Рәшит контроль эш дәфтәрен укытучы өстәленә куйганда звонок шылтырады. Эшләрен бетергәннәр дә, бетермәгәннәр дә урыннарыннан куптылар. Класста шау-шу башланды.
— Сабыр! Аз гына сабыр итегез, балалар,— диде Мөнәвәрә апалары, ике кулын аларга табан сузып.— Минем сезгә үтенечем бар. Дәресләр беткәч ун-унбиш минутка калып торыгыз әле. Рәшит, син дә китмәссең.
Мөнәвәрә апалары — класс җитәкчесе. Берәр нәрсә булса, ул аларны җыеп киңәшергә ярата. Үзе бервакытта да калыгыз, эшләгез дип, дорфа итеп әйтми, шулай җайлап кына, үтенеп кенә сөйләшә. Укучылар әллә шуның өчен яраталар инде аны, әллә бу сөйләшүләр чыннан да кызык була, класс җитәкчесен беркайчан тыңламый калмыйлар. Бу юлы да карышмадылар. Рәшит тә калыр иде, билгеле. Исемен атап әйтмәсә дә.
Нигә шулай дип әйтте икән ул? Күзенә керерлек булып өстәл янында торганга күрә генәме? Әллә берәр гаебен сизгәнгәме? Кичә алар чак кына дружинниклар кулына эләкми калдылар. Мөнәвәрә апасы әллә шул турыда беләме? Хәзер бөтен класс алдында шелтәләргә телиме? Әнисе бер генә әйтмәде Рәшиткә, уйнамагыз шундый юньсез уеннар, таш ватылып күзегезгә керсә, диде, гомергә гарип калырсыз, диде. Дөресен генә әйткәндә, ул көнне Рәшитнең чыпчык борыны хәтле дә гаебе юк иде бу эштә. Ишегалды малайлары таш ярыгына шырпы күкерте тутырып «бомба» шартлатканда аның узып барышы иде. Ләкин... узып китә алмады. Бар, ышандыр инде син хәзер укытучыны, күкертне мин тутырмадым, тимер белән сугучы да мин түгел идем, дип әйт. Мөнәвәрә апасы барыбер ышанмас, башын чайкап торыр, торыр да шул ягымлы, йомшак тавышы белән:
— Рәшит, алдаларга өйрәнмә, үтенәм синнән,— дип әйтер.
Шулай да озак баш ватып торучылардан түгел иде Рәшит. Борчулы, ямьсез уйларны озак уйларга яратмый иде ул. Дружинниклар турында оныту өчен дә дусты Фәритнең килеп дәшүе җитте. Өстендәге тузанны кагып төшерделәрмени, шик-шөбһәләре коелды да бетте.
Мөнәвәрә апалары ишектән үк елмаеп керде. Кулындагы ачык конверт белән зәңгәр тартманы өстәлгә куйгач та әле ак тешләрен күрсәтеп укучыларга карай алды.
— Безнең класска күңелле хәбәр килде, балалар,— диде ул, үзе шул хәбәрне берьюлы әйтеп салырга ашыкмыйча, әкрен генә конвертны ачты.
Барысы да үрелеп аның кулына карадылар. Менә хәзер шушы конверт эченнән сөенечле хәбәр ак күгәрчен булып очып чыгар кебек тоелды.
Рәшитнең дә бу турыда тизрәк беләсе килә иде. Сабыр гына көтеп тора алмады, партадашы Фәритнең янтыгына төртте:
— Бәхәсме? Тартма эчендә микроскоп.
— Булган ди сиңа, бар. Бик беләсең килсә, сәгать әле ул.
— Син үзең сәгать! Күкеле сәгать! Күк-күк!
Фәрит дустының үртәвенә түзеп калмас иде, Рәшиттәге тел анда да бар. Класс җитәкчесенең тавышын ишетеп кенә тыелды. Шулай да күрсәтер әле аңа Фәрит күкеле сәгатьнең ни икәнен. Кайтырга гына чыксыннар.
— Рәшит, бәлки, син безгә үзең сөйләрсең,— диде укытучы, кулындагы хатны күрсәтеп.— Монда кыска гына язганнар.
