СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Таз белән Шүрәле"

Элек заманда утынны балта белән генә кисә торган булганнар, эшләү бик авыр булган. Шуннан соң Таз бер тимерне алган да киртек эшләгән.
Урманга баргач, Таз утын кисәргә үзенә иптәш эзләгән. Шүрәлене очратып, аның белән кисеп караган. Утын киселгән. Шүрәле моңа, бик гаҗәпләнеп: «Бу әмәлне ничек уйлап чыгардың?» — дип сораган. Таз әйткән: «Мин шундый әмәлләрне күп беләм. Минем арканы кашый торган әмәлем дә бар әле кашысам, бер елга кадәр тән кычытмый», — дигән. Шүрәле ышанмаган бу Таз әйткән: «Әйдә, тәннәрне кашышып карыйк», — дигән. Шүрәле күнгән дә Тазның җилкәсен кашый башлаган. Таз һаман: «Кычытуы бетмәде әле, кычыта», — дип алдалап тора икән. Шуннан әйткән: «Син минем тәндәге кычытуны бетерә алмадың, инде мин сине кашып карыйм», — дигән.
Таз бер тактага кадак кагып, тырма кебек әйбер эшләгән. Шүрәленең җилкәсенә шул әйберне куеп, түбәнгә сыдырып төшерә икән. Шүрәле, Тазның кашуыннан авыртканга чыдый алмыйча, урманга качкан, ди.