СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Альберт Хәсәнов "Штат"тагы чыпчыклар"

Үткән кыш сөйләп бетермәслек салкын булды бит ул. Үсеп утырган агачлар шартлап туңдылар, күп кешеләрнең баздагы бәрәңгеләре өшеде. Әмма безнең цехта, теләсәң, бөтенләй чишенеп ташла да майкадан гына калып эшлә. Ике-өч катлы йорт биеклегендәге, түбәсе пыяла белән ябылган таш бина ул. Цех эчендә җылы икәнен чыпчыклар да бик тиз сизеп алганнар. Түбә астында үзләре генә сыярлык тишек табып, цех эченә күбәүләп кереп тулганнар. Биредә көн буена дөп тә дөп металл чыңлый, авыр чүкечләр ух-ух килеп тимер кыйныйлар. Әле тегендә, әле монда тимер ябыштыру аппаратлары эшли. Алар чәчкән уттан күз чагыла. Әмма чыпчыкларның моңа бер дә исләре китми, курыкмыйлар да. Баш очындагы матчаларга тезелешеп, тын гына безнең эшне күзәтәләр. Ә кайчак, чыр-чу килеп даулашып, матча өстендә уңайлырак урын алу өчен бер- берсе белән каты гына тарткалашып та алалар. Мондый чакта як-якка йоннар оча, безнең өскә вак каурыйлар коела. Каурыйлар, гадәттә, Гарифҗан абый өстенә коелар. Чөнки ул гел нәкъ менә чыпчыклар кунаклап утырган матча астындарак эшләп йөри. Ләкин ул аларга ачуланмый.
— Шаярмагыз! — дип бармак кына яный.
Әмма мастерыбыз Зәки Зәкиевич бик кырыс кеше, үзе дә шаян сүз сөйләшмәс, башкалар шаярганны да яратмый. Хәтта чыпчыклар шаярганны да.
— Кичен, тузгытып, куалап чыгарырга кирәк боларны. Тап каннар кыштан качар урын. Чыр-чу киләләр, цех эчендә сүз алышыр хәл юк, — ди ул, чыпчыкларга таба күрсәтеп.
— Кирәкми, кирәкми, — ди Гарифҗан абзый.— Шушындый суыкта тагын кая барсын инде алар, кая кереп җылынсыннар? Менә көннәр генә бераз йомшара төшсен, берсе дә калмас әле. Үтә суыкка түзә алмыйча гына ташлап киткән ояларына кай тырлар, күрми дә калырбыз.
Зәки Зәкиевич Гарифҗан абзый белән сүз көрәштереп тор мый. Сезгә уңайсызламасалар, миңа мишәйтләмиләр дигән кы яфәт белән цехның икенче башына китеп бара.
Гарифҗан абзый монтажчы ул. Өстендә брезент куртка, кулында төрле ачкычлар, ә башында — каска. Монтажчылар шу лай киенә инде. Моны техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре шулай таләп итә. Гарифҗан абзый күп сөйләшмәс, беркем белән дә сүзгә килми, ачуланышмый торган, тыныч характерлы кеше.
Смена беткәч тә өенә ашыкмый әле ул. Каскасын һәм аның эченнән кия торган йон калфагын салып баш очындагы ыргакка элә. Ашыкмый гына юынып килә. Авызына папирос каба да, көне буе үзе башкарган эшкә соклангандай, беркавым тын гына утыра. Аннары гына ишеккә юнәлә, кайту ягына юл ала. Цехта аны барысы да яраталар, ихтирам итәләр. Кырыс мастерыбыз Зәки Зәкиевич тә аның белән җайга гына сөйләшә. Ул әйткән сүзләргә һәрвакыт колак сала.
Гарифҗан абзый эшкә дә башкалардан күпкә алдан килә. Смена башланганчы да, бүген башкарачак монтаж эшләренә төбәлеп, уйланып утыра. Ә беркөн иртән:
— Егетләр, килегез әле монда, килегез! — дип, барыбызны да үзе янына чакырды. Килсәк, абзый кичтән ыргакка элеп калдырган каскасына таба күрсәтә. Каска эченә бик җайлап, йон калфакка төренеп, ике чыпчык кереп утырган. Төнлә цех эчендә дә суык булган, күрәсең. Пар казаннарын сүндереп тор ганнардыр. Чыпчыклар төнне каска эчендә уздырганнар. Баш лары эшләгән, тапканнар җылы урын. Анысы бер хәл. Чыпчык лар моннан хәзер дә кузгалырга теләмиләр. Безне күреп тә исләре китми боларның. Аларга карата начарлык эшләмәячәгебезгә тәмам ышанганнар.