Рәшит тә, Фәрит тә укытучының тавышына сискәнеп башларын күтәрделәр һәм шунда бөтен классның үзләренә карап торуын абайладылар. Мөнәвәрә апалары да аларга карап нидер көтә иде. Нәрсә көтәләр алар? Рәшит нәрсә турында сөйләргә тиеш? Бәхәсләшеп, малайлар сүзнең ни турында барганын аңламый калганнар иде. Хәзер шуңа аптырап утыралар. Дәресен әзерләми килгән вакыттагы кебек, Рәшит теләр-теләмәс кенә торып басты. Нәрсә әйтергә белмичә укытучыга карап куйды, Фәриткә карады, класска.
— Ну, мин... без... ни...
— Син, Рәшит, каушама,— дип укытучы ярдәмгә килде. Ул малайны әле генә әйтелгән хәбәрдән телсез калган, дулкынланган дип уйлый иде.— Ашыкмыйча гына сөйләп күрсәт, колхозда нәрсәләр эшләдегез?
— Менә тагын бер табышмак. Колхозда эшләүнең монда ни катнашы бар әле? Җәй көне колхозда эшләгән малайлар бер ул гынамы әллә? Әнә Фәрит ай буе дәү абыйсының комбайнына утырып йөрдем дип мактанды. Андый машиналарның якынында да булмады Рәшит. Җәй буе чөгендер үстерделәр. Аның нәрсәсен сөйлисең инде? Әллә ниләр уйлап чыгара бу Мөнәвәрә апа...
Ну... авылга барды ди. Барса соң. Җәйге каникулларда балаларның күбесе йә авылга, йә дачага китә. Рәшитләрнең дачалары юк, ул ел да әбисе янына, авылга кайта. Андагы малайлар белән дуслашып бетте инде ул. Укулар беткәч, Рәшит кайчан кайта да кайчан кайта дип, әбисен йөдәтеп бетерәләр икән. Колхозда эшләве дә инде... Иптәшләре эшкә йөргәндә өйдә берүзе ятсын димени, бөтен кызыгы да аның иптәшләрең белән бергә булуда.
Алар колхозының чөгендер басуы Ташлы елга буенда. Менә елга дисәң дә елга инде ул. Күргәч, малай шаккатты. Катарсың да шул. Бүтән елларны аның суы табан астын чылатырлык кына була торган иде. Ә быел Идел хәтле булып җәелгән. Пароход җибәрсәң дә йөзәрлеге бар. Малайлар әйтәләр, чөгендер белән кукуруз басуын сугарыр өчен колхоз буа ясады, диләр. Төбен үлчәп караганнар икән, өч метрлы бау җитмәгән.
Коенып та карадылар инде ул җәйне малайлар, дельфин балыгы кебек чума-чума, сикерә-сикерә йөзәләр. Йөзә белмәгәннәр яр читендә чупырдаша. Барыбер рәхәт. Шулай да бар дөньяны онытырга ярамый. Малайлар дигәндә дә, чүп-чар бала-чага түгел инде алар. Өлкәннәр тәгәрәп бетеп эшләп йөргәндә елга буенда уйнап яту оят булыр. Үзебез үстерәбез дип колхоз идарәсенә сүз биреп, бүлеп алган чөгендер җире дә бар бит әле. Шуны утап, сирәкләп чыгасы бар. Ә басу бәләкәй түгел, чөгендере дә әкрен үсми, чүбе дә аннан калышмый. Утый башласаң, сирәкләргә соңарасың, сирәклим дисәң, чүбе алып уза. Койрыгын алса, башы ябыша, башын алса, койрыгы ябыша торган саескан турындагы мәзәк кебек. Ә вакыт үтә тора.
Бер көнне әбәт ашап утыралар иде шулай, Рәшит үзе дә сизмәстән сикереп торды:
— Ризамы? Чөгендерне бетермичә авылга кайтмыйбыз! Төнлә шушында кунабыз да иртүк торып тагын эшкә тотынабыз! Ризамы шуңа? — диде ул, баш түбәсендәге кояштан да ныграк кайнарланып.
