СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гарәп әкияте "Вәзир кызы Шәһрезадә".

Борын-борын заманда Шәһрияр исемле усал һәм мәрхәмәтсез бер патша яши. Ул көн саен бер хатынга өйләнә, ә икенче көнне иртә белән аны үтерә дә тагын яңаны ала. Шәһрияр патшаның вәзире көн саен аңа кызлар эзләп табарга һәм аларны сарайга китереп торырга тиеш. Шунлыктан ата-аналар кызларын Шәһрияр патшадан яшереп тоталар. Күпләр, кызларын алып, чит илләргә качып китә. Тора-бара бу илдә яшь кызлар бөтенләй калмый.
Көннәрдән бер көнне вәзир патшага иң соңгы кызны алып килә. Хәзер инде бөтен шәһәрдә бары бер генә кыз, вәзирнең үз кызы Шәһрезадә генә кала.
Вәзир патша сараеннан бик ямансулап чыгып китә һәм өенә елый- елый кайтып керә. Шәһрезадә, әтисенең кайгыга төшкәнен күреп, сорау бирә:
— Әй әтием, синең башыңа нинди кайгы төште? Әйт, бәлки, мин сиңа ярдәм итә алырмын.
Вәзир бик озак вакыт Шәһрезадәгә кайгысының сәбәбен ачмый тора. Ләкин түзә алмый, ниһаять, барысын да сөйләп бирә. Шәһрезадә, әтисенең нигә кайгырганын белгәч, уйлап-уйлап тора да болай ди:
— Кайгырма, әти! Иртәгә иртә белән мине Шәһрияр янына илт. Бер дә борчылма — мин исән-сау калырмын.
— Иә, Шәһрезадә, — ди вәзир, — син минем өчен дөньядагы бар нәрсәдән дә кыйммәт һәм мин сине патшага бирмим! Бу шәһәрдән качып китик тә берәр чит илгә барып яши башлыйк. Шулай итсәк, бәлки, без Шәһрияр патшадан котыла алырбыз.
— Теләгемә каршы килмә, әткәй, — ди Шәһрезадә. — Әгәр син мине патша янына илтмәсәң, ул башка бер кызны табар һәм аны һәлак итәр. Ә мин уйлаган нәрсә барып чыкса, мин үземне генә түгел, Шәһрияр патша үтерергә өлгерә алмаган кызларның барысын да коткарып калырмын.
Вәзир Шәһрезадәне никадәр генә үгетләсә дә, кыз үз сүзендә тора һәм вәзиргә аның белән килешергә туры килә.
Шәһрезадәнең Дөньязадә исемле кечкенә сеңлесе була. Шәһрезаде аның янына килә дә болай ди:
— Әти мине патша янына илткәч, мин патшадан синең белән соңгы мәртәбә очрашу өчен рөхсәт сорармын. Ә син, сарайга килеп, патшанының күңелсезләнгәнен күргәч: «И апам, патшабызга күңелле булыр, берә әкият сөйләп җибәр», — диярсең. Шунда мин сезгә әкият сөйләрмен һәм без явыз патшаның авыр җәзасыннан котылып калырбыз.
Шәһрезадә акыллы һәм белемле кыз була. Ул борынгы китапларны әкият һәм хикәяләрне бик күп укый. Дөньяда Шәһрияр патша вәзиренең кызы Шәһрезадәдән дә күбрәк әкият белүче кеше булмый.
Икенче көнне вәзир Шәһрезадәне патша сараена илтә һәм, күз яш түгә-түгә, кызы белән саубуллаша. Ә Шәһрезадә сарайга шат һәм бик тыныч хәлдә килеп керә.
— Борчылма, әткәй, — ди ул әтисенә. — Сабыр ит һәм син иртәгә аннан соң да мине исән килеш күрерсең. Иртәгә иртә белән кил, мин сине исән-сау каршы алырмын.
Шәһрезадәне патша янына кертәләр. Алар патша белән икесе бергә ашап эчәләр, ә аннан соң Шәһрезадә кинәт елап җибәрә.
—Ни булды сиңа? — дип сорый патша.
— И ханым-солтаным, — ди Шәһрезадә, — минем бер кечкенә сеңлем бар. Үләр алдыннан минем аны тагын бер тапкыр күрәсем килә. Сеңлемне алып килергә кеше җибәрергә, аңа безнең белән бергә утырырга рөхсәт итче.
