СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Габдулла Галиев "Мәхәббәт-Аллаһы Тәгалә бүләге"
Өстәлемдә яшел тышлы «Сөю мәңгелек» исемле китап ята. Китапка күренекле татар язучыларының саф мәхәббәт турында язылган иң матур проза әсәрләре тупланган. Төзүчесе — якташыбыз Язилә Абдулкадыйрова.
Китаптагы шул гүзәл әсәрләр арасында мине сокландырганы,—әлбәттә, Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» хикәясе. Мин инде аны ничәнче кат укыйм, әмма укыган саен, хикәядә сурәтләнгән остазбикә Сәгыйдәнең иренә булган мәхәббәте, ул мәхәббәтнең сафлыгы, бөеклеге мине таң калдыра. Җыентыкны укып чыккач, бер читкә алып куйдым да уйга калдым. Башымда каршылыклы уйлар чуалды, әйе, әдәби әсәрдә барысы да булырга мөмкин. Ә тормышта, чынбарлыкта ничек? Бармы хикәядәге кебек остазбикә Сәгыйдә белән мулла Вахит кебекләр?! Һәм шунда кинәт: "Ә без? Безнең мәхәббәтебез әллә аларныкыннан ким идеме?! Әллә безне оныттыңдамы?"-дигән кебек, күз алдыма Муллакай абзый белән Лотфия апа калкып чыктылар.
...Зәмһәрир салкыннары үзәкләргә үтә торган ачы җилле бураннары белән истә калган кырык өчнең кышы. Минем җиденче классны тәмамлаган елым. Кулымда дилбегә. Икенче бригаданың Муллахмәт абзый белән юлдан кайтып кергән юк. Безне янбашлары калкып торган арык атларыбыз белән йә Чаллыга, йә Әгерҗегә чыгарып җибәрәләр. Чаллыга колхозның пар тегермәненә автол калдыгына, бригадирыбыз Нәбиулла абзый әйтмешли, атрабуткага барырга дисәләр, мичкәләребезне кичтән үк чаналарыбызга салып, атларыбызны абзарларыбызга алып кайтып куябыз. Шулай итмичә булмый, чөнки Чаллы ерак ара, юлга иртә таңнан ук кузгалырга кирәк.
Мин иртән иртәрәк җитешәм. Муллахмәт абзый (мин инде күптәннән аңа Муллакай абзый дип дәшәм) — дини карт, атын ашатып кергәч, намаз уку белән мәшгуль. Мин аларның капка төпләренә атымны туктатып бәйлим дә өйләренә керәм. Муллакай абзыйның җитешеп чыкканын чанага утырып көтәргә мөмкин түгел, тышта таң салкыны. Мин кергәндә, Муллакай абзый белән Лотфия апакай иртәнге намазларын тәмамлап, чәй эчәргә әзерләнеп йөриләр иде. Менә алар, бисмилласын әйтеп, кара-каршы чәй эчәргә утыралар. Үзләре белән утырырга мине дә кыстыйлар.
Мин:
—Рәхмәт, әле генә эчем күпкәнче бәрәңге шулпасы чүмереп килдем,—дим, әлбәттә инде, тыйнаклык саклыйм.
Өй эче җылы, рәхәт. Өстәл өстендә, күңелле итеп, җиз самавыр җырлап утыра, йортка тәмле итеп кыздырылган бәрәңге исе таралган. Лотфия апакай, йә тегесен, йә монысын карты алдына китереп, кыстый-кыстый чәй эчергәннән соң, икәүләшеп амин тоткач, киенү башлана.
—Кара әле, син! — дип, Лотфия апакай бер караганда шул «син» дигән гап-гади сүзне шундый йомшак, җанны эретерлек итеп әйтеп, кара кашлары астыннан коңгырт күзләреннән нур сибеп елмая-елмая, мич кырыена кичтән кибәргә куйган урыныннан ап-ак йон оекбаш тотып килә. — Аягыңдагысын алыштырыйк, бу юып киптергәне җылырак та, йомшаграк та булыр,—ди һаман да шул көләч йөз белән.
