СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әнәс Хәсәнов "Әҗәт".

Беркөнне әни миңа:
— Бар әле, улым, шушы ярты гына пот арышны тиз-тиз генә тегермәннән тарттырып кайт әле, — дип, төбенә генә ашлык салган капчык тоттырды. — Насыйбулла абзый, зинһар, шушыны гына тарттырып бир әле, диген.
— Ул мине тыңлар микән соң? — дим.
— Тыңлар, тыңлар, әйбәт кеше ул. Ерак кына булса да, үзе безгә туган тиешле кеше дә бит әле.
Капчыкны эләктереп, мин кыр капкасыннан ерак түгел калкурак җирдә утырган тегермәнгә җилдердем. Беләм бит, арыш тартылса, әни ипи салачак, камыр башыннан гына бәрәңге пәрәмәче дә әмәлләми калмас. Насыйбулла абзый мине елмаеп каршылады. Мин аның калкып торган яңак сөякләренә, кызыл борычка ком кушып сипкән кебек кызгылт төк баскан йөзенә, очкыннар уйнап торган күзләренә игътибар иттем. Танырмы, юкмы? Таныды!
— Син Габделбәр малаемы әле, улым? Үскәнсең, үскәнсең. Яраткан кызың бармы соң? — диде ул. Аның шаян, җор сүзле, мәзәкчән кеше икәнен олылардан ишетеп белсәм дә, мин аптырый калдым.
— һи, Насыйбулла абзый, син бигрәк инде. Мин бит әле өченче сыйныфта гына укыйм, — дидем.
— Буең җегетләрнеке. Исемең ничек әле?
— Карип мин, Карип!
— Хе-хе-хе! Исемеңне беләсең икән. Хуш. Маладис. Ә менә син, Карип, әйт әле, минем бакчага кыяр урларга төшкәнең бармы?
Бу абзыйның менә шулай тиктомалдан күзгә туп-туры карап сорау бирә торган гадәте барын беләм. Хәйләкәр ул, җавабыңның ялганмы-юкмы икәнен шундук сизеп ала. Ялганладыңмы — кызарасың. Кызардыңмы — тотылдың. Мин кызармыйм, бакчаларына төшкәнем юк. Исән чагында әби дә әйтә иде, хәзер әни дә, кеше әйберенә кул сузасы булма, ди. Зур гөнаһ ул, ди. Минем, сират күперен чыкканда егылып төшеп, тәмугта янасым килми, Алла сакласын!
—Юк, Насыйбулла абзый, төшкәнем юк, — дим, аның миңа төбәлгән сирәк соры керфекле көлемсерәп торган күзләренә карап.
—Күрәм, күрәм, төшмәгәнсең. Кыяр яратасыңмы соң?
—Булса яратам инде... Аны кем яратмый? Яшь кыярның хуш исләре борынны ярып кергәндә, авыздан сулар килә...
—Вәт, вәт...
Насыйбулла абзыйның кушаматы «Вәт-вәт». Кайсы Насыйбулла дигәндә, теге тегермәнче Вәт-вәт Насыйбулла инде, диләр.
Заманында, йомышы төшеп, күрше авылдан бер хатын Насыйбулла абзыйны сорап килгән, имеш. Хатыны Мәүлия апа, шаяртыпмы, көнләшепме:
—Син кайсы Насыйбулланы эзлисең соң? Теге тел бистәсе, озын, ябык, чандыр, үзе ямьсез, үзе кәкре аяклы, зур башлы кешене эзлисеңме? — дигән.
Теге хатын әйткән, имеш:
—Вәт-вәт, шуны, шуны.
Шуннан бирле аңа Вәт-вәт Насыйбулла кушаматы ябышып калган. Шаян, мәзәкчән кеше буларак, ул үзе дә бу сүзләрне кушып җибәреп, авыз кырыйларын уйнаклатып көлдерергә ярата:
—Вәт-вәт, дөресен әйттең. Вәт-вәт, өстенә бастың.
Әй, сүзем кыяр турында иде бит әле.
—Кыярны аны кем яратмый инде.
Тегермәнче абзый иске кәчтүменең бүлтәеп торган кесәсеннән зур гына кыяр алып, җиңенә сөртте дә миңа сузды.