— Нишләтергә инде боларны? — дип, барыбыз да Гарифҗан абзыйга төбәлдек. Мастер Зәки Зәкиевич тә безнен янда.
— Әйттем бит мин сезгә, алар тәмам узыначаклар әле, дип. Әле моның белән генә дә калмаслар. Өстегездәге куртка кесәләренә дә кереп оялый башларлар. Әйе-әйе, менә мин әйткән иде диярсез. Бу әрсезләрдән барысын да көтәргә була, — дип бәяләде ул бу яңалыкны. Гарифҗан абзый гына гадәтенчә тыныч иде.
— Нишләтәбез? Рас ошатканнар икән минем касканы, әйдә, яши бирсеннәр. Соңыннан күз күрер әле, — диде ул. Складка барып, яңа каска алып килде. Зәки Зәкиевич тә бу юлы нигәдер кырысланып маташмады. Гарифҗан абзыйга яңа касканы һәм яна йон калфакны бер дә бәхәссез бирде. Чыпчыклар исә шул көннән каска эчендә яши башладылар.
Ул арада сиздерми генә яз да җитте, көннәр җылынды. Без нең баш өстендә чырык-чырык килгән чыпчыклар да үз ояла рына таралышып беттеләр. Тик каска эченә оялаганнары гына беркая да китәргә ашыкмады. Аларга монда да рәхәт. Башкалар хуҗа булып куймагае тагын дигәндәй, ояны ник бер генә ми нутка ялгыз калдырсыннар?! Берсе оядан очып чыгып киткән вакытта икенчесе сакта кала. Каска эчендәге йомшак калфак белән генә канәгатьләнмәде болар. Язга чыгу белән, каска эченә вак салам-солам кисәкләре ташып, чын-чынлап оя кора башладылар.
— Тәк ышто, егетләр, үзегез шаһит, минем каска тиз генә бу шамый әле болардан, — дип шаяртты Гарифҗан абзый, һәрбер салам кисәген авызларына кабып ташыйлар бит. Кечкенә генә оя кору өчен дә күпме салам кисәге кирәген үзләре чамалыйдыр инде.
Дөресе дә шулай булып чыкты. Чыпчыклар беркая да китәргә җыенмадылар. Озакламый ояда урман чикләвеге кадәр генә өч чуар күкәй күренде. Ә бераздан алар эченнән берсеннән-берсе гайрәтле, бер-берсе белән юктан гына да ут чәчеп сугышырга әзер өч чыпчык егете чыкты. Үзләре тагын бик сабырсызлар, гел ашарга даулыйлар. Әти-әниләре аларга җимне ташып өлгерә алмый. Боларны кызганып, без дә алларына суалчан, вак корт, чебеннәр тотып салабыз. Баштарак шикләнгән, без биргән кортларны ашамаган булып кыландылар. Соңрак — биреп кенә өлгерт. Абайламый калсаң, бармагыңны чукып алырга да күп сорамыйлар.
Чыпчык балалары шулай бик тиз үсте. Бераздан җим эзләргә әти-әниләренә ияреп чыгып китә торган булдылар. Югыйсә аларны болай гына һич туйдыра торган түгел.
Җәй урталары иде бугай. Беркөнне карт чыпчыклар басудан ояларына үзләре генә кайтты.
— Балаларын очырды болар. Димәк, алар хәзер үзләренә тормышны үзләре корырлык булып үскәннәр. Кешеләр дә шулай бит, үсеп җиткәч, балаларын ерак җирләргә озаталар, — диде Гарифҗан абзый. Карт чыпчыкларга гына түгел, безгә дә бе раз монсу булып китте.
Ә карт чыпчыклар исә әле дә булса шул Гарифҗан абый каскасы эчендә яши бирәләр. Беркая да китәргә җыенмыйлар. Хәтта ни кырыс Зәки Зәкиевич тә, чыпчыкларга күрсәтеп:
— Кая китсен алар, безнең цех штатында торалар бит, китәргә хаклары юк, ату мин аларга прогул язачакмын, — дип шаяртып сөйләнгән була...