Муллакай абзый оекбашларын кигән арада, шул мич буеннан юл бияләйләрен карты кырыена китереп куя, аннан үз кулы белән бәйләгән каз мамыгы кебек йомшак шарфны муенына урый. Тунын, бүреген кигәнче, икәүләп рәттән утырып, «Аятелкөрси» укыйлар, хәерле сәфәр теләп дога кылалар. Аннары Муллакай абзый юлга чыгар алдыннан әйтеп калдырасы сүзләрен әйтә.
— Син бүген берара, Мәгъсүмә янына кереп (Мәгъсүмә дигәне күрше кызы), Хәйдәрҗанга хат яздырырга онытма. Үзебез дә, мал-туарларыбыз да исән-имин, һәр намаз артыннан Аллаһы Тәгаләдән синең исәнлегеңне телибез, бик сагынабыз дип язсын,—ди.
Хәйдәрҗан дигәне — аларның өч яшьтән асрамага алып үстергән уллары. Муллакай абзый аны бик ярата, хәтта юлда да, Хәйдәрҗанның исәнлеген теләп, бик еш дога кыла. Картларның догалары беләндер Хәйдәрҗан әлегә сугыш утында түгел, Ерак Көнчыгышта япон чигендә хезмәт итә.
Инде әйтәсе сүзләр әйтелде, барысы да булды кебек. Хәзер сәфәр алдыннан саубуллашу башлана. Менә икесе дә аяк өсте басалар, күзләре назлы караш белән бер-берсенә төбәлә, үзенә якынрак сыенган Лотфиясен Муллакай абзый кочагына ала, шул ук мизгелдә бит очыннан үбеп ала. Мин бу өлкәннәрне бераз сәерсенеп, шул ук вакытта сокланып күзәтәм, яшүсмер булсам да, күңелемнән мәхәббәт дигән бөек хиснең мәңгелек икәнлеген тоям. Ул мизгелләрдә хәтта йорт эче дә нурланып, яктырып китә кебек. Мин эчемнән: «Бу йорт авылда иң бәхетле йорттыр»,— дип уйлыйм.
Без, бердәм кузгалып, тышка чыгабыз да Муллакай абзыйның атын җигәргә керешәбез. Логфия апакай, капка ачарга әзерләнеп, безне капка төбендә көтеп тора. Җигелгән ат кузгалырга әзер булгач, Муллакай абзый тагын карчыгы янына килә, икесендә дә һаман көләч йөз, сөйкемле караш.
Юлда атларны ял иттереп алырга тукталгач та, Муллакай абзый карчыгы өчен борчыла: «Терлекләргә бирергә түбәдән печән азрак төшердем бугай, Лотфия печәнлеккэ менеп егылып төшмәсә ярар иде»,— ди. һаман да борчылуын дәвам итеп: «Без әйләнеп кайтканчы, йортка ташып куйган суым җитәр микән?» — дип авыр сулап куя. Алар әнә шулай бер-берсе өчен борчылып яшәүдән тынып тормыйлар. Юлга чыкканда, Лотфия апакай да миңа: «Муллакай абзаңа булышып йөрергә тырыш, аның өлкән кеше икәнен онытма, яме»,— дип озатып кала.
Мин чанада утырып барган килешкә, иртәгә авылга әйләнеп кайткач, аларның ничек итеп сагынышып очрашачакларын күз алдыма китереп елмаям. Әлбәттә инде, ирен түземсезләнеп көтүче Лотфия апакай капка төбендә булыр, юлдан кайтып килүче таныш олауны күрү белән, капкасын киң итеп ачып, ишегалдына үткәрер. Муллакай абзый, капка шыгырдап ябылу белән, чанасыннан төшеп, Лотфиясенэ таба атлыгыр. Икесендә дә кар-бозны эретерлек ягымлы караш, көләч йөз булыр! Яңа гына өйләнешкән яшьләр кебек кочакларына сыенышырлар. Йортларына кергәч тә, күптән күрешмәгән кешеләр кебек сөйләшеп туя алмаслар.
