналар иде. Ленинградтан театр вузын тәмамлап килгәненә нибары ике-өч ел гомер үтте. Ул инде «Яшенле яңгыр»дагы Катеринаны, «Иркутск вакыйгасы»ндагы Валяны һәм Любовь Яроваяны уйнарга өлгерде. Тамашачы аны ярата иде. Ә ире — театр художнигы Нил Багрицкий аңа: «Мин сине тамашачы мәхәббәтен квадратка, кубка күтәреп яратам, Светлячок!» — ди иде. Моннан бер елдан аз гына элегрәк аларның игезәкләре— уллары һәм кызлары туган иде. Әйтерең бармы: күктән ак чәчкә булып бәхет ява иде тормышларында...
Кинәт больница палатасы. Беренче чоры аңлашыла әле—блокада «җимеше», сабый килеш кичергән ачлык һәм аяусыз суык, артиллерия канонадасы, фашист бомбасы, кыскасы, сугыш «бүләкләре» үпкәгә операция ясауга китерде, һәммәсе уңышлы булды, савыгам, тиздән, бик тиздән сәхнәгә! — дип торганда, бәла яңарды да куйды: йөрәк эшчәнлеге йомшады! Кан тамырына хлорлы кальций җибәрү котылгысызлыгы шуннан килеп туды бит инде. Канга шул составны бирәм дигәндә тәҗрибәсез медсестраның саксызлыгы, Светлананың үзенең дә сабырын җуеп, сискәнеп куюы фаҗигага юл ачты. Хлорлы кальций кан тамырына түгел, тире астына эләкте. Бу — коточкыч, чөнки ул состав бу очракта бик көчле агу булып кала һәм кулны черетүгә, алай булырын теләмәсәң, ампутациягә — кулны кисүгә илтә. Доцент Тайсин бердәнбер ашыгыч чара - итеп шуны саный, ампутациягә рөхсәт биргән. Дәвалаучы врач Тәнзилә Байбикова коелып төшкән, акылын җыялмый шикелле. Светлананың беләк авыртудан зарлануын ишетүгә, ул йөгереп килеп җиткән иде. Новокаин һәм физэремә дә хәзерләгәннәр иде. Тик беләктәге авыртуны грелка пешерүеннән дип юраганнар иде бит. Алай булып чыкмады.
Светлананың хәсрәте — диңгез. Ни генә уйлама, күпме күз яше түкмә, моның азагы мәгълүм: кулсыз актриса булмый. Алай гынамы соң: улы белән кызын да берьюлы кочагына кыса алмаячак бит ул! Багрицкая яшь пәрдәсе сарган зур соры күзләрен бакчадагы мескен усакка төбәп ятканда, Тәнзилә Сәяр Тайсин кабинетының ишеген шакыды.
— Мөмкин! — дип җавап кайтарды доцент, күтәрелеп карамый гына.— Керегез! — Аннары ниндидер кәгазьләр актарырга кереште, һаман шулай ул: бүлмәсенә кеше кердеме, я телефон номерын җыя башлый, я булмаса папкаларына, кәгазьләренә ябыша, гүя йомыш белән керүчеләрдән качарга тырыша. Тик кешегә бер күтәрелеп карамый котыла алмый ич инде ул. Менә бу юлы да Тәнзиләгә кырыс караш ташлады. Йөзе чытылды. Яратмый ул яшьләрне, җене сөйми. Үкчәгә басып йөрүчеләр итеп күрә ул аларны. Бер-ике ел үкчәне каезлыйлар да, алдыңа чыгып, шәбәеп атлый да башлыйлар...
— Ялдагы хөрмәтле профессорны борчырга ничек оялмадыгыз?— дип сүз башлады доцент, утырырга урын да тәкъдим итмәстән.— Бу телеграмманы ул сез телефоннан кат-кат шалтыратып интектергәч кенә биргәненә шигем юк.— Тайсин аскы иренен чәйнәп алды.
Керфек очларына елтыр тамчылар тезелешкән Тәнзилә Байбикова читенлек белән генә сөйләште, аның тамагында төер иде.
— Минем башка чарам юк иде, доцент.
— Акланулар эзләр чак түгел, доктор Байбикова. Мин кеше язмышы өчен җаваплы.
