Бүген кунакка барабыз. Узган ел иремнең элекке хатынының дуслары Айдар һәм Рузиләне Яңа ел каршыларга чакырган идек. Ике кич кунып, бик канәгать булып киткәннәр иде.
- Сине кабул иттеләр! Элекке хатынымның әшнәләре булсалар да, тормыш бит, аралашмыйча ярамый, - дигән иде ирем Рөстәм. Менә бүген, кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, үзләре безне Яңа ел каршыларга чакырдылар.
Яңа елга каршы көн. Ирем Рөстәм белән, кунактан кайткач ашарга дип, аш-су әзерлибез. Кая гына барсак та, ирем алдына куйган ризыкка карап кына утыра ул, ә өйгә кайткач, рәхәтләнеп, тәмләп, үзем пешергән ризыкны ашый. Пилмәннәрне бергә ясыйбыз. Аның кулы шундый йомшак, пилмәннәрне дә минем кебек аннан-моннан гына төртеп ясамый ирем, түгәрәкләп, матур итеп, бөгеп ясый.
Пилмәннәр ясалды, салатларны турап суыткычка куйдык. Каз, Яңа ел казы, чыж-чыж килеп, мичтә пешеп утыра. Өйдә ис. Нинди генә ис! Яшел кыяр исе, кызыл борыч исе, кара җимеш тутырган каз исе... Кич булды. Рөстәм бераз черем итеп алгач, шул исләргә уянды да торып утырды. Әнә, чем-кара күзен челт-челт итеп, миңа карап утыра.
- Исеңдәме, Ләйсән, безнең никах көнебез?
- Исемдә. Ул пешә-пешә йөгереп йөрүләрем... Ник исемдә булмасын ди?
- Ә син йөгерә беләсеңме?
- Ник белмәскә?
- Мин ул көнне эчемнән янып йөрдем. Белсәң икән борчылуымны...
- Нигә борчылдың? Барысы да әйбәт килеп чыкты бит.
- Борчылмаска, синең кебек тыныч, итәге янса да борылып карамас кешене күргәнем юк иде.
Ничек инде тыныч? Үзем генә белдем ничек ашыкканымны.
- Ашыгу шулай буламы? Пычаклар шылтырап төшми, өйдә тып-тыныч, бер тавыш юк. Син әкрен генә, үз җаеңа пешереп йөрисең. Эчтән янам! Эх, дим! Өлгерә алмый инде бу бала... Ичмасам, мулланы көндезге ашка чакырган идем ләбаса. Янам эчтән!
- Ник миңа аны элек әйтмәдең? Бүген исеңә төшереп утырасың...
- Менә сиңа карап утырам бит. Исемә төште. И тәмле дә иде ул көнне гөбәдияң, Ләйсән. Сәгать бергә токмачлы ашың пешкән, өчпочмаклар өстәлдә тәмле ис таратып утыралар, тәмле гөбәдия исе өйгә таралган. Син шулай акрын гына эшләп, ничек өлгерәсең соң? Гаҗәп...
- Сиңа, карап утырган кешегә генә шулай күренә ул.
Дөрестән дә, читтән карап торсаң, син әкрен генә эшләп йөрисең. Әллә мин теге җил кебек хатын белән яшәгәнгә шулай күренәме ул? Элекке хатыным ризык пешерә башласа, руслар әйтмешли, бөтен өй колакка баса иде. барыбыз да җыелышып булышабыз. Ә син мине өстәлгә якын да китермисең.
- Ә суганны кем әрчи, пилмәннәрне матур итеп кем бөгә?
- Әй, анысын гына булдырам. Опыт бик зур минем. Менә бүген дә тәмле ризыклар пешкән. Ни генә әзерләмәдең бит син, Ләйсән?! Әллә кунакка бармыйбызмы? Әйдә, өйдә генә, үзебез генә Яңа елны каршылыйк.
- Ничек инде, чакырдылар бит! Кеше расходланып табын әзерли, ә син бармыйбыз дисең.
- Әллә ни кеше сыйлый торганнардан түгел алар, җаным. Синең кебек, табын тутырып сыйлаучы хатыннар әз ул. Син аларның иң соңгы могиканы. Әнә, шул әчеп беткән кәбестәсе, ләпшәп беткән кыяры белән бутерброд ясыйлар да арзан аракысын уймакка салалар. Үзең күрдең бит авылдашларга баргач.
- Әй, мин ни куйганнарын карамыйм, Рөстәм. Шуның өчен ашарга әзерләп калдырам бит. Кайткач, үзеңә туй ясарсың.
