СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәбирә Гыйматдинова “Бигайбә”

Аларның авыл кырыендагы йорты болын белән янәшә иде. Ә болын артында камыш-керфекләр эченә яшеренгән тирән елга... Яр битендә үзалдына кайнап, ташып утырган чишмә... Ни талантлы рәссам да киндергә күчереп бетерә алмаслык бу илаһи матурлык ай тулган төннәрдә тоташ көмеш нурга төренә һәм, күңелне сагышландырып, күздән яшьләр китерә иде. Бүген бу йорт сүтелгән, аңа бәйле хатирәләр генә исән. Койрыксыз, ярты колагы китек ата мәченең ничек йоны күпереп торган нәселле ап-ак песине «ярәшеп» кайтуын, тычканнар тотып, «кәләше»н сыйлауларын, күршеләрнең гыйшык утында янган ата казы, гаиләсен ташлап, бер күзе сукыр ана каз янына очрашуга килүләрен язып тормыйм. Кош кортларны, хайваннарны без мисез, уйсыз хиссез затлар дип түбәнсетәбез. Ә бит алар кеше белән чагыштырганда зирәгрәк һәм акыллырак. Заманында авыл җирендә тереклек итүче дустым абзар тутырып мал-туар асрады. Ат, сыер, сарык, каз-үрдәк, тавык-чебеш — бар да бар иде. Аның казлары күбрәк табигатьтә туена: иртән тезелешеп елгага китәләр дә кичен тезелешеп кайталар. Нәкъ хуҗабикәләре кебек: ул да көнозын эштә иде. Йортта Кыңгырау кушаматлы эт күз дә, колак та, мондый тугры сакчы булганда, аның рөхсәтеннән башка капкадан чебен дә очып керми иде инде. Бик зиһенле иде ул. Әйтик, дустым эшендә тоткарлана, ди. Кич көтүдән сыер кайта, җилене тәмам тулышкан, тып-тып җиргә сөт тама. Капка ябык. Кыңгырау җәлт кенә оясыннан чыга да, һау-һаулап, малкайны өч йорт аша яшәгән туганнарына таба куаларга керешә. Янәсе, сөтеңне әрәм итмә, тизрәк туган ападан саудырыйк!
Беркөнне көпә-көндез дустымның ишегалдыннан казлары югала. Чирәмгә бихисап каурыйлар сибелгән...
«Төяп чыкканнар!» дигән уй миен көйдереп алса да, ул су буйларын әйләнә, тирә-күршеләрдән сораштыра. Беркем дә күрмәгән, ишетмәгән. Кырый йортның хәлләре мөшкел икән шул. Иң гаҗәбе — эт тә юк! Хәер, кичкырын тәпиләре, корсак аслары юешләнгән, борыны тузанга буялган Кыңгырау пәйда була үзе. Димәк, елганың аръягында йомран оялары казыган... Моңарчы ауга хуҗабикә өйдә вакытта гына йөргән сакчының бу башбаштаклыгына ачуы чыккан дустым пыр тузган:
— Их сине, вөҗдансыз! Их сине, сансыз! Биләмәңне ташлап, йомраннар кудыңмы?! Бик кирәк идеме алар сиңа?! Менә, казларыбыздан колак кактырдың, урам эте!
Яңа ел алдыннан ул тагын Кыңгырауны битәрләп алган.
— Табын күрке каз иде бәйрәмдә. Казан кунакларын да сыйлармын дигән идем. Ә син аларны урлаттың! Хәтерлисеңме, Яңа елда үзең дә тәмләп кенә каз боты кимерә идең? Кисеп бирә идем мин аны сиңа. Быел түтүт бот!
Хайван, гаебен таныгандай, колакларын сәлперәйтеп, хуҗабикәнең әр-битәрен тыңлый.
Ә иртән, ни яктылы, ни караңгылы, эт өрә дә, эт өрә. Дустым, аркасына мамык шәлен генә ябып, баскычка чыга. Көлтә койрыгын туктаусыз болгаган шат кыяфәтле Кыңгырау хуҗабикәсен һау дип сәламләгәч, ырылдый-ырылдый борыны белән карга буталган ниндидер әйбергә төртеп «күрсәтә». Йа Аллам, каз түшкәсе! Кемнәрнекен чәлдерде икән?!
Эт, бичаракаем, күзләрен мөлдерәтеп, хуҗасына карый. «Бүтән мине орышма, яме? Менә мин сиңа Яңа елга каз таптым, бигайбә», — ди кебек ул.
Тик казның нәни генә кимчелеге була. Бер боты юк. Кем өзсен инде аны! Кыңгырау үз өлешен кимергән, шул гына...