СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Альберт Хәсәнов "Юмарт керпе"

Бик матур, кояшлы урман яланында, шаян яшен угы сугып корыган агач төбендә, бик ишле Керпе гаиләсе яши иде. Ишле гаиләдә гел шулай була инде, әти-әниләре балаларын тыеп өлгерә алмыйлар, әле берсе, әле икенчесе шаяра. Андый гаиләдә шукларның арт якларын чәбәкләргә чыбык җитми. Әмма болар соклангыч тату, дус яшиләр. Карт керпе һәркөн иртән иртүк тора да базарга алма алырга китә. Чөнки аның балалары алманы конфеттан, шоколадтан, сникерстан болайрак ярата. Йокыларыннан күзләрен тырнап кына ачалар да әтиләреннән алма сорый башлыйлар. Әтиләре нишләсен, базарга китә.
Менә хәзер дә аның базардан кайтып килеше, олы юлдан атлый. Башында эшләпә, кулында чикләвек таяк. Алмалар тутырган күтүмкәсе аркасында. Билен каеш белән буган, аягында кирза итекләр. Эшләпәсе тишек, аягындагы итеге авызын ачкан. Ишле гаиләдә һәрчак шулай инде, барысына да каян акча җиткерәсең?
Авызындагы төребкәсен көйрәтеп, кулындагы таягын тук та тук җиргә бәреп, җайга гына кайта. Керпе ага урман яланында көтеп калган балаларына базардан алмалар сатып алды. Кәефе яхшы. Байтак араны атласа да, арымады. Шунда агачтан агачка, куактан куакка сикереп, аның каршына озын койрык, елтыр күз Тиен килеп чыкты. Матур инде үзе, йоннары елык-елык килеп тора.
— Керпе абзый, бу синме? Каян кайтып килешең? — диде ул.
— Базардан.
— Базарда-а-ан? — дип сорады Тиен, үзенең матур нечкә та вышы белән. — Анда нәрсәгә барганыең соң?
— Алмага. Минекеләр алма бик яраталар.
— һо-һо! Алманы аны кем яратмый икән? Аны мин дә бик яратам. Тик базарга барырга гына куркам. Малайлар эләктереп алсалар, йә таш бәрә башласалар... Керпе абзый, миңа да бер генә алма бирсәнә. Мин бит чикләвек җыярга бик оста. Чикләвек өлгергәч, мин сиңа эшләпәңне тутырып җыеп бирер мен.
— Һәй, син, Тиен балакай! Алма да мал булдымы? Мә, берне генә түгел, хет бишне ал. Үзеңә ошаганнарын сайла, — дип, Керпе агай капчыгын чиште, Тиен алдына куйды.
— Бигрәк юмарт инде син, Керпе агай. Урман җәнлекләре арасында иң юмартыдыр әле. Зур рәхмәт сиңа, — дип, Тиен капчыктан бер алманы сайлап алды, аны мактый-мактый, янәшәдәге куакка, аннан агач ботагына сикерде дә юкка чыкты. Куаклар, агач ботаклары гына тирбәлеп калды.
Керпе агай күп тә атламады, каршына Куян килеп чыкты, әй. Куркак Куян колакларын торгызган, үзе як-ягына карана. Каранмаска, этләр, маэмайлар килеп чыкса шунда.
— Абау! Бу кем соң? Керпе абзый, син түгелме? Кайлардан кайтып килешең? — диде ул. Үзе һаман да як-ягына карана.
— Базардан, — диде Керпе.
— Базарда-а-ан? — дип сорады Куян, гаҗәпкә калган тавыш белән. — Ә нәрсә алдың?
— Алма. Менә җилкәмә аскан капчыкта алар.
— Алма-а-а! Ай, бигрәк яратам бит мин аларны. Авыз итеп карарга гына берне генә булса да бирмәссеңме?
— Нигә бирмәскә! Алма да булдымы мал. Җаның теләгәнең, иң тәмлесен сайла, — диде дә Керпе, капчыгын чишеп, Куян алдына куйды.
— Менә болары бигрәк матурлар. Ә болары чат бал булырга тиеш, — дип, Куян ике алма сайлады. — Бигрәк юмарт җан инде син, Керпе абзый, синең ише юмарт бөтен урманда юктыр, — дип, Куян үз юлы белән китеп барды.
Төребкәсен көйрәткән хәлдә, Керпе агай урманга, балалары көткән кояшлы аланга таба атлый бирде. Шунда бик озын булып үскән, башаклары тәмам күккә ашкан арыш арасыннан, як-ягына шикле каранып, озын койрыгын болгый-болгый, Төлке хәйләкәр килеп чыкты.
