Мунчада озаклап юындым, тырнакларны кистем. Су сирәк эләгә торган колаклар чистарды. Әни чип-чиста киемнәр кидерде: кара сатин ыштан, ап-ак күлмәк, чем-кара бәрхет түбәтәй, аякта ристан чүәк. Күрше малайлары көнләшеп еларлык кыяфәттә абзагыз. Чөнки Әгъзам абыйлар корбан чалганнар, миңа да ашка әйттеләр. 10 яшьтә генә булсам да, күрше-күлән, таныш-белеш мине дә ашка чакыра. Әни, әтиең хакын олылап, ди. Ә әткәйнең үлгәненә инде алты ел.
Табынның миңа каршы ягында 5 яшьлек Рәфәгать кунаклаган, бәләкәй шул: зәңгәр туп кебек күзләре өстәл җәймәсе өстеннән тәгәрәп йөри. Фатыйх мулла килеп җиткәнче, табындагылар уен-көлке сөйләшәләр. Агмал абый барысыннан да уздыра.
— Менә, — дип башлап китә ул, шадра битен уйнаклатып, — урманда утын кисәбез, юаннарын ярырга туры килә, без икәү. Аның тукмагы сызгырып төшүе була, утын ярыла да китә. Мин япь-яшь, таза, көрәш буенча өч тапкыр Мамадыш батыры була торып та, ничек кенә селтәнеп сукмыйм, тукмак сызгырган тавыш чыгара алмыйм бит. Азапландым, талчыктым, имән төбенә хәл җыярга утыргач кына сиздем бит хәйләсен: ул, мөртәт, тукмак сукканда, үзе сызгырып җибәрә икән.
Өйгә, үзе бер карыш, сакалы биш карыш исемле әкият картын искә төшереп, Фатыйх мулла килеп керде. Табындагылар тып-тын калды, йөзләрендәге елмаю сүнде, бар да хәзрәткә борылды. Башымдагы бәрхет түбәтәйне тиз генә рәтләп куйдым, әти түбәтәе шул, олырак.
Фатыйх мулланы урам башында күрүгә үк, без, малайлар, шаяруны, гөнаһлы эшләрне ташлыйбыз. Чегән Хамисләренең өй каршындагы миләш тәлгәшләрен үткен таш белән кисеп төшерү дә туктый, ата казлар белән булышу да онытыла. «Фатыйх мулла каргаса — беттең!» — дип өйрәтте безне әниләр. Ә мулла тәртип бозган малайны күрүгә чакырып китерә. Киләсең инде. Килми кая барасың?! Бер юлы ул мине үзе янына чакырып китерде.
— Кем малае? — дип сорый ул, акыллы күзләрен тутырып.
— Хөснурыйныкы.
— Синең бабаң, Әһлиулла кордаш, Урта Азиядә басмачыларга каршы сугышып кайтты, 1935 елда Алапаевка шахтасында таш басып үтерде аны. Шуны беләсеңме?
— Юк, мулла бабай.
— Әтиең, Шәкүр балакай, өч тапкыр танк эчендә янган, үлем тәмугыннан исән чыккан батыр иде. Беләсеңме?
— Беләм, — дип елап җибәрәм мин.
— Менә шуларның рухына мин хәзер дога багышлыйм. Син кулыңны менә болай итеп тотып тор.
Доганы тәмамлады мулла бабай.
— Кеше әйберенә тисәң, кулың корыр. Ташны әйбәт атасың икән, миләшнең ботагы кылыч белән чапкан кебек өзелде дә төште. Кая, чыгар әле кесәңнән.
Мин ботакны мулла бабайга тоттырдым.
— Сорасаң бирмиләрмени соң?
— Сораган юк шул, бирмәсләр дип уйлыйм, — дип мышкылдыйм мин.
— Балам, бу тәлгәш — миләшнең бармагы бит, менә синең бармагыңа таш белән бәреп карыйк әле!
Мин кулларымны артка яшердем.
— Нишләп үзең миләш утыртмыйсың? Егет булып җитәсең бит! Менә бүгеннән бабаңның, атаңның рәнҗеше төшәр, нәселеңне пычратып, каракланып-шукланып йөрмә! Аннан мин күзәтермен, шундый чибәр балакайга бәддога багышлыйсым килми минем.
Фатыйх бабай, кесәсеннән өрек җимеше алып, кулыма сала да:
— Өшкерелгән җимеш, төзәлерсең, — дип, урам буйлап китеп бара. Ә мин тораташтай катып калам. Иптәшләрем килеп уратып алгач кына кымшандым.
— Җимеш биргәндер, — ди Дөлкәфил, — ул җимеш бирсә, бетте инде шуклыклар.
