СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәкыйп Каштанов "Тылсымлы төш"


Урамда зәмһәрир суык төн. Йокысыз җил кар бөртекләрен куа, бөтерә һәм кемгәдер ачуланган сыман усал итеп гүелди. Ә өйдә җып- җылы, рәхәт. Җилнең тонык кына ишетелгән гүелдәвенә изрәп, йокы бүлмәсендәге бизәкле агач караватта Венера исемле кечкенә кыз йоклап ята.
Инде таң беленә башлады. Җил арыды, ахры, тынып калды. Ә Венера татлы төшләр күреп йоклый әле. Әкияткә охшаган төш күрә.
...Иртә белән аңа кунакка бик матур кош очып килде. Канатларында — алтын каурыйлар, күзләрендә — зөбәрҗәтләр, томшыгы якуттай җем-җем итә. Венера мондый затлы кунак килүгә бик шатлана һәм бу тылсымлы коштан нәрсә сорарга икән дип баш вата. Ниһаять, табылды.
—Тылсымлы кошкай, тылсымлы кошкай, тылсымлы кошкай, бик-бик көнбагыш тәлинкәсе кирәк миңа, гади түгел, кояш кебек бик зуры!
Кошкай тәрәзәне сак кына зеңгелдәтеп бер-ике чукыды да телгә килде:
—Озын керфекле нәни Венера, иртән үк синең тәрәз төбендә алтын таҗлы, кояш сыман балкучы көнбагыш тәлинкәсе яткан булыр.
—Рәхмәт сиңа, зур рәхмәт, тылсымлы кошкай! — ди куанып Венера.
Ә кошкайның сүзе бетмәгән икән әле:
—Тик бер шартым бар минем...
—Нинди шарт соң ул, тылсымлы кошкай?
—Сиңа бүләк итәсе көнбагыш тәлинкәсен без тигез итеп бүлешербез.
Венераның, көнбагыш бүленәсе булгач, бердән кәефе бозылып китә, шулай да сиздермәскә тырышып баш кага.
—Мин риза, тылсымлы кошкай, ләкин көнбагыш тәлинкәсе кояш кадәр дәү булсын.
—Ашыкма әле, кечкенә кыз, мин әле әйтеп бетермәдем, һәрберебез үз өлешен тагын тигез итеп икегә бүләргә тиеш...
—Ничек инде?! — ди аптырашка калып Венера. Кояш шикелле зур булса да, көнбагыш тәлинкәсен дүрткә бер дә бүләсе килми иде аның.
—Бүлеп кенә калмаска, көнбагыш ашарга зарыккан, бик мохтаҗ балаларга да бирергә кирәк, — дип өсти тылсымлы кошкай. Венера, елый башлый, яшь аралаш такмаклап:
—Минем беркем белән дә бүлешәсем килми, килми! Минем үземә генә булсын зур көнбагыш, үземә генә...
Тылсымлы кошкай боегып кала, тәрәзгә томшыгы белән шакып уфтанып әйтә:
—Кечкенә кызыкай, кеше башкалар белән бүлешергә теләмәсә, тылсым көчен югалта.
Венера кошка төксе генә:
—Югалтса соң! — ди һәм кырт кына борыла. Тылсымлы кошкай бераз көтеп торса да, өметле сүз ишетмәгәч, моңсу гына саубуллаша:
—Хуш, кечкенә кызыкай!
Нәкъ шул чакта Венера уянып китә, озын керфекләрен лепердәтеп аптырап утыра: төш булдымы бу, өнме?! Очрашуның ахыры күңелсез беткәнгә аның кәефе китә, боегып кала.
Сагышлы күзләре белән тәрәзгә караса — ни могҗиза! Анда томшыгы белән кунак кошкай тук-тук килә. Венера сикереп тора да, үз күзләренә ышанырга да белмичә, тәрзә янына килә.
— Тылсымлы кошкай! Тылсымлы кошкай! Каян килеп чыктың салкын таң белән? Өшемисеңме син анда?
Кошкай җавап урынына тук-тук итеп тәрәзне шыкылдата, пыр-пыр килеп йөри, ул арада ялт-йолт өй эченә карап ала.
Ул кунак кошкайны таныдыгызмы? Сары түшле песнәк ич ул. Аның тамагы ачкан — азык эзләп килгән.
Песнәкнең сәйлән сыман җемелдәгән күзләре таң ату белән тәрзә төбендә яткан көнбагыш тәлинкәсен күреп алган иде.
Венераның да тамагы ачкан, көнбагышларны күргәч, аның да авызына сулар килде. Тәмле көнбагыш турында уйлап, кызыкай белән песнәк шулай бер-берсенә карашып тордылар.
Урамда улап җил-бураннар котырганда, җылы өйдә көнбагыш чиртеп утыру нинди рәхәт бит ул!
Венераның кинәт кенә тылсымлы төш күрүе хәтеренә килде — елмаюдан йөзе балкып китте, күзләре зәңгәр очкыннар сирпеде. Аңарда тылсымлы көч уянды, тылсымлы көч. Нинди зур бәхет бу! Сары түшне куркытмас өчен сак кына үрелеп форточканы ачты да аяк очына гына басып караватына килеп утырды. Форточкадан башта ашыга-ашыга салкын һава өерелеп керде — аякны өтеп-өтеп алды. Сары түш тиз генә кермәде әле өйгә. Як-якка, аннан кызга сынап карап алды — Венера юрганга төренгән иде, күзләре генә ялтырап тора. Ниһаять, песнәк пырхылдап очып керде, көнбагыш тәлинкәсенә кунды. Бер-ике чукуга, эре көнбагыш бөртеген ялт кына суырып алды да урамга очып чыкты.
Өй каршындагы агачка кунып көнбагыш кабыгын черт итеп ярды да тәмләп йотып җибәрде. Әле өйгә кереп, әле урамга чыгып тамагы тәмам туйганчы шулай очынып йөрде ул. Ә кечкенә кыз Венера аны исе китеп күзәтеп ятты.
Иртәнге кунак — сары түшкәй канат изи-изи рәхмәт әйтеп саубуллашып очып киткәндә, тәрәз төбендә кояш шикелле дәү көнбагыш тәлинкәсе һаман элеккечә ята иде — эре һәм тук бөртекләре бер дә кимемәгән, әйтерсең шыплап тутырылган.
Кечкенә кызыкайның тылсымлы төш күрү тарихы менә шулай тәмам булды.