Көзнең пычрак, ямьсез көннәреннән берсе иде. Карт имәннәр, шәрәләнгән гәүдәләрен сыкратып, авыр ыңгырашалар. Имәннәрнең күз яшедәй берән-сәрән сары яфраклары очкалый.
Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. Кышын да шулай, көзен дә.
Әнинең кулында озын ыргак. Ул аны корыган ботакка эләктерә дә, без аңа икәүләп асылынабыз. Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.
Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. Урманга кичке караңгы сирпелә башлады. Ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак (урманнан авылны ике чакрым дип йөриләр).
Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана.
— Җитәр инде, әни, бик авыр була,— дигәч, күтәрелеп карады. Шул сүзне әйткәнгә күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте. Тик, әллә бервакытта да көлеп гадәтләнмәгәнгә, әллә елыйсы килгәнгә, аның чырае яктырмады, әллә ничек кызганыч булып җыерылды гына.
— Нишлим соң, улым! Инде бер килгәч, күбрәк кайтсын дим. Көннең-көн саен утын ташып син дә бик йөдәдең, әллә берәр көн килми калырбызмы диюем иде,— диде.
— Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.
— Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма... сеңелләрең дә синең өстә...— Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: — Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм,— дип төзәтеп куйды.
Әни, гомеремдә үземә үлчәп теккән кием кигәнем булмады, дип сөйли торган иде. Ул алпавыт хезмәтчелегендә йөргәндә үлеп киткән әтинең иске-москыларын киеп йөри. Менә хәзер дә аның өстендә ямаулы чикмән калдыгы, башында чүбекләре чыккан ертык бүрек... Мин, ун яшемә җитеп, әни өстендә шуннан да юньлерәк кием күрмәдем.
Әни бәйләмне ике төшеннән ныгытты да, чикмән чабуын билендәге бауга кыстырып, утынны иң өстенә алмакчы булды. Ул арада ютәле кузгалды да тыела алмыйча йөткерергә тотынды. Аның тезләре, күшеккән куллары дерелдиләр иде. Бер-ике ботакны ташлап калдырырга туры килде. Икәүләшеп азаплана торгач, бәйләмне иңбашына алып, кайтыр уңайга киттек.
Әллә ничек бик тиз караңгыланды. Урман эче бөтенләй тынып калды. Аяк астында чыбык-чабыклар чартлый, юеш яфраклар кыштырдый иде. Беразга гына тукталып торган вак яңгыр яңадан сибәли башлады, аның тамчылары, муеннан аркага йөгереп, тәнне бөрештерде, биткә, күзгә сыланды.
Ботаклар бәйләме иңбашын чытырдатып баса, якам артка тартылып сулышымны кыса иде.
Ә кайтасы җир шактый ук ерак әле... Шулай да мин, кайтып җиткәч болар барысы да онытылыр дип, күңелемне юатам. Иске чүпрәкләргә төренеп мич башында утырган ике сеңелем күз алдына килә. Безнең өйгә әллә нәрсәсенә җылы төтми. Суыкка түзмичә, җәй көне мыжгып торган тараканнар да качып бетте инде. Тәрәзәләрдән салкын җил өрә. Җил көчәйгән саен, нидер нечкә тавыш белән әрнеп-әрнеп елаган шикелле ишетелә. Өйдә караңгы. Ашарга да бетте. Ипинең тәмле исе өйгә кермәгәнгә әллә кайчан инде. Сеңелләрем безне көтә-көтә зарыгып та, ачыгып та беткәннәрдер инде. Җилкапка шыгырдап киткән саен, куанып китәләр булыр...
Мин, өйгә кайтып мичкә ягып җибәргәч, күңелле дә, рәхәт тә буласын уйлыйм. Дөрләп янган мич яктысы өй эченә төшкәч, нинди якты буласын, сеңелләремнең мич каршында нәни кулларын уа-уа җылынасыларын күз алдына китерәм дә, миңа, үзем җылынган шикелле, бик рәхәт булып китә. Менә әни бик тәмле иттереп умач пешереп җибәрер. Зур агач табак өстеннән күтәрелгән тәмле аш буы борынны кытыклаган шикелле; ашыйсы да бик килә...
