СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Лилия Закирова "Җаным".

(хикәянең дәвамы)

Галия кырт кына борылып чыгып китәргә җыенды. Тик Асия, урыныннан торып, аның янына килде.
—Сезне мин чакырдым, Галия,—диде ул, тавышын тыныч тотарга тырышып. — Мин — Саматның хатыны Асия.
—Исәнмесез! — Галия аны фотодан күреп кенә белә иде. — Мин... ни...
—Мин сезнең кемлегегезне беләм. Сезнең хакта миңа күптән сойләделәр инде. Мин сезнең белән сөйләшергә телим, Галия.Әйдәгез, өстәл артына утырыйк. Мөмкин булса...
Галия борылып чыгып китәргә кыймады. Үзенең югалып калуын күрсәтергә теләмәде ул.
—Мин сезнең белән ызгышыр өчен түгел, ачыктан-ачык сөйләшергә килдем, — дип, тыныч булырга тырышса да, Асиянең дә тавышыннан дулкынлануы сизелә иде. — Ни турында сөйләшергә теләвемне аңлыйсыздыр дип уйлыйм.
—Минем сезнең белән сөйләшер сүзем юк. — Галиянең күз карашыннан җанны өшетерлек салкынлык бөркелә иде.
—Әйтегез әле, Галия... Самат... ул сезгә ни өчен кирәк?
—Сәер сорау. Кеше ни өчендер кирәк буламыни? Мин аны яратам, ул —мине...
—Тик аның гаиләсе бар...
—Анысы инде минем проблема түгел. Әгәр ул гаиләсен яратса, минем белән очрашмас иде.
—Галия, мин сезнең белән сүз көрәштерергә теләмим. Сезне яратмый дип әйтмим бит мин. Тик, зинһар өчен, үзегез ташлагыз сез аны. Үзегезгә тиң ярыгызны табыгыз. Минем өчен булмаса, балалары хакына тынычлыкта калдырыгыз Саматны! Зинһар...
—Балалары? — Галиянең гаҗәпләнүдән күзләре зурай ды. — Минем белүемчә, аның бер генә улы — Гаяз. Әллә... ул мине тагын алдаганмы?
—Юк, ул дөресен әйткән. Безнең, чыннан да, бер генә улыбыз... иде... Мин... бала көтәм, Галия. Самат әлегә белми. Алдан сезнең белән сөйләшергә булдым. Мин сезне дә, Саматны да кичердем инде. Әле дөньяга аваз да салмаган сабый хакына тынычлыкта калдырыгыз безне. Үтенеп сорыйм... Парлы тормышыбызны дәвам итәргә мөмкинлек бирегез.
—Мин... Мин җимермәдем сезнең гаиләне! Саматның үзе белән сөйләшегез. Ә мин аны ташларга да, мәхәббәтемнән баш тартырга да җыенмыйм! Үзегезне яратмаган ирне бала белән бәйләп куярга телисез икән, уңышлар сезгә! Тик мин монда берничек гә ярдәм итә алмыйм. — Галия кисәк кенә урыныннан сикереп торды да, Асиянең ялварулы күзләренә карамаска тырышып, рестораннан чыгып китте...
«Бала! Бала! Хәзер Самат бервакытта да гаиләсен ташламаячак!» — Галиянең баш миен шул уй бораулады. Ничә еллар буе Гаяз хакына дип ташламады бит Самат гаиләсен. Башта бераз үссен диде, аннан тагын башка сәбәпләр тапты. Сигез ел буе гаиләсеннән китәргә талпынмаган ирнең гомер көзендә яңа тормыш корырга мөмкин булуы шикләндерсә дә, күңеленең кайсыдыр почмагында өмет чаткысы исән иде әле Галиянең.
Ә хәзер... Дөньяга аваз салачак җан аның киләчәккә булган бөтен планнарын җимереп ташлады...
Самат белән очрашырга кирәк. Асия туачак бала хакындагы сюрпризны матур итеп сөйләргә өлгермәсен әле... Галия, ашыгып, ирнең номерын җыйды. «Бүген бәйрәм итәбез дип, сүз биргән идең бит, сөеклем», — диде ул, тавышын тыныч тотарга тырышып.
«Безнең сөйләшү хакында Саматка сөйләмәгез», — дип үтенгән иде Асия. Хәйләкәр җан. Мыштым гына ирен бала белән бәйләп куеп, Галияне алып ташларга җыена. Ташламый тор әле менә. Хәйләкәрлек Галиядә дә җитәрлек ул. Бурычка сорап, күршеләргә кергәне юк.
Асия кебек беркатлыланып, күрешүгә битәрли башламады ул Саматны. Башта ресторанда тамак ялгадылар. Аннан Галия аны үзенә кунакка чакырды. Өйгә таксида да кайтырга була дип үгетләп, коньяк белән кәефләндергән ирне кочагында тәмам эреткәч кенә сүз башлады:
— Са-ма-а-ат, — диде ул назлы тавыш белән. — Ә син мине, чынлап та, яратасыңмы?
