Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Чыпчык баласы. Гел оясында гына утырганга, аны «ялкау чыпчык» дип йөрткәннәр. Беркөнне, ниһаять, ул бераз әйләнеп кайтырга уйлаган. Оча-оча бер аланга килеп чыккан бу. Адашканын аңлап: «Өемә ничек кайтыйм инде?» — дип елап җибәргән. Шулвакыт агачтан агачка сикереп, кечкенә генә Тиен баласы килеп чыккан. «Ни булды? Кем рәнҗетте сине?» — дип сораган ул. Чыпчык үзенең адашуын сөйләгән. Тиен баласы аннан көлгән: «Их, син! Үзең яшәгән урманны үз өең кебек белергә тиеш бит син! Мин менә синең кайда яшәгәнеңне дә, урмандагы башка җәнлек, кошларның да өйләрен беләм. Тәмле чикләвекләрнең, татлы гөмбәләрнең дә кайда үсүе сер түгел. Син, мөгаен, бик иркә һәм ялкаудыр. Әти-әниеңнең җим алып кайтуын гына көтеп утырасыңдыр. Синең кебек очар канатларым булса, бөтен дөньяны әйләнеп, ил гизеп кайтыр идем», — дигән. Бу сүзләрне ишетеп, Чыпчык баласы бик оялган. Кечкенә Тиен баласы аны өенә кадәр озатып куйган. Шул вакыйгадан соң Чыпчык баласы ялкаулыгын ташлаган, бик иртә тора башлаган. Әти-әнисе белән дә, ялгызы гына да үзенә һәм туганнарына җим эзләп ерак-еракларга оча, юлны югалтмыйча өенә кайта икән. Тиен баласы кебек, адашканнарга юл күрсәтергә дә онытмый, ди.