СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Мәҗит Гафури “Бер чәчкәнең наләсе”

Табигать бу түбән җирдә торган кешеләрнең күңелләрен ачар өчен, мине бу түбән җирдә яраткан. Мин ачылганда (атканда), һәр кеше зыярәтемә килә, минем матурлыгыма хәйран калып карап торалар. Күз явын алып торган матурлыгымны тамаша итәләр.
Гыйшык, мәхәббәт минем яфракларым арасында сакланган. Матур сүзләр, гыйшык вә мәхәббәт белән карашулар, тугърылык вә сәбат өчен кыйлынган яминнәр һәрвакытта минем янымда буладыр. Кечкенә сайраучы кошлар, күбәләкләр, төрле төстәге кортлар, кояш чыкмас борын зыярәтемә килеп, мине үбәләр, көннең кич белән мине мактап өстемә чәчкән энҗеләрене (чыкларны) җыялар, эчәләр, исерәләр, көйлиләр.
Иң зур шагыйрьләр, бөек философлар мине моталәга итәр өчен яныма киләләр.
Мине бу рәвешле матур яратучы нәрсә — алланың яде-кодрәтедер. Дөньяның иң маһир рәссамнары миңа тәкълид итәргә тырышалар... Кулларыннан килми...
Бер иртән бер кул, миңа һөҗүм кыйлып, мине сабагымнан аерды!.. Ни өчен?.. Дүрт-биш сәгатькә булган зиннәтне икмаль өчен... Кешеләргә, вәләү аз улсын, бу хезмәттә булганым өчен янә мактандым, үземне үзем йобаттым. Сабагымнан аерылганнан сигез-ун минут соңра бер гүзәл кызның күкрәгендә идем. Бу хәлемне бер шагыйрь күрсә иде, мотлак: «Фәрештә төсле бер кызның күкрәгендә ак, ләтыйф бер чәчкә күрдем», диячәк иде.
Яшь кызның яшь калебе каты-каты сугып, гыйшык, мәхәббәт сүзен тәкрар итә иде. Кызның бер каравы вә бер илтифаты өчен җаннарыны фида итәргә хәзер торган гашыйклары кызның миңа кыйлган илтифатына, бәнем аның күкрәгендә булуыма хәсәд итәләр, аны миннән көнлиләр иде.
Кыз ул көн ахшамга чаклы мине күкрәгеннән аермады, йокы бүлмәсенә кергәннән соң, мине күкрәгеннән алып бераз иснәгәннән соң, ятагының янындагы бер өстәлгә куйды.
Бервакыт төн үтеп, иртә булды... Яшь кыз, ятагыннан торып, көзге алдына китте. Мәгъруранә бер сурәттә йөзене, гәүдәсене карады, бервакыт кызның миңа да күзе төште. Ләкин мине кичәге матурлыкта күрми, шиңгән вә бөрешкән бер хәлдә күргәч, мине атып, тәрәзәдән урамга пычрак балчыклар өстенә ташлады 3.
Вафасыз кешеләр!.. Кара!.. Кара!.. Мине тапап китәләр... И яшь кыз! Бер көн килер, син дә, бу матурлык вә ләтафәтеңнән аерылып, минем кеби хурлык туфрагына атылырсың!..