Мин ул әбине ерактан ук күреп килдем. Урам чатында, кайчандыр автобус тукталышы булган урында басып тора иде ул. Аның автобус көтеп торуы бер дә гаҗәп түгел. Аптыратканы шул: бу урам буйлап күптән автобус йөрми инде. Әкәмәт күренеш: әбекәй әнә шул күптән туктаган автобусны көтеп тора. Әле, башын күтәреп, фонарь баганасында чак-чак эленеп торган расписание калаена карап ала, әле, учын маңгаена куеп, күзләрен кыса төшеп, үрелеп-үрелеп, өзелеп-өзелеп, урам очын күзәтә. Гүя күзе түгел, күңеле, җаны карый...
Мин, бара торган юлымнан тайпылып, әлеге сәер әбекәй янына килдем.
—Исәнмесез...
—Исән әле, наный, бик исән... Үзең исәнме-саумы?
—Исән-сау, әбекәй.
—Әйдә, кил, бергә көтсәң, автобус тиз килә ул... Озакламас инде, килеп җитәр, Ходай язган булса.
—Әбекәй, хәзер бу урамнан автобус йөрми бит. Инде икенче ел китте...
—Кит, наный... Юкны сөйләмә! Әле беркөн генә барып кайттым. Тәкъдирем янына бардым...
—Кем? Кем янына? — Кабатлап соравымны сизми дә калдым. Минем уйларым инде үземә буйсынмый иде. Нинди автобус? Нинди тәкъдир? Нинди карчык соң бу? Тизрәк китәргә, ычкынырга кирәк бу зәхмәтле урыннан... Ләкин китәргә өлгерә алмый калдым, карчыкның җавабы мине тагын шушы изге дә, гөнаһлы җиргә кайтарды.
—Тәкъдирем янына. Бергә гомер иткән картымның исеме шулай иде. Сәер исемме? Үзе дә сәер иде шул ул, галәмәт кеше иде, әмма әйбәт иде...
—Нигә «иде»? Үлдемени ул? Берәр яры киттеме?
—Юк, наный... Китмәде. Ничек китсен, аның янына барып йөрим ләса мин... Инде көтә-көтә көтек булып беткәндер, җанашым, бәгърем...
Әллә каян гына тап булган бу кызык әкиятне дәвам итәсем килде, карчыкның үзе хакында сорашырга булдым. Иң элек исемен сорадым. Колагына үрелебрәк, бераз тавышымны күтәреп:
—Үзегезне кем дип әйтим соң, әбекәй? — дидем.
—Мәхәббәт.
—Ә? Нәрсә? В смысле — сөю?
—Сөю түгел, Мәхәббәт!
—Сөю белән Мәхәббәт бер түгелмени?
—Түгел. Сөю ул... Сөю — вакытлыча... Ә Мәхәббәт — мәңгелек!
—Ышандырдың, әбекәй. Чынлап та, шулай бит... Тик... Сезнең исемегез барыбер сәер... Андый исем булмый... Хотя... Тәкъдир булганны, Мәхәббәт кенә буладыр ул...
...Яшел яфраклар төшерелгән ак, озын күлмәге әбигә килешеп тора. Иң кызыгы, аның бөтен җире дә актан... Күлмәге дә, яулыгы да, яулыгыннан төртеп торган чәчләре дә... Хәтта күзләре, кашлары да ак кебек аның. Хисләре, кичерешләре, күңеле генә түгел, уйлары, сүзләре дә актыр кебек... Шуңа күрәме, бераз сагайта да... Курку үзе булмаса да, күңелгә кереп тулган сихри шомны беркая да куя алмыйм... Тизрәк китәсем килә. Юк, китәсе дә килми. Мин бу сәер карчыкка күнегә дә башладым бит. Хәтта бераз гына яратам да кебек...
Әллә каян гына фәрештәләр пышылдап киттеме — яңа танышыма изгелек белән җавап бирәсем килде. Шундук, авыр хисләремне чак-чак кузгатып, бер матур уй туды. Теге «югалган» автобусны тапсам, шушы тукталышка кабат «кайтарсам»? Ә? Әбекәйне сөендерсәм? Шуның белән аңа җиңеллек китерсәм, үземә савап алсам? Шәп бит бу!
Ярты сәгатьтән урап та килдем. Тәмле телеңне, кесәңдәге барлы-юклы акчаңны кызганмасаң, машина табыла ул. Үзенең «пазиг»ында төшке ашка кайтып баручы чандыр егет ялындырып тормады, сүзсез генә риза булды.
Без калтыранып килеп туктаганда, әбекәй борчулы йөзен урамның аргы башына төбәгән иде. Тануга ук, бөрештереп тоткан иреннәрен җәеп, елмаеп җибәрде. Хәтта тел шартлатып куйды.
—Синме бу, наный? Кайчан гына урап килдең соң әле? Автобуска да өлгергәнсең икән...
—Әйе шул, өлгердем, әбекәй. Әйдә, син дә утыр, киттек. Барасы юлны гына бутама, яме.
—Бутыйммы соң, әле яңарак кына барып кайттым... И рәхмәт төшкере, каян гына юлымда очрадың соң әле?..
