Сөмбелә ерак әбисенә кунакка кайтты.
— Исәнме, әбием, хәлләрең ничек? — диде ул, әбисен кочаклап.
— Сөбханалла-машалла, кыш чыкканчы менә нинди дәү үскән минем кызым, — дип, башыннан сыйпады аны әбисе. — Мәгънәгә дә өйрәткәннәр. Әбисенең хәлен дә сорый белә бит, — дип шатланды ул. Хәл-әхвәл сорашып, тәмләп чәй эчкәннән соң, аш салып җибәрде.
Икенче көнне әбисе:
— Бүген кунак кызын тәбикмәк белән сыйлармын. Хәзер баш ясап куям, - диде.
— Баш? — дип гаҗәпләнде Сөмбелә.
— Әйе, кызым. Тәбикмәк пешерү өчен иң элек баш ясыйлар, — диде әбисе. — Әйдә, бергәләшеп эшлик. Авыл тормышына өйрәнә тор. Бәлки, әниеңнең туган җиренә килен булып төшәрсең, — дип кеткелдәп көлде әбисе.
Сөмбелә әбисенә бик теләп булышты.
— Иң әүвәл күәс чиләгенә күз сал, — диде әбисе.
Сөмбелә әбисенә сораулы караш ташлады. «Ялгыш ишеттем, ахры. Тоз сал, дип әйткәндер». Ул тоз савытына үрелде.
— Карадыңмы, кызым? Чүп төшмәгәнме?
Сөмбелә шунда гына «күз сал» сүзенең мәгънәсен аңлады һәм күәс эчен яхшылап карады.
— Күәс эче бик чиста, әбием, — диде ул.
— Чиста булса, хәзер ачыткы салабыз. Ачыткыны, чүпрәне дип әйтүем, колмактан үзем ясыйм мин, — дип өстәде әбисе.
Менә ни өчен үстерә икән әбисе колмакны. Ә Сөмбелә колмакны матурлык өчен генә утырталар дип уйлаган иде.
Аннан соң әбисе күәскә шикәр комы белән тоз салды.
— Шикәр комы шикәр чөгендереннән ясала, — диде Сөмбелә, белгәнен әбисенә сиздерәсе килеп.
— Сөмбеләнең күз алдында иксез-чиксез чөгендер басуы пәйда булды. Ул эссе кояш астында әбисе белән икесенең чөгендер эшкәртүен исенә төшерде.
— Хәзер сөт белән каймак салабыз, — дип, Сөмбеләнең уен бүлдерде әбисе. — Коба сыерыбызның сый-нигъмәте. Ә син, кызым, менә бу ике йомырканы кулың арганчы тугла. Күбекләнгәч, күәскә салырбыз.
Әбисе, җилпучын алып, он иләде.
— Чүпләре булса, иләк өстендә калыр. Аннан соң он, иләгәндә, кислородка байый, — диде әбисе, эш аралаш.
Сөмбелә күбекләндергән йомырканы да, онны да күәскә салып болгатты. Күәс чиләген җылы урынга куйды.
— Камыр күтәрелгәч ишләрбез, мичкә ягып җибәрербез, — диде әбисе. — Ә хәзер ишегалдындагы эшләрне карыйк. Тавык-чебешләрне ашатыйк. Аннан сыерымны савармын.
— Әбием, тавыкларны мин үзем ашатам.
Сөмбелә җим савытын ишегалды уртасына куйды да, чеп-чеп-чеп, ти-ти- ти дип, тавык-чебешләрне чакыра башлады.
Әбисе исә коба сыерын сауды. Шуннан соң алар, өйгә кереп, яңа сауган җылы сөт кушып, камырны ишләделәр. Мичкә ягып җибәрделәр.
— Мичкә җитми. Мичтә бар нәрсә бөтерелеп пешә, — диде әбисе, Сөмбеләнең аңлап бетермәвен күреп. — Йөзен дә тигез китерә, аскы ягын да көйдерми, — дип өстәде.
— Тәбикмәкнеңме?
— Нәрсә пешерсәң, шуның: ипи салсаң да, бәлеш куйсаң да, көлчә пешерсәң дә, — дип санап китте әбисе.
Сөмбеләнең күз алдына, әбисе әйтмешли, «бөтерелеп» пешкән шулпалы бәлеш, хуш исле ипи, көлеп торган көлчә килде. Барысының да йөзләре тигез булып кызарган, һәркайсы матур итеп кабарган, күпергән. Һәрберсеннән тәмле ис аңкый.
— Беренче тәбикмәк пешеп тә чыкты, — диде әбисе.
— Әбием, тәбикмәкне ни өчен шәһәрдә пешермиләр икән?
— Шәһәрдә «белен» дип атыйлар аны, кызым. Олы коймак, янәсе. — Әбисе тәбикмәкне пешерә торды, Сөмбелә, сары май белән майлап, тәлинкәгә өеп барды. — Тәбикмәкне тагын борай, карабодай, солы, тары ярмасы оныннан да пешерәләр, — диде әбисе.
— Борай, карабодай, солы, тары ярмасы оныннан? — дип гаҗәпләнеп сорады Сөмбелә.
— Карабодай белән тары ярмасы оныннан пешкәне бигрәк тәмле була. Алары майны күп эчә, — диде әбисе.
Әби белән онык шулай сөйләшә-сөйләшә эшләделәр дә, аннан, кайнап торган самавыр каршына утырып, әле генә мичтән чыккан кайнар тәбикмәк белән тирләп-пешеп чәй эчтеләр.
— Рәхмәт, әбием, тәбикмәк бик тәмле булды, — диде Сөмбелә.
— Сиңа да рәхмәт, кызым, эшне бергә эшләдек, — диде әбисе.
— Әбием, минем коба сыерыбызга да, тавыкларыбызга да рәхмәт әйтәсем килә. Безнең тәбикмәкне алар да тәмләде бит.
— Бик дөрес уйлыйсың, кызым. Бодай бөртеге, шикәр чөгендере, колмак белән суга да рәхмәт әйт. Табигатьтә бар да тере, аларның барысы да синең рәхмәтеңне ишетәчәк, — диде әбисе. — Ә хәзер, әйдә, һәммәбезгә күркәм тереклек теләп, ашка дога кылыйк!