Ат саклап төн кунган малайлар турында хикәяләр укыганы бар иде аның. Кызыга иде ул аларга. Кап-караңгы төн. Төн карасыннан, пошкырынып, атларның үлән кыркыганы ишетелә. Чатыр-чотыр учак яма. Ә учакта... бөтен пирожныйларыңнан, морожныйларыңнаи да тәмлерәк булып бәрәңге пешә. Шул учактан чәчрәп чыккан утлы күмер кебек йолдызларга карап чалкан ятасың да малайларның берсеннән-берсе куркынычлырак әкиятләрен тыңлыйсын. Хәзер авылда ат сакларга йөрмиләр икән инде. Сакларлык атлары булмагач, кая йөрсеннәр? Ташлы елга буенда болай гына төн куну да начар булмас иде ул.
Рәшит кебек чәчрәп төшмәсәләр дә, иптәшләре бу тәкъдимгә риза иде. Авылдан читтә, ачык һавада төн куну алар өчен кызык түгелме әллә? Тик бу әйбәт сүзне үз авызларыннан түгел, шәһәр малаеннан ишетүләренә генә аптырап калдылар. Каян башына килгән днген.
Бик тиз күтәреп алсалар да, җиңел генә җайланып китмәде бу эш. Иң элек кызларны әниләре җибәрмәде. Колхоз агрономы палаткалар табып китергәч кенә риза булдылар. Ашау-эчү якларын да карыйсы бар иде. Шуларның барысы да эшләнгәч, балалар үзләре адәм көлкесенә калдылар. Беренче кичне, учак ягып, бик озак сөйләшеп утырганнар иде, иртәгесен тора алмадылар. Агроном килеп:
— Йокы чүлмәкләре, торыгыз инде, торыгы-ыз! — дип уятмаса, төшкә тикле йоклыйсылары икән.
Шуннан соң чиратлашып дежур торырга булдылар. Күпкә түгел, Ташлы елга буеннан бер чумып кайтуга вакыт үтә дә китә. Шуннан палаткага кереп, берсенең аягыннан тартып торгызасың да җылы урынына ятып изрәп китәсең.
Бер төнне Рәшитнең чираты таң алдыннан, йокының иң тәмле чагына туры килде. Ай, читен икән ул таң алдыннан торулары! Күзне ачып булмый. Аның каравы, авызың йомылып тормый. Исни-исни яңаклар авыртып бетә. Табан астыннан салкын менеп тәнне чымырдата. Шулай да Рәшит түзә. Ярты сәгать түгел, төн буе дежур торасы булса да сүз әйтмәс иде. Үзе башлаган эш бит.
Бөтен дөньяны ак томан баскан иде ул таңда. Палаткалар да, яр буендагы таллар да барысы да томан эчендә. Рәшит кая таба атларга белми аптырап торганда шул томан пәрдәсе артыннан әкрен генә бер тавыш ишетелде:
— Син кайда-ау?
Рәүфә тавышы. Агроном кызы. Кызлар ягыннан ул дежурга чыкты.
— Мин монда-ау!
Икәү бергә күңелсез түгел. Рәүфә сөйләшергә ярата.
— Минем әти сине мактады,— ди.— Әйбәт малай дип әйтте.
Мактаганны бар да ярата. Рәшиткә дә күңелле. Тагың бер тапкыр ишетәсе килеп, әйбәтме соң, дигән була.
— Әйбәт шул! — ди Рәүфә.
Сөйләсәң сөйләрлек сүзләр бар инде анысы, Рәүфә турында әйтеп тормасаң да. Каушап калу гына эшне бозды,
— Чөгендер... үсте инде ул...
Ярый әле, Мөнәвәрә апалары хәлгә керде. Малайлар инде авыз җыра башлаганнар иде, Рәшитне кызганып, кире утыртты.
— Менә шулай, балалар, җәй көне колхозда тырышып эшләгәне өчен һәм чөгендердән зур уңыш алуда булышканы өчен «Якты таң» колхозы Рәшит Батыршинны фотоаппарат белән бүләкли,-— диде һәм балаларның күзен кыздырып торган зәңгәр тартманы ачты.
Җилкәгә аса торган озын каешлы фотоаппаратны күргәч, класс «аһ» итте.
— Шә-әп!
— Чын фотографларда гына була бу.
— Менә бәхет!
Рәшит.тә укытучы кулындагы бүләккә карап шаккатып утыра пде. Бу юлы аның янтыгына Фәрит төртте:
— Бар инде, ал бүләгеңне.
«Якты таң»нан килгән бүләкне алганда Рәшитнең колагына Рәүфә тавышы ишетелгәндәй булды:
— Әйбәт шул!