СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

"Азамат күпере"

Борын заманда яшәгән, ди, Арамази тавыннан төшкән Улып баһадир. Аның терлеге күп булган. Тормышы түгәрәк, үзе бай булган. Кайгы-хәсрәтләр аны читләтеп үткән.
Бервакыт, кайсыдыр алланың ачуы килгән, ахрысы, күкләр күкрәгән, яшен яшьнәгән, Арамази тавы селкенгән, ишеп яңгыр ява башлаган. Тау елгалары ярларыннан чыккан, күлләр ташын түгелгән, үзәнне су баса башлаган. Ә үзәндә Улып көтүләре утлап йөргән булган. Моңарчы мондый яңгырны күргәне булмаган Улып көтүләрен коткарыр өчен нишләргә дә белми, чарасыз калган. Болыннардагы су көнләп, сәгатьләп арта биргән.
Аптыраган Улып сыерларын, сарыкларын, атларын биегрәк, су басмаган урыннарга күтәреп күчерә башлаган. Өч көн, өч төн эшләгән ул. Тик терлекләре шундый да күп икән, барысын да күчереп бетерү мөмкин түгел, ди.
Улыпның күршесендә генә тимерче баһадир Азамат яшәгән. Ул Улыпка ярдәм итәргә булган. Җиде көн, җиде төн эчендә җиде төскә кереп балкый торган челтәрле күпер коеп биргән. Күпернең бер башы Арамази тавына тоташса, икенче башы Идел болыннарына төшеп җиткән.
Улып көтүләрен шушы күпер аша җиңел генә Иделнең аргы ярына куып чыгарган. Көтүләр чыгып беткәч, күпер үзеннән-үзе юкка чыккан, күренмәс булган.
Хәзер бу күперне яңгырдан соң кояш чыкканда гына күрергә була. Менә ни өчен чувашлар салават күперенә «Азамат күпере" дип исем биргән дә инде.