- Әле барып кайтасы бар шул.
- Уңайсыз бит, барыйк инде, Рөстәм. Тик менә прическам килеп чыкмый. Эх, чәч!
- Җаным, синең кебек озын чәчле хатыннар юк ул. Менә мин синең чәчең озынга күрә үзеңә өйләндем дә инде.
- И, чәчемне генә күрдеңме?
- Иң элек чәчеңне күрдем, аннан соң күзләреңне. Нур чәчә бит синең күзләрең.
- Оялтасың... Бар... Чыгып, киенә башла.
- Ә бит, Ләйсән, син прическаңны ясый алмыйсың икән, димәк, юл уңмый...
- И, әпчи карчык кебек сөйләп утырма инде.
- Күпме сынаганым бар. Син аны үзең дә беләсең.
- Ярар, бар инде, киенә тор. Күлмәкләрең, чалбарларың үтүкләнгән. Кайсын киясең килсә, шунысын сайлап ал.
- Иркәләп бетердең инде үземне. Чалбарыма кадәр үтүкләп куясың.
- Яратам мин синең чалбарыңны үтүкләргә. Бар, бар, киен!
Менә шулай сөйләшә-сөйләшә кунакка барырга җыенабыз. Чәчемне көчкә аннан-моннан ясадым да җыенып юлга чыктык. Машинага утыргач, ни өчендер өемне сагына башладым. Әллә кире кайтырга инде? Әйтсәм, Рөстәмем бик шатланып машинасын кире бора да инде... Юк, юлга чыккач, барырга кирәк, безне көтәләр бит. Бик тә үтенеп, килми калмагыз дип чакырдылар дуслары. Барасы җиребез ерак түгел, икенче шәһәр булуга карамастан, юл якын. Ирем бер дә соңга калып баруны яратмый. Менә бүген генә ике сәгатькә соңга калып юлга чыктык. Әкрен генә шәһәргә якынлашабыз. Кая киткән соң шәһәр? Кап- караңгы урамнарга килеп кердек. Ут юк, бөтен җирне караңгылык чолгап алган. Чакырылган өйгә килеп җитеп, аскы ишекне ачып кергәч, өченче катка бер-беребезнең кулына тотынышып күтәрелдек. Өй хуҗасы безне шәм тотып каршы алды.
- Әйдәгез, күптән көтәбез сезне. Ник соңга калдыгыз?
- Әле бит Яңа елны каршыларга ике сәгать вакыт бар. Исәнмесез, киләсе Яңа ел белән сезне! Төкле аякларыбыз белән килдек. Иминлек бу өйдә яшәүчеләргә!.
- Бөтен шәһәрдә ут юк. Подстанциядә авария.
Рөстәм минем кулымны тоткан килеш басып торабыз.
- Киләсе Яңа ел белән! - дип, хуҗабикә дә безнең каршыга чыкты.
Китергән бүләкләрне биреп, чишенеп, түргә уздык. Өстәлдә әллә ни күренми. Буш тәлинкәләр янында бәләкәй, уймак кебек чәркәләр тезелешкәннәр.
Хуҗа өстәлгә шәмен куеп:
- Менә сезне көттек, табынга утырмадык әле.
Ирем Рөстәм гаҗәпләнеп:
- Ник көттегез? Башка чакырылган кунакларыгыз юкмыни?
- Юк, сезнең белән генә каршыларга булдык. Кызыбыз кайтырга тиеш. Казаннан юлга чыктым дип хәбәр биргән иде. Тиздән кайтып җитәргә тиеш.
Хуҗа керпе кебек тырпаеп торган чәчен тагын да тырпайттырып, башын сыйпап куйды да җитди итеп миңа карады. Мин әкрен генә торып бастым. Ирем диванга утырып:
- Менә сиңа, шәһәрдән авылга килгән кебек булды инде бу. Элекке замандагы кебек чыра гына яндырасы калды. Анысы, хәзер авыл халкы шәһәр халкыннан ким яшәми.
Хуҗа миңа карап:
- Утырыгыз, өстәл түгәрәк, җаныгыз кая тели - шунда утырыгыз... Юк, мин авыл халкын бик яхшы яши дип әйтмәс идем. Шул мал асраганы гына аягын юрганына сузып яши. Заманалар бик үзгәрде.
Минем бу кешеләр белән бик аралашканым юк, тарсынып кына урыныма утырдым. Ирем Рөстәм:
- Үзгәрде генәме соң? Халыкның әзме-күпме җыелган акчасын да хөкүмәт юкка чыгарды бит.