— һо! Танымый да торам, бу безнең Керпе кордаш түгелме соң? Ничә еллар бер урманда яшәп күрешкән дә юк. һәркайсыбыз үз йомышлары артыннан чаба. Кордаш, каян кайтып килешең? Тавык-әтәч итләре белән сыйланып, кунактан-мазар кайтып килешең түгелдер ич?
— Каян килеп? — диде Керпе. — Базардан кайтышым. Шунда барганыем. Алма алырга. Минекеләр шуны бик яраталар.
— Алма яратмау өчен жүләр булырга кирәк, — дип куйды Төлке, яланып. — Аны мин дә бик яратам. Бигрәк тә «Анто новка» сортын. Мин дә барыр идем дә, куркам. Хәзер базар җирләрендә бик усал этләр, бурзайлар күбәйгән дип сөйлиләр. Барсам, күзләренә күренсәм, бәйләнә башларлар, койрыгыма ябышырлар. Әмма алма ашыйсым бик килә. Бер генә алма бирсәң дә, мин миңа бик рәхмәтле булыр идем. Үзен беләсең, бер рәхмәт мең бәладән коткара ди бит. Ә без, урман ияләре, бәлагә атлаган саен дучар булырга гына торабыз. Урманнар көннән-көн тарайган, күлләр көннән-көн саеккан бик кырыс заманнарда яшибез ләбаса.
— Анысы шулай, — дип килеште Керпе. — Алма да булдымы мал? Җаның теләгәнен сайла, — дип Төлке алдында капчыгын чиште. Ни әйтсәң дә, бик акыллы, хәйләкәр җанвар булса да, Төлке комсызрак җан бит инде.
— Монысы үземә, монысы олы кызыма, монысы кече улыма, — дип, Төлке кочагына байтак алма алды. «Керпе дускай, алмаларың үзеңә каламы соң?» — дип пошынмады, койрыгын уйнатып, каядыр үз юлына китеп тә барды.
Җиңеләеп калган күтүмкәсен кулына гына алып, атлавын белде Керпе. Әнә урман яланына да күп калмый инде. Анда аны балалары көтә. Шунда тагын каян очрап тора диген, аның кар шына йоннары кыршылган, озын теле асылынган соры Бүре килеп чыкты.
— О-о! Кемне күрәм! Чәнечкеле, бу син түгелме соң? — диде ул, күзендәге эреннәрен сөртеп, битенә кунган чебеннәрне куып. Бүренең тавышы карлыккан.
— Мин булмыйча, — диде Керпе дә, тамагын кырып.
— Кай яклардан килеш? Кая юл тотыш? — диде соры Бүре, юл читенә утырып.
— Базардан ла.
— Базарда-а-ан! Сатып баедыңмы, әллә алып бөлдеңме?
— Алма алырга барганыем.
— Алма алырга!? — дип кайтарып сорады Бүре.
— Бар бит бу дөньяда бәхетлеләр. Бөтен азау тешләрен баты рып, шатыр да шотыр алма ашаучылар. Миңа да берне генә бирмәссеңме? Базарга үзем дә бик барыр идем дә, ярамый. Те левизордан «Ну, заяц, погоди!» серияләрен күрсәтә башлаганнан бирле, барысы да мине ахмакка, тиле башка саныйлар. Мине күрү белән барысы да бармаклары белән төртеп күрсәтеп, эчләрен тотып көлә башлыйлар. Шуңа бик хурланам. Кеше күзенә күренерлегем калмады. Оялам хәзер күренергә. Базарга да ничек барыйм?
Керпе сүнәргә өлгергән төребкәсен итек олтанына какты.
— И-и, Бүре туганым! Алма да булдымы мал. Җаның теләгәнен сайла, кирәгенчә ал, — дип, соры Бүре алдында да капчык авызын чиште. Анда инде әлләни күп алма да калмаган иде.
— Менә болары бигрәк түгәрәкләр, кып-кызыллар, — дип сайлый-сайлый, соры Бүре дә куенына байтак алма тутырды. — Чәнечкеле дустым, син бигрәк юмарт җан инде, — дип, аны мактады әле.
Урман аланына борылып керә торган сукмак чатында чатан аяк Аю әфәндене очратты Керпе. Аю әфәнде арт табанын ялый. Агачын кискән түгәрәк төп өстенә төрле дарулар, йод, марля пакетлары тезгән.
— Чатан дустым, нәрсә булды әле сиңа? — дип, бу юлы Кер пе үзе сүз катты.
— И-и, Керпе җаным, сорама да, хәлем бик авыр минем, зарланып бетешле дә түгел, — дип ыңгырашты Аю әфәнде. Керпе агай соравын кабатлады:
— Нәрсә булды соң? Ни ярдәм итим сиңа?