—Мә, яратсаң. Мәүлия әбиең, буш арада кимерерсең, дип биреп җибәргәли. Кайгырта карчык, кайгырта минем тамакны. Тик минем теш Шәрифләремнең рәте юк. Аша, мә, аша. Син дә шундый үзеңне кайгырта торган кызга өйлән, яме.
Минем кыстата торган гадәтем юк. Ашыйсым килгәндә бигрәк тә. Ә минем гел ашыйсым килеп тора. Әни, үскәнгә шулай ул, ди.
—Син, кем, Карип улым, ул кыярны шыкырт-шыкырт иттереп, мин дә ишетерлек итеп аша, яме.
Мин, шартлатып тешләп, кыярны ике-өч кенә каптым. Елмаеп карап торган Насыйбулла абзыйның төк баскан бугаз төене кыймылдап-кыймылдап алды. Ашап бетергәч:
—Рәхмәт, Насыйбулла абзый, кыярың бик тәмле, сусыл икән, — дидем.
—Вәт-вәт, — диде ул. — Көненә икешәр кат үзең су сипсәң, тагын да тәмлерәк була әле ул. Ә менә япь-яшь килеш йокыга куерып, эшеңне онытырга ярамый. Ник килгәнеңне нәрсәгә әйтмисең, ә?
—Әни әйткәнне, ипи салырга менә шушыны... — дип, мин оялып сүземне башлаган идем, ул үзе дәвам итте:
—Вә-әт! Тарттырып бирсен әле, дигән иде, шулаймы? Әй, Карип улым, бу җурнагыз тегермән ташларына сыланып кына бетәчәк ич. Әз бит бу. Шөкер, ташларны себереп куймаганыем. Тарттырырмын анысы, Алла боерса. Тик җил туктады бит әле, гөнаһ шомлыгына каршы. Күрәсең ич, тегермән канатлары әйләнми. Көтәргә кала.
—Озакмы инде ул, Насыйбулла абзый?
—Анысын бер Ходай гына белә инде. — Шулай дип, тегермәнче абзый өстендәге кәчтүмен салып селеккәләргә кереште. Тирә-якка он тузаны таралды.
Шул мәлне, нәрсәдер исенә төшкәндәй, Насыйбулла абзый капыл гына торып басты, бер миңа, бер тегермәненә карап тора башлады. Аннары бөтен гәүдәсе белән артка таба киерелде дә, кинәт алга бөгелеп, тирә-юньне яңгыратты:
—А-а-ап-чхи!
Аңа тегермәне җавап бирде:
...пчхи!
Тегермән өстендәге тук күгәрченнәр, чыпчыклар, пырылдашып, һавага күтәрелделәр.
—Исәнлеккә-саулыкка!
Насыйбулла абзый тагын артка киерелде, тагын көтүче Ризван абзыйның озын, очы ат койрыгыннан йолкып үргән кыллы чыбыркысы шартлаган тавыш ишетелде:
—А-а-ап-чхи! Исәнлеккә-саулыкка!
Мин саный башладым — ике, өч, дүрт, биш... Насыйбулла абзый төчкерә дә төчкерә, аның саен үзенә үзе теләк тели — исәнлеккә-саулыкка. Шуның өстенә төчкергән саен, кысылып кына әллә керә, әллә чыга торган һава тавышы ишетелеп китә:
—А-а-ап-чхи! Пси-и-ий... А-а-ап-чхи! Пси-и-ий... Исәнлеккә-саулыкка...
Шулай шактый кабатлангач кына, мин Насыйбулла абзыйның төчкергәч тын алуы шундый тавышлы икәнен аңладым. Ризван абзый чыбыркысының тавышы әле тагын кат-кат ишетелде. Күгәрченнәр инде шактый еракта әйләнеп-әйләнеп очып йөриләр иде. Төчкерү ничек кинәт башланса, шулай ук кинәт бетеп тә китте. Насыйбулла абзый кесәләрен актарып, сап-сары кулъяулыгын эзләп тапты, күз яшьләрен сөртте, тәмләп, ыңгырашкан авазлар чыгарып, озаклап борынын сеңгергәч, берни булмагандай, миңа борылды:
—Әлләрги диләр миндә. Әлләрги. Он тузаны шулай итә. Унар-унбишәр төчкертә. Син әнә серкә очырган арыш исен, юл кырыйларындагы чәчәк исләрен сизәсеңме?
