(Хикәянең ахыры)
Тагын бер кыш узды. Ә яз башында улы акташ чыгарырга барган җирдән арбага чуерташ төяп кайтты. Ат көчәнеп, көчкә тарта. Мунча ташы шушыдыр! Шул үзедер карчыкның хәвефләнеп көткәне! Әмма ул елны да мунчаны өлгертә алмадылар. Лотфулла Акташтауда билен имгәткән икән! Өрлек кебек алты егет арасында бусы иң булдыклы, баһадир гәүдәле булмаса да, акыл, зи рәклек җәһәтеннән бер дә бүтәннәрдән калышырлык, төшеп калганнардан түгел иде. Күз нуры күк кадерле улларын, сөякләренә кадәр сугыш уты йоткан газизләрен карчык онытып та бетерде бугай инде. Күз текәп торганы шушы улы гына булгач, ул аңа бик тә якын, бик тә кадерле иде. Аксак күп йөрер, диләр. Бик тынгысыз булды бу улы да. Фронттан кайткан көе башта авылда бригадир булып эшләде, аннан шушы Рәгыйдәләр авылына колхоз рәисе итеп куйдылар. Шунда төпләнде, тамыр җибәрде... Дөрес, укыган, гыйлемле яшьләр укып кайта башлагач, ул рәислектән китте. Ярасы ачылып йөдәтә торган кеше өчен персидәтел камытын көн дә киеп бәрәкәтсез колхоз тормышын тарту авырга килде. Әмма үз тормышын бер дигән итеп көйләде. Хатыны Рәгыйдәсенең дә үзе чибәр, үзе уңган-булдыклы булуы хак. Кибет мөдире иде килен. Авылда берүзе алтын теш куйдырып җибәрде. Алтыннары күренеп торсын өчендерме, кеше белән гел елмаеп-көлеп сөйләште. Тик карчыкка гына елмаюларны күрү бигүк тәтемәде. Кем белә, бәлки, көне буе елмаеп йөри торгач, арып, елмаюы ыржаюга әйләнгән чакка тап була торгандыр каенана. Ни генә әйтсәң дә, бу авылда ул, гәрчә улы салган йортта яшәсә дә, килмешәк. Улы үзе дә килмешәк. Килене берсендә шулай дип ычкындырды.
Әллә шуңа, әллә картаю галәмәте, гел оныгын — Зөһрәсен сагынып йөдәде. Үзе баш, үзе түш булып яшәгән еллары искә төшеп, күз читләре яшьләнеп, күңеле һаман тулып торды. Менә бүген дә, аш-суга озаклап дога кылгач:
— Мин синнән риза-бәхил, Миңзифа. Яхшым-яманым булгандыр, син дә мине гаепләп, яман сүз белән искә алма, зинһар, — дип, битен сыпырды. — Озак җыендым, юл кешесенең юлда булганы хәерле. — Нидер исенә төшкәндәй, ашыгып күлмәгенең ян кесәсенә тыгылды. Пөхтәләп төргән кулъяулык чыгарды. Ашыкмыйча гына төргәкне сүтте. Анда кәгазь акча — гел бишлекләр иде.
— Менә... Әз-әзләп пенсемнән җыйган акчам бу.
— Бәй... Ния ул?
— Ния димә син, нигә диген. Хәер, ансын да әйтмә. Зөһрәм кайтып җитәлерме икән? Бик еракка китәм, көт, әбекәем, аннан кайткач киләм, дип язган да. Миннән генә торамыни соң? Дөнья бит. Җеназама кайтып җитәлсә, бу акчаларны хәер итеп өләшер. Ялгыз бала үстергән кешенең акчасы әллә була, әллә юк. Кеше алдында кимсенеп, хәер-сәдакалык та рәтем юк дип аптырап торырлык булмасын. Болары юл расхутына... Монавы — кырыгымны үткәрергә. Әманәтне үзең белеп, җиренә җиткерерсең тагын...
— Юкка...
— Алай димә. Йоласы шул бит. Бала-чага әллә белеп бетерә, әллә юк. Авыз ачып утырса, бер дә күңелле булмас.
— Туктале, самавырны яңартыймчы...
— Юк, күрше. Болай да озак юандым. Сый-хөрмәтеңә мең рәхмәт. Җәннәт бакчасында очрашып гөрләшү насыйп булсын. — Ул авызын кул аркасы белән каплап көлгән кебек итте. Әмма көлүе шул мизгелдә үксүгә әйләнде. — Ашыктылар шул. Күпкә түзгәнне азга чыдамадылар. Юкса әйттем юлда икәнен. Канаты каерылыр инде баланың...
Исемен әйтеп сөйләшмәсәләр дә, сүз кем хакында барганын икесе дә аңлый иде. Күршесе, юатасы килепме:
— Белмәссең, кайтып та җитәр. Тимер кошлар тиз оча ич, — дигән булды.