—Яратам, билгеле. Үлеп яратам, җаным!
— Ә нигә, алайса, хатыныңны ташламыйсың? «Көнләшеп үзәгемә үтә, өйгә кайтып та керәсем килми», — дисең ич. Бергә яшәсәк, без бик бәхетле булыр идек. Болай урлап яратырга да кирәкмәс иде...
— Гаязны кызганам. Ул, мәктәпне тәмамлап, мөстәкыйль тормыш алып бара башлагач карарбыз, җаным.
— һаман бала, бала! Гаязның үскәнен көтеп картаеп беттем инде. Егет булды ич инде улың. Үчтеки итеп тормасаң да яшәр.
— Син аңларга тырыш, Галия. Үсмерлек чорында малайны ата кеше тәрбияләргә тиеш. Без болай да бергә ич инде. Көн саен диярлек очрашабыз...
— Ә миңа ул очрашулар гына аз. Хатыныңнан бушаганыңны көтеп утырырга теләмим мин. Сайла: йә ул, йә мин. Бүген күрештек без аның белән. Сине миннән тартып алмакчы була. Гаиләне җимерәсең, ди.
— Күрештегез? Ничек? — Самат бүлмә буйлап әрле-бирле йөренә башлады.
— Сине ныграк бәйләп кую ысулын тапкан хәләл җефетең. Тагын бала көтә.
—Бала? Ә нишләп бу хакта ул миңа әйтмәгән?
— Син моны миннән сорыйсыңмы? Әйтеп торуны кирәк дип тапмагандыр. Бәлки, ул бала синнән дә түгелдер. Синең читкә йөрүеңне белә торып, үзе тик яткандыр дисеңме әллә?!
—Ул андый түгел...
— Әйе, синең Асияң генә фәрештәдер. Бар, алайса, фәрештәң янына, бащка күземә күренмә. Миңа еласам да, кайгырсам да ярый. Мин бит сөяркә генә. Көмәнле хатының борчылмасын, бар...
Самат ашык-пошык киенде дә, соңрак сөйләшербез, дип, фатирдан чыгып китте.
Үзең сайла дип куып чыгарса да, алай җиңел генә мә хәббәтеннән баш тартырга җыенмый иде Галия. Үлчәүне үз ягына аудару өчен, диңгез буенда ял итәргә билетлар сатып алды ул. Самат каршы килергә тырышып караса да, «Үземне начар хис тәм, табиблар диңгез һавасы ярдәм итәргә тиеш диләр», — дип ялганлады. Ялгызын гына ял итәргә җибәрмәячәген бик яхшы белә иде ул. Үзе ике фронтта яшәсә дә, Галиягә ирләр ягына ягымлы караш та ташлатмый. Көнләшүдән муен тамырлары бүртеп чыга.
Диңгез буенда исә Галия сөйгәне белән сүзгә килмәскә, һәр минутның тәмен тоеп калырга тырышты. Ни дисәң дә, берничә көнгә генә булса да Самат аныкы гына иде. Бу инде — үзенә күрә кечкенә генә бер җиңү. Галиягә генә сөйгәнен көтеп яшәргә димәгән. Асия дә ут йотып яшәп карасын әле.
Сәяхәтнең ахырында гына элеккеге сөйләшүгә әйләнеп кайтты алар.
—Асиягә артык каты бәрелдем бугай мин теге көнне, — диде Самат, көрсенеп. — Бала миннән түгелме дигәч тә, үз-үзен якламады. Бүлмәдә бикләнеп елады да елады. Бер атнага командировкага китүемне әйткәч тә дәшмәде. Синең белән китүемне сизде югыйсә. Башка вакытта һәр очрашуыбыз тавышсыз узмый иде. Ә бу юлы ләм-мим. Моңсу күзләре белән тутырып карады да, башын иеп, өйдән чыгып китте. Әллә, чынлап та, башка кешесе бармы икән?
—Булса да гаҗәп түгел. — Галия ир күңелендәге ялкынга угын өстәде. — Ничә еллар буе сөяркәң барлыгын белә торып, ничек тыныч кына яшәргә кирәк.
Тик аерылышу темасын әлегә яңадан кузгатмаска булды хатын. Саматның күңелендә шик уята алды. Калганын инде вакыт үзе хәл итәчәк.
Тик вакыт дигәне аның файдасына эшләргә теләмәде. Самат аның янына сирәгрәк килә башлады. Асия яки бала турында сүз чыкса, кызып китә торганга әйләнде. Галия әлеге сирәк очрашулардан да оста файдаланды. Юри ирнең якасында помада эзләре калдырды. Өйдә түгеллеген белә торып, өй телефонына шалтыратып, сөйгәнен эзләде. «Асия Саматны үзе ташларга тиеш,—дип фикер йөртте ул. — Иреңнең наз-җылысын читкә ташуына күпме түзеп яшәргә мөмкин? Ә баланы ялгыз да үстерергә була. Кияүгә чыкмыйча, ялгызы гына бала табучылар муеннан. Матди яктан Самат ярдәм итәр. Байлыгы тулып ташкан, аннан гына кимемәс». Сүзсез генә елап ятучы беркатлы кызчык түгел инде Галия. Мәхәббәте өчен дошманын өзгәләп ташларга әзер арысландай көчле хатын ул.