Муллакай абзый — уртачадан озынрак буйлы, чалара башлаган сакал-мыегы түгәрәк йөзенә килешеп торган, әлегә матурлыгын югалтмаган, яше алтынчы дистәгә якынлашып килүче ир-ат. Кыенлык килгәндә дә орышмый, сүгенми. Юлда тукталып алган арада, шаян такмаклар әйтеп, тыпырдап биеп тә ала. Әнә шулай күңелле итеп яшәргә ярата Муллакай абзый. Нигә шулай яшәмәсен: тормышы тәртиптә, сәламәтлеге, иншаллаһ, дәрт-дәрманы ташып тора, йортында Муллакаем дип өзелеп торган Лотфиясе бар. Хәрби хезмәттән улы Хәйдәрҗан абый да исән-имин әйләнеп кайтса, барысы да ал да гөл булачак.
Уйланырга-хыялланырга яратам, шундый тинтәгрәк бер малай инде мин. Бүген дә менә чанада кырын яткан килеш хыялга чумып барам. Күз алдымда классташым Галия. Шул кызга дүртенче класстан ук күз атып йөрим. Болай ничауа, сөйкемле кыз! Елмайганда, битенең ике ягында бик матур чокырчыклар барлыкка килә, күзләреннән нур бөркелеп тора. Шулай беркөнне, назланып, кочагыма сыенды. Мин аның чәчләреннән сыйпадым, тик менә иреннәреннән үбәргә кыюлыгым җитмәде. Берәү булса үбәр иде, бигрәк җебегән шул мин. Ярар, анысы икенче очрашуга кадәр калып торыр инде, барысы да берьюлы димәгән.
Сугыш беткәч, башка беркемгә дә түгел, Галиягә өйләнәчәкмен. Башыма тагын шикле уй килеп керде. Галияң хәзергә бик әйбәт тә, өйләнгәч нинди булыр бит әле?! Ярый ла, алдыңда Лотфия апакай кебек елмаеп кына торса? Әгәр югары очның Җамали Мөршидәсе шикелле иренә теленә ни килсә, шуны әйтә торган хатын кебек булса нишләрсең? Әнә бит беркөнне кибеткә киткән җирендә озаграк торган өчен, артыннан килеп, иренә Мөршидә убыр ниләр генә әйтмәде: «ир имгәге», «алаша», «ишәк» тагын әллә ниләр, берсе дә калмады.
Уйларым кабат Муллакай абзый белән Лотфия апакайга әйләнеп кайтты. Кызык... Галия белән минем кебек кыз-егет булып йөргәндә ничек, нинди булды икән алар? Шул турыда Муллакай абзыйдан күптән сорыйсым килеп йөри, җаен гына чыгара алмыйм. Шулай да бүген тәвәккәлләргә булдым. Чанамнан төштем дә, артыннан йөгереп килеп, Муллакай абзыйның чанасына аудым. Үр менеп киләбез, атларыбыз үз көйләренә әкрен генә атлыйлар. Аякларымны җыеп, Муллакай абзый белән янәшә утырдым.
Ул, йөзен миңа таба борып:
—Әллә берәр нәрсә булдымы? — дип сорады.
—Берни дә булмады,— дидем мин. Бераз тын гына баргач, юләр сыман кинәт кенә сорап куйдым: — Лотфия апакай кыз чагында бик чибәр булгандыр, әйеме?
Муллакай абзый, нәрсә булган соң әле бу малайга дигән сыман сәерсенеп:
—Нишләп кисәктән генә сорамакчы иттең әле аны? — диде.
—Болай гына, беләсем килеп китте.
Үзем уңайсызланудан кызардым бугай, бит очларым кызышты.
—Авылның бер чибәре иде инде Лотфия.
—Син үзең дә чибәр булгансыңдыр. Хәтта хәзер дә чибәр кеше син, Муллакай абзый.
—...Чибәр, дип... Ходай биргәне инде...
—Ничек булса да булган, Лотфия апакайны эләктергәнсең бит әле әнә.
—Әйе, аны эләктерү бик ансат булмады. Хәлле, бай гаиләдән иде Лотфия. Аны сорап бик күп авыллардан килделәр, араларында бик затлы нәселдән, миннән дә чибәррәк егетләр бар иде. Алып китмәсәләр ярар иде дип, куркудан йөрәгем гел дөпелдәп торды. Әмма барыбер шулар арасыннан Лотфия мине сайлады. Аллага шөкер, Лотфия апакаеңнан бик уңдым. Уртак үкенечебез — балабыз гына булмады. Барыбер, бер-беребезне аңлап, тату яшәдек. Аллаһы Тәгалә калган гомеребезне шулай үткәрергә насыйп итсә иде.
