Еллар үткән саен, күктәге аксыл болытлар төсе чәчләренә күчә картның. Хәрбиләрчә тигез, озын адымнары кыскара, кайчандыр көчле, гайрәтле куллары таяк ярдәменә мохтаҗлана бара.
Хәзер инде ул буш вакытын күбрәк өйдә уздыра. Кояш белән бергә уянып, сәгатьләр буена уйланып ята. Хәрби хезмәттәге елларны, яшьлеген, бала чагын искә төшерә. Язу өстәлендә укылмаган газеталар өелеп тора, укыйсы иде, күпме яңалыкны белми ята бит. Укырга күзләре күрми, илдәге үзгәрешләрне сирәк кенә кабызган телевизордан ишетеп калгалый. Яше дә бар инде, тугызынчы дистәне куа. Әгәр аяклары йөрсә, хәзер дә чишмә буйларын, йортларына якын гына нарат урманын әйләнеп, саф һава сулап кайтыр иде. Карт уйлары белән көненә кайларда гына булмый, кемнәр белән генә гәпләшми. Тик болар барысы да уй-хыялда гына шул. һаман да бер сәбәп: аяклары тыңламыйлар, йөрергә теләмиләр. Юк! Зарланырга ярамый аңа, сүз уңаеннан гына әйтүе.
Аның аяклары моннан җиде дистә еллар элек үк йөрми башлаганнар иде. Аксакал күңелендәге хәтер капчыгын тагын чишеп җибәрде.
Ун яшь иде ул чакта Сафага. Үзләреннән өч-дүрт чакрым ераклыктагы күрше авылга йөреп укыган чагы. Әтисе үргән чабатаны, әнисе тукыган киндердән тегелгән күлмәк-ыштанны киеп, Сафа, һәр көнне иртә таңда торып, мәктәпкә ашыга. Аңа уку җиңел бирелә, шуңа да мәктәпкә бик теләп йөри. Тик салкын көзгә кергәч, ике авыл арасында пычрак ерып йөрүләре авырая башлый, чабата тиз чылана, өйләренә кайтып җиткәнче, аяклары бозга әйләнә. Әтисе инде чабатасына күтәртмә дә ясап бирә, тик су, пычрак керер юлын таба чабата эченә. Көзге салкыннар үзәгенә үтә Сафаның. Ул елны, өченче сыйныфта укый иде кебек, салкын тиеп, озак кына урын өстендә ятты. Әнисе эчергән мәтрүшкә чәйләреннән соң температурасы төшсә дә, аяклары яшь гәүдәгә буйсынырга теләмәделәр. Мәктәпкә йөри алмас булды.
Кыш буе сыйныфташлары килеп хәлен белеп йөрделәр. Сирәк кенә укытучы апасы да өйләренә килеп дәрес бирде, дәфтәрләрен тикшерде. Ул килеп киткәч, әнисенең кызарып калган күзләрен еш күрде малай, сәбәбе үзе булуын гына аңламады. Менә әтисе бер дә юашлардан булмады, эштән кайткач, еш кына улы кырыена килеп утырыр да, башыннан сыйпап:
- Яз җитсен генә, улым, Янгантауга барып, «йөгерә торган аяклы» булып кайтырбыз, - дип кабатлар иде.
Бәләкәй Сафа әтисенең сүзләренә шулхәтле ышанды, шуңа да яз килүен дүрт күзләп көтте. Кышкы айлар бик озын булып тоелдылар. Энеләре-сеңелләре урамга уйнарга чыгып киткәндә, кып-кызыл булып чана шуып кайтканда, бераз гына көнләшеп карап кала иде олы малай.Әкрен генә булса да яз килде. Якындагы Йөрүзән елгасы, ярларыннан ташып, киң болынга таралды. Тау битләре, күзләрне кызыктырып, ямь-яшел үләнгә төренде. Сафа көннәр буена йөрергә яраткан кыялар да ерактан матур булып, тагын да биеккә, кояшка үрелгәндәй тоелды аңа. Малай аларның барын да, әтисе күтәреп, җил капка алдындагы эскәмиягә чыгарып утырткач күрә. Ниһаять, язгы эшләр дә тәмамланды. Әтисе иртән иртүк ат җигеп кайтты ул көнне. Әнисе, юлга дип, хуш исләре аңкып торган күмәчләр салды, кабартма пешерде. Сафаны да, аякларын юрганга төреп, арбага чыгарып утырттылар. Әнисе, бисмилласын әйтеп, ашамлыклар тутырган төенчеген улына сузды, юлчыларга хәерле юл теләде. Әнеләре-сеңелләре дә арба тирәсендә сикеренделәр...