— Теләгәнеңчә эшлә, — ди патша аңа һәм Дөньязадәне сарайга алып килергә кеше җибәрә.
Дөньязадә сарайга килә дә апасы янына мендәргә утыра. Шәһрезадәнең нинди хәйлә корганын белсә дә, шулай да бик курка
Шәһрияр патша төннәрен йоклый алмыйча азапланып чыга торган була. Төн уртасы җитә. Дөньязадә, патшаның йокыга китә алмый ятуын күргәч, Шәһрезадәгә болай ди:
Апам, син безгә әкият сөйлә. Бәлки, патшабызның күңеле күтәрелеп китәр, һәм төн кыскарак тоелыр.
—Әгәр патша боера икән, мин бик шатланып сөйлим, — ди Шәһрезадә.
Аңа каршы патша болай ди:
—Сөйлә. Ләкин кара аны, әкиятең кызык булсын.
Шәһрезадә әкият сөйли башлый. Патша әкиятне шулхәтле бирелеп тыңлый, яктыра башлаганны да сизми кала. Ә Шәһрезадә әкиятне юри иң матур җирендә өзә, кояш чыкканны күреп сөйләвеннән туктый. Ә Дөньязадә аннан болай дип сорый:
—Йә, шуннан соң, шуннан соң нәрсә булган, апа?
—Әгәр дә патша үтермәсә, калганын мин сезгә кич сөйләрмен, — ди Шәһрезадә.
Патшаның да әкиятне тыңлап бетерәсе килә. Шуңа күрә ул: «Бүген кич сөйләп бетерсен дә, иртәгә асармын», — дип уйлый.
Иртән патша янына килгәндә, куркуыннан вәзирнең йөзе тере мәет төсле була. Ә Шәһрезадә әтисен ачык йөз, шат күңел белән каршы ала һәм болай ди:
—Күрәсең, әтием, патшабыз мине кызганды. Мин патшага бер әкият сөйләргә тотынган идем, ул аңа бик тә, бик тә ошады. Шуның өчен әкиятне бүген кич сөйләп бетерергә рөхсәт итте.
Вәзир, шатланып, патша янына китә. Алар анда дәүләт эшләре белән шөгыльләнергә тотыналар. Ләкин патшаның зиһене таркала — әкиятне тыңлап бетерү өчен, тизрәк кичне җиткерәсе килә.
Караңгы төшүгә, патша Шәһрезадәне чакырып ала да әкиятнең дәвамын сөйләргә куша.
Шәһрезадә төн уртасында әкиятне сөйләп бетерә. Патша авыр итеп сулый да болай ди:
—Бетүе кызганыч, таңга ерак бит әле.
—Йә, падишаһым, — диде Шәһрезадә, — әгәр син рөхсәт итсәң, мин сиңа тагын берне сөйлим. Әле сөйләгәнем монысы янында берни тормый.
—Башла тизрәк, — дип кычкыра патша, һәм Шәһрезадә яңа әкият сөйли башлый. Ә таң аткач, тагын иң күңелле җирендә генә сөйләүдән туктый.
Хәзер инде патша Шәһрезадәне җәзалап үтерү турында уйламый да, түземсезләнеп әкиятнең азагын көтә.
Икенче төнне дә, өченче төнне дә шулай була. Шәһрезадә патшага үзенең гүзәл әкиятләрен мең төн буена сөйләп чыга, мең дә беренче төн җиткәч, Шәһрезадә соңгы әкиятен тәмамлый. Ә патша аңа болай ди:
— Йә, Шәһрезадә, мин инде сиңа ияләнеп беттем, башка әкиятләр белмәсәң дә, мин сине җәзаламаска булдым. Миңа яңа хатыннар кирәкми. Дөнья йөзендә бер генә кыз да синең белән тиңләшә алмас.
Әкиятче Шәһрезадә шулай итеп үзен дә, башка кызларны да коткарып калды. Әгәр Шәһрезадә патшаны үзенең әкиятләре белән кызыксындыра алмаган булса, Шәһрияр патша тирә-яктагы кызларның барысын да үтереп бетергән булыр иде.

«Мең дә бер кичә» әкиятләренең килеп чыгуы турында гарәп легендасы әнә шуларны сөйли.