Апрель иртәсе иде. Ишегалдына җыелган кар суларында кояш уйный, өй кыекларына, тәрәзә капкачларына тезелешеп, чыпчыклар чыркылдаша. Кинәт өй артындагы тупылга бер төркем сыерчык килеп кунды. Алар, үзара нидер серләшә-серләшә, аз гына хәл алды. Аннары, дәррәү күтәрелеп, юлларын дәвам итте. Тупылда бары ике сыерчык калды. Алар никтер моңсу, ямансу иде...
Тупыл ботагында моңаеп утырган сыерчыкларны чыпчык малае Чык-Чырыйк шунда ук танып алды һәм чыркылдарга кереште. Әмма сыерчыклар аңа игътибар итмәде. Кайгылары зур иде шул аларның. Чык-Чырыйк исә сыерчыклар янындагы ботакка килеп кунды да аларны үчекли бирде:
— Килмешәкләр килгән, килмешәкләр, чырыйк-чы-рыйк... Салкын көннәр җитсә, качалар, көн җылынса, кайталар, чырыйк-чырыйк. Ә без кышын да, җәен дә биредә. Кешеләр белән. Кыш көннәрендә бездән дә матур сайраучы кош юк бу тирәдә... Шуңа күрә безне кешеләр хөрмәт итә. Ә сезнең оягызны да алганнар... Хурланмыйча ничек кайттыгыз сез, чык-чырыйк?..
Сыерчыклар уйга калды. Усал телле бу чыпчык малаеның сүзләрендә әллә чынлап та хаклык бармы? Әллә кешеләр безгә чынлап та үпкәләгәнме? Узган ел нәкъ шушы агачта аларның оялары бар иде бит. Шунда нәниләрен үстергән иделәр...
— Тукта әле, Чык-Чырыйк, — диде Сыерчык. — Ни эшләп без килмешәк булыйк ди? Икебез дә шушы авылда туып үстек ич... Безгә моннан да якынрак авыл, моннан да якынрак бакча юк. Шуңа күрә чиксез киң диңгезләрне, ап-ак түбәле тауларны, сусыз чүлләрне кичеп, меңнәрчә чакрым юл үтеп һәр язны туган җиребезгә кайтабыз... Ә кемнең күбрәк файда китерүенә килгәндә, моны кешеләр үзләре генә белә. Дөрес, безнең ояны быел алуын алганнар. Әмма монда да сәбәбен кешеләр генә белә. Әнә безне яхшы белүче Айдар өеннән чыгып килә. Ул кемне якынрак күрә икән, синеме, безнеме? Әйдә, аннан сорыйк.
Сыерчык канатларын җилпеп алды да Айдарга текәлеп сайрарга кереште. Ә Айдар исә:
— Сы-ер-чык-лар килгән! Сыерчыклар! — дип кычкыра-кычкыра, өенә кереп китте.
Бу хәлгә чыпчык малае Чык-Чырыйк та, сыерчыклар да аптырап калдылар. Айдар нигә сыерчыкларга бер җавап та, сәлам дә бирмәде? Чынлап та, чыпчык малаеның сүзләре хак микәнни?
Шулчак Айдар үзенең энесе Айвазны ияртеп әйләнеп тә чыкты. Кулында өр-яңа сыерчык оясы иде. Энесе белән икәүләп алар аны иске оя урынына элеп куйдылар.
Бу хәлне күргән усал телле чыпчык малае Чык-Чырыйк тавыш-тынсыз гына тәрәзә капкачы артына кереп посты һәм тәмам телсез калды...