СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Болгар халык әкияте "Дуслык бәлагә тарыгач сынала"

Төлке белән керпе кайчандыр бик якын дуслар булган, ди. Көнен дә, төнен дә болар бер-берсеннән аерылмаганнар, ди.
Бервакыт төлкенең йөзем ашыйсы килә башлаган һәм ул керпегә:
— Керпе туган, әйдә, йөзем бакчасына барып, өлгергән йөземнән авыз итик әле! — дигән.
— Мин барыр идем дә, төлке апай, хуҗадан куркам.
— Курыкма, — дип тынычландырган аны төлке, — минем белән йөрсәң, берни дә булмас. Бәла-казадан котылуның өч йөз төрле хәйләсен беләм. Ә син ничә төрлене беләсең?
— Мин бары өчне генә беләм, ләкин алар бик ышанычлы. Мин аларны иң кыен вакыт туры килгәндә файдалану өчен саклыйм.
— Ә миңа саклап торасы да юк, минекеләр бөтен гомер буена җитәрлек.
Киткәннәр болар. Өч кенә хәйлә белгән керпе, капкынга эләгүдән куркып, бик сак кына барган. Беренче йөзем куагына килеп җитүгә тотынган бу йолкырга. Ә өч йөз төрле хәйлә белгән төлке юлны-нине карамыйча бер агачтан бер агачка йөгереп йөргән: өлгергәнрәк йөземнәрне сайлаган. Кинәт «шалт» иткән тавыш ишетелеп киткән. Төлке шунда йөгерүдән тукталган: аягы капкынга эләккән.
— Уй, уй, керпе туган, коткар мине! — дип елап җибәргән төлке.
— Нәрсә булды, төлке апай? Нигә туктап калдың?
— Капкынга эләктем. Хәзер инде хуҗа килер дә үтерер мине. Керпе төлкене коткарырга тырышып караган да булдыра алмаган.
Ә шул чакны еракта йөзем бакчасының хуҗасы күренгән. Төлке аны күрүгә керпегә ялынырга тотынган.
— Керпе туган, кадерлем, хәйләңнең берсен әйт миңа тизрәк, хуҗадан ничек котылырга?
— Ничек инде ул алай? Өч йөз хәйләм бар дип син әйттең түгелме соң миңа? — дигән керпе, гаҗәпләнеп.
— Беләм, беләм, куркудан барысы да баштан чыгып киткән бит. Хуҗа килгәнче хәйләңнең берсен әйтче тизрәк!
— Ярый, алайса, әйтим, төлке апай. Хуҗа килеп капкынны ачканчы, син кулга ияләшкән кебек булып, юаш булып кылан. Ә шуннан соң нишләргә кирәген үзең беләсең — бөтен көчеңә йөгер!
Керпе шулай дигән дә төлкене көтеп торыр өчен якындагы бер әрәмәлеккә чапкан.
Ә хуҗа һаман килә дә килә икән. Капкынга төлке эләккәнен күреп, ул шатлыгыннан кычкыра башлаган:
— Әһә, ниһаять, эләктеңме! Китә алмассың инде минем кулдан! Карчыгыма менә дигән якалык алып кайтам бүген!
Төлке хуҗа янында ялагайланырга, кызганыч тавыш белән шыңшырга, аның кулларын яларга тотынган. Хуҗа төлкегә ышанып капкынны ачкан, ә төлкегә шул гына кирәк тә — тотынган бар көченә йөгерергә. Бер калкулыкка кадәр йөгереп килгән дә, иң биек урынына менеп, хуҗаны мыскылларга тотынган:
Әй, син, картлач!
Әй, син, буш баш!
Тот койрыгым чорнап!
Берничек алдый алмассың,
Ахмак син, ахмак чынлап!
Хуҗаның бик нык ачуы килгән, ләкин бер ычкынгач, ни эшләсә төлкене барыбер тота алмый инде. Бары тик аның артыннан кычкырып кына калган:
— Эләгерсең тагын! Мин инде синең ялагайлануыңа ышанмам! Исең-акылың китәр — берничә көннән соң төлке керпене яңадан йөзем бакчасына барырга чакырган!
— Әллә син капкынның очлы тешләрен оныттың дамы? - дип көлгән керпе.
— Нәрсәдән куркырга? — дигән төлке. — Минем хәйләмнең өч йөзе дә шул көе калды бит әле.
Яңадан киткәннәр болар йөзем бакчасына. Керпе, беренче куакка килеп җитүгә, ашыкмый гына йөзем ашый башлаган.
Ә тәмле тамак төлке, иң өлгергән йөземне сайлап, агачтан агачка йөгереп йөргән чакта яңадан капкынга эләккән.
— Уй, уй, керпе туган, үләм! Әйт миңа тагын бер хәйләңне, ничек миңа моннан котылырга?
Керпе төлкене кызганган.
— Яныңа хуҗа килгәндә син үлгән булып ят. Ул сине, кич белән алып кайтырмын дип, йөзем бакчасы кырыена илтеп куяр. Ул яныңнан китүгә йөгерерсең!
Шулай булган да. Төлке үлгән булып яткан. Хуҗа аны йөзем бакчасы кырыена илтеп ташлаган да үзе бакчаны карарга киткән. Төлке күп уйлап тормаган, сикереп торган да урманга чапкан. Калкулык урынга барып җиткән дә хуҗаны үчекләргә тотынган.