—Сизәм. Алардан бал исләре дә аңкып тора.
—Ә мин яз көннәре берни сизмим. Мать якасын! Ә менә син, Карип, әйт әле, сүгенәсеңме?
Мин тагын аптырап калдым. Тиктомалдан сорый бит.
—Ю-у-ук. Сүгенмим. Син бигрәк инде.
—Алдашмыйсыңмы?
—Имансыз китим! Сүгенмим!
—Әстәгъфирулла, диген, үскәнем. Имансыз киткән кеше ул — тәмуг кисәве. Теге дөньяда сүгенгән кешегә утлы таба ялаталар, ди. Менә бит. Алла сакласын! Болар дөрес булса, имансыз да китсәң, анда инде син — пропал.
—Әни дә әйткәне бар иде...
—Туты шул. Ярый әле дөресен сөйлисең, алдашмыйсың.
Шулай дип, Насыйбулла абзый каешланып беткән эшләпәсен баш түбәсенә чигереп куйды. Аның кырмыска таеп егылырлык шома, ялтырап торган пеләшенә кояш нурлары кунды.
—Сүгенсәң, менә минем шикелле пеләш каласың...
Әллә дөресен әйтә, әллә тагын шаярта. Минем бер генә дә пеләш каласым килми.
—Ә син сүгенә идеңмени?
Насыйбулла абзый, бераз тын торгач:
—Баш бар синдә. Ба-ар, — дип нәтиҗә ясады. — Агач пәке түгел син. Сүгенгәнгә түгел, минем чәчләр, фронтта генераллар гына кия торган каракүл бүрек киеп, фарсит иткәнгә күрә коелып беттеләр. Менә маңгайдагы җөйне күрәсеңме? Ул да шуның эзе.
Белмим, әллә тагын шаяра, әллә дөресен әйтә.
—Йә, киңәш ит әле, хәзер нишлибез инде?
—Белмим шул, — дим, — нишлик соң?
—Җил чыкканны икәүләп көтәбезме, диюем. Әллә Сәгыйдә әбиләреңә барып киләсеңме? Шулай итик без. Кайчан чыга әле ул^җил. Ә син, менә ипи салырга әни көтеп утыра, дисең... Йөгереп кенә барып кил син Сәгыйдә карчыкка. Үзегездән якында ялгыз яшәүче Сәгыйдә карчыкны беләсеңдер ич инде.
—Беләм инде, беләм.
—Менә яхшы. Йөгереп кенә барып кил әле. Менә шушы капчыкны бир үзенә. Әйт, җил туктаган, тегермәнгә җил кирәк, диген. Насыйбулла абзый җибәрде, диген. — Минем ышаныргамы-юкмы дип икеләнеп торганны күргәч: — Бармасаң, мин кайтып китәм, алайса. Үзең тарттырып бир әле, дип торасың. Мин бит җилсез тегермәнне эшләтә алмыйм.
—Бу капчык белән ул нишләсен икән?
—Үзе белә ул, үзе белә. Аның белмәгәне юк.
Әйе шул, Сәгыйдә әби бөтен авылда дан тота. Аның урман-кырда әллә нинди чәчәкләр, үләннәр, тамырлар җыеп, авыру кешеләрне дәвалаганын кем генә белми. Барысы да кышын-җәен аңа йөри. Ә ул юмарт, бирә.
Мин киттем, Насыйбулла абзый күзендә шаян чаткылар уйнатып озатып калды. Мин йөгерә-йөгерә барып җиткәндә, Сәгыйдә әби чип-чиста себерелгән ишегалдында, «чеби-чеби» дип, тавык-чебиләрен ашатып йөри иде. Насыйбулла абзый йомышын әйткәч, ул, миңа карап:
—Әй бала, бала, — дип, башын чайкап авыр сулап куйды. Авыз эченнән генә тагын нәрсәдер әйтте. Аннан соң бераз уйланып торды да: — Кая әле, шушында салырга куштымы? — дип, кулымнан капчыкны алып, өйалдына кереп китте. Мин, кызыксынып, аңа иярдем. «Әллә әфсен- төфсен укып, җил чыгара беләме икән?» Сәгыйдә әби лардан соскыч белән кырып-себереп капчыкка нидер салды да миңа тоттырды.