Нинди генә планнар корса да, Самат гаиләсеннән китәргә җыенмады. Шалтыратулары өчен Галияне дә битәрләмәде. Күрәсең, Асия бу хакта иренә әләкләми иде. Тормыш шулай элеккечә үз агымында дәвам итте. Сабыйның туар вакыты көннән-кон якынлашты.
Самат ике атнага югалып торгач, көнләшүдән үзен кая куярга да белмәде Галия. Яралганда ук дошманына әверелгән бала туган, димәк. Самат янәдән әти булуына сөенеп туя алмый торгандыр. Галиягә дә соңгы тамчы өметен җилгә очырып җибәрергә генә кала.
Кинәт кенә ишек ачылган тавышка сискәнеп куйды Галия. Аңардан кала фатир ачкычы бары тик Саматта гына булуын белсә дә, тиз генә килеренә өметләнмәгәнлектән каушап кал ды. Көзгегә карап, чәчләрен рәтләгәндәй булды. Кулына беренче очраган китапны алып, Саматның керүен көтте. Көне-төне үзен көтеп утыра дип уйламасын әле. Тик ир һаман күренмәде. «Керүгә йөгереп чыгып муенына сарылганга күнеккән, — дип уйлады Галия. — Миндә дә горурлык бар. Шулкадәр вакыт югалып торганың өчен тезләнеп гафу үтен башта...»
Көтеп-көтеп тә кермәгәч, хатын үзе ишек янына атлады. Самат... куллары белән чигәсен кысып, идәндә утыра иде.
— Ни булды, матурым? Нишләп болай утырасың? — дип, иңнәреннән кочып алды аны хатын.
—Ул... үлде... — Ир башын күтәрде. Самат елый иде.
—Кем? Кем үлде, бәгърем? Аңлатыбрак сөйлә...
—Асия...
—Ә? Ничек? Ни булды?
— Бала тапканда... йөрәге туктаган... менә... — Самат куеныннан дәфтәр чыгарды. — Монда барысы да язылган.
—Нәрсә бу? — Галия дәфтәрне кулына алды.
— Асиянең көндәлеге... Соңгы вакытта йөрәге авырткан аның. Табиблар бала табарга ярамый дигәннәр... Ә ул... Без үтердек аны, Галия, без! Авырый башлагач та, аңа борчылырга ярамаган... Ә мин... Ничек кенә гөнаһларыбызны юарга? Ичмасам, гафу үтенергә дә өлгермәдем...
— Без?! — Хатын дулкынланудан арлы-бирле йөренде. — Аның үлемендә син мине дә гаеплисеңме? Үзеңнең гөнаһыңны минем белән бүлешсәң, җиңелрәк булыр дисеңме?
— Сине гаепләмим мин, Галия. Тик... Юлымда сине очратмасам, барысы да бүтәнчә булыр иде.
— Ә-ә-ә, шулаймыни? Юлыңда очрап, мин җимердеммени сезнең гаиләне? Ә кем, ялганлап, мине үзенә гашыйк итте? Кем, син булмасаң да, мин тиздән аерылышам дип, матур әкиятләр сөйләде? Кем? Дәшмисеңме? Чөнки барысында да син гаепле. Хатыныңның тормышын гына түгел, минекен дә җимердең син. Без исә икебез дә мәхәббәтебез өчен көрәштек. Ә син шуннан оста файдаландың. Рәхәт бит: өйдә сине, дүрт күз белән сагынып, хатының көтә, монда мин. һәрчак игътибар үзәгендә. Безнең ниләр кичерүебез хакында бер генә булса да уйлап караганың булдымы икән? Юктыр. Син эгоист бит. Балаң хакына яшәмәдең син гаиләңдә. Сиңа шулай җайлы иде. Бүре дә тук, сарык та исән, шулаймы? Икебез арасында буталып, ике кешенең бәхетен аяк астына ташлавыңны уйламадың да. Ә хәзер үзеңнең гөнаһыңны миңа аударырга маташасың. Юк инде, Самат, синең өчен Алла каршында җавап бирергә җыенмыйм мин. Үзең укы көндәлекләреңне. — Галия дәфтәрне идәнгә ташлады. — Син кара гүргә керттең хатыныңны. Хәзер балавыз сыгып утырма. Соң инде...
Самат, хатынның салкынлык бөркелгән күзләренә сүзсез генә карап торды да кисәк кенә торып чыгып китте. Бер чите бөкләнгән дәфтәр идәндә аунап калды...
