СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Гөлназ Мадышева "Кемгә нинди тун кирәк?"
Беркөнне урманда хайваннар патшасы Арыслан белдерү язып элгән. Ул анда тиздән салкын кыш киләчәген һәм җәнлекләргә үзләренә җылы кием әзерләргә кирәклеген әйткән. Куян мамыктан тун теккән. Аю үзенә жлтәрлек йон таба алмаган. Аптырап йөргән-йөргән дә үзенә өн ясап, шунда кереп яткан, салкын кышны шунда йоклап үткәргән. Ә Керпе нәрсәдән тун тегәргә белмичә аптырап озак йөргән. Аннары бик нык кайгырып, елый-елый, бер чыршы төбенә барып утырган. Чыршы аны кызганган, үзенең энәләреннән тун тегеп биргән. Хәзерге көнгә кадәр Керпе чыршы тегеп биргән энәле тунны киеп йөри, бик яраткач, аны җәен дә салмый икән.
2025-08-07 19:38