—Нишләп соң ул сине үз карчыгына гына җибәрмәгән... Миңа җибәргән. Мә, улым, илтеп бир шуны үзенә. Менә моны ул синең карчыгың Мәүлия әбидән алып торган булган, диген. Шул әҗәтне кайтарам. Шулай дип әйтте, диярсең.
—Сәгыйдә әби, моның белән ничек җил чыгарып булсын инде? — Мин, берни аңламыйча, карчыкка текәлдем.
—Ул да үзе белә. Бар, илтеп бир, — дип, күзлек пыялаларын сөрткәләп, артымнан карап калды.
Бер аулак тыкрыкка җиткәч, мин капчыкны ачып карадым. Анда бернинди серле әйбер юк, бер чеметем борчак кына бар иде. һи!
Мин кире кайтканда, Насыйбулла абзый минем шикелле эш белән килгән ике-өч яшьтәше белән сөйләшеп утыра иде.
—Булмадымыни? Капчыгың буп-буш, — дип, ул кеткелдәп көлә башлады. — Нәстә диде, әйт әле, нәстә диде?
—Ник миңа җибәргән сине, үз карчыгына гына җибәрмәгән, — диде. — Ә капчык төбенә бер соскыч борчак салды. — Мәүлиясеннән әҗәткә алып торган идем, илтеп бир шуны, диде. Нәрсәгә ул, дигән идем, үзе белә, ул да үзе белә, диде.
Насыйбулла абзый ышанмады бугай, капчыкны төбеннән тотып селкеде. Аннан чирәм өстенә аз-маз борчак коелды. Абзыйның йөзенә караңгылык йөгерде. Ул ык итте дә ютәлли башлады. Шомарып беткән ватык тегермән ташлары өстенә менеп кунаклаган картлар, эчләрен тотып, чирәм өстенә аудылар. Аларның туктый алмый шарык-шарык көлеп ятуына кәефе киттеме, Насыйбулла абзый:
—Сез дә инде... Картаеп акылга туймаган нәстәләр... Җырдылар авызларын... — диде дә үзе дә кушылып, стена сәгате герләрен күтәреп куйган тавышлар чыгарып көлә башлады. Көлеп аргач: — Мин сезнең җурнаны иртәгә тарттырырмын, Карип улым. Син инде, матри, моны әниеңә сөйли күрмә, яме, — диде.
Сөйләргә ник ярамаганны мин соңыннан, бу хәлне Илһам дустым белән уртаклашканнан соң гына аңладым. Искә төшкән саен, хәзер дә аның белән көлешәбез әле. Теге картлар, мине очратканда:
—Ничек соң, егет, җил капчыгың тишелмәдеме әле? — дип, озак еллар үртәп аптыраттылар. Оят булса да әйтим инде. Мин дә Насыйбулла абзый каршында әҗәтле булып калмадым.
Теге хәлләрдән соң бер-ике ел узгач, буйга да шактый тартылгач, Илһам дустым:
—Әйдә, кызык ясыйк әле, — дип, көтмәгәндә миңа бер киңәш бирде. Насыйбулла абзыйның яшь чагында Сәгыйдә апайны яратып, өйләнергә йөргәнен, тик эше пешмәгәнен без олылардан ишетеп белдек. Аулак урыннарда кызны туры китереп, туксан тугыз тапкыр тупсасын какшатып бетергән, имеш. Әмма һаман да ярмасы бүртмәгән. Җор, тиктормас теле аркасында аның «җилбәзәк» дигән даны таралган булган шул.
—Синең бөтен эшең телең белән тегермән тарттыру, — дигән, имеш, аңа Сәгыйдә апай. — Кулыңнан эш килсә, әнә тегермәнче бул, калхуз тегермәненә тегермәнче кирәк, ди.
Ничек килеп чыккандыр, әйтә алмыйм, ә менә фронтка киткәнче дә, аннан күкрәгенә орден-медаль тутырып кайткач та, Насыйбулла абзый тегермәнче булып эшләде. Хәер, мин бераз читкәрәк киттем бит әле. Сүзем бит Насыйбулла абзыйга әҗәт кайтару хакында иде...