Булмас. Якын җир түгел ич. Кызы бик чирли. Диңгезгә алып барып карамый хәлем юк, дип язган ие.
Маһинур карчык торды, кулы белән хушлашкандай хәрәкәт ясады, вәкарь белән, аркасын төз, башын югары тотып, шомарып беткән таягына тотынып урамга чыкты.
Кон эссесе сүрелеп килә. Тупыл мамык очыра.
Ишегалларына керг әч, мунча тарафына текәлеп бертын карап горды. Иртәнге якта, килене каен утыннары әзерләп йөргән мәлдә, мунча чарачасына башын тыгып карамакчы иде. Шулчак чикерткә җырын ишетеп гаҗәпкә калды. Чурлап, рәхәтләнеп чикерткә җырлый. Бу якларда аны мунча сыерчыгы дип йөртәләр икән, Ә алар авылында зурлап мич арты сандугачы дип атыйлар. Кышкы озын кичләрдә Зөһрә дәрес карап утыра, әби кеше оекбаш бәйли, ә чикерткә сайрый да сайрый. Гүя өчәү алар. Ә кыз баз чикерткәсенең сайравын хәйраннар калып тыңлый.
— Карасана, тапкан бу җылы урын. Кай арада ияләшеп алган, — карчыкның ачусыз гына мыгырданганын чикерткә, әлбәттә, ишетми. Дөньясын онытып тик үзе генә белгән мәңгелек җырын суза. Аның җыры, мөгаен, яшәү турындадыр. Шулай булмаса, йөзәр ел буе гел бер көйне сузар идемени кыска гомерле чикерткә?!
Чарачада утырып хәл аласы, чикерткә җырын иркенләбрәк тыңлыйсы килгән иде карчыкның. Килене килеп керер дә алтын тешләрен елтыратып көләр дип шикләнде. Ярар әйдә, мунча өлгергәч, иркенләп тыңлармын әле, дип кенә үзенә юаныч тапты.
Баскычтан бик җиңел менде, аякларындагы авырлык гүяки каядыр коелып калган. Әллә баскыч тәбәнәкләнгән?! Моңа үзе дә гаҗәпләнде. Улы белән килене алгы якта, аш өендә чәйләп утыралар. Дәшми-тынмый үзенә тәгаенләнгән урынга — мич артындагы аралыкка узды. Дөресен әйткәндә, шушы тар бүлмәне өнәми ул. Ләхет кебек... Югыйсә йортлары шулкадәр зур, иркен, ә карчыкка шул аралык...
Нишлисең, юк шул инде, юк, иркенләп йөри торган үз өе. Калды барысы да... Унике баласының, унөченчегә оныгы Зөһрәнең кендек каны тамган газиз туфрак-җир дә калды, алма бакчасы да! Гөмер буе су ташыган чишмәсе дә. Кеше дигәнең бу дөньяга мәңгегә килгәндәй карунланып, комарланып мал җыя, ашкына... Һәм көннәрдән бер көнне аның үзен Әҗәл күтәреп китә. Бар да кала, бар да...
«Елама! — дип боерды үзенә-үзе. — Еласаң, күзең сукыраер!» Каяндыр Зөһрәсенең тавышы ишетелгәндәй булды, ул сискәнеп башын күтәрде. Томан пәрдәсе аша берни күрмәде. Кармаланып кулъяулык эзләде, таба алмады. И бу хәтер! Соңгы вакытларда карчык хәтерсезгә әйләнде, әйбер-карасын бик җыеп йөрергә тырышса да, әле бу нәрсәсен, әле тегесен онытып калдыра. Ә килене тәртип сөя, урынсыз яткан нәрсәне бер дә өнәми. Кулъяулыгы да юк менә. Юарга алгандыр. Үз эшен кешедән эшләтмәскә гадәтләнгән карчык моны авыр кичерә. Әйтерсең ул кеше өстеннән яши. Һай, Зөһрәсе укырга дип шул калага китеп бармаган булса... Рәхәтләнеп яшисе иде дә бит. Ярар, җитте сиңа, дип боерды эчке тавыш, яшәдең ич инде. Сөекле оныгыңның укып кеше булуын теләдең түгелме соң? Сыер койрыгына бер тагылсаң, гомергә тирес арасыннан баш күтәрә алмыйсың шул! Укырга хирыс булды оныгы. Китап җене кагылган идеме, китап күрсә, дөньясын оныта. Акча-мазар төртүчесе булмады, үзе керде укырга да, үзе сөйри дөньясын. «Берзаман мин дә фатир алырмын, сине дә үзебезгә алып китәрмен», — дигән иде
дә, җае чыкмыйдыр, күрәсең. Карчык ялгыз, үзе генә яшәргә дә риза иде дә бит, улы, әллә кешедән яхшысынмыйча, әллә жәлләп, ай-ваена карамыйча, үз янына — шушы авылга, ят нигезгә күчерде.