Галия күңелендә ниндидер шомлы салкынлык тойды. Асия үлгән... Көндәшенең аның тормышыннан югалуын тели иде бит ул. Бик нык тели иде. Тик болай түгел... Ничек кенә күрә алмаса да, үлем теләмәде ул аңа. Менә хәзер инде ул юк. Самат белән бергә булырга беркем дә комачауламый. Тик аны юату урынына, өеннән куып диярлек чыгарды хатын. Юк, көндәшенең үлемен үз өстенә алырга теләми ул. Аларның гаиләсенә Галия үзе бәреп кермәде. Самат үзе башлады бу уенны. Кагыйдәләрен дә үзе уйлап тапты. Галия үзе дә Асиядән азрак газап кичермәде. Аннан соң, мәхәббәттә гөнаһ юк, диләр бит. Шулай булгач, Асия алдында Галиянең намусы чиста. Саматка авырдыр инде хәзер. Җитмәсә, Галия дә катырак бәрелде бугай. Юатасы урынга, аның гаепле булуын дәлилләп маташты. Үзе белмидер дисеңме? Карашындагы үкенечне күрер өчен, күрәзәче булу кирәкми иде. Шалтыратып, авыр сүзләре өчен гафу үтенергә кирәк. Ни генә булмасын, мондый авыр вакытта терәк булырга тиеш ул аңа.
Тик ирнең телефоны сүнгән иде. Икенче көнне дә кабызмады ул аны. Галия Саматны кайдан эзләргә дә белмәде. Эшенә барырга әллә ничек иде. Мондый хәлләрдән соң өе янына якын кплү турында уйлау да башка сыймый. Кичкә таба гына сөйгәне хакында хәбәр ишетте Галия. Җан өшеткеч куркыныч хәбәр иде ул. «Самат асылынган!..» — Саматның дусларыннан кайсыдыр шалтыратып әйтте бу сүзләрне. Галия бу хәбәрдән бөтенләй коелып төште. Капкынга эләккән җәнлек сыман көчле тавыш белән ыңгырашты да идәнгә бөгелеп төште.
...Күзләрен ачканда, сәгать төнге унике якынлашып килә иде. Үзенең һаман да салкын идәндә ятуын абайлап алды Галия. Күрәсең, ул елый-елып йоклап киткән, әллә инде аңын югалткан... Хәер, хәзер инде болар мөһиммени? Самат юк! Ул мәңгелеккә аны ташлап китте... Иң куркынычы исә... ул... ул аның үлемендә үзен гаепле саный иде. Хатынының вакытыннан алда гүргә керүенә сәбәпче булган ир аңарда терәк эзләгәндер, юату сүзләренә өметләнгәндер. Галия исә аны ничек каршы алды. Юатмау гына түгел, үзенең бәхетсезлегендә дә аны гаепләде. Их! Вакытны азга гына булса да кире кайтарып булса...
Шулчак һаман дa салкын идәндә чүмәшеп утырган Галиянең карашы читтәрәк аунап яткан дәфтәргә төште. Көндәлек! Асиянең көндәлеге! Самат аны укуын бик теләгән, димәк. Хатын ташлагач та, кире алмаган Хагын, калтырана-калтырана, дәфтәрне кулына алды. Көндәлектә даталар юк иде. Күрәмсең, Асия күңеленә авыр вакытларда нишләргә белмәгәнлектән, серен кәгазь бите белән бүлешкән Мәрхүмәнең күңел серләрендә казынырга хакы юклыгын аңласа да, Саматның соңгы үтенечен үтәргә тиеш иде хатын

..Сонгы вакытларда Самат өйгә соңарып кайта башлады, сәбәбен сорасаң: «Син миңа ышанмыйсыңмы әллә?» — дип кызып китә. « Үзе хыянәт иткән кеше генә сөйгәнен көнли. Синең турыда начар уйларга мәҗбүр итмә», — ди. Үзенең ничек итеп элегрәк мине көнләвен, шуның аркасында өйдән дә чыгармавын исенә төшерсәң,, тавыш чыга. Ә бит үз вакытында көнләшеп, мине эштән китәргә мәҗбүр итмәсә, мин дә көннәр буе өйдә каңгырып утырмас идем. Гаяз бакчада вакытта ялгыз башым ни эшләргә белмичә аптырап бетәм. Көнем кич җитүен, Саматның эштән кайтуын көтеп үтә. Ә ул, эш буенча дигән булып, көннән-көн соңарып кайта. Ялгызыма гына күңелсез, дип зарлансам, акча бирә. Дус кызларың белән кибетләрдә йөр, күңел ач, ди. Элегрәк исә ул мине ялгызымны гына беркая да җибәрми иде. Дус кызларым белән очрашулар да кияүгә чыккач сирәгәйгәннән-сирәгәйде. Болай кинәт кенә ирек бүләк итүе шикләндерә дә мине. Бәлки, Самат мине башка яратмыйдыр? Әгәр дә ул кичләрен эштә тоткарланмаса... Бу хакта хәтта уйларга да куркам. Саматсыз бер генә минут та яши алмамдыр мин. Хәтта ачулануы да күңелгә якын бит аның...»