Шулай сөйләнә-сөйләнә, автобуска кереп утырды ул. Аннары кинәт тынып калды. Уйга талды. Аның йөзендә сагыш җыерчыклары калкып чыкты. Мәхәббәт әби күз алдында картаеп китте...
Мин дә авырайдым. Чөнки бу минутта нәрсә эшләргә кирәген төгәл генә белми идем...
Кузгалып киттек. Тиз арада урамның икенче башына барып җиттек. Бу урында ул ике чатка аерыла.
—Әбекәй, кайсы якка борылабыз? — дип сорадым.
Әбекәй аптырабрак калды. Як-ягына каранды. Аннары, кая алып барасыз мине, дигән карашын миңа төбәп, моңсу гына әйтеп куйды:
—Наный, үзең беләсеңдер инде... Кая гына алып барсаң да... Тәкъдиремә илтәчәк...
Менә сиңа мә! Кая барасын да белми бит бу карчык! Әллә? Әллә ниме? Тегеләйрәкме ул? Андыйга да охшамаган.
Шофер егет, машинасын туктатып, борылып ук утырды. Ул да, һич ким түгел, тиле-милегә күбрәк охшаган иде.
—Сез нәрсә?.. Мине кем дип белдегез?! Төшегез хәзер үк!
Мин атылып-бәрелеп аның янына килдем.
—Ярый-ярый, дускай, төшәрбез... Кызма әле син... Тагын бераз гына алып бар инде... Түлим дип әйттем бит... Түлим дигәч, түлим!
—Ну, карагыз аны...
Алгы рәткә үк күчеп утырдым. Кая борыласын өйрәтеп бара башладым. Кая барасын белмим, ә үзем өйрәтәм... Менә кайда ул әкәмәт хәлләр!
Моның барысын да әбекәйнең күңеле булсын дип эшлим. Бераз йөртербез дә кайтарып куярбыз. Җиңеләя башлаган мәхлук җанның бер күңеле булыр, ичмасам.
Шактый җир йөреп кайттык. Үзәк урамнарны урадык. Шофер егет сәгатенә ешрак карый башлады. Кайту ягына борылдык...
Әбекәй тәрәзәгә карап бара да бара. Нәр тыкрыкны, һәр йортны, һәр кешене җентекләп, бөртекләп карап бара. Әллә, чынлап та, эзлиме ул үзенең булмаган картын? Аңа карап, мин дә урамны күзәтәм. Аңа карап, мин дә акылга җиңеләеп барам, ахры...
Кинәт автобусыбыз туктап калды. Шофер егетнең йорты шушында икән.
—Сез теләсә нишләгез, мин биш-ун минутка гына кереп чыгам, — диде бу. Мин нәрсә, баш кагып кына ризалыгымны белдердем. Шулкадәр иләслегемә ул гаепле түгел лә...
Үзем дә чыгып китәр идем, бу әбекәй кызганыч. Кешечә булсын — каян алган, шунда илтеп куярга кирәк. һәм бүтән ул якка аяк та атламаска!
Әбекәйгә нәрсә? Хаман да урамга карап утыра мескенкәй. Аның үз кайгысы, үз уйлары. Ул уйлар җирнеке дә түгелдер, бәлки...
Тәмам ялгышып китмәс өчен, мин үзем дә әбекәй белән сөйләшмим. Аның тонык, төссез күзләре төбәлгән урынны күзәтәм.
Ниндидер парк бу. Әллә каберлек инде? Уртада зур мәйдан. Яшел чирәм буенда чәчәк түтәле. Һәйкәл дә бар. Сугышта үлгәннәргә һәйкәл. Күкрәгенә автомат аскан солдат... Ян якта биек таш дивар. Ул диварның стеналары чуарланып беткән...
Янәшәмдә утырган әбекәй кузгалгандай итте, хәтта алга омтылып, күңеле белән талпынып алды. Аннары, күзләрен урам якка төбәп торган килеш, тыныч кына әйтеп куйды:
—Килеп җиттек... Әнә ул — Тәкъдирем минем...
Кирәкле төймәне табып, ишекне ачтым. Тышкы якка омтылган әбекәйне ипләп кенә җиргә төшердем. Аңа ияреп, олы тимер капка аша яшел чирәмле, һәйкәлле мәйданга кереп киттем.
Әбекәй, туп-туры барып, таш һәйкәл каршына туктады. Аңа бераз карап торгач, читкәрәк тайпылып, сугышта үлеп калганнарның исемнәре уеп язылган мемориаль стена янына килде. Кирәкле исемне әзләп тапты. Тезләнеп, кытыршы хәрефләрне сыйпарга кереште... Аннары, маңгаен шул хәрефләр өстенә терәп, күзләрен йомды, тынып калды...
Мин шунда гына янәшәмдә басып торган шофер егетне шәйләп алдым. Аның күзләре зур итеп ачылган, йөзләре дулкынланудан алсуланып, хәтта шадраланып калган...
Мин аңа, безне калдырып, үз юлына китә алуын белдереп, ым-ишарә белән генә аңлатырга керештем. Кесәмә тыгылдым... Әмма шофер егет шундук, кулын селтәп, акча кирәк түгеллеген белдерде, аннары, колагыма үрелеп:
—Мин сезне машинада көтәм. Каян алдым, шунда илтеп куярмын, борчылмагыз, — дип пышылдады...