I
Камәретдин бала чагында ук әрсез, шук бала иде. Аның мөттасил (тоташ) ачылып торган селәгәйле авыз читләре, рәвешсез зур борыны кутырлардан арынып тормыйлар иде. Камәретдин, койрыгы киселгән эт шикелле, очраган бер бала белән бәйләнешмичә, сугышмыйча кала алмаганга, аның кызыл бәрәңгегә охшаган йөзендә яңа сугышлардан хасил булган яңа җәрәхәтләр яңарып кына торалар иде.
Камәретдин урамнан үткән балаларга гына түгел, хәтта көтүдән кайта торган сыерларга да, кәҗәләргә дә тынгылык бирми иде.
Фонтаннан су ташучы хатыннар каршында Камәретдин бер зур афәт иде, чөнки ул су белән үтүчеләрнең чиләкләренә төкермичә яки берәр шакшы нәрсә салмыйча кала алмый иде.
Камәретдин ун яшькә кадәр урамда яланаяк сугышып йөреп, шуклыкта мисал ителеп йөртелә башлагач, атасы аны бер кибеткә малай итеп бирде. Иректә башсыз булып үскән Камәретдин кибеттә дә үзен кибетчеләр алдында тота алмады.
Үз дәрәҗәсен белмичә, һәрбер эштә, һәрбер мәсьәләдә олыларга катышып, бөтен кибетчелек шаэнен(дәрәҗә, дан) аксата иде.
Билгеле, Камәретдингә бу кыланышлары белән кибеттә озак калырга туры килмәде, аны кибеттән куып чыгардылар.
Камәретдин тагын үзен иректә күрде. Бу юлы инде ул су ташучы асрауларның чиләкләренә төкереп калу белән генә канәгатьләнмичә, су ташучыларның үзләре белән дә кети-кети уйный башлады. Камәретдиннең бу мөгамәләләре ата-анасын куркуга салды. Сираҗетдин картның бөтен уе Камәретдинне сәүдәгәр ясап, мөселманнар арасыннан читкә чыгармау иде. Чөнки, Сираҗетдин фикеренчә, урыс малы, чит җир малы күп булса да, барыбер бәрәкәтсез була. Әмма үзарада ничек тә кеше хур булмый, эшкә өйрәнә, фәлән итә, төгән итә дип, Камәретдинне руска хезмәткә бирергә уйламый да иде.
Шулай да, Камәретдиннең югарыдагы мөгамәләләре картны куркытканга, бөтенләй адәм мәсхәрәсе булып йөрүдән артыграк булыр дип, Камәретдин страховой обществода агент булып торучы бер еврейга малай итеп бирелде. Камәретдин бу яңа урында яхшы гына хезмәт итеп, хәтта кибет вывескалары укый-укый русча язарга-сызарга өйрәнеп алды. Монда да иске гадәт буенча һәрбер мәсьәләгә, сүзгә катышуны яратса да, бу урында аның бу килешсез мөгамәләләренә көлеп кенә карыйлар иде. Гарьсез еврейга әрсез Камәретдиннең әрсезлеге ошап, аны почтага да, хәтта бәгъзе бер акчалы йомышларга да йөртә башлады. Камәретдин үзен йомышка йөрүче малай итеп кенә тотмый, мэзкүр обществоның мөдиреннән дә зуррак фараз кылып, агай-энегә мәслихәтләр дә биреп йөри башлады, чынлап та, ул соңгы пожардан соң әллә ничек бигрәк тә зураеп китте.
Хәтта ул:
— Теләмәгән кешемә бер тиен страховой акча бирдермәскә хәлемнән килә,— дип тә сөйләнгәли башлады.
Ул инде хәзер зур кеше булды. Мәсәлән, ул әүвәлгечә көтүдән кайта торган кәҗәләргә дә хәзер атланмый инде. Туры килгәндә болай таяк белән генә кәҗәнең яки урам этенең кабыргасына гына төрткәләп алгалый иде. Камәретдиннең йөрәгендә зураю тау кадәр булса да, эштә әүвәлгечә үк йомышка йөрү, контор идәннәре себерү белән генә канәгатьләнеп тора иде. Шулай да үзенең мәзкүр обществоның иң кирәкле кешесе икәнлегендә аның иманы камил иде. Хәтта ул булмаса, обществоның бөтен эшләре тар-мар килеп, бөтенләй эшләр тукталачак төсле иде. Камәретдин бу фикерне үзенең гакылсызлыгыннан гына чыгармый иде. Юк, аның сәбәпләре бар иде. Чөнки ул фирманың адресларын әбҗәдне (хәреф тану мәгънәсендә) күңелдән белгән шикелле белә иде.
