Искәндәр авырып киткәч, Разыяның әнисө:
— Ишегалдында гына уйна, Искәндәрләргә кереп йөрмә. Терелгәч, бергәләп уйнарсыз, — диде.
Разыя авызын турсайтып урамга чыгып китте. Кыш килгәндә, һавада эре-эре кар бөртекләре бөтерелгәндә, ничек инде берүзең генә уйнап булсын?! Аларның күршесендә Галия исемле бер кыз бар барын. Тик Разыя аны өнәп бетерми. Бер нәрсә булды исә, Галия үпкәләргә яисә сугышырга гына тора. Менә бүген дә Разыяның урамга чыгуы булды, Галия:
— Син безнең тауга килмә! — дип кычкырды.
Разыя аңа җавап биреп тә тормады. Андый гына тау Искәндәрләр йорты янында да бар.
Искәндәр күренмәсме дип, Разыя аларның тәрәзәсе янына барды. Җиң очына кунган бик матур, сырлы-сырлы кар бөртеген күрсәтергә уйлаган иде ул. Әмма суык Искәндәрләр тәрәзәсен кар бөртеге төсле бизәкләр белән каплап ук куйган икән. Разыя кулларын тәрәзәгә сузып караса да, буе җитмәде. Әтисе аны юкка гына үскән кызым дип йөри икән. Бер дә үсмәгән. Менә Равил абыйсы үскән, ичмасам. Җәй көне тәрәзәнең иң өстеннән Разыяга чыпчык балалары алып күрсәтте ул. Буе җитмәгән иде, үрмәләп менде. Тукта әле, Разыя да үрмәләп менә алмас микән?
Бик күрәсе килә иде аның Искәндәрне. Чирләгәч ниндирәк булды икән? Әбисе, авырып, яңагын чуар яулык белән бәйләп куйгач, Разыяга бик кызык булган иде. Искәндәр дә шундый кызык микән?
Кечкенә кыз, кулындагы агач көрәген ташлап, почмактагы бүрәнә башларына ябышып, өскә менә башлады. Бүрәнә башларына кар сырылган икән, кулы шуып китеп, әллә ничә мәртәбә җиргә егылды. Күп тырышкач, өскә үрмәли башлады. Түбәнгә караган идө: башы әйләнеп китте. Чытырдатып күзләрен йомды, куллары-аяклары белән стенага ябышты. Төшәргә дә, менәргә дә куркыныч иде. Күз төпләреннән яшь бөртекләре килеп чыкты. Аннары Разыя акрын гына шыңшый башлады. Түзмәде, авызын зур ачып, елап җибәрде. Тавышка әллә каян Галия килеп чыкты. Ул, сыңар аягында сикергәләп, Разыя тирәсендә бөтерелергә кереште.
— Төшә алмый, төшә алмый! Гарьлек, әллә-лә! — дип чәрелдәде ул.
Өйалды ягында Искәндәрнең әбисе күренде. Ул, камырлы кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, Разыя янына йөгерә иде. Аны күргәч, Галия тишек бияләеннән чыгып торган кап-кара бармагы белән сипкелле борынын күтәреп мәзәк ясады һәм урамга чыгып йөгерде.
Әби елауданмы, туңуданмы калтырый башлаган Разыяны җиргә төшереп бастырды.
— Әй балакаем, балакаем! Кая болай менмәкче идең син?
— Тәрәзәгә.
— Нигә?
— Искәндәрне карарга.
— И кызым, кызым!—дип, Разыяның аркасын какты әби. — Озакламас, терелер. Шул чагында керерсең. Ә хәзер бар, кайтып җылын, битләрең туңып беткән.
— Мин туңмадым, — диде Разыя, иреннәрен түгәрәкләндереп. Шулай да кайтып китәргә туры килде. Кайтса, әнисе яңа гына томаланган мичкә зур калай белән өчпочмаклар салып маташа. Разыя кулларын чәбәкләде:
— Әни, мин икене ашыйм, яме! — дип кычкырды ул.
— Аш-су янына өсне чишенеп керергә кирәк, кызым.
