СОВЕТУЕМ ПРОЧИТАТЬ

Татар халык әкияте "Холыксыз хатын"

Борын заманда бер кире хатын булган. Ире «ашыйсым килә» дисә, чәй куя икән, «чәй эчәсем килә» дисә, аш пешерә икән.
Бервакыт ире базардан кайта да:
- Карчык, ашарга бармы? - ди.
Теге:
- Ашарга юк, чәй куям хәзер, чәй эчәрсең, - ди.
- Ә минем чәй эчәсем килми бит, ашыйсым килә.
- Ярар, ярар, менә хәзер чәй куям.
Бер дә бер көнне моның ире: «Бу хатыннан котылып булмый, моны урманга алып барыйм да адаштырыйм», - дип алып китә моны урманга. Урманда йөри торгач, боларга бер ташландык иске кое очрый. Ире әйтә хатынына:
- Син, карчык, якын барма, төшеп китәрсең, - ди.
Хатын әйтә:
- Барыйм әле, барыйм, карыйм әле, карыйм, - ди.
Шулай итеп, шуа да төшеп китә, ди, теге коега. «Котылдым бу хатыннан», - дип әйтә, ди, ире.
Шуннан ире, тынычланып, өйгә кайтып китә. Йокларга яткач, уйланып ята бу: «Моны калдыруын калдырдым да коеда, туганнары миннән сорарлар бит, «Хатыныңны кая куйдың?» дип әйтерләр, мин моны иртәгә барып чыгарыйм инде», - ди.
Иртән бер-ике дилбегәне ялгап китә бу теге коега. Килеп җитә. Шуннан дилбегәне төшерә-төшерә дә тартып карый, төшерә-төшерә дә тартып карый. Тагын тартып караган иде - авырайган дилбегә. Хәзер тарта бу чын көченә, чыгара башлый. Тарта, тарта, караса, Дию пәрие чыгып килә, ди. Хәзер бу кире төшерергә уйлый. Кире төшерә башлагач, Дию пәрие әйтә:
- Зинһар, мужик, төшермә, чыгар, мин сиңа нәрсә кирәк, шуны бирәм, - ди.
Шуннан бу чыгара моны.
- Менә, мужик, ничәмә йөз еллар шушы коеда яткан идем мин, төште бер кире хатын, һич тынычлык бирми бит. Шул хатыннан туеп чыктым мин. Сиңа нәрсә кирәк, шуны эшлим, - ди.
Мужик әйтә:
- Ул минем хатын иде, - ди.
- Синең хатын булса, син аны чыгарма, ә мин сиңа хатын табам. Мин хәзер патша кызы янына барам, аны юләрләндерәм, беркем дәвалый алмаслык итәм. Шуннан патша гәҗиткә бастырыр. «Кем дә кем кызымны дәвалый ала - шуңа кызымны бирәм, фәлән кадәр мал белән» дип. Менә мин сиңа яфрак