II
Камәретдин хезмәт итә торган ширкәтнең баш мөдире үзенә юбилей ясаган көннән башлап Камәретдин күңелендә «юбилей» дигән бер авыру пәйда булды. Аның юбилей ясап, төрле бүләкләр алу хыялы көннән-көн үсә, зурая барды. Камәретдинчә уйлаганда, бу бер дә гаҗәп түгел иде. Бер карт рус үзенә юбилей ясагач, ширкәтнең бөтен эшләрен алып баручы Камәретдингә юбилей ясамыйча калу әллә ничек килешми иде шикелле. Ул, исәпли торгач, үзенең хезмәт итә башлавына ун ел тулу мөнәсәбәте илә үзенә бер юбилей ясарга уйлап, фикерен көне-төне шул юбилей ясау эшендә йөртә башлады. Ул юбилей аркасында үзен бөтен дөньяга күрсәтеп зур, мәшһүр кеше булып китүенә дә асла шөбһә тотмый иде.
«Әллә нинди муллалар да юбилейлар ясап татар дөньясын шаулатканны, миңа нигә шаулатмаска? Менә минем юбилеем була. Юбилей хәбәре дөньяга чыккач та, бөтен гәзитләр минем хакымда гына яза башларлар. Мине күтәрерләр, ул бит аларга авыр эш түгел. Менә соңыннан мине Питерга депутат итеп җибәрерләр. Мин депутат булып көненә унбиш сум жалунья алып рәхәтләнеп йөрермен, әмма күңелле булыр соң!..» — дип, төрле-төрле хыялларга чумып, күп вакытта контор идәннәрен себерергә дә онытып җибәрә иде. Юбилейның соңы мондый якты, күңелле булулары Камәретдинне юбилей ясарга кызыктыргаинан-кызыктыра иде.
Ул юбилей хакында уйлый-уйлый хәтта хыялларына да чын эш дип ышана башлады. Бер танышыннан юбилей дәгъватнамәсе(чакыру кәгазе, чакыру билеты) тасниф иттереп (төзетү, яздыру), аны театр летучкасы кадәр зур ак кәгазьгә алтын белән бастырып, алдан хәзерләп куйды.
Юбилей көне якынлашты.
Камәретдин юбилей дәгъватнамәсен шәһәрдәге җәмәгать Хадимнәренә, мөхәррирләргә, гәзит мөхбирләренә, артистларга, байларга һәм үзенең якын дусларына өндәүче Сафадан вакытында тараттырды.
III
Менә инде ул юбилей хакында гәзитләрнең шау килүләрен зур түземсезлек белән көтә башлады, хәтта, берәр гәзиткә бастырып чыгарырга соралганда хәзер булып торсын дип, фотокарточкасын да күз алдына элеп куйды.
Бер көн үтте, ике көн үтте, юбилей көне дә килеп җитте. Ләкин гәзитләрдә ул-бу күренмәде. Фотокарточканы да сораучы булмады. Камәретдин бу эшкә чыннан ук борчылды.
«Шулкадәр расходлар тотып юбилей ясап гәзитләргә дә кермәгәч, ул нәрсә генә була инде?» — дип, никадәр каты уйласа да, аның кавын төсле озынча башы бу аңлашылмаган мәгънәнең очына чыга алмый иде. Кызган куй мае исе тулган кечкенә тәбәнәк бүлмәнең диварлары бүген әллә нинди шәмаилләр белән бизәлгәннәр иде. Бу шәмаилләрдә тупас бармаклар белән зур гына итеп «1905-1915. Камәретдин Шәмсетдииов юбилее» дип язылган ямьсез язулар бүлмәгә керүчене кабып йотардай булып торалар иде.
Бу яшь килен сандыгына охшашлы, кечкенә бүлмә уртасындагы зур өстәл артында утырышкан бер төркем халык нәрсәдер көтеп торалар иде. Кунаклар арасында Камәретдиннең иң якын дусларыннан итекче Гыйлаҗи, күмәчче Шәмсевәли, кәләвәче Нурмөхәммәт аеруча мәһабәт һәм шат йөзле иделәр. Кич сәгать җидедә мәҗлес ачылачак булса да, зыялыларның килеп бетмәүләре аркасында, мәҗлеснең ачылуы беразга кичектерелде.
Сәгать сигезне сукканда, мәҗлестә кәләвәче Нурмөхәммәттән дә зуррак, галимрәк кеше күренмәде.
Дивардагы иске сәгать Камәретдиннең үз тавышына охшаган чырылдавыклы тавыш белән кичке тугызны суга башлаганда, итекче Гыйлаҗиның көтәргә артык сабыры калмагач, борчылып:
— Камәретдин дус, без бит эш кешесе, үзең дә беләсең, хәзер безнең эшнең кызу чагы, миңа кайтырга рөхсәт ит инде. Җиңгәң дә урын җәеп көтә торгандыр инде. Минем иртәгә сәгать биштә торасым бар бит, — дип, урыныннан кузгала башлады.
Күмәчче Шәмсевәли агай, «юбилей»ның нәрсә икәнлеген уйлый-уйлый утырган урынында йокыга китеп, төш тә күреп алды. Төшендә ул «юбилей»ны паштетка да, пәкләвәннигә дә охшашлы бер нәрсә итеп күрде.