— Акланмыйм. Тик сез ни өчен дип минем Багрицкаяны коткарып калуыма ышанмыйсыз? — Тәнзилә табигый булмаган тавыш белән кычкырып салды.— Нигә?
Доцент, киресенчә, тыныч кыяфәт сакларга тырышты һәм яңадан кәгазьләр караштырып алды.
— Ә сез, хөрмәтле иптәш Байбикова, беренчедән, ни дип япь-яшь медсестрага ышандыгыз, икенче яктан, грелка пешерүе генә дип тынычландыгыз һәм, сменагызны ташлап, өегезгә йөгердегез? Ә, нигә?
— Өйгә түгел, күрше больницага, үлем түшәгендә яткан ирем янына. Ашыгыч чакырдылар. Үлем якалаган иде аны. Ул исерек килеш базга төшеп имгәнмәде ләбаса. Беләсездер дип уйлыйм, ул — өлкән машинист. Үз гомерен картага куеп, тепловоздагы аварияне бетерде. Пассажир составын саклап калганда шул хәлгә килде... Менә ни сәбәпле генә сестрага ышанырга мәҗбүр булдым.
— Каш ясыйм дип...— Тайсин сөйләшәсе килмәгәнен сиздергәндә шулай җөмләсен ярты юлда бүлә. Сәяр, әйләнмәле урындыктагы кебек, ялт итеп Тәнзиләгә таба борылды. Үзенә каршы сүз катканны сөйми. Бигрәк тә доцент булып алганнан соң. Ә бу юлы шефының телеграммасы өстәлдә ята. «Байбикова белән хисаплашмаска ярамый. Җиде кат үлчәгез». Профессорны санга сукмауның дәрәҗә баскычыннан атлаганда балтырга таш булып тагылу ихтималын әйбәт төшенә ул.
— Бу — акланырга маташу... Беләсезме сезне иң борчыганы нәрсә? — Тайсин ачулы карашы белән Байбиковага кадалды.— Кулын кисә калсалар, Багрицкаяга гомерегез буе алимент түләүдән шүрлисез.
Тәнзиләгә ток бәргәндәй булды. Аның яше катты.
— Әйе,— диде ул,—куркам, бик куркам. Алименты булыр, ә кулы булмас. Светлананың ул алименттан коты чыгар. Чыдамас ул аңа, үләр. Менә мин нәрсәдән куркам.— Аннары ул, бөтен көчен җыеп, таләпчән тавыш белән өстәп куйды.— Вакыт көтми. Профессор киңәшенә таянып... Бер минут та сузмыйча хлорлы кальцийның концентрациясен киметергә керешәм.
Сәяр Тайсин да урыныннан торды.
— Багрицкая мәсьәләсендә җаваплылыкны тулысынча үзегезгә алу турында язу бирегез.
Тәнзилә кәгазь-каләмгә үрелде.
* * *
Ару-талу, йокы һәм ял онытылып торган ике көн, ике төн узды. Өченче таң гына беркадәр тынычлану алып кнлде. Бары тик шул иртәдә генә кызарып чыккан кояш нурлары Светланага да, Тәнзиләгә дә алсу булып күренделәр. Янар кояш ак кар өстен соклангыч иткән иде.
Ампутация кирәкмәс булды! Бу җиңү — акылның, тәвәккәллекнең, гүзәллекнең җиңүе иде. Дөрес, Багрицкаяның кулы беравыкка акрын хәрәкәтләнәчәк, ләкин бу кадәресе артистка йөрәген дә, доктор күңелен дә моннан ике тәүлек элек булганча сыкратмый иде инде. Хатынының да, врачның да кәефен күтәрергә теләптер, сөенеченең чиге булмаган Нил Багрицкий әйтте бит: «Болай булгач, яшибез, дуслар! Калганы узар, узар! Көмеш туйда хәтерлик дисәк тә искә төшерә алмабыз».
Авыру һәм врач аңа елмаю белән җавап бирделәр. Тик Тәнзилә кинәт үтә җитдиләнеп калды, чырайдан төшкән сестра аны коридорга чакыра иде.
— Иптәшегез янына, доктор! Машина подъезд буенда... Бик тиз...