СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ
Солтан Шәмси "Тату гаилә"
Борын-борын заманда...
Әйе, бик-бик борын заманда, кеше әле җир йөзендә бөтенләй булмаганда, дөньяда Кояш белән Җир һәм аларның балалары — Урман, Агымсу, һава гына яшәгән, ди. Бик тату гомер иткәннәр алар, һәркайсы үз эшен вакытында һәм җиренә җиткереп башкарган. Шуңа тормышлары да матур һәм ямьле булган.
Кояш ул заманнарда да шул ук Кояш икән, ягъни иртән, офык читеннән күтәрелеп, бөтен җиһанны алтын нурга күмә, төнге салкыннарны, томаннарны куып тарата да үзен зарыгып көткән җан ияләренә сихәтле җылысын өләшә, ди. Шул сәбәпле җир йөзенең тереклек ияләре аны бик-бик хөрмәт иткән, алар өчен Кояштан да изге, аннан да гали зат булмаган. Аңа зурлап Кояш-ата дип эндәшкәннәр.
Бу вакытта җир йөзе әле тоташ урманнардан торган, шул иксез-чиксез калын урманнар арасында сазлык, күлләр дә еш очрый, ди. Мәһабәт агачлар үзенә бер могҗиза булган, агачтагы зур-зур җимешләр, мине өз, мине өз дигәндәй, үзләре үк авызга керергә тора икән. Алардан әле хуш ис тә бөркелә, ди. Чәчәкләр өстенә иртәнге кояш нурлары төшү белән, чык тамчылары, аллы-гөлле төсләргә кереп, кабынып китәләр, җил исеп куйса, алмаз яңгыры сыман, яфрактан яфракка сикерешеп, җир өстенә сибеләләр икән.
Әлбәттә, бу гүзәл дөньяның хуҗасы Җир булган. Ул барысын кайгыртып торган, җирдә яшеллек күп, сулар мул булсын өчен көчен бер дә кызганмаган, һәрвакыт эштә-хезмәттә икән. Бар мәшәкатьләрне үз өстенә алып, гел шулай гамь чигеп торганы өчен, аны олылап Җир-ана дип йөрткәннәр. Җир-анага күп санлы вазифаларын башкарып чыгарга балалары Урман, Агымсу, һава ярдәм иткән.
Бердәнбер уллары Урманның да исеме җисеменә туры килгән. Ул мәһабәт кыяфәтле, имән кәүсәседәй нык гәүдәле егет булган. Урман әнкәсе Җир-анага яшеллек, бигрәк тә агачлар иминлеге турында хәбәр итеп тор ган: әйбәт кенә үсәләрме, үсәр өчен дым җитәрлекме, артык куерып китеп, шифалы кояш нурларыннан мәхрүм калмыйлармы. Мондый эшләрнең барысы да Урманга йөкләнгән. Яшен-мазардан ут чыгып, бәлагә тарыганда да, агачларны Урман кайгырткан. Хәер, бу очракта аңа сеңлесе Агымсу да булышкан. Гомумән, бу гаиләдә бер береңә ярдәм итү, күмәкләшеп эшләү гадәткә кергән. Шулай булмыйча, алар барысы да Җир-ана балалары бит, ә җир йөзе — аларның уртак йортлары.
Өлкән кыз Агымсу аз сүзле, моңсу йөзле, сабыр табигатьле икән. Сүзен гел уйлап, берәгәйле итеп әйтә белгән. Үреп салган озын толымы, тубыкка җиткән озын күлмәге аны кырысрак итеп күрсәтә, ди. Шуңадырмы Урман белән һава аңардан бераз шүрли дә икән.
Сеңелләре һава исә — апасының гел киресе. Кызый уйный да көлә, шаяра да очына, ди. Чәчәктән чәчәккә кунган күбәләкмени. Бер карасаң, күлмәген җилфердәтеп, күккә ашкан була, ак болытлар белән әйлән-бәйлән уйный, икенче карасаң, иксез-чиксез урманнар өстеннән гизә, апасы Агымсу биләмәләрендәге тын күлләр көзгесендә үз шәүләсе белән уйнап, шырык-шырык көлә, тирә-юньне шатлыклы авазларга күмә.
Билгеле, бу җилбәзәклек Агымсуга ошап бетми, ачуы чыккан вакытлар да була, әмма сеңлесенең самимилеге, балалыгы ахыр чиктә аны барыбер елмаерга мәҗбүр итә — андый чакта якты күл өстеннән җиңелчә дулкыннар йөгереп уза.Менә шулай бер-берсен хөрмәтләп, үзара ярдәмләшеп яшәгән, ди, бу гаилә. Җирнең матурлыгын күрердәй, шау чәчәкле үсемлекләргә карап сокланырдай, гаҗәеп җимешләрне татып карардай бер генә зат та булмаган әле ул чакта. Гүзәллегенең, байлык-нигъмәтләренең кыйммәтен Җир-ана бары үзе генә белгән.
2025-01-14 14:39