Улы белән килененең тәмле, өйрәле ашына каты таракан булып төшкәнен сизә ул. Шунысы бигрәк кыен. Әле бая да, карчык саңгыраурак булса да, икесенең мыдыр-мыдыр сөйләшкәне колагына керде:
— Сиңайтәм, миче ничек, миче? Шәп бит, әйеме?
— Сүз юк, шәп. Акташ чыгардым, мичен агарттым.
— Булдыргансың, күз тимәсен инде.
— Акташы шәп ие. Әзрәк төядең, бер барганда, урынына туры килгәндә әле тагын саласың барые. Тагын кайчан барабыз, — дип, йомшак кына битәрли хатын ирен.
— Син нәрсә? Нәфес зур үзеңдә! — дип каршы төшә тегесе. — Мунчалык таш та төя, акташын да тутыр, әллә син атны трактор дип белдеңме?
— Харап булгандыр шул, — дип, мыскыллы тавыш белән ирен үрти Рәгыйдә. — Гомер буе шундый булдың. Синең генә исең китә колхоз малына. Бүтәннәр төйи әнә. Мал тарта ул. Үз шәүләңнән үзең куркып яшәдең син генә.
Шулчак шакылдап өстәлгә төшкән кашык тавышына карчык кинәт сискәнде. Йөрәгенең бик нык чәнчүен сизде. Ни сабыр ир- ат та чыгырдан чыга шул, ирештереп торсалар.
— Бүтәннәр, бүтәннәр! Шул сүз белән таладың гомер буе. Тук арсыңмы икән бер! Бүтән белән тормыйсың ич, минем белән яшисең. Холык-фигылемне белергә вакыт.
— Ярарсана! — Рәгыйдәнең дә бирешәсе килми, тавышы бөердән чыга. — Бер сүз әйтер хәл юк, хәзер кызып китәсең. Серкәгез су күтәрми бер дә. Бая теге карчык та...
Йә Хода, аның хакында икән әле бу тавыш! Тагын әрепләшәләр. Күпсенә шул килене карчыкны, яратмый. Хәер, карчык кешене кем ярата соң? Әни балаларга гомер буе тиеш кенә бит. Балачакта мәми бирергә, ашатырга, тәти күлмәк тегеп кигезергә. Үсә төшкәч, улы-кызы ни кыланып йөрсә дә, дәшмәскә. Ә картайгач... Яшьләрне тынычлыкта калдырып тыныч кына үлеп китәргә...
Тәүбә, әстәгъфирулла... Җәннәт сараедай матур йортта яшәткән улың белән киленеңә рәхмәтең шулмы?
Елап туктаган бала кебек сулкылдап, бер мизгел мендәргә сеңеп, тып-тын ятгы. Аннан йокыга авыраюын тойды. Әллә йоклап та китте...
Мунча өлгергәндер... Өлгергәндер. Ник аңа мунчага барырга кушмыйлар соң әле? Ул бит шушы мизгелне өч ел көтте. Өч ел... Бик күптән, әллә бала чагында, әллә соңрак ул бер риваять ишеткән иде. Имештер, яңа салган, беренче тапкыр яккан мунчага гаиләдәге иң өлкән кешене җибәрәләр икән. Чөнки беренче мунчага барган кеше... озак тормый үлә икән. Яңа мунча җиткерүләрен дә карчык үзенең үлеменә юрады. Туйганнардыр миннән, тизрәк олагуымны телиләрдер, диде. Хәвефләнеп шушы көнне көтте. Беренче яккан мунчага үзен, иң карт кешене җибәрәселәренә ул тамчы да шикләнми иде.
— Әни, — дип дәште улы,— йоклап киттеңме әллә?
— Ие, улым, әзрәк черем итеп алганмын.
Лотфулласының яңаклары алланган, бизәкле зур сөлгегә уранган.
— Караңгыга калганчы мунча керәсе ие. Ишеттеңме, сине Рәгыйдә мунчага җибәрергә кушты. Аркасын ышкып, башын юармын, хәлем беткәнче^килсен, бик кызу, диде.
— Соң, улым... Йә, нишләдегез инде, йә? Иң беренче яккан мунчага беренче булып мин барасы ием ләбаса.
— И әни, синең ырым-шырымнарың... Йә, кем ышана инде хәзер аларга. Әнә чиста киемнәреңне әзерләп куйган киленең. Чиста сөлге мунчада. Ипләп кенә бар, яме.