Безнең сөйләшүебездән соң берничә ел үтте. Аларның тормыш елгалары бер көйгә тыныч кына ага кебек иде. Ләкин Муллакай абзый белән Лотфия апакайны алда язмышлар сынавы көткән икән әле.
Ниһаять, түземсезлек белән көтеп алган көн килде — сугыш бетте.
Инде, Аллага шөкер, менә тиздән Хәйдәрҗаныбыз да кайтып җитәр дип куанычларын кая куярга белмичә йөргәндә, авылда «безнең гаскәрләр берочтан германның әшнәсе японны да тез чүктерергә керәләр икән» дигән хәбәр таралды. Хәйдәрҗанның Көнчыгышта япон чигендә хезмәт иткәнен белгәнгә күрә, Муллакай абзый белән Лотфия апакай бөтенләй пошаманга калдылар. Шуның өстенә, ул хәбәрне раслаган шикелле, август башларында: «Әткәй-әнкәй, хатларым озаграк килми торса, борчылмагыз. Безне командировкага җибәрәчәкләр, аннан кире әйләнеп кайту белән хәбәр салырмын»,— дигән хат килеп төште. Икесе дә моның нинди командировка икәнен сизенеп күңелсезләнделәр.
Шул көннән башлап сөйләшкән сүзләре гел Хәйдәрҗан турында гына булды. Икесе дә, һәр намаз артыннан Аллаһыдан хәерле хәбәр килүен теләп, улларыннан хат көттеләр.
Мин ул көнне аларның хәлләрен белергә кергән идем. Башка вакыттагы кебек икесе дә мине бик җылы каршы алдылар. Каршы килсәм дә, Лотфия апакай, кыштыр-кыштыр йөреп, чәй өстәле әзерләде. Шулай күңелле генә гәпләшеп чәй эчеп утырганда, ишектән хат ташучы Кәүсәрия килеп керде, керде дә нигәдер уңай сызланып кына бусага янында тукталып калды. Бүтән чакта капка төбеннән үк шаян сүзләр белән авызын ерып керә торган Кәүсәриянең сәер кыяфәтен күреп, алар икесе дә сагаеп калдылар, һәм икесенең дә күзләре Кәүсәриянең җилкәсе аша аскан букчасына төбәлде.
Кәүсәрия букчасыннан караңгы көрән төстәге конверт тартып чыгарды да сүзсез генә Муллакай абзыйга сузды. Муллакай абзый калтыранган куллары белән конвертны, нишләтим соң мин моны, дигән кебек әйлән- дергәләп торгач, аңына килеп, миңа сузды да: «Улым, Аллаһыга тапшырып укы»,—диде. Мин, эчке дулкынлану белән конвертны ачып, машинкада басылган уч төбе зурлыктагы кәгазьдән, Хәлиуллин Хәйдәрҗан Муллахмәт улы япон самурайларына каршы тигезсез сугышта геройларча һәлак булды, дип язылган сүзләрне төртелә-төртелә укып чыктым.
Лотфия апакай бу кайгылы хәбәрне күтәрә алмады, берничә көннән соң урын өстенә егылды. Муллакай абзый, карчыгының көннән-көн хәлсезләнә барганын күрен, участок хастаханәсе табибын алып кайтты. Даны тирә-якка таралган, тәҗрибәле табиб Лотфия апакайны җентекләп тикшергәч, Муллакай абзыйны читкәрәк алып китте дә җайлап кына:
—Җәмәгатең көчле стресс кичергән. Шуның нәтиҗәсендә йөрәк, кан әйләнеше эшчәнлеге бозылган. Авыруның кабат аякка басуына өмет бик аз,—диде.
Табибның сүзен раслагандай, Лотфия апакайның хәле начарлана барды. Муллакай абзый көннәр буе карчыгы яныннан китмәде. Төннәрен керфек тә какмыйча, карчыгының маңгаена бәреп чыккан бөрчек-бөрчек тирләрен сөртеп, янында утырды. Тыны кысыла башласа, кулларына күтәреп, тизрәк саф һава сулатырга ишегалларына алып чыкты. Ничек кенә булса да Лотфиясенең хәлен җиңеләйтергә тырышты.
