СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Әлфия Ситдыйкова "Сагынып саргайганнар"

Авыл әбиләре - зирәк акыллы, җор телле, кеше күңеленә сак караучан. Тәрбияле булулары белән дә элек-электән башкаларга үрнәк алар. «Сабыр төбе - сары алтын» дип тормыш диңгезен кичкәндә, беркем белән дә, беркайчан да арасын бозмый, гайбәт сөйләми, сүз йөртми яшәгән; авылыбызның вөҗдан көзгесе, бик күпләрнең кендек әбисе булган Нурия Шәйхелислам кызын әле дә сагынып искә алабыз.
Ак әбинең килене - авыл клубында мөдир. Инде оныклар да берәм-берәм башлы-күзле булып, аларның да бер-бер артлы балалары дөньяга килә.
Шәһәр җирендә яшәгән оныкларына булышу өчен кендек әби еш кына калага бара. Оныкларының балаларын үчтекиләп-сөеп үстерешү белән бергә, авылдагы мең төрле мәшәкатьтән ял итеп кайтуны да күздә тотыпмы, әллә: «Әйдә инде, әбекәй! Азрак кунак булып, ял итеп китәрсең. Безгә дә синең белән күңеллерәк булыр. Син барда әбиләр җыеп, коръән дә укытып алырбыз», - дигән кыстауларны аяк астына салмыйм дипме, ризалашып килгән ак әбиебез, калада кайвакыт бер-ике ай чамасы яшәп тә кайткалый.
Килене мең төрле мәшәкать белән күзгә-күз калып, хуҗалыкны алып бара. Авыл яшьләренең ялын да тиешле югарылыкта оештыра, төрле-төрле чаралар да үткәрә.
Клубтан яшьләр таралганнан соң гына өйгә кайтып, таң атмас борын көтү куарга торган, юньләп йокысы туймаган килен, сөтсез чәй эчеп ала да, йорт мәшәкатьләренә чума. Сыерлары ташланып торган вакыт була, күрәсең. Ашык-пошык чайкап куйган чынаяклары, әби кунакта чакта, сары кунык белән каплана. Ишегалдындагы тавык та чүпләп бетермәслек вак-төяк эшне моңа хәтле һәрвакыт кайнанасы башкарган киленнең савыт-сабаны җентекләп юып торырга вакыты да җитенкерәмәгәндер инде, кем белә.
Көннәрдән беркөнне әби шәһәрдән әйләнеп кайта. Инде килененең самавыры өстәлгә менеп кунаклаган, шатлык җыры җырлап, түрдә кукраеп утыра. Килен исә, кайнанасы әйләнеп кайтканга сөенеп, йөгерә-йөгерә табын әзерләп йөри. Әбекәйнең очлы күзләре чынаякларның сары төскә керүен бик тиз күреп ала. Ләкин зирәк акыллы кайнана килененә аны-моны сиздерми.
Сагынышып күрешкән килен һәм кайнана шәһәрдән кайткан күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчәләр. Чәйләп алганнан соң, ак әби килененең тартылыбрак киткән җыйнак гәүдәсен күздән кичереп: «Кая, килен, өстәлләрне үзем җыештырып куярмын, син башка эшләреңне караштыр!» - дип дәшә. Табакка су салып, савыт-сабаны юа башлаганчы, әби кулына алган чынаякларны сыйпый-сыйпый: «И бәгырькәйләрем, сез дә мине сагынудан саргаешып беткәнсез бит!» - дип такмаклый икән.
Моны ишетеп торган киленнең оялудан йөзенә генә түгел, колакларына да ут каба. Җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй булган килен шул көннән башлап, ашап тую белән үк савыт-сабаларны чәй содасы белән ышкып, бик пөхтәләп юып куя торганга әйләнә. Акыллы кайнана килененә дорфа сүзләр әйтеп тә рәнҗетми, киленнең дә кайнанасына булган хөрмәте арта. Акыллы сүз зиһенгә азау ярып керә шул.