Барыр юллары якын булмады. Авылларның берсендә, әтисенең танышларында туктап, атларына бераз ял бирделәр, үзләре өйдән биреп җибәргән ипи белән чәй эчтеләр дә тагын юлга кузгалдылар. Юл аларны гына түгел, атны да нык арытты. Берничә тапкыр карыны ачкан атны тугарып ял иттерделәр, ашаттылар. Караңгы төшеп килгәндә, тагын тукталдылар. Хуҗалар сөйләве буенча, Янгантау бик якын икән бирегә. Төрле чирләрдән арынырга теләп, Ян гантауга килүчеләрнең иге-чиге юк икән. Биредән терелеп, үз аякларында кайтып китәләр икән кешеләр. Юлда тәмам арыган, алҗыган Сафа башка бер сүз дә ишетмәде, изрәп йокыга талды. Иртән иртүк атларын җигеп, әтисе белән улы Янгантауга юл алдылар. Бормалы юлдан менгәндә, аларны ак каеннар, йөзьяшәр имәннәр озатып калдылар. Таудан төшүчеләрне туктатып, әтисе нидер сорашып, сөйләшеп тә алгалады. Сафалар кебек тауга таба менүчеләр дә еш очрап торды. Әтисе, йокысы туймаган улын уятырга тырышып: «Әнә, улым, күпме кешенең сәламәт буласы килә, шуңа да алар, бар авырлыкларга түзеп, бирегә сәламәтлекләрен төзәтергә киләләр», - дип сөйләнде. Табигатьнең матурлыгына сокланды, тирә-якта шундый илһамланып, матур итеп кошлар сайраганда, улының йоклап ятуыннан көлгәндәй итте. Кояш кыздыра башлауга, Сафаның йокысы ачылды. Аның тизрәк тереләсе, шушы тау битендә мәтәлчек ата-ата уйныйсы килде. Ул, шул уйларыннан арына алмый, ашыгып:
-Мин дә Янгантаудан аяклы булып кайтырмын, әйеме, әтием? - дип сорады.
Әтисе, әллә яшь белән тулган күзләрен улына күрсәтәсе килмичә, борылмый гына:
-Сүз дә юк, улым, йөгерә-йөгерә кайтырсың,- дип, улын тынычландырырга ашыкты. Янгантауга, аның сихри көченә Сафаның ышанычы тагы да ныгыды. Тауга менеп җиткәндәрәк, әтисе, атын туктатып, дилбегәне ак каен ботагына бәйләп куйды. Биредә ара-тирә баз кебек казылган урыннар күренде, аларның кайберсе янында кешеләр утыра. Улына арбада гына утырырга кушып, көрәк алып, Сафаның әтисе югарыга, тау башына ашыкты.
Сафа күпме утыргандыр, анысын хәтерләми. Таныш булмаган ике малай, килеп, аны үзләре белән уйнарга чакырдылар. Яңа танышларының аяклары йөрмәвен ишеткәч, Сафа янына арбага утырып, Янгантауның олылардан ишеткән тарихын, аның нинди сихри көчләргә ия булуы турында берсеннән-берсе кызыклы, мавыктыргыч хәлләр сөйләделәр. Сафа да кичен үзләре туктаган хуҗалардан ишеткәннәрен яңа дусларына бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Югарыда эшен тәмамлап төшкән әтисе улының арбада чит малайлар белән дусларча гәпләшеп утыруын күргәч шатланды гына. Яңа дуслары белән Сафа иртәгәсен тагын биредә очрашырга сүз куешып аерылыштылар.
-Улым, чокыр әзер, әйдә, тауга меник, - дип, әтисе Сафаны көчле кулларына күтәрде. Үзе төшеп утырырга тиешле чокырны күргәч, малай куркып китте, күзләреннән эре яшьләр тәгәрәде.
-Бер дә минем улыма охшамагансың әле син, әллә юлда алыштырдылар инде? Сафа - бик тә сабыр, батыр малай ул, - дип мактап алды.
Малай яшьле күзләрен сөртергә ашыкты, елмайгандай итте.
-Менә хәзер таныйм улымны! - диде әтисе.
Аннан ипләп кенә Сафаны чокырга төшереп утыртты. Әтисенең ишетелер-ишетелмәс әйткән сүзләреннән берни аңламады ул чакта малай, еллар үткәч кенә төшенде, әтисе пышылдап кына догалар укыган икән.
Чокыр төбеннән ниндидер җылылык бөркелә. Биредә һава да, җылымса булып, кул-аяклары барлыгын да оныттырды. Әтисе, чокырга төшкәнче үк, сөйләшмәскә кушты, сөйләшсәң, Янгантау хуҗасы сиңа ярдәм итмәячәк икән.
