СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Флёра Мәрданова "Очарга да өйрәтмәгәнсең"

Борын-борын заманда ук булмаган, ди, бу хәлләр. Бер авылда карт кына әби тавыклар асраган. Йомырканы күбрәк салсыннар дип, тавыкларына бодай да сипкән, кычыткан да турап ашаткан. Әбинең бер тавыгы, көз җиткәндә генә, печәнлеккә менеп, йомыркаларын качып сала башлаган. Үзе, масаеп:
- Күрсәтим әле әбигә үземнең кемлегемне! Берүзем күпме йомырка сала алуымны белсен әле! - дип уйлый икән.
Йомыркаларның саны күбәя башлагач, өсләренә менеп утырып, аларны бер дә төшмичә сакларга булган.
- Йомыркаларымны әбигә башка тавыклар күкәй салмый башлагач кына күрсәтермен. Әби мине башка тавыклардан күбрәк яратыр, әтәч алдында да мактар, - дип, план корган. Көнгә бер-ике мәртәбә генә ашарга һәм су эчәргә башка кош-кортлар арасына чыгып кергәләгән.
Көн артыннан көн үткән. Җыелган йомыркалар өстендә көн-төн утыра торгач, йомырканың кабыгын тишеп, бу тавык астыннан бер чеби килеп чыккан. Тавык шундый сөенгән. Башка йомыркалары турында бөтенләй онытып, шул бер чебиен канат өстенә утырткан да печәнлектән төшкән. Тәкәбберләнеп кенә:
- Менә әби күрсен дә сөенсен әле! Хәзер инде барлык күрше әтәчләренә, тавыкларына да сөйләп, минем данымны бөтен авылга таратсын, - дип, бөтен тирә-якны яңгыратып кытаклый башлаган.
Тик әби көз җиткәндә генә чыккан бу чеби өчен бер дә сөенмәгән, тәкәббер тавыкны да күккә чөеп мактамаган. Ә инде печәнлектән бер оя бозылган йомыркаларны да эзләп тапкач:
- Әй әрәмтамак! Күпме хезмәтемне юкка чыгаргансың! - дип, бу тавыкны эченнән генә әрләп тә куйган.
Чеби дөньяга килгәндә, кычытканнарның да инде шифалы үзлекләре кими башлаган, бәбкә үләннәре дә кибеп-корып беткән.
Тавык үзенең бердәнбер чебиен бик яратып үстергән, үзе дә ашамыйча, бөтен тапкан тәмле бөртекләрне, ризыкларны чебиенә каптырган.
Ә чебие әнисе турында уйлап та карамаган, тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйлануны гына көтеп торган. Беркөнне ул әни-тавыкка:
- Нигә әле син мине йомыркаң белән сыйламыйсың? Бу бертөрле ризыклар мине бөтенләй туйдырып бетерде! - дип чиелдәгән. Чебиең сорый дип кенә, көз җиткәндә, йомырка салып буламыни?! Тавык, уйлана-уйлана, орлык чүпләгән, кипкән үләннәр йолыккалаган, ком өстендә актарынган. Бераздан, кечкенә генә йомырка салып, оясыннан кытаклап чыгуга, чебие йомыркасы янына йөгереп килеп тә җиткән һәм:
- Фу! Нинди кечкенә! Чыпчык йомыркасы да моннан зуррак булмый микән?! Кабыгы да юка! Бу йомырка белән мактанып, кытаклап йөрергә дә оят, - дип, томшыгы белән күкәйне тишкән дә, - бу йомыркаңны үзең аша, миңа зуррагын, тәмлерәген сал! Мин мондый кечкенә йомырканы ашамыйм! - дигән. Әле тагын, ярсып: - Бер генә йомырка салма! Минем төрле төстәге: яшел, кызыл, сары, зәңгәр йомыркалар ашап карыйсым килә! Йомыркаларың каты кабыклы, шар кебек йомры булсыннар! Минем аларны җирдә тәгәрәтеп тә уйныйсым килә. Ә син салган бу йомырка тәгәрәмәячәк! - дип тә өстәгән.
Тавыкның инде, уйлана-уилана тәкәбберлеге дә беткән. Тапкан ризыклар белән чебиен ризалата алмавына бик борчылган. Борчылмассың! Чеби тавыкка йомырканы ничек салырга өйрәтсен әле! Шулвакыт баш очында бер карчыга пәйда булган. Әтәч, тавыкларны үз артыннан ияртеп, абзарга таба чапкан. Күз ачып йомганчы карчыга чебешне, аякларына кыстырып, күккә алып менеп тә киткән. Ә чеби, чәбәләнә- чәбәләнә, әнисенә җикеренгән:
- Ичмасам, очарга да өйрәтмәгәнсең! Ялгыш егылып төшеп, аякларым сынса, үзеңә генә үпкәлә!
Ә тавык инде бу вакытта аны ишетмәгән дә, күрмәгән дә.
- Балакаем! Сине «бик акыллы» булуың гына харап итте. Чеби тавыкны өйрәтмәсен икән! - дип кенә уфтанган ул.