Әллә кайларга кереп киттеләр. Әңгәмә башланды. Таныш булмаган кешеләрне сөйли башладылар. Мин торып:
-Аш бүлмәсенә керим әле. Бәлкем, булышырга кирәктер.
Әкрен генә аш бүлмәсенә кереп киттем. Рузилә ханым тиз-тиз токмач кисә.
- Иртәгә торгач, аш кирәк булыр. Токмачларымны кисеп куярга булдым.
Болар безне көттек диләр. Кайчан табынга утырабыз соң?
- Мин сезгә булышырга чыктым.
- Ә, әнә, бәрәңге әрчисе бар. Менә пычак. Булышасыгыз килсә, эш бар инде ул.
Пилмәннәр ясап тезеп куйганнар, бәрәңге нигә инде тагын? Әкрен генә бәрәңге әрчим. Бәләкәй генә шәм яна. Аш бүлмәсендә тынлык. Хуҗабикә дә үз эше белән мәшгуль. Мин дә бер сүз дәшмим. Читтә зур, йонлач песи кунак чакырып, юынып утыра. Өйнең һәр почмагын караңгылык сырып алган. Әкиятләр элек шул караңгылыкка карап язылганнардыр да инде. Әнә почмакта өй хуҗасы утыра кебек. Күзләре уттай яна. Янына килгәч, ул чәйнек булып чыкты. Ялтыравыклы чәйнеккә шәм яктысы төшкән дә читтән ике күз кебек яна. Бәрәңге дә пеште. Булган ашамлыкларны өстәлгә куеп, өстәл артына җыелышып утырдык. Бәләкәй чәркәләргә шәраб салып, хуҗа торып басты:
- Менә бүгенге төн кебек, әле сез кайчан шәм яндырып Яңа ел каршылар идегез?!
Ирем үзе алдына куелган чәркәне күтәреп:
- Әйе, бик сәер төн...
Хуҗа сүзен дәвам итеп:
- Үзең беләсең, Рөстәм, без элек якын дуслар идек. Мин хәзер дә шулай дус яшәрбез дип уйлыйм.
Хуҗабикә сүзен бүлеп:
- Уйлыйм да уйлыйм... Уйлама инде, буласы булган. Әйдә, чәркәләр кайный, тиз тот!
- Сиңа бит әле мин сүз бирмәдем. Бүлдермә! Киләсе Яңа ел белән!
Тостлар әйтә-әйтә караңгылыкта утырабыз. Үтереп ашыйсым килә. Өйдә йөгереп йөри-йөри, ашарга да онытылган. Әле бит ул пешергәндә ашыйсы да килми. Шәраб тә миңа ошамады. Үзебез алып килгәнен табынга куймадылар. Кунакта бит мин, сорап алып булмый. Чәркәнең кырыеннан гына чеметеп утырам. Төнге сәгать унике тулды.Торып басып, бер-беребезне котлый-котлый шәраб эчәбез. Хуҗа минем чәркәмә карап:
- Ник чәркәнең кырыеннан гына эчәсез? Яңа ел бит. Чәркәләрне күтәреп эчсәң, ел мул булыр. Салып куегыз, гөбе күренсен...
Ирем Рөстәм дә:
- Эчсәң эч инде. Исертә торган шәраб түгел. Өйгә бүген түгел, иртәгә кайтасы. Эч, эч! Ә шампан шәрабе кайда соң? Без алып килгән идек...
Юк, әллә ишетмәделәр инде. Шампан шәрабе чыгарылмады. Минем бу арзанлы әче бурданы эчәсем килми, ашыйсым килә. Инде салатларны да ашадык, кайчан пилмәннәр чыгар... Көтеп утырам. Юк, пилмәннәрне чыгармадылар. Казаннан кызларын көтәләр. Димәк, пилмәннәр кызлары кайтуга пешереләчәк. Эх, үз өем исемә төште. Мичтә кыздырылган казым...
Киенеп урамга чыгарга булдык. Тотына-тотына баскычтан төшеп, көчкә урамга чыктык. Үзебезнең шәһәрдәге кебек бәйрәм тантаналары да, чыршы янына җыелышып, күңел ачкан халык та күренми. Мин гаҗәпләнеп:
- Әллә бу шәһәрдә кешеләр үлгәннәрме? Ни җырламыйлар, чыршы янына җыелучы халык та күренми...
- Шәһәр дип, исеме генә бар бу шәһәрнең. Зур авыл инде. Халык, ут булмагач, күптән йокларга яткан.