Гаиләдә иң олы бала бит ул, әтисенең уң кулы булып үсәргә тиеш. Аяклары йөреп китсен өчен, әтисе ни кушса, барын да тыңлаячак. Шулай уйлана- уйлана, изрәп киткәнен сизми дә калды Сафа. Күпме вакыт үткәндер, аны әтисенең:
-Ярар, улым, бүгенгә җитәр! - дигән сүзләре айнытып җибәрделәр. Көчле куллар, аны чокырдан күтәреп алып, яшел хәтфә үләнгә утыртты. Ат янына төшеп җиткәнче, Сафа дәшмәде. Арбага утыру белән, тел йомгагы сүтелде малайның, хуҗаларга кайтып җиткәнче, үзенең чокырдагы кичерешләрен әтисе белән бүлеште. Әтисе, мыек астыннан елмаеп, улының аяклары төзәлүгә ышанычы ныклыгына сөенеп кайтты. Көн артыннан көн үтте, Сафа әтисе белән иртән иртүк Янгантауга ашыктылар. Яшүсмернең аякларына күзгә күренеп көч керде. Килгәннең бишенче көнендә Сафа әтисеннән үзен кулга күтәрми генә, җитәкләп менүен үтенде. Әтисе ипләп кенә малаен арбадан җиргә төшерде. Сафа, әтисенең кулына тотынып, сак кына беренче адымын ясады. Юк, егылмады! Тагын-тагын атлады. Әтисе эчтән шатланса да, улының, күп йөреп китеп, өзлегүеннән курыкты. Аның:
-Улым, тукта әле, өлгерерсең, башта дәваланып бетер, - диюен Сафа гүя ишетмәде дә, алга атлавын дәвам итте. Арыгач, әтисе белән туктап ял иттеләр. Ике атна дигәндә, Сафа йөгереп йөри башлады. Беренче көнне тау битендә танышкан малайлар аның инде якын дусларына әверелделәр. Тик әтисенең генә үзеннән ерак җибәрәсе килмәде улын.Башы күккә тигән Сафаның авылга кайтасы килә башлады. Моңа кадәр авылдан ары китмәгән малай тәмам хыялыйга әйләнде. Үз аякларында кайтып керсә, дуслары ничек каршы алырлар, күзләре шардай булыр инде?! Ә энеләре, сеңелләре?
Әнисенең шатлыгы эченә сыймас! һәр көнне өйләренә килеп йөргән сыйныфташлары гаҗәпләнерләр инде. Укытучы апасы да Сафаны һәрчактагыдай башыннан сыйпап каршы алыр, күпме шатлык китерер Сафа аларга үзенең савыгып кайтуы белән. Авыл хәтта аның төшләренә керә башлады.
Ике атна үткәч, кунакчыл хуҗаларга рәхмәтләр әйтеп, әтисе белән Сафа кайтыр юлга чыктылар. Икесенең дә күңелләре күтәренке. Атны куалыйсы, тизрәк авылга кайтып җитәсе килде малайның. Ярты юлны ул, арба кырыена тотынып, үз аякларында бер йөгереп, бер атлап кайтты. Кыш буена урын өстендә утырган баланың хәрәкәтләнәсе, колындай сикергәлисе килә иде. Янгантауга ашыкканда тукталган авылда алар янә туктап ял иттеләр. Сафаның үз аягында кайтуына әтисенең танышлары да нык шатландылар. Малайны билле прәннек, шакмак шикәр белән сыйладылар, олылап озатып җибәрделәр. Баруга караганда кайту юлы тагы да озынрак булып тоелды. Үзләре яшәгән авыл башына җиткәч, Сафа арбадан шуып кына төште дә алга ыргылды. Көтү каршыларга дип җыелган авылдашларының йөгереп кайткан Сафаны күреп, чыннан да, исләре китте. Әбиләрнең «Сөбханалла! Сөбханалла!» дигән сүзләре генә колагына чалынып калды Сафаның. Әнә чишмә буенда аның әнисе су ала, иңнәрендә сиртмәле, бизәкле көянтәсе. Менә ул, нидер сизенгәндәй, улы йөгереп килгән якка борыла, каш өстенә кулын куеп, әкрен генә юыртып килгән атка карый. Сафа шул чакны: «Әнием, әнием!» - дип кычкыра, бар көченә аңа каршы йөгерә. Әнә әнисе улын күреп туктап калды, көянтәсе калтырап куйды да чиләкләре белән җиргә тәгәрәде. Әнисе аларга игътибар итми: «Улым, балам!» - дип кабатлый-кабатлый, Сафага каршы йөгерә. Күзләреннән аккан яшьләрен дә сөртергә онытып, ул улын кысып кочагына ала, күзләрен, бит алмаларыннан үбә. «И балам, күз тия күрмәсен!» - ди аңа әнисе. Шулвакыт якында гына әтисенең көр тавышы ишетелә.
Их, нинди шатлыклы, бәхетле мизгелләр китерде ул шулчакта әнисенә үзенең, Янгантауга барып, «аяклар» алып кайтуы белән...
Сафа картның үзенең дә әнә, җиде дистә ел үтсә дә, бүгенгедәй хәтерендә уелып калган бит, ә?
Янгантау гомере буе исеннән чыкмады аның, ерактан үзенең җылылыгын, шифасын биреп торды. Тауның сихри көченнән икенче тапкыр йөреп китте бит ул.
Хәзер аның Янгантауга барып җитәрлек хәле юк инде, көчле куллы әтисе дә үзе турында якты истәлекләр калдырып китеп барды. Ярый әле, күңеле тулы якты истәлекләр бар, алар яшәтә кешене, исеме «Янгантау» булса да, аның сихри җылысы яшәтә.
Автордан искәрмә: Янгантау Башкортстанның Салават районында урнашкан. Тау битенең төрле урыннарыннан эссе һава чыга. Күкертле, цинклы һәм радонлы чишмәләре белән дан тота. Хәзерге көндә биредә «Янгантау» курорты эшләп килә.