Көннәрдән бер көнне ул авыл картлары белән кибет янындагы ыштан төпләре шомартып бетергән агач бүкәннәр өстендә сугышта күргәннәрен сөйләшеп утырганда, мин, аның янына килдем дә:
— Насыйбулла абзый, читкәрәк китик әле, сиңа әйтәсе сүзем бар, — дидем. Шайтан котырса, оят кача икән шул.
— Сүзең булса әйт. Яшь киленмени, — диде ул. — Вәт бит, ә?
— Кеше алдында әйтмәскә кушканнар иде. Бик тә үтенгәннәр иде.
— Кем кушты, кем?
— Әйтә алмыйм, ачуланма. Читкәрәк китик.
— Менә күрдегезме, җәмәгать, Насыйбулла абзагыз чутта әле. Бәлкем, берәр нечкә билнең миңа күзе төшкәндер. — Насыйбулла абзый янындагыларга күз кысып алды да минем янга килде.
— Насыйбулла абзый, Сәгыйдә әби авырып киткән бит.
— Суң?
— Зинһар, үзенә генә барып әйт, — ди. — Сүз чыгып, Мәүлиясе колагына чалынып кала күрмәсен, ди. Яшьли үк бик көнче иде. Насыйбулланың теңкәсенә тигәнен ишетеп белә идем, ди. Хәлем бик авыр, ди.
— һе-е...
— Якты дөньяда бәхилләшик. Иртәгә әллә калам, әллә юк. Кеше аягы басыла төшкәч кенә кереп чыкмасмы икән, ди.
— Шулай укмыни? Ялгыздан-ялгыз калды шул, мескен...
— Ие, иртәгә миңа улларына телеграмма сугарга да кушты...
— Юләр сатмыйсыңмы, малай актыгы? Юк елгага юк тегермән корып йөрмисеңме дим.
— Имансыз китим!
— Әстәгъфирулла! Китәрсең шул, һаман болай каргангач. Әлгаязы билләһи. «Тәүбә» диген, тилебәрән орлыгы ашадыңмы әллә? Каргануыңны һаман онытмыйсың икән.
— Тәүбә, тәүбә!.. Тик, зинһар, сак йөрсен, ди. Картайган көндә рисвай булмыйк, ди.
— Вәт-вәт... Исенә төшә башлаган, алайса... Иске авыз дан яңа сүз.
— Нәрсә?
— Әй, анысы сиңа кирәкми лә.
— Ярар, Насыйбулла абзый, мин киттем. Нәрсә дим соң?
— Авырып торгач, керми булмас, дип әйтте, диген.
Шулай итеп, абзыйның ризалыгын алып, мин китеп бардым. Ә кичен караңгы капкач кына Илһам белән без Сәгыйдә әбинең коймасы янында кеше буе булып үскән кычыткан арасына кереп постык та «кызык» көтеп утыра башладык. Килерме, юкмы? Утырабыз, утырабыз, юк та юк. Ышанмады, күрәсең. Инде китәргә җыенганда гына Сәгыйдә әбинең ишегалдындагы казлары каңгылдый башлады. Сак кына капка келәсенә кагылган тавыш та ишетелеп китте. «Килде!» Капка ачылмады, бикле иде. Казлар тынды дигәндә генә, каралтының бакча ягыннан ашлык тулы капчык гөпелдәп ауган тавыш килде. Кемдер, ыңгырашып, әби-бабайларны да искә төшереп алды бугай. Казлар инде бик каты каңгылдашырга керештеләр. Ул арада шыгырдап ачылган өйалды ишегеннән тышка тонык кына ут яктысы сирпелде. Аннан Сәгыйдә әбинең шомлы тавышы ишетелде:
— Нәрсәгә борчыласыз инде? Ни булды сезгә, малкайлар? Ә? Берәр җәнлек кердеме әллә? Әстәгьфирулла! Кем бу? Карак бар! Карак! Ярдәм итегез!
— Сәгыйдә... Сәгыйдә, дим. Шаулама әле, зинһар! — Бу Насыйбулла абзый тавышы иде. — Мин әле бу, мин... Менә үзең әйткәч кереп чыгыйм дигән идем. Капкаң бикле. Аякны каймыктырдым, ахрысы... Булыш әле, булыш... Торыйм әле...