Галләм шәкерт дәгъвәтнамәдә язылган «юбилей мәҗлесенә рәхим итегез» дигән җөмләне күргәч тә, «юбилей»ны бер тәмле аштыр дип күңеленә утырткан иде. Ләкин моннан өч ел элек мөкаддәм «юбилей» расходына дип фатирына бер сум илле тиен арттырганлыгы исенә төшкәч, Камәретдиннең юбилеена ни дип тә мәгънә бирә алмыйча аптырап калды. Түбәтәйче Сафиулла, аны-моны уйламыйча, ашъяулыкның чите белән тырнакларындагы былчыракларын арчып утыра иде.
Табынның түбән башында утырган өндәүче Сафа, кунакларның болай акрын җыелуына борчылып, ишек ачылган саен:
-Ә, менә киләләр, менә киләләр! — дип, зарыккан кунакларга рух кертергә тырыша иде.
«Юбилей» сахибе (ия, хуҗа) Камәретдин, табага баскан мәче шикелле, зыялыларның, байларның мәҗлескә килмәүләренә борчылып, дәгъватнамәләрне яхшылап таратмагансың, дип, өндәүче Сафага бәйләнә иде.
Сәгать унны сукты. Табында кеше артмады.
Камәретдин өстәл башына басып, кыяфәтсез йөзен тагын да кыяфәтсезләндереп, борчылган тавыш белән нотыгын башлады:
— Җәмәгать! Килмәгәннәр безгә үпкәләмәсеннәр. Без көтәсен көттек инде. Әфәнделәр, әй, ягъни дуслар! Бу көн минем юбилеем. Абрам Биниаминович кул астында армый- талмый ун ел хезмәт иттем. Мин аларга хезмәткә кергәндә русча бер хәреф тә танымый идем. Ә хәзер, Аллага шөкер, басманы гына түгел, язманы да укыштыра башладым инде. Аның, ягъни Абрам Биниаминовичның йомышына йөри башлаганыма бу көн ун ел тулды. Менә бу көн минем юбилеем, җәмәгать! — дип сүзен бетереп биш-алты минут кадәр баскан җирендә катып торса да, мәҗлестә ул-бу күренмәде. Камәретдин эченнән надан дусларын һәм өндәүче Сафаны сүгә башлады.
Ашлар ашалды, чәйләр эчелде, мәҗлес ябылып, фатиха да бирелде. Тик Камәретдингә бүләкләр генә бирелмәде.
Халык урыннарыннан кузгала башлагач, күмәчче Шәмсевәли, урыныннан торып:
- Җәмәгать, туктагыз, «юбилей» бар бит әле,— диде, Камәретдингә борылып: — Камәретдин дус, «юбилей», «юбилей» кайда? Әллә оныткан идеңме? — диде.
Итекче Гыйлаҗи, мыекларын рәтләп:
— Кая, Камәретдин дус, барыбер бүгенге төн үтте инде, китер теге, ничек әле, «юбилей» дисеңме, авыз итик инде, — диде.
Кәләвәче Нурмөхәммәт, боларның юбилейны да белмәүләреннән эче катып көлеп, Гыйлаҗиның колагына белдекле тавыш белән:
— Гыйлаҗи дус, юбилейны ашамыйлар аны! Каты нәрсә ул, тешең үтмәс! — дип, яңадан көлә башлады.
Гыйлаҗи, аптырап калып:
— Мин белмим, мин үзем генә уйлаган идем. Соң, Нури дус, нәрсә ул? — диде.
— Улмы, улмы... да... ул! Шакир үрәтникнең күкрәгендә күргәнең юкмыни? һи-һи!.. Менә нәрсә ул! — диде.
Дусларының юбилейны аңламауларына Камәретдиннең эче пошып, киләчәк юбилейларда, бәлки, файдасы булыр дип, юбилейның нәрсә икәнлеген сөйли башлады. Камәретдин соңгы нотыгында юбилейның бүләкләрдән башка күрке булмаганлыгын ачык һәм оста итеп сойләде.
Итекче Гыйлаҗига Камәретдиннең соңгы сүзләре тәэсир итеп аптыраган да, уйлаган да сымак бер тавыш белән:
—Алай икән, Камәретдин дус, гаепләмә инде, без надан кеше, һәммә нәрсәне дә кайдан белеп бетерәсең аны. Ярый, Камәретдин дус, үткән эш үткән, аны кайтарып булмас, ә син, менә нәрсә, иске чирбикләреңне иртәгә миңа китер, менә дигән күннән табанча салып бирермен, «юбилей» бүләгеннән булыр! — диде.
IV
Ничә айлар тырышып җыелган акчага ясалган «юбилей» мәҗлесенең муафикатьсез чыкканлыгын Камәретдин үзе дә сизде. Шулай да ул бу эшкә артык хафаланмады. Аның фикеренчә, юбилейның болай муафикатьсез чыгуына фәкать өндәүче Сафа гына гаепле иде. Ул юбилей мәҗлесенә зыялыларның, байларның килмәүләрен дәгъватнамәләрнең өндәүче Сафа тарафыннан вакытында таратылмавыннан гына күрә иде. Шуңа күрә, Алла гомер биреп, унбиш еллык юбилей ясаганда, дәгъватнамәләрен биззат (турыдан-туры) үзе йөреп таратырга карар бирде.