Мин, йодрыгымны ачып, учымдагы актык җимешне күрсәтәм.
— Ашамыйча ярамый, — дип, сүзгә кушыла Миннелут, — җимешен син аша, төшен дүрткә бүлеп кабарбыз, Мәхмүткә дә тияр. «Изге ризыкның савабы була», — ди бит Кәримә әби.
—Фатыйх бабайны тыңламыйча булмый, малайлар. Әле сине ияртеп, Хөснурый апа янына авыл Советына китмәде бит, сине кешегә санады, әләкләмәде. Картларга, карчыкларга әйтсә, беребезгә дә авылда көн калмый.
— Мәктәп директоры Мөнип абыйның култык таягының очын сәгать буе иснәргә туры килә, — дип сүзгә кушыла Мәхмүт дус. — Бетте шуклыклар. Киттек су коенырга Ибрай тугаена!
Әгъзам абыйларга Фатыйх мулла килеп керүгә, минем шикләнеп-куркып куюым да шуннан. Миләш вакыйгасын телгә алса нишләрсең?!
Мулла бабай табын түренә узды, дога кылдык. Мин дә кояш нурында үтәли күренеп торган кызыл сатин төсле бармакларымны бер-берсенә тидердем. Бакчабаш бабай өйгә хәерле бәрәкәт теләде.
— Исән-сау җыелыштыгызмы, җәмәгать? — дигән тавыш өйне ямьләндереп җибәрде.
— Әйбәт кенә, исән-саулар, хәзрәт, — дип җавап кайтарды кунаклар.
— Башлыйбызмы? Килеп җиттеме барысы да?
—Җитте, хәзрәт, җитте, — дип аваз салды өй хуҗасы.
Мулла бабай озын догага кереште. Өйдә чебен очса да ишетелерлек серле бер тынлык урнашты. Миннелут калдырамы соң инде мондый көнне чебенне, булмаганны.
Минем янда утыручы Тәхиятулла абыйның юан бармаклы, яргаланып беткән, беркайчан да тик торуны белми торган ике кулы да дога көченә буйсынып, хәрәкәтсез калды. Минем тәнем чемердәп китә, кулларыма бала йоны чыга. Әти үлгәч, өйдә яңгыраган таныш тавыш бу.
Хәер өләшүләр башланды, энем Илсурга да өлеш чыгарам, Алла боерса.
Табынга, ефәк яулыгын болгап, аш савыты килде. Мәликә апаны мактый-мактый ашаган арада, мин дә тәлинкәмне ялтыратып куйдым.
Бөтен игътибар кечкенә Рәфәгатьтә. Аны үтереп кыстыйлар. Ике телем ипи белән Рәфәгать тә кечкенә тәлинкәсен ялтыратты, йөзенә байлар төсе керде, мактау сүзләре ишетүдән уалма бәрәңге кебек таралып утыра. Табынга дөге бәлешләре тезелде. Агмал абыйга тагын сөйләшү җае табылды. Рәфәгатькә башта олы бәлеш катысы тоттырды. Аннан соң Тәхиятулла абый белән Рәфәгать, бергәләп, арыш ипие белән дөге бәлешен сыпырттыралар. Мин Рәфәгатькә, дөге бәлешен ипи белән ашамыйлар дип, күз кысып карыйм, күрми, сүз башларга оялам.
Гаиләләрендә ир кеше булмагангамы, олы кешенең һәр сүзен тыңларга өйрәтелгәнгәме, әллә шулай ашыйлар дип белгәнгәме, малай бик тырышты һәм стенага сөяп куйган тимер кисәү кебек кенә утыра башлады.
Өстәлгә ул елларда бик сирәк эләгә торган ит килде. Аның симезлеге, аның бәрәңгесе, аның шулпасы!
Әгъзам абыйның:
— Әйдәгез, җәмәгать, итеннән җитешегез! — дип әйтүе булды, күзләрен мөлдерәтеп иткә карап торган Рәфәгать кычкырып елап та җибәрде, өйдән чыгып та китте. Авыр тынлык урнашты, иткә үрелгән куллар туктап калдылар...
Күп еллар үтте. Хәзер табынга көн саен ит килә. Табактан түшәмгә кайнар чишмәләрдән кайнап чыккан сыман пар күтәрелә, аксыл бөдрәләре түшәмгә тиюгә, язгы ташкын-су чоңгылларда актарылган кебек бөтерелә башлый. Шул бөтерелгән, кайнаган шаянлык эченнән, шәһәр өйләре ишегендәге пыяла күз сыман, Рәфәгатьнең мөлдерәмә күзләре карап тора.