Бер хәлләрен белергә керүемдә, Лотфия апакайга суларга саф һава кереп торсын өчен, ишек бераз кысып ачып куелган иде. Иорт эчендә аларның тавышларын ишетеп, сөйләшүләрен өзмәс өчен тукталып калдым.
—Муллакай, яныма якынрак килеп утыр әле, яшь вакытыбыздагы кебек минем уң кулымнан кысып тот. Рәхмәт, менә шулай,—диде Лотфия апакай. Ыңгырашып, бераз тын алгач, хәлсез тавышы белән сүзен дәвам итте: — Әйдә... сөйләшик әле... Муллакай.
—Әйдә соң, сөйләшик, Лотфиям.
—Мин... тиздән китеп... барырмын инде... Муллакай.
—Лотфия! Үзәгемне өзеп әйтмәче шул сүзеңне, зинһар...
—Әйтмичә нишлим соң... хәлемне күреп торасың.
Аллаһы Тәгаләнең язган тәкъдире шулайдыр... алдан миңа китәргә язган.
—Син киткәч, берьялгыз башым нишләрмен мин?! Китмә! Ташлап китмә мине, Лотфия.
Муллакай абзый үксеп елап җибәрүдән үзен көч-хәл белән генә тыеп тора иде кебек.
—Сабыр бул, мине тыңлап бетер, Муллакай... Мин... синнән мең бәхил. Акыллы ир булдың. Гомерем буе балага узмаганым өчен атам йортына куып җибәрерсең дип куркып яшәдем... кумадың. Хәйдәрҗаныбызның гына гомере булмады. Инде... әйдә, бәхилләшик!
—Бәхилләшергә?! Ни сөйлисең син, Лотфия? Йа Раббым...
—Бик кыен булса да тыңлап бетер, Муллакай... Гомерем өзелгәнче әйтеп бетерим... ялгыш авыр сүзләр әйткән булсам...
—Мин синнән андый сүзләр ишетмәдем, Лотфия.
—Хәләл җефетлек вазифаларымны үтәп җиткермәгән вакытларым да булгандыр, кичер... бәхиллә, мине.
—Андый вакытларны хәтерләмим, Лотфия.
—Мин сине гомерем буе яратып яшәдем. Аллаһы шаһит.
—Мин дә сине яратып гомер иттем, Лотфия. Үзеңне рәнҗеткән чакларым да булгандыр, зинһар, син дә бәхиллә мине.
Муллакай абзый сулкылдап елый иде.
Мин артык түзә алмадым, күзләремә яшь тыгылгач, шыпырт кына чыгып киттем.
Еллар бер-бер артлы үтә торды. Муллакай абзыйның да Лотфиясе янына китеп гүр иясе булуына бик күп вакыт узды.
Малай вакытымда аңа гына әйләнәм дип хыялланган Галия дә, үпкәсенә салкын тидереп, язгы сулар ташыганда, мәңгелеккә китеп барды. Тиздән язмыш мине тыйнак кына укытучы кыз Тәскирә белән очраштырды. Матур гына гаилә корып җибәрдек. Яшәешебездә Муллакай абзый белән Лотфия апакайлар кебек без дә авыр тормыш сынаулары үттек. Алар Хәйдәрҗаннарын югалткан шикелле, без дә уналты яшьлек улыбызны югалттык. Бала хәсрәте безне дә ун яшькә картайтты, битләребезгә җыерчык, чәчләребезгә ак бәс кунды. Әмма сынмадык. Муллакай абзый белән Лотфия апакайның тормышларын үзебезгә өлге итеп алырга тырыштык. Гомеребез үтә барган саен, мәхәббәтнең Аллаһы Тәгаләнең адәм балаларына биргән иң зур бүләге, аның кадерен белеп яшәргә кирәк икәнен тагы да ныграк аңладык, һәм бу бөек хиснең тормышның яме икәненә төшендек. Шуның өчен дә бу мөкатдәс хисне, мәңгелек сөюне безгә насыйп иткән Раббыбызга без — адәм балалары — чиксез рәхмәтлебез.
2025-06-19 09:32