Әй, син, картлач!
Әй, син, буш баш!
Тот койрыгым чорнап!
Берничек алдый алмассың,
Ахмак син, ахмак чынлап!
Тагын буш кул белән кайтып киткән хуҗа. «Әй, хәйләкәр дә соң, — дип уйлаган ул. — Үлгән булып кыланса да, бүтән ышанмам. Шунда ук өйгә алып кайтачакмын мин аны».
Күпмедер вакыт үткәч, төлке белән керпе яңадан йөзем бакчасына килгәннәр. Төлке өченче тапкыр капкынга эләккән һәм керпедән тагын бер хәйләсен әйтүен үтенгән.
— Анысы инде соңгысы, — дигән керпе. — Әгәр үзем бәла-казага очрасам нишләрмен? Хуҗаны һаман саен алдап булмас бит!
— Борчылма, керпе туган, мин сиңа үземнең хәйләләремнең берәрсен әйтермен.
— Беләм мин синең хәйләләреңне — алар барысы да капкынга гына эләктерәләр, — дигән керпе башын селкеп. — Ярый, бу юлы да сине коткарам. Хуҗа килгәндә, син тагын үлгән атлы булып ят. Ул инде сине теге вакыттагы кебек йөзем бакчасы буенда калдырмас, туп-туры өйгә алып кайтыр да, пычакка дип кереп киткәндә, болдырга куеп калдырыр. Менә шул вакытта инде авызыңны ачып калма!
Керпе сөйләп бетерүгә, шунда ук хуҗа да килеп җиткән. Төлке үле булып кыланган, ләкин хуҗа аңа ышанмаган. Ул аны иңбашына салган да авылга кайтып киткән.
Кайтуга, төлкене болдырда калдырып, пычак алып чыгарга, берьюлы хатынына да хәбәр итәргә кереп киткән бу.
— Чык әле, карчык, карале мин сиңа нинди якалык алып кайттым! — дигән.
Төлкегә шул гына кирәк тә инде: хуҗа кереп китүгә, бакчалар аша туп-туры урманга сызган.
Хатын болдырга чыкса — бернәрсә дә юк икән. Иренә:
— Ник ялганлыйсың? Бернинди якалык та юк монда! — дип ачулана башлаган.
— Син нәрсә юк сүз сөйлисең? — дигән хуҗа ышанмыйча.
Чыгып караса, чыннан да төлкедән җилләр искән. Төлкенең өченче тапкыр алдавын хуҗа төшенеп алган, элеккедән дә ныграк ачуы чыккан һәм ул төлкенең арт сабагын укытырга булган. Шунда ук йөз бакчасына киткән дә төлке төшсә чыга алмаслык тирән баз казыган.
Ләкин төлке өч тапкыр капкынга эләккәннән соң саграк, карабрак йөри башлаган. Яңадан йөзем бакчасына барганда, төлке алдан керпене җибәргән, ә үзе аның артыннан гына килгән. Йөзем бакчасы килеп җиткәннәр болар. Шул чакны төлке тирән чокырны күреп а ган да керпегә:
— Әйдә, керпе туган, сикереп чык әле алдан, аннары мин сикерермен, — дигән.
Керпе бу юлы да аның сүзен тыңлаган: чокырны сикереп чыгу өчен йөгереп килгән, ләкин аяклары кыска булганлыктан, туп-туры чокыр эченә барып төшкән. Шул чакны юлда бакчаның хуҗасы күренгән. Мескен керпе, чокырдан чыгарга теләп, әрле-бирле чапкан, алай иткән, болай иткән, берничек тә чыга алмый икән. Шунда ул төлкедән үтенеп ярдәм сорый башлаган:
— Төлке апай, хәзер синең чират, коткар мине бу бәладән. Хәйләләреңнең берсен әйт тизрәк.
— Әйтмим, керпе туган, үзеңне үзең коткар, — дип җавап биргә төлке.
— Мин нибары өч хәйлә белдем, сине бәладән коткару өчен барысын да әйттем. Ә син өч йөз хәйләңнең хәтта берсен генә дә әйтергә теләмисең!
— Мине коткарып ахмаклык эшләдең син. Хәзер инде шулар өчен газабын үзең күр, — дигән төлке, көлеп.
Керпе төлкенең ярдәм итәргә теләмәвен аңлап алган һәм:
— Күреп торам: гомерем озак калмагандыр. Үләр алдыннан мин синең белән дусларча бәхилләшергә телим. Кил әле минем янга, төлке апай, бер генә үбеп алыйм.
Төлке үптерергә дип үрелгәч кенә, керпе аның колагына шундый каты итеп ябышмасынмы?! Ә хуҗа һаман якынлаша икән. Тотынган төлке йөгерергә, ә керпе, аның колагына ябышкан көе, аркасында утырып бара икән. Урманга килеп җиткәч, керпе аңа:
— Дуслык бәлагә тарыгач сынала бит, төлке апай. Моннан соң мин синең белән, синең ишеләр белән гомергә дус булмаячакмын.
Шулай дигән дә керпе, китеп тә барган.
Шуннан соң керпе белән төлке урманда очрашсалар, икесе ике якка йөгерәләр, ди.