— Насыйбулла? Син нишләп йөрисең, ә? Төн уртасында? Ә?
— Сине бик сырхаулап ята, диделәр ләбаса. Уф-ф! Бу аяк әллә сынды микән? Басарга да авырта...
— Әй Насыйбулла, Насыйбулла!.. Картаеп акылга туярга вакыт бит инде... Кара әле кыяфәтеңне, күлмәгеңне... Умырылып төшкән ләбаса. Йа Хода!
— Коймаң аша төшкәндә, нәстәгәдер эләгеп аерылды ла ул. Кадалгыры... Ичмасам, бу казларың разбуй сала... Хәлең ничек соң, ә?
— Миңа нәрсә булсын. Ялгыз башым, тыныч колагым. Әлегә Ходайга шөкер!
— Авырып ятасың, диделәр бит. Кереп кенә чыкмас микән, бәхилләшеп калыйк, дип әйтте, диделәр.
— Нәрсә, нәрсә? Моны нинди кара ялганчы уйлап тапкан тагын? — Сәгыйдә әбинең тавышында артык дәрәҗәдә аптырау, гаҗәпләнү төсмерләре яңгырады. — Уемда да булганы юк. Йа Алла!..
— Хакмы? Хәер, үзем дә күреп торам инде. Алай икән,алайса... Менә бит гөнаһ шомлыгы, ә? Габделбәр малае Карип килеп әйтте. Кара-чутыр, чегән кисәге! Үзем дә инде, тегермәндә сакал агарткан нәстә.
— Их, карт юләр!.. Шуңа ышандыңмы? Сине шул шайтан ялаган малай җилгә атландырган инде, алайса, тегермәнче. Шуклыкта сине дә уздырган бу, ә!
— Ну инде! Очратыйм гына, чәчкәнен урам мин аның. Чәүкә мие эчкән нәстә... Үземне әйтәм әле...
— һи, урган ди шул берәү. Шым бул инде син, шым бул... Авызыңнан җил алсын, илтеп дәрьяга салсын, исән булса, атасына гына әйтер идең дә бит. Ярамый балалар белән булашып йөрергә. Бөтен авыл халкы шау килер. Үзең дә көлкегә калырсың, мине дә рисвай итәрсең. Ил авызына иләк ябып булмый. Зинһар, шым бул. Картаймыш көндә гыйшык-мыйшыкларын яңартып йөриләр икән, дип, даныбызны чыгарырлар. Ишетелсә, балаларыбыз алдында да оятлы булырбыз.
— Рәсүл тырнагы булдың инде син дә. Гомер буена. — Насыйбулла абзый үпкәләргә дә өлгерде бугай.
— Әй сакаллы сабый, һаман яшьлек юләрлекләрен оныта алмыйсың, ә... Хи-хи-хи!..
— Ах-ти, шайтан таягы, ә! Теге малайны әйтәм. Менә бит хәзерге яшьләр! Ә? Киттем, алайса. Авырмыйсың икән бит, әйбәт. Хуш, гаеп итмә инде. Ах-ти, шайтан таягы!.. Хи-хи-хи!..
Насыйбулла абзый белән Сәгыйдә әбигә кушылып, Илһам да пырх итте:
— Шайтан таягы дип сине әйтәләр, хы-хы!..
Илһамның авызын томаларга дип сузылуым булды, кулымны ачы итеп кычыткан өтеп алды. Кычкырып җибәрүдән чак тыелып калдым. Ул арада капка келәсе әкрен генә ачылды да, тирә-ягына карана-карана, безнең яннан шыпан-шыпан гына Насыйбулла абзый узып китте.
Бу хәлләр ул чакта мәзәк тоелса да, мин озак вакытлар, олы кешеләрне рәнҗеттем бит, дип борчылып йөрдем. Тора-бара, нишләп болай күңелемдә борчу саклап йөрим соң, Насыйбулла абзыйны күрим дә гафу үтеним дигән уйга килдем. Элемтә училищесына кереп кайткан елны, тартмалы инглиз чәе, тәмле конфетлар алып, Насыйбулла абзый янына киттем. Капкаларыннан кергәндә, ул, аяклары тирәсендә чуалган зур гына сары мәче белән сөйләшә- сөйләшә, помидор бәйләр өчен колгалар әзерләп йөри иде. Аның бөгелә төшкән какча гәүдәсен, ябык иңнәрен күргәч, башымнан, картлач шактый мәлҗерәгән икән, дигән уй йөгереп үтте. Еллар эзсез узмый шул.