«...Самат өйгә кунарга кайтмады. Шикләнүләрем юкка түгел, күрәмсең. Таң белән генә ишектә күренде ул. Песи кебек мыштым гына аяк очларына басып, ятакка якынлашты. Киемнәрен салып, беләгенә элгән. Мине йоклый дип уйлаган, күрәмсең. Сиздермичә генә, яныма ятарга ниятләгән. Өйдә кунмаганын сизмәс дип уйлаган. Сөйгәнең кайдадыр еракта йөргәндә, күзгә йокы керәме соң? Төн буе керфек тә какмыйча көттем мин аны. Ә инде кайтып, машина җимерелү, дустының ниндидер бәлагә таруы турында бәйләнешсез әкиятләр сөйли башлагач, аркам белән борылып яттым. Күзләренә карыйсым килмәде. Күңелдәге, бәлки, мин ялгышамдыр дигән соңгы өмет чаткысының сүнүеннән курыктым.
Көндез ничек итеп сүз башларга белмичә, озак кына миңа карап торды ул. Әрләшә башлар дип көтте бугай. Ә мин бер сүз дә дәшмәдем. Тамак төбенә төелгән яшь бөртекләренең тышка бәреп чыгуыннан курыктым. Самат үзен берни булмагандай тотарга тырышты. Кичен исә гадәттәгедән күпкә иртә кайтты. Бер бәйләм кызыл роза бүләк итте. Кичке ашка ресторанга бардык. Бу минем шикләремне арттырды гына...»

“...Шикләнүләрем юкка булмаган икән. Саматның сөяркәсе бар. Галия исемле. Моны миңа Саматның дусты Муса сөйләде. Саматны эзләп, өй телефонына шалтыраткан иде ул. Бик мөһим соравым бар дип, очрашуыбызны сорадым. Башта ни әйтергә белмичәрәк торса да, барысын да сөйләп бирде. «Ул кыз Саматның автошколасында эшли. Гаиләгезне саклап калу өчен, аны аннан кудыртырга кирәк», — диде. Мин үземне төпсез упкынга тәгәрәгәндәй хис иттем. Бу турыда күптән уйлап йөрсәм дә, иремнең сөяркәсе булуын кеше авызыннан ишетү мине аяктан екты. Димәк, миңа карата хисләре суынган... Алга таба ничек яшәргә? Әгәр дә Самат ул кызны чынлап ярата икән, эшеннән куу гына ярдәм итмәячәк. Йа Аллам, иремне читләр белән бүлешер өчен, кияүгә чыктыммыни мин?
Шкафтан туй дискын эзләп таптым. Без ул көнне нинди бәхетле булганбыз. Самат мине кулларында күтәреп йөрткәндә: «Асиям! Бәгърем! Гомер буе шулай кулларымда гына күтәреп йөрермен. Мин сине бәхетле итәргә телим», — дип кычкырган. Кайда эреп юкка чыккан бу антлар? Кайчан сүнгән Саматның хисләре?..»

«...Озак кына Самат белән бу турыда сөйләшергә әзерләнеп йөрдем. Галия турында... Әллә ничә тапкыр сүз башлата җыенсам да, аны күрүгә, әллә ничек тукталып калдым. Ә бекөнне, киемнәрен юганда, күлмәк якасында иннек эзе күргәч, эчемдәге уйлар үзеннән-үзе тышка ыргылды.
—Кабахәт! — дип кычкырдым мин Саматка, күлмәген битенә тондырып. — Кемнәр белән себерелеп йөрисең?
—Нәрсә?! — Ул, берни аңламаган кешедәй, күзләрен акайтты. — Нәрсә булды сиңа, Асия?
—Берни дә булмады, — дидем мин, ярсып. — Барысы да әйбәт! Ирем хыянәт итә, шул гына...
—Ни сөйлисең син, җаным? Кем хыянәт итә? Минме?
—Син булмыйча, мин түгел бит инде. Күлмәк якаңны кара әнә. Кызык ясар өчен, үзең иннек сөртеп үпмәгәнсеңдер бит?!
—Ә-ә-ә, — Самат көлеп җибәрде. Тик аның көлүе ясалмарак булып чыкты. — Кичә йөргән кызы белән очрашуга барганда, Муса алып торган иде аны. Кире кайтарганда юып та тормаган. Кара син, ә, мине ничек кыен хәлгә куйды.
—Шулайдыр. Кеше киеме киеп йөридер Муса... — Мин, елый-елый, Муса әйткәннәрнең барысын да Саматка сөйләп бирдем. Башкача эчемдә тотарга түземлегем калмаган иде. Гаҗәпләнүемә каршы, Самат үзен бик тыныч тотты.
— Болар барысы да ялган, — диде ул. — Бездән көнләшәләр, җаным, шул гына. Муса, ничә яшенә җитеп, җүнле кыз таба алмый. Һаман акча юклыктан зарлана. Ә безнең тормыш бар яктан да килгән, шуңа эчләре поша.
— Чынлапмы? — дидем мин, Саматның сүзләренә ышанасы килеп. — Син, чынлап та, миңа хыянәт итмәдеңме?
— Ни сөйлисең син, җаным? Сине ничек яратуымны болай да беләсең ич. Мин сине беркайчан да беркемгә дә алыштырмаячакмын.