Менә урман кырыена да килеп җиттек. Агачлар арасыннан, соры томан булып, кыр өсте күренә. Анда инде, урман буендагы чокырны чыккач, кайтырга җиңелрәк булыр шикелле. Анда юл да бераз җилләгән булыр.
Минем артта әнинең авыр сулавы, аягының чапылдавы ишетелә. Ара-тирә ул буылып-буылып ютәлләргә тотына, аннары агачка сөялеп хәл җыя да тагын кузгалып китә. Әнине күрмәсәм дә, җыерчыклы йөзе һич күз алдыннан китми. Ул бик арыгандыр инде, мескен, тезләре калтырыйдыр. Мин аның күңелен күтәрерлек ягымлы сүзләр әйтмәкче булам. Минем аңа: «Аз гына түз инде, әни җаным, дәүрәк үскәч, мин сине бер дә болай тилмертмәм»,— дип әйтәсем килә.
Тик аңа таба борылсаң, туктыйсы була, туктасаң, тезләр калтыраганны тоясың, чабатага тулган пычракның суыгы, балтырларга менеп, ныграк сызлата баш лый. Шуларны сизмәс өчен, бөтен көчемә йөгерәм генә!
Менә чокырга да килеп җиттек. Аяк асты бик тайгак. Кая басканымны белмичә, төрле якка айкалып, аска, чокырның төбенә атылдым. Бәйләмем белән янәшә тәгәри торгач, кайдадыр туктадым. Битем, кулларым гел генә пычрак.
Әнинең аяк тавышын тыңлап карыйм. Берни дә ишетелми, үзе дә күренми. Ни булды икән? Нигә аяк тавышы юк? Кинәт бик тын булып калды. Акрын гына кирегә таба борылдым. Бары берничә генә адым атладым: юл пычрагында бер кара өем сузылып ята, аннан түбәнрәк — утын бәйләме. Тыным буылып янына тезләндем. Әнинең куллары юл пычрагын капшыйлар, үзе ыңгыраша. Якын ук килеп башына кулымны куйдым. Үз тавышымнан үзем куркып:
— Әни, тор, әни!— дидем.
Күтәрмәкче булып карасам да, ул тора алмады, аның бөтен гәүдәсе әллә ничек булып изелеп төшкән иде.
— Әни! Әни дим! Бер генә дәш инде, әни!..— Аның пышылдап кына булса да бер генә сүз әйтүен көттем.
Тик ул дәшә алмады, салкын тиргә төшерерлек аяныч тавыш белән бик авыр бер ыңгырашты гына...
Нишлим? Кая барыйм? Чокырның әле бер ягына, әле икенче ягына ташландым. Бер якта — кара урман, икенче якта — томанлы кыр, чокыр эчендә — үлеп ята торган анам.
Аннары башыма бер уй килде. Бәлки, кем дә булса тавышымны ишетер? Бәлки, берәр узгынчы килер?
Бөтен көчемне җыеп кычкырырга тотындым. Урман ягына йөгереп менеп, анда кычкырдым; кыр ягына күтәрелеп, анда да аваз салып карадым.
Тамагым карлыкты, хәлем бетте, тик никадәр генә көтсәм дә, җавап бирүче булмады.
Яңадан анам янына төшеп, аның баш очына тезләндем. Аның иреннәре нәрсәдер пышылдадылар. Ул, минемчә, ятим калган сеңелләрем турында берәр сүз әйткәндер, үзен басып үтергән шушы караңгы дөньяга нәләт укыгандыр. Мин аның соңгы теләген, иң соңгы сүзләрен шулай аңладым, мин аларны күңелем белән сиздем.
Йөрәк ярасыннан сыгылып чыккан кайнар күз яшенә кушылып, битемнән салкын яңгыр суы акты. Тирә-ягым һаман да караңгы, таң сызылырга бик ерак иде әле.