Бер, ике, өч —
Куян киң кырларда.
Бер, ике, өч —
Куян зур урманда.
Тиен үзенең оясын җылыта: чикләвек җыя, гөмбә киптерә.
Керпе дә кышка әзерләнә: оясын җылыта, гөмбә киптерә.
Нәни кырмыскаларга хәтле йөгереп эшләп йөриләр.
Ә Куянның бернинди эше юк. Кайда яшел үлән, кайда кәбестә яфрагы өзә. Теше үтмәсләнә башласа, барып агач кимерә.
Көннәрдән беркөнне, сикергәләп йөри торгач, Куян су буена килеп чыга. Суда шәүләсен күрә дә үзенә сокланып карап тора башлый. Бигрәк матур икән бит ул! Колаклары нинди озын, аяклары нинди нәфис! Куян бер колагын селкеткән: алга, артка, уңга, сулга. Шәүлә дә шуны ук кабатлаган. Тагын бер колагын селкетим дигәндә, якында гына кемдер сызгырып җибәргән:
— Фю-ю-йт!
Куян шап итеп суга егылып төшүен сизми дә калган. Сызгыручы кем дисезме? Кем булсын — Йомран инде. Ул Куянны бөтенләй күрмәгән дә, болай, кызык өчен генә сызгырган икән. Су чыпылдавын ишетеп, Йомран тиз үк оясына кереп качкан.
Ә Йомранның оясы — тирәндә. Ул Куянның ярдәм сорап кычкыруын ишетмәгән дә.
— Бата-ам, коткарыгыз!
Җанварлар һәм кошлар аны ишетеп ярдәмгә ашыкканнар.
Керпе йөгереп килгән дә озын чыбык сындырып алган.
— Тотын шуңа,— дип, чыбыкның бер башын Куянга сузган.
Ике Чыпчык, тиз-тиз генә. очып килеп, куянның ике колагыннан, ә Күгәрчен аның кыска койрыгыннан эләктереп алганнар. Шулай бик тырыша торгач, алар дүртәүләшеп Куянны ярга сөйрәп чыгарганнар.
Керпе әйткән:
— Эх син, кылый,— дигән,— эшсез йөрү яхшылыкка илтми ул.
Керпе акыл иясе, дөрес әйтә дип, кошлар аны хуплаган.
Бу хәлдән соң күпмедер вакыт үткән. Куян инде барын да оныткан.
Бер тапкыр ул җим чүпләп йөрүче Чыпчыкларны пыр туздырып куып җибәргән. Чыпчыклар үпкәләп:
— Нигә безне кыерсытасың? Без бит сине суга батудан коткарып калдык,—дигәннәр.
Куян әйткән:
— һи! Сез булмасагыз, Керпе, я Күгәрчен коткарыр иде әле.
Колаклары озын булса да, акылы кыскарак икән шул Куянның. Шулай ярыймы инде?
Куян үз юлы белән киткән. Бара торгач, аңа Күгәрчен очраган. Куян кәбестә яфрагы кимереп бара икән.
— Куян, Куян,— дигән Күгәрчен.— Нәни кошчыкларыма аз гына кәбестә яфрагы бир әле!
— Юк,— дигән Куян.— Үземә дә җитми әле.
— Ә мин сине суга батудан коткардым,— дигән Күгәрчен үпкәләп.
— һи,— дигән Куян.— Син килмәсәң, башкалар килер иде.
Ул тагын сикерә-сикерә китеп барган. Бара торгач, аңа Керпе очраган.
— Куян,— дигән ул.— Тиз генә күрше урмандагы сеңелемә барып әйтче, апабыз авырып китте бит.
— Бик барыр идем дә, Керпе апаем, вакытым юк,— дигән Куян.
Ә үзенең бер эше дә юк, көн буе тик йөри икән. Йөри торгач, Куян тагын теге елга буена килеп чыккан, тагын үзенең шәүләсенә сокланып утыра башлаган. Шул вакыт Йомран сызгырып җибәрмәсенме:
— Фю-й-й-т!
Куянның куркаклыгы һәркайсыгызга билгеле инде. Суга егылып төшкәч кенә исенә килгән ул.
— Бата-ам, коткарыгыз! — дип кычкыра икән. Ләкин бу юлы берәү дә аңа ярдәмгә ашыкмаган.
— Батам, зинһар коткарыгыз! — дип кычкырган ул тагын да.
Менә су өстендә кемнеңдер шәүләсе күренгән. Керпе бит бу!
Үпкәсен онытып, ул Куянга ярдәмгә килгән. Куянны ярга сөйрәп чыгарган да:
— Я, хәзер барасыңмы инде күрше урмандагы сеңелем янына? — дип сораган.
Бармыймы соң куян, очкан гына!
Шулай итеп ул ике урман арасында хәбәрче булып киткән.