Мин бик бәхетле идем ул минутларда. Әле ярый барысын да Саматка сөйләп бирдем. Шикләнеп йөреп, үз-үземне юкка интектергәнмен. Чынлап та, көнләшә торгандыр Муса. Саматның бизнесына күптән көнләшеп йөри бит ул. Компаньон булырга да сораган иде. Тик Саматның, «ул ялкау» дип, аны үз өлешенә кертәсе килмәде. «Мин гаиләм, улым һәм хатыным өчен тырышам. Нишләп эшләргә теләмәгән дусларны ашатып ятыйм», — диде, үзе киткәч. Шуңа үчләшә бугай Муса...»

«...Самат үзен миңа карата игътибарлырак тота башлады. Эштән вакытында кайтырга тырыша. Көнаралаш кая да булса күңел ачарга алып бара. Алай да түзмичә, автошколаларга шалтыратып чыктым. Берсендә, чыннан да, Галия исемле кыз трубканы алды. Саматка шикләрем хакында әйткәч: «Теләсәң, ул кызны иртәгә үк эшеннән җибәрәм. Аның ише менеджерлар Казанда муеннан», — диде. Юкка шикләнгәнмен бугай мин оәгъремнән. Ул мондый түбән адымга сәләтле түгел...»

«...Исәнме, көндәлегем! Сиңа шактый вакыт язмый тордым. Кеше бәхетле вакытларын кәгазь битләренә теркәмидер ул. Берәр кайгы килгәч кенә, уй-хисләрен эчендә тотарга куркадыр. Аллаһы Тәгаләгә дә ни өчендер нәкъ менә авыр вакытларда гына ялварабыз шул. Тыныч күңел белән озак яшәү язмаган булып чыкты миңа. Мусаның сүзләре расланды. Галия исемле сөяркә уйдырма түгел. Инде хәзер мин моңа чын-чынлап инандым. Саматның телефонындагы СМС-хәбәрләр дә, өйгә шалтыратулар да моның шулай булуын искәртеп торды. Иң куркынычы: Самат үзе дә соңгы сөйләшүдә моны инкяр итмәде. «Галия — вакытлы мавыгу, син — баламның анасы. Мин сине ташламаячакмын», — дип «тынычландырды».
Дус кызларыма сөйләгән идем: «Хыянәт иткән кеше белән ничек яшәргә була? Аерыл», — дип киңәш бирделәр. Элегрәк мин үзем дә шулай уйлый идем. Хыянәт иткән кеше белән яшәү түгел, йөзенә карарга да җирәнгеч кебек иде. Тик бу хәлләр, үз башыңа төшкәч, бөтенләй башкача икән. Аерылуын аерылдым да, ди. Алга таба ничек яшәргә? Гаязны аякка бастырасым, кеше итәсем бар бит әле минем. Аның әтисез үсүен теләмим. Дус кызларым кебек ярдәм итәргә әти-әнием булса, бәлки, бу турыда артык уйланмас та идем. Балалар йортында үскән ятимә кемгә таянсын?! Олимпиадада җиңеп, имтиханнарсыз гына югары уку йортына кабул ителгәч: «Син везучая, — дигән иде балалар йорты директоры. — Синнән бөек кеше чыгачак», — дип тә мактады. Чыкты менә. Дөрес, уку йортын кызыл дипломга тәмамладым мин. Әйбәт эшкә урнашып, карьера ясау гына мөмкин булмады. Укып бетергәнче үк кияүгә чыктым. Гаяз туды. Ул азрак үскәч, эшкә урнашып та карадым, Самат каршы булды, “Мин акчаны җитәрлек эшлим. Сиңа ни җитми?» — диде. Юк, мин моңа һич кенә дә үкенмим. Ул еллар минем гомеремнең иң бәхетле еллары иде. Тик менә хәзер Саматтан башка ничек тормыш алып бара алачагымны күз алдыма да китерә алмыйм. Бала хакы дип, Саматның фатирын үлсәм дә бүлешеп йөрмәячәкмен. Эшкә урнашкан хәлдә дә, минем хезмәт хакым берәр бүлмәгә түләп торырга гына җитәчәк. Э бит баланы укытырга, матур киендерергә дә кирәк. Гомерем буе интегеп, әти-әниле булырга хыялланып үстем. Баламның да әтисез үсүен, акчасызлыктан интегүен теләмим. Аннан соң... Ни генә эшләсә дә, Саматны әле дә яратам мин... Йа Ходаем, тайгак юлдан кире кайтарырга, гаиләмне саклап калырга ярдәм ит миңа!..»

