СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Гөлчәчәк Нуруллина "Зирәк кыз"

Борын-борын заманда безнең авыл янындагы Җиде Нарат урманында бер Шайтан яшәгән, ди. Шуңа күрә кешеләр ул урыннан үзләре генә үтәргә курыканнар да инде. Чөнки теге мөртәт ялгыз йөрүчеләрне адаштырып, юлдан яздыра икән, ди. Ул бигрәк тә балаларны яраткан. Сихерле көче белән аларны төрле җәнлекләргә әйләндерә торган булган. Үзе дә төрле кыяфәткә керә алган.
Шулай беркөнне Айгөл исемле кыз ялгызы гына урманга җиләк җыярга киткән. Дус кызлары өй эшләреннән бушамаган булганнар, шул. Ә кызыйның әнисе белән әтисен бик тә, бик тә җиләк белән сыйлыйсы килгән.
Йөри торгач, ул җиләклеккә юлыккан. Эредән-эре татлы җиләкләр белән кәрҗине кызның бик тиз тулган, һәм ул сөенә- сөенә кайтыр юлга чыккан. Шунда җиләкчене Шайтан күреп алган да тиз генә аның әнисе кыяфәтенә кергән.
-Кызым, кошчыгым, мин бит сине эзләп килдем! - дигән ул матур итеп елмаеп. Кызның йөгереп барып аны кочаклап алуы булган, теге килбәтсез шундук яңадан үз хәленә кайткан, һәм Айгөлне кулыннан капылт эләктереп алып, алачыгына апкайтып та киткән. Кызый өйләренә җибәрүне сорап, елый-елый ялварса да, теге уйламаган да. Бик матур булганга, җәнлеккә дә әйләндермәскә булган.
Көн артыннан көн үткән. Инде кыш та җиткән. Айгөл авылын, әти-әнисен бик тә, бик тә сагына бит инде. Көн саен күз яше түгә, ди, бичаракай. Ләкин, теге мөртәт кармагыннан ничек котылу җаен һич кенә дә тапмый икән, ди. Тора-бара, кызый Шайтанның бер гадәтенә игътибар иткән: табышмаклар чишәргә бик яратканын белеп алган. Әмма ул мәлгуньнең зирәклеге бер генә дә юк икән, ди, шул.
Кыз, уйланып-уйланып йөргән дә, тегеңә:
-Хуҗам, мин сиңа бер табышмак әйтәм. Җавабын белсәң, мин мәңгегә синдә яшәп калырмын, тугрылыклы хезмәтчең булырмын. Белмәсәң, мине әтием-әнием янына кайтарып җибәрерсең, - дигән. Хәйләсе бәлки барып чыгар, дип өметләнгән инде үзенчә.
Шайтанның бик тә, бик тә яңа табышмак чишеп карыйсы килгән, ди, шул.
Авызы юк - сөйләшә, аягы юк - йөгерә, юлны белми, ә шулай да алып бара. Нәрсә бу? - дип сораган кыз. Теге төн уйлаган, көн уйлаган, тик җавабын табалмаган. Ә беләсе бик килгән. Кызый:
- Авыл кырыена кадәр озатып куй. Ни икәнен шунда әйтермен. - дигән.
Шайтан: «Әйдә, аныңча булсын. Табышмакның чишелешен белүгә үк, яңадан кирегә алып китәрмен», - дип уйлап, ризалашкан.
Авыл башында гына төз атучы бик тә гайрәтле аучы яшәгәнен белгән була «тоткын». Алар килеп җиткәндә, теге аучы, атының чанасына утырып, каяндыр кайтып килә икән, ди.
- Әнә, табышмакның җавабы - чана! - дигән дә Айгөл, теге мөртәт кулыннан капылт кына ычкынып, төз атучы ягына йөгергән. Аучы да Шайтанны күреп алган булган. Ул коралын тегеңә төзәп, атып та җибәргән...
Шулай итеп, үзенең үткенлеге, зирәклеге аркасында зирәк кыз Шайтан коллыгыннан котылган. Шуннан бирле ул әти-әнисе -үзеннән һич кенә дә чыкмый ди, кешеләр дә Җиде Наратлыкта йөрергә курыкмый башлаганнар. Нәрсәгә шүрләсеннәр? Теге килбәтсез юк бит инде.