Шәһәр йоклап Яңа елны каршы ала. Кырдан әкрен генә җил исә. Урамдагы өйләрнең түбә калайлары, ачык калган капкалар шыгыр-шыгыр килгән тавыш чыгарып, йокыга талган шәһәрне бераз җанландыралар кебек. Шәһәр читендә, еракта сирәк-мирәк этләр өргән тавыш ишетелә. Әйе, авыл, зур авыл бу шәһәр. Әкрен генә галәмгә - шәһәрләргә, авылларга Яңа ел килә. Тик менә биредә Яңа елны каршылау сизелми. Ничектер ямансу булып китте. Төн, караңгы төн... Тиздән таң атар, тормыш дәвам итәр. Тик биредә тормыш туктап калган кебек...
Без әкрен генә, бер-беребезгә тотыныша-тотыныша, хуҗалар фатирына күтәрелдек. Урыннар жәеп, йокларга яттык. Ашыйсым килә... Эх, ятар корсак ятар, тиздән таң да атар. Үз өем түгел бит...
Иртә белән ишектәге кыңгырау тавышына уянып киттем. Казаннан кызлары Алия кайтып, без йокы чүлмәкләрен уятты, өйгә җан кертте. Биредә генә тыныч һава, ә Казанда буран икән. Юлда машиналары тукталып, менә иртә белән генә кайтып җиткән бу бала. Өйгә кояш чыктымыни... Кичә төнлә караңгылыкка күмелгән өй балкый. Барыбыз да торып, киенеп, янәдән табынга ашамлыклар әзерли башладык. Кичә пешмәгән пилмәннәр пешерелде, тәмле кәбестә бәлеше дә өстәлгә куелды. Чәркәләр янәдән шәраб белән тутырылып, тостлар әйтә башладык. Хуҗа кичә өстәлдә шәраб белән тулы калган минем чәркәмә карап:
- Кичә эчмәдегез, бүген чәркәнең төбен күрсәтмичә өстәлгә куймагыз.
Алия, торып басып:
- Туктагыз, мин тәмле шәраб алып кайттым. Хәзер, мин тиз генә. Онытканмын, - дип, табыннан торып, аш бүлмәсенә кереп китте. Хуҗа:
- Минем кызымның әйткән сүзе миңа закон, көтәбез. Тик сез салынганны эчеп, төбен күрсәтегез...
Алия, кояш кебек балкып, матур шешәне өстәлгә куйды. Шулчак Алия минем чәркәгә кулы белән ялгыш кагылып китеп, чәркә өстәлгә тәгәрәде. Кып-кызыл шәраб ап-ак ашъяулыкка түгелде. Мин уңайсызланып торып ук бастым. Хуҗабикә:
- Уңайсызланмагыз, юыла ул. Кызым, бар, чүпрәк алып кил. Өстәлне сөртик. Апаңның күлмәге дә буялды.
Мин:
- Зыянлы түгел, борчылмагыз...
Рөстәм миңа карап:
- Утыр, Ләйсән, утыр. Әйдәгез, тостны бүлмик.
Алия, чүпрәк алып килеп:
- Туктагыз, апага тәмле шәраб салыйм инде.
Минем чәркәне кулына алды:
- Әти, энәләр... Әти, синең энәләрең чәркәдә!
-- Ә, энәләр...
Өстәлгә якынрак килеп, иелеп карасам, өстәлгә шәраб белән бергә нечкә кыл кебек егермеләп энә чәчелгән. Ирем Рөстәм торып, шул энәләргә карады, йөзе ап-ак булды. Ә хуҗа, берни дә булмаган сыман, тиз генә торды да, күзлеген киеп, энәләрне шул ук чәркәгә җыеп, шкафка куйды. Табында тынлык, кичәге төнге тынлык урнашты. Ирем Рөстәм авызына су капканмыни? Тостлар да онытылды. Юк, ул алдына куйган дүрт-биш пилмәнгә дә карамады, чәркәсен өстәлгә куеп:
- Өйгә кайтырга кирәк. Әйдә, Ләйсән, киен, кайтабыз. Рәхмәт сый-хөрмәтегезгә, безнең барасы җир бар, - дип, ишеккә юнәлде.
Безне кабат табынга да чакырмадылар, гафу да үтенмәделәр. Мин чыгып киткәндә табынга күз салдым. Алиянең карашы гына күз алдымда. Ул бала әтисенә гажәпләнеп, ни әйтергә белмичә, аптырап карап тора иде...
Энәләр... Кыл кебек энәләр... Әгәр эчкән булсам... Юк, ниндидер серле көч мине саклады - Раббым Аллам, Фәрештәләрем...