...Әлеге юлларны укыганда, Галиянең елаудан күзләре шешенеп беткән иде инде. Ничә ел Самат белән очрашу вакытында, ул бит аның хатыны Асиянең хис-кичерешләре хакында уйлап та карамады. Аны бары тик үзенең көндәше итеп кенә күрде. Аны үзеннән күпкә бәхетлерәктер дип уйлады. Самат бөтен бәйрәм көннәрендә аның белән. Галиягә анда-санда, хатыны сизмәгәндә, урлап яратышу гына эләкте. Ә ул әнә нинди хисләр кичергән икән. Аның күз яшьләре янында Галиянеке чүп кенә булган икән бит. Нигә алданрак уйланмады икән соң бу хакта Галия? Нишләп көндәлекне Самат иртәрәк тапмады икән? Бәлки, тормышлары болай аянычлы тәмамланмас иде...Саматка мәхәббәте хакындагы юлларны укый алмады Галия. Юл аралаш кына күз йөртеп, биттән биткә күчте. Соңгы битләрне исә тулысынча укырга булды.

«Иртән ни сәбәпледер укшыта башлады. Тест уңай нәтиҗә күрсәтте. Аңа гына ышанмыйча, табибка күрендем — ул да шул ук җавапны бирде — мин бала көтәм. Моның булуы мөмкин түгел. Гаязны бик авыр таптым мин. «Башка балагыз булмаячак», — дигән иде табиблар. Башта моңа кайгырып йөрсәм дә, Самат тынычландырды. «Нәселне дәвам итәргә баһадирдай улыбыз бар, миңа шул да бик җиткән», — диде. Улым белән юанып, башка мин дә бу турыда уйланмадым. Тик... Менә хәзер... Һич кенә дә бала табарга ярамый. Самат белән аралар суынганнан-суына бара. Бала хакында белсә,янында тотар өчен, махсус шулай эшләгән дип уйлаячак, Җитмәсә, табиб та кисәтте. «Бу диагнозың белән бала табу куркыныч, башта әйбәтләп уйла», — диде.
Соңгы вакытларда йөрәк авыруыннан интегә башладым «Артык нервлану нәтиҗәсе, — ди табиблар. Тыныч булыр га кушалар. — Тормышыңда тынычлык булмаса, таблеткалар гына нәтиҗә бирмәячәк», — диләр. Аларга әйтергә җиңел дә бит. Каян алыйм соң мин ул күңел тынычлыгын?Дөрес, Самат белән соңгы араларда артык сүзгә килгән юк. Тик аның сөяркәсе барлыгын белә торып, тыныч кына яшәп булмый шул. Бер генә минутка да әлеге уй баштан китми. Онытыр, күрешми башларлар дип, сигез ел үтеп китте инде. Күпмега барыр мондый тормыш? Мин инде Самат күңел ачарга, бүләк алырга дип биргән акчаларны әкренләп җыя башладым. Гаяз үскәч, болай кимсетелеп яшәгәнче аерылырга уйлаган идем, Хәзер исә... яңа туган бала белән кая барырмын мин?
Галия белән сөйләшеп карарга кирәк. Ул да минем кебек хатын-кыз ич. Аның да йөрәге бардыр. Барысын да аңлатып сөйләсәм, бәлки, үтенечемне кире какмас. Карынымдагы бала хакына булса да. Мине көндәше буларак күралмаса да, ул аңларга тиеш... Аңларга тиеш...»

«...Галия белән күрешү уңай нәтиҗә бирмәде. Саматны беркайчан да үзе ташламаячак ул. Димәк, минем хыяллануым бушка. Ни өчен Самат нәкъ менә аны сайлады икән? Яшебез бер чамадарак бугай безнең. Күп дигәндә, бер-ике елга яшьрәктер. Әллә ни чибәрлеге дә юк. Күзләреннән генә ниндидер салкын ут бөркелә. Ни өчендер кызгандым мин аны. Саматны яратам дип алданып, ул да минем кебек гомерен корбан итә. Күптән инде үзенә тиң ярны табып, гаилә кора алыр, балалар үстерер иде. Ә болай мине дә бәхетсез итә, үзе дә оәхетсез...
Аның белән очрашканнан сот Самат киресенчә начар якка үзгәрде. Тиз кызып китә башлады. Әледән-әле үзәккә үтә торган салкын сүзләр әйтте. Бала хакында да Галия шундук сөйләп биргән аңа. Ничегрәк җиткергәндер, бу хакта белмим, тик Самат хәтта баланың үзеннән булуына да шик белдерде. Мин аның белән сүз көрәштермәдем. Бүлмәмә бикләнеп еладым да еладым. Нахакка рәнҗетелүдән дә авыррак хис юктыр ул дөньяда. Саматка тән белән түгел, уй оелән дә хыянәт иткәнем юк бит минем.
Көне-төне елаулар эзсез узмады — минем хәлем тагын да начарайды. Табиблар: «Баланы саклап каласың килсә, үзеңне кулга ал», — ди. Хастаханәдә дә ятып чыктым. Азга гына файдасы да тиде кебек. Тик өйдә тавыш чыгуга, тагын йөрәгемә ябыштым. Самат бу хакта белми. Кызганганга гына минем белән булуын теләмим мин. Гомумән, мине кызгануларын җенем сөйми. Бу авыруларның балага зыяны булудан гына куркам...»

