СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Нәкыйп Каштанов "Ата хакы"

Борын-борын заманда зур гына бер авылда яшәгән, ди, бер бай сәүдәгәр. Аның өч малае булган, ди. Ашаганнары бал һәм май гына икән, шуңа күрә ел үсәсен ай үскәннәр һәм егет булып җиткәннәр.
Шул авыл янында зур шәһәр бар икән. Аның җиде ягындагы җиде капкасы һәрчак ачык булып, җиде капка аша җитмеш җиде илдән сәүдәгәрләр агылган, үзәк мәйданында көне-төне базар шаулап торган.
Зур авылның теге бай сәүдәгәре шул базарда сәүдә иткән һәм, һөнәремә өйрәнсеннәр, дип, өч улын да үзе белән йөрткән. Уллары бер көмешне ике алтынга, бер малны өч асыл малга әйләндерергә маһирлангач, фатихасын биреп, аларга шәһәрдә төпләнергә кушкан.
Бай сәүдәгәрнең олы һәм уртанчы улы сәүдә эшенә шулкадәр бирелгәннәр ки, хәтта өйләнгәндә дә табыш, мал ишәйтү ягын уйлап, бай хатыннарга йортка кергәннәр, бу хакта әтиләренә әйтергә дә онытканнар.
Бай сәүдәгәрнең кече улы көн дә үзеннән җиләк-җимеш сатып алучы бер матур кызга гашыйк булган. Аның ятимә икәнен, усал байбәтчәдә хезмәтче булып эшләгәнен белгәч, бик тә кызганган һәм аны бәхетле итәргә карар кылган.
Егет кызны әти-әнисенә күрсәтергә дип авылга алып кайткан. Кызның ятимә икәнен белгәч, бай сәүдәгәр башта хафага төшкән. Әмма егет белән кыз авылда кунак булган арада, үзенең иң ышанычлы чапкынын калага юллап, әлеге ятимәнең бик тә инсафлы гаиләдән икәнен, әти-әнисенең, туганнарының кизүдән үлеп киткәннәрен, ятимәнең хәзер хуҗасына тугры хезмәт итүен белгән.
«Салкынрак каршы алганга гафу итегез, балалар, — дигән ул. — Ата-баба гореф-гадәте буенча киленнең кайсы, нинди нәселдән икәнен белми торып, фатиха бирә алмадым. Хәзер мин тормыш юлларыгызны бергә кушуыгызга ризамын». Авылда өч көн, өч төн туй барган. Калага кыңгыраулы пар атлар җибәреп, егетнең абыйларын да чакырганнар. Әмма алар туйга кайтмаган...Туйлар узып берара вакыт үткәч, бай сәүдәгәр сырхаулап киткән. «Үләр көнем дә җитте, ахры. Мал-мөлкәтемне, эшемне кайсы улыма калдырыйм икән?» — дип борчулы уйга калган.Озак уйлап та бер фикергә килә алмагач, казыйны дәштереп алган да, аңа алама киемнәр киендереп, шәһәрдәге уллары янына җибәргән.Хәерче киемнәре киеп алган казый иң башта сәүдәгәрнең олы улы яшәгән өйне эзләп тапкан һәм биек капкаларын шакыган. Хәерчене күргәч, капканы ачмаганнар. Хуҗасының авылдашы икәнен белгәч, хезмәтче күзләрен май баскан кешене чакырып чыгарган. Казый сәүдәгәрнең өлкән улын көчкә генә танып, баш иеп, кулын күкрәгенә куйган да:
— Әтиең, олы улыма кереп кунак булып чыгарсың, дип әйткән иде, — дигән. — Атаң хакы өчен кертсәңче мине?!
— Кит моннан, хәерче! — дип куган аны өлкән ул. — Синнән башка да кысан монда өебез!
Казый сәүдәгәрнең уртанчы улын эзләп киткән. Эзли торгач, капкасы артында бурзай этләр өргән өй янына килеп туктаган. Аңа монда да капканы ачмаганнар. Хуҗа кеше, каш җыерып, балконга гына чыккан. Зур корсаклы бу адәмдә сәүдәгәрнең уртанчы улын көчкә генә танып, казый баш игән:
— Сәлам, авылдаш! Әтиең, уртанчы улымда кунак булып чыгарсың, дигән иде. Атаң хакы өчен кертсәңче мине?!
— Нишләп мин сиңа авылдаш булыйм?! Тумыштан шәһәрски мин! Күземнән югал, сиңа түгел, этләремә дә урын юк!
Урамнан җил-җил атлап килгән хәерчене сәүдәгәрнең кече малае ерактан ук танып алган. Ничек танымасын: мулла абзый белән бергә аларга никах укыган казый ич ул! Каршысына йөгереп барып сәлам биргән. Казыйның сәләмә киемен, тузан кунган йөзен күреп аптыраса да, сизмәмешкә салышкан, өенә кунакка чакырган. Кунакны хатыны да капка төбенә үк чыгып каршы алган.
— Яңа гына мунча өлгерттем, иң башта кунакны әйбәтләп чабындыр! — дигән иренә.
Мунчадан чыккан казыйга өр-яңа киемнәр биргәннәр, кыстый-кыстый ашатып-эчерткәннәр. Шуннан соң гына кече ул хәл-әхвәл сораша башлаган.
Әмма казый күргән хөрмәттән бик күңеле булса да:
— Әтиегезнең йомышы белән килгән идем, — дип сүзен кыска тоткан, рәхмәтен әйтеп, кайтырга кузгалган.
Икенче көнне бай сәүдәгәрнең үлүе турында хәбәр килгән. Кече ул, иң җитез атларны җиктереп, шундук авылларына ашыккан, җеназа башланганчы кайтып та җиткән. Сәүдәгәрне соңгы юлга озатырга бар авыл халкы җыелган. «Бигрәк тә яхшы кеше иде», — диешә-диешә хөрмәтләп җирләгәннәр.
Җеназа тәмамланып, зираттан авылга керсәләр, сәүдәгәр өендә шау-шу, мәхшәр икән: хатыннары белән өлкән һәм уртанчы уллары кайтып төшкән! Кайтып та төшкәннәр, мал да бүлешә башлаганнар. Хатыннары, миңа да миңа, дип мендәр-ястык, кием-салымнарны тарткалашып өзешәләр, ирләре, мин варис та, мин варис, дип, өй ишеген каералар, ди.
Муен тамырларына берәм-берәм казыйның имән таягы менеп төшкәч кенә туктаган алар.
— Казый абзый, әйт әле шушы комсызга, өлкән ул буларак, әтиемнең бар байлыгы минеке булырга тиеш бит! — дип ялварган майлы күзлесе.
—Казый туган, тыңлама шул нәфес колын! Мин — әтиемнең яраткан улы, туган нигездә мин яшәргә тиеш! — дип тезләнгән зур корсаклысы.
— Икегез дә хаклы, — дип бүлдергән аларны казый. Әмма сез белмәгән, белергә дә теләмәгән ата хакы бар бит әле! Ул хакны энекәшегез генә белә. Шуңа күрә әтиегез бар булган байлыгын аңа васыять итеп калдырды. Ата йортында сезгә урын юк...
Мендәр-ястык өзгәли-өзгәли тузгыган чәчләренә каз мамыгы сарылган ике хатын, казый сүзләрен ишетеп, атыла-бәрелә өйдән чыкканнар да җигүле атларына утырып китеп тә барганнар. Ата йортыннан куылган ике угыл — хатыннары ташлаган ике ир — тузанлы юлдан абына-сөртенә тарантаслар артыннан йөгергәннәр...