Карчык урыныннан торды. Гадәтенчә, идән такталарын шыгырдатмаска тырышып, сак кына болдырга чыкты. Баскычтан, башы әйләнгән кеше кебек, мүкәли-мүкәли, ырмауларга тотынып төште. Бигрәк биек баскыч! Бая ничек җиңел генә менде соң әле ул? Әллә җеннәре булышты? Тфү, әстәгъфирулла!
Түбәнге баскычта торган комганын кулына алды, башта тәһарәтләнергә иде исәбе. Җылы су тутырып куйганнар, рәхмәт төшкерләре...
Койма буенда өздереп-өздереп чикерткә җыр суза.
Кояш баеп килә.
Алтын нурлары койма башларын сихри нурга төргән. Йә Хода! Кояш байый. Аның кояшы байый бит. Ә икенче яктан беленер-беленмәс булып яшь ай туып килә. Яңа ай туганын күргәндә һәрвакыт дога итеп укый торган сүзләр хәтерендә яңарды:
— Ай күрдем аман белән, авызым тулы иман белән, шушы айда вафат булсам, үткәр, Аллам, иман белән!
Шулчак коймага сөялеп, гүя аны сагалап торган Газраил фәрештәне күргәндәй булды, аякларының хәле китге. Әмма ул тыныч, хәтта артык тыныч иде, үзендә:
— Улым! — дип дәшәрлек көч тапты.
Ачык тәрәзә каршында тирлэп-пешеп чәй әчеп утырган Лотфулласы кай арада аның ава башлавын абайлап өлгерде дә, кай арада атылган ук булып болдырдан аска ыргылды. Рәшәткәгә тотынган карчык җиргә егылып беткәнче, ул, ике кулын сузып, әнкәсенең хәлсез гәүдәсен күтәрен алырга өлгерде.
— Рәхмәт, улым! — Карчыкның иң соңгы сүзе каны качкан иреннәре арасыннан сыгылып чыкты.
Ә шул мизгелдә диңгез ярында кабырчыклар җыеп йөргән Зөһрәнең йөрәген гүя нидер көйдереп алды.
— Абау, йөрәгем!
Шулчак кызы Зилә аның кулына килеп асылынды.
— Әнием, үлә күрмә! Мине калдырма, әнием!
— Әйдә кайтыйк, кызым! Күңелем сизә, ниндидер хәбәр көтә безне.
Ничәмә-ничә төннәр буе икесенә дә йокы бирмәгән чикерткә җыры тынган, бүлмә буш, тын иде.
— һавада бүген озаграк йөрсәгез дә ярар иде. Чикерткә явы басты бит, шуларны агуладык, — диде бүлмәне җыештыручы ябык хатын. Тик Зөһрә дәшмәде.
Ә икенче көнне аңа телеграмма тоттырдылар.
— Әбиегез генә бит... — диде аэропорт начальнигы, телеграмманы игътибарсыз гына карап чыккач. — Табиб мөһере дә юк. Артык билет табып булмас. Алдан сатылып беткән бар билетлар да.
Әби генә! Әби! Әмма нинди әби бит?! Маһинур карчык Зөһрә исемле кыз бала өчен әби генә түгел, әти дә, әни дә, олы бер җиһан да иде түгелме? Җаннан якын әбиләре булмаганнарга ничек аңлатасың моны?! Иң газиз кешесен — әбисен күмәргә кайта алмау ачысын йөрәгендә мәңге авыр йөк итеп йөртергә мәҗбүр кеше генә аңларга мөмкин аны. Ләкин ул көнне, бу диңгез ярында Зөһрәгә андый затны очрату насыйп түгел иде шул.
Әбекәсенең каберенә бер уч туфрак сала алмады ул. Соңгы юлга озатканда янәшәсендә була алмаганы өчен гомер буе әрниячәк әле. Әгәр алданрак хәбәр биргән булсаларчы... Бәхилләшер, кадерлесенең нурлы күзләрен соңгы мизгелдә үзе йомдырыр өчен генә йөгереп, шуышып, очып кайтырга риза булыр иде... Изге җанлы карчык булган аның Маһинур әбисе. Догаларын укыгач, чын күңелдән теләк теләр иде: «Асат авыру, тиз әҗәл җибәр, Раббем. Атнакич җаным үз хозурыңа күчеп, изге җомга көннәрне гүр иясе булалсам иде», — дия иде. Куркыта иде ул чакта кызны мондый теләк. Ә теләге барыбер кабул булган бит.
Үткәннәргә юллар юк.
Бар да үтә, онытыла. Хәтер төпкелендә әллә нинди әрнү-үкенүләр дә төссезләнә, җуела.
Тик менә җәй уртасында чикерткә сайравын ишеткәндә генә ул куырылып килә. Нинди үкенечле язмышлар хакында сөйли, нинди моңлы җыр суза икән мич арты сандугачы?!