...Самат ике атнага командировкага китте. Эш буенча китмәгәнлеген бик ачык белсәм дә, тавыш куптармадым, барыбер китәчәге көн кебек ачык. Ул киткәч, хәлем тагын да начарланды. Төннәр буе уйланулар эзсез узмады — тагын хастаханәгә эләктем. Гаязны Саматның әниләре үзләренә алып китте. Табиблар баланы үзем таба алмаячагымны әйттеләр: Операция ясап алырга кирәк булачак», — диләр. Ләкин мин ничек тә үзем табарга телим. Аңа гына түзәчәк әле минем йөрәк. Бәлки, бала тугач, Самат та гаиләбез турында уйлана башлар...»

Шул урында көндәлек өзелә иде. Күрәмсең, балага киемнәр, кирәк-яраклар алу мәшәкатьләре белән күңелсез уйлар Асиянең трмышыннан читкә китеп торгандыр. Яки инде ул, яхшы киләчәккә өмете өзелеп, башкача язмаска булгандыр. Кем белсен...
Галия көндәлекне ябып өстәлгә куйды да, учлары белән яшьле күзләрен уып, уйга калды. Нишләде ул, нишләде? Бер гөнаһсыз хатынның бәхетен үзенә тартып алмакчы булган бит ул. Үзенең бәхетсезлегендә аны гаепләде бит әле. Имештер, Галия Саматны ярата, аның аңарда хакы бар. Ә яратмаган хатыны аерылып китәргә тиеш. Чынлыкта исә ул бу гаиләнең дә, үзенең дә бәхетен җимерде. Дөрес, Самат алдында тамчы да гаебе юк аның. Әлеге упкынга Самат аны үзе өстерәде. Ә Галия бары тик яратты. Башкаларны күрмәс дәрәҗәдә шашып яратты. Шул гына. Тик мәхәббәт җиргә куаныч, бәхет алып килергә тиеш. Ә аның мәхәббәте фаҗигагә илтте... Асия алдындагы гөнаһысын ничекләр юар икән соң ул? Хатын исән булса, ичмасам, бәхилләвен сорар иде. Соңарды шул, соңарды... Тукта! Ә бала? Яңа туган нарасый кем кулына калды икән соң? Асия үзенең балалар йортында тәрбияләнүен язган... Саматның туганнарыннан белешергә кирәк сабыйның язмышын.
Галия тиз генә киенде дә Саматның әти-әнисе йортына китте. Аларның кайда яшәвен яхшы белә иде ул. Күрешүләрдән соң еш кына үз өенә түгел, нәкъ менә әти-әнисе йортына кайта иде ир.
Галия үзен Асиянең иптәш кызы дип таныштырды. Кайгыларын уртаклашканнан соң, балалар хакында сорашты.
—Гаязны үзебезгә алдык,—диде Саматның әнисе. — Үзебез тәрбияләп үстерербез. Кечкенә баланы... Яңа туган нарасыйны кеше итәрлек көч юк инде бездә. Олыгая барабыз...
—Ә ул?! Кайда соң ул бала? — Галия дулкынланудан урыныннан сикереп торды.
—Әлегә шифаханәдә. Аннан балалар йортына җибәрерләр инде. Бәхеткәйләре булмады балакайның...
Галия, саубуллашып та тормыйча, урамга атылды. Аның башын бер генә уй бораулады. Бала! Гөнаһсыз сабый! Олыларның хаталары өчен ул газап чигәргә тиеш түгел. Хәзерге вакытта аңа ярдәм итә алучы бер генә кеше бар. Галия. Шул баланы бәхетле итә алса, бәлки, мәрхүмә Асия аны гафу итәр...
...Түрдәге бәләкәй караватта нәни генә сабый, аякларын болгап, ыгы мыгы килеп ята. Йөгереп янына килгән Галия, сөй ләнә-сөйләнә, аны ашатырга ашыга.
— Уяндыңмы, җаным? — ди ул аңа, елмаеп. — Хәзер без синең белән мәммәм ашыйбыз, улым. Менә шулай, менә шулай Нинди батыр бит минем улым.
Ашап туйгач, сабыйны кочагына алып, бүлмә буйлап йөренә Тамагы туйган сабыйның йөзенә кунган алсулык аның җанына тынычлык бирә.
Баштарак, баланы уллыкка алу буенча документлар җыен йөргәндә, үз өстемә зур бурыч алам, күтәрә алырмынмы дин уйланган чаклары да булды. Сабыйны кулларына алгач, бу уйлар язгы кар кебек эреп юкка чыкты. Балага ул Асаф дип исем кушты. Асия белән Саматның мәхәббәт җимешләре аларның исемнәрен дәвам иттерергә тиеш. Гомере буе үзе турында гына уйлап яшәгән Галия бәхетен менә шул нарасыйда тапты. Үзеңне кемгәдер бик нык кирәк булуыңны тоюда, кемнедер бәхетле итәргә тырышуда икән бит ул бәхет. Әнисе куенында мыш-мыш йокыга киткән сабый, хатынның уйларын раслагандай, төш аралаш елмая иде.