Бераздан тамак төбен кытыклап өчпочмакларның исе чыкты.
Разыя әнисен йөдәтеп бетерде:
— Әни, берне генә алып бир инде? — дип сорады ул.
Җөй тегеп утырган әнисе сәгатькә караштырып кына тора иде. Менә ул эссе бөркеп торган мич авызыннан сары майда кетердәп пешкән алсу өсле өчпочмакларны чыгарды.
Берне ашады Разыя, икенчегә тотынган иде, туйды. Чәй дә йотып карады, үтмәде. Ул, чәй тәлинкәсендәге зур гына өчпочмак кисәгенә карап, иреннәрен ялап куйды. Шул вакытта аның башына бер уй килде.
Ул, әнисе күрмәгәндә генә, өчпочмак кисәген өстәлдән бер читкә алып китте. Газета битен ертып алып, аның белән өчпочмакны бик әйбәтләп кенә төрде һәм киенеп урамга чыкты.
Әнисе:
— Озак йөрмә, хәзер әтиең кайта, — дип кычкырып калды.
Разыя Искәндәрне өчпочмак белән сыйларга уйлаган иде.
Искәндәрләр ишеге төбенә җиткәч, тукталып калды: тәмле кисәкне Искәндәргә ничек бирергә? Шулай аптырап торганда, аның күзе болдырда уйнап йөргән песи баласы Матурга төште. Разыяның абыйсы сугышта йөк ташучы этләр булган дип сөйләгән иде ич. Матур да шундый эшне булдыра ала бит!
Матур тоттырмыйча озак кына интектерде. Тотам гына дигәндә, үзе белән уйныйлар дип белеп, аркасына ятты, аунады һәм чабып китте. Азаплана торгач, Разыя Матурны эләктереп алды. Ул озак уйлап тормады, бияләен тагып куйган җепне өзеп алды да өчпочмакны Матурның муенына бәйләп куйды. Бик саклык белән генә болдырга менде, өйалды ишеген ачты. Як-ягына каранып, Матурның колагына:
— Искәндәрнең үзенә генә бир, берәү дә күрмәсен, — дип пышылдады. Матурны өйалдына кертеп җибәргәч, үзе түбәнгә төште. Агач көрәген табып алып тау өйде, тау башына ике агач утыртып куйды. Кайсы якка борылса да, күзе Искәндәрләрнең өйалды ишегендә булды. Матур күренми дә күренми. Кызыйның түземе бетте. Ул яңадан болдырга менде һәм сакланып кына ишекне ачты. Башта ул берни дә күрмәде. Караңгыга күзе ияләшкәч,
Разыя иң элек өй ишеген һәм ишек янында тыныч кына өчпочмак ашап утырган Матурны күрде.
Разыя елаган тавышка өйдән Искәндәрнең әбисе килеп чыкты.
—Тагын ни булды, кызым? Ник елыйсың?
— Менә Матур...
— Нәрсә Матур?
— Өчпочмакны ашаган, бөтенесен ашап бетергән, бер почмагын да калдырмаган...
— Нинди өчпочмакны?
Разыя сөйләп биргәч, әби көлеп җибәрде. Разыяның иптәшенә булган якынлыгы аның күңелен нечкәртте. Ул Разыяны, күтәреп алып, өйгә алып керде. Чишендереп өстәл янына утыртты.
— Үзем дә бүген өчпочмак пешергән идем. Искәндәр ашады да йокыга китте, — диде ул. Өстәлгә булары чыгып торган ике өчпочмак китереп куйды.
— Үзеңне дә сыйлыйм әле, кызым, аша, — диде.
Разыя ике өчпочмакны ашады да бетерде. Искәндәрнең әбисе пешергән өчпочмаклар тагын да тәмлерәк кебек тоелдылар аңа. Ни өчен икән?
Кече якта Искәндәр йоклый. Тупсада җеп муенса таккан Матур утыра.
— Һе, явыз! —дигән булды әби, аңа карап, һәм кечкенә тәлинкәгә сөт салып бирде.