— Шул инде, комсыз нәфесем харап итә язды, — дип алгы тәпиләрен селкетеп куйды Чатан аяк. — Син дә беләсеңдер, урманның аргы башында зур умарталык бар бит. Менә шунда барганыем. Бал ашарга дип. Бал дигәндә тәкатьсез бит инде мин. Биек койма аша да оста сикердем. Барып бер умарта оясының капкачын да ачтым. Ачуым гына булды, мине генә көткәннәр диярсең, аннан кара болыт булып умарта кортлары чыкты. Тотындылар чагарга! Шулардан качып барганда, пыяла ватыгына бастым. Табаным киселде. Менә хәзер шуны дәвалап утырам. Ярама чүп-чар тулып бөтенләй бозылып китмәгәе дип куркам. Ялап-ялап чистартам да күп итеп йод сөртеп бәйләп куям әле. Белмим инде, төзәлерме? Аксак калсам нишләрмен? Мине бит болай да чатан дип йөртәләр. Доктор Айболит каршына гына барырмын дигән идем дә, ул җәйге ялга киткән икән. Лазареты бикле, йозакта.
— Кайгырма, төзәлер, төзәлер, — дип юатты аны Керпе. Капчыгын чиште. Анда ике генә алма калган иде. Керпе агай аларын Чатан аякка сузды.
— Менә шушы алмаларны ашап җибәр. Шунда ук хәл кереп китәр үзеңә.
—Бигрәк юмарт җан инде син, Керпе күршем. Дус- ишләреңнән бер нәрсәңне кызганмыйсың, — дип, Чатан аяк тешләрен Керпе дусты биргән алмаларга батырды. — Бигрәк тәмле алмалар бирдең. Чат бал гыналар! Бу алмаларны ашагач, аягым шундук төзәлеп китәр.Ә Керпе агайның капчыгы буп-буш хәзер. Балаларына ни ди яр, аларны ни белән сыйлар инде? Иртәгә алып кайтырмын, дияр инде.
Аны балалары көткән аланга буш капчыгын селки-селки килеп кердем дигәндә генә, Керпе агай каршына Тылсымчы килеп чыкты. Бу егетнең өстендә ап-ак җилән. Билендә кызыл билбау. Башында кама бүрек, аягында чиккән читекләр. Атлап түгел, җир өстеннән йөзеп килгән кебек. Үзе дә серле, йөзе дә серле. Тылсымчы шундый була инде. Уң кулында тылсымлы таягы да бар.
— Чәнечкеле, болай арып-талчыгып каян кайтып килешең? — дип, Керпегә ул үзе сүз катты.
— Базарга барганыем ла, — диде Керпе, буш капчыгын селкеп.— Алма алырга.
— Капчыгың буш түгелме соң? Тапмадыңмыни?
— Тапканыем да...
— Беләм, беләм. Мин барысын да күреп тордым, — дип бүлдерде аны Тылсымчы. — Синең юмартлыгың артыгы белән, һәр балаңа бер алма калдыру кирәк иде. Әмма без, тылсымчылар, юмартларга һәрчак ярдәмгә әзер. Безнең нинди тылсымга, көч-кодрәткә ия икәнне син белеп тә бетермисендер әле.
— Әз генә ишеткәнем бар-барын, — дип борынын тартты Керпе. — Әмма шулай да син минем хәлемә керергә ни тырыш саң да, шушы минутта ук минем капчыгымны алма белән туты ра алмыйсын бит.
— Ә нигә капчыгыңны тутырырга? — диде Тылсымчы егет. Елмаеп куйды, серле итеп күзләрен кысты. Тылсымлы таягын уңга да, сулга селтәп алды, могҗизалы көчкә ия сүзләр тезде.
— Табагач, шобагач, үссен монда алмагач! Алмалары дәү булсын, ботаклары шау булсын! — диюгә, Керпенең күз алдында алан уртасында зур алма агачы үсеп чыкты. Ботаклары шау алма. Алмалары куш йодрык хәтле.
— Күзләремә ышанмыйм, — дип гаҗәпкә калды Керпе. — Бу агачтан бераз гына булса да алма җыярга буламы соң? — дип сорады.
— Ә нигә җыеп торырга? Балаларың, гаиләң белән син гомер иткән өнең дә моннан ике адымда гына бит. Балаларың үзләре килсеннәр дә үзләренә ошаган алмаларны үзләре җыеп алсыннар. Бу алма агачы алар өчен җәен дә, кышын да үсеп то рыр. Ботаклары һәрчак алма белән тулы булыр. Без, тылсымчылар, сараннарны гына сөймибез. Ә юмартларга ярдәмгә һәрчак әзер, — диде Тылсымчы егет. Шунда һич көтмәгәндә юкка да чыкты. Ул зур урманның икенче башына, икенче бер юмартка ярдәмгә ашыкты бугай.