— Исәнме, Насыйбулла абзый, сау-сәламәт кенә торасыңмы? — дип каршына киттем.
— Кем буласың? Күзем шәйләп бетерми. Якынрак кил, — диде ул.
— Мин әле бу, Насыйбулла абзый, Карип мин, дим, Габделбәр улы.
Карт һич көтмәгәндә җитез генә гәүдәсен турайтты да аксый төшеп миңа каршы атлады. Башыма секунды белән бер уй килде: теге хәлләрне искә алып, яңакка салып җибәрә күрмәсен тагы. Карт килеп туктады, җетелеген шактый югалта төшкән күзләре белән йөземә текәлде. Мин дә аның бөтереп куйган мыегыннан, чип-чиста итеп кырылган яңакларыннан, кыска гына калдырылган ап-ак сакалыннан күз алмый торам. Юк, бернинди усаллыкның эзе дә юк иде бу ачык йөздә. Юкка гына шикләнгәнмен икән. Ул, әле кичә аерылышкандай, гади генә:
— Ир кеше булгансың... Үзгәргәнсең. Төс-буең, килбәтең, бигрәк тә мыегың гел бабаеңныкы икән, — дип, күрешергә кул сузды. Мин җиңел сулап куйдым. Насыйбулла абзый зәңгәр тамырлары бүлтәеп торган куллары белән минем кулны нык кына кысып җибәрми торды да хихылдап көлә башлады. Аннары, ачык тәрәзәгә борылып: — Сәгыйдә, Сәгыйдәкәй, дим, чык әле бирегә... Сиңа әйтәм, чык әле, менә безгә кем килгән! — дип кычкырды.
Гаҗәпләнүемнән мин авызымны ябарга да оныттым: ишек ачылып, аннан ап-ак күлмәген җилфердәтеп, чигүле яулыгын пөхтә итеп арттан бәйләгән Сәгыйдә әби килеп чыкты. Аның киң кашлары астыннан кызыксынулы күзләре миңа төбәлде. Таныды.
— Теге Габделбәр малае Карип шушы лабаса, — дип, кул бирде.
Мин, ниһаять, сүз әйтерлек хәлгә килдем:
— Менә училищега кереп кайттым. Хәлегезне белим дип кердем.
— Хуш, хуш! Кендек каның тамган җир гомерең буе тартып тора ул, бәбкәм.
— Сез инде теге чактагы шуклык өчен, зинһар, гафу итә күрегез. Ямьсез килеп чыккан иде бит. Гаеп миндә.
— Вәт-вәт! — Картлар бер-берсенә күз атып алдылар да көлә башладылар.
— Ярар инде, узган эшкә салават, ди халык... Инә белән тагын кое казыйсың бар икән әле, алайса, бохара мәчесе. Гыйлем бик кирәк нәстә ул. Ә теге чакта икебезнең дә сиңа кәеф бик киткән иде. Әйе. Аннары инде...
Минем әле һаман гаҗәпләнүем йөземдә чагылганга, күрәсең, Насыйбулла абзый күңел тартмаларын бушатырга ниятләде.
—Менә күрәсеңме дөнья хәлләрен. Без хәзер берничә ел бергә инде. Син, Сәгыйдәкәй, әйдә, чәй куеп җибәр, хуш исле үләннәреңне салып. Бар әле, бар, — дип, карчыкны өйгә кертеп җибәрде. Аннары: — Мәүлия әбиең вафат булды бит. Авыр туфрагы җиңел булсын. Мин инде шуннан соң түздем-түздем дә Сәгыйдәнең капкасын барып кактым. Әйе... Көндез! Уйлама — көндез! Бер кактым, ике кактым, өч кактым... Ялгызлык ул, энем, үләт ялаган нәстә, бер тешләсә, өзми калмый. Әнә Сәгыйдә дә килене белән улы янына сыймады. Тормыш ул кырык катлы, дип юкка гына әйтмиләр шул. Мине кызларым Казанга алып китәргә теләгәннәр иде дә, туган туфрагымны ташлап китәсем килмәде. Аннары, вчу-теки, мин кәҗә катыгы түгел ич... Төтен санап ятмыйм, хәрәкәтләнәм... Сәгыйдәкәй дә ялгызлыктан гарык иде. Тәкъдиребездә шулай язылган, күрәсең. Менә бит ул ничек килеп чыкты.
—Мин, Насыйбулла абзый, сезнең өчен бик шат. Әйбәт булган. Яшьли кавыша алмаганны менә хәзер кавышкансыз икән. Тегермән сагындырмыймы соң?
—Әй, энем... Сагындырмаган кая... Хәзер аның инде кирәге калмады, дөнья икенче. Тегермән ул, улым, изге нәстә. Чөнки дә ризыкка бәйле. Нигъмәт тулы ашъяулык шикелле. Ипекәй төргән тастымал шикелле. Тегермән ташы астыннан агып торган җып-җылы он, ул, энем, адәмгә Ходай сые...
Ул арада ап-ак алъяпкыч япкан Сәгыйдә әби ачык тәрәзәгә килде:
—Йә, керәсезме инде... Чәем өлгерде.
Картның йөзе яктырып китте.
Тәмле чәй исләре аңкып торган бүлмәгә кергәч, өстәл өстендә майлы тура, бал, өрек, тәбия, ап-ак булка күреп, мин шатланып куйдым, әйбәт яшиләр. Минем карашны сизеп алган Насыйбулла абзый:
—Менә Ходайга шөкер! Табыныбыз һәрчак мул, — дип аңлатырга кирәк тапты. — Балаларыбыздан күчтәнәч агып кына тора. Мин бит әле участник войны! Пенсиям әйбәт. Сәгыйдәкәйнең дә иш янына куш. Яшибез шулай шөкрана кылып чуак көннәребездә. Никах укыттык...
—Аллергия җәфаламыймы соң?
—Бетте ул минем, бетте. Менә Сәгыйдәкәй, үләннәр белән дәвалап, тәки савыктырды, рәхмәт төшкере! — Насыйбулла абзый рәхмәтле карашы белән карап алгач, миңа: — Сиңа сөйлим әле. Яшь киленне алып кайтуым үзе бер кызык булды әле, — дип елмаеп сөйләргә тотынды.
—Син инде, атасы, бик туарылып китмә. Нинди кызык таптың инде шуннан, — дип, Сәгыйдә әби аның сүзен бүлдерде.
Карт аңа:
—Дөресен әйткәндә, чәчәгебез коелса да, безне кавыштыручы Карип булды лабаса, — диде. — Теге төндә егыла- мәтәлә килеп кергәннән соң, минем түбәгә дә кояш чыкты, син мине күргән саен елмая башладың лабаса.
...Шул. Бардым мин киленне алырга. Сөйләшкәнчә, ул әйбер-төрбирен төйнәп куйган. Күз салуга шикләнә калдым — зур, авырдыр бу. Сер бирмим әле. Күтәреп чыгып бер-ике адым атлавым булды, теге чакта каймыккан аяк отказ бирә генә бит. Киленгә сиздермәскә тырышып, кесәгә тыгылам да аякны борып-борып чеметеп алам, тыгылам да чеметеп алам. Юк, атламый гына, иблис. Рәхмәт, Сәгыйдә әбиең, юк ла, апаң, минем хәлне аңлады. Төенемне күтәрде, икенче кулы белән мине култыклап өемә алып кайтты. Шуннан бирле чөкердәшеп яшибез менә... Күчтәнәчләрең өчен рәхмәт! Хәер-дога сиңа. Аяк-кулың сызлаусыз булсын! Туган ягыңны онытып бетермә, яме!
Мин сәламәтлек, игелекле озын гомер теләп бәхетле картлар өеннән чыгып киткәндә, алар, елмаешып, кул болгап калдылар:
—Вәт-вәт! Ходай һәркайсыбызга гомер бирсә, сәламәтлек тә бирсен.
Рәхмәт искә алып керүеңә.