СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Илүсә Нәбиуллина "Килешү".

Шулай бервакыт Рөстәм кызылча белән авырып китте. Әтисе табиб булгач, хастаханәгә салмыйча, өйдә генә дәваларга булдылар. Эштән бушаган арада малай янында — әнисе белән әтисе, алар бушамаганда, әбисе утырды.
Улына әтисе көн саен укол ясый. Рөстәм уколдан бик курка, шулай да ясата. Түзә, еламый.
— Син бит, улым, булачак солдат, ә солдатлар уколдан куркып тормыйлар, — ди әнисе, улының салпы ягына салам кыстырып.
— Син бит Туган илне, әниеңне, әтиеңне, әбиеңне саклаячак кеше, — ди әбисе дә, оныгын үсендереп.
Рөстәм үзенең булачак ил сакчысы, батыр солдат икәнен дә белә, шулай да укол ясату вакытын ул бик борчылып көтеп ала. Бу авыр минутларны ничек кенә булса да кичектерергә, сузарга тырыша. Ә беркөнне, әтисе шприц тотып Рөстәм янына килгәч, ул шыпырт кына:
— Әти, минем сиңа сүзем бар, — диде.
Әтисе сагаеп калды, акрын гына:
— Нинди сүз ул, улым? — дип сорады.
— Әти, әйдә, килешү төзибез.
— Нинди килешү?
— Ике як өчен дә файдалы килешү.
— Икебез өчен дә файдалы дисең инде, алайса. Нинди килешү инде ул, әйдә, әйт әле.
— Әйдә, болай килешәбез. Син миңа укол ясамыйсың.
— Менә ничек! — диде Рөстәмнең әтисе, бераз аптырый төшеп. — Улым, килешү бит ике яклы була, син «икебез өчен дә файдалы килешү» дигән идең. Мин сиңа укол ясамыйм, моның өчен миңа нәрсә була? Ә син миңа нәрсә эшлисең?
— Мин синең өчен ни телисең — шуны табып бирәм, әти, — диде Рөстәм, шартлатып.
Дүртенче яше киткән улы белән мондый сөйләшү әтисенә дә кызык булып китте. Ул, көлемсерәп:
—Ә синең нәрсәң бар соң, улым, миңа бирерлек?
—Син башта әйт, ризамы минем белән килешү төзергә?
—Әйтик, мин ризалаштым ди.
—Юк, алай түгел, син төгәл әйт! Ризамы минем белән килешү төзергә?
—Риза.
Рөстәм бик серле генә итеп як-ягына каранып алды да әтисенең колагына пышылдады:
— Әгәр риза булсаң, миңа укол ясамасаң, мин сиңа теләгән әйбереңне табып бирәм. Син үзеңә нәрсә кирәген генә әйт, ә мин, әбиeмнән сорап, ул әйберне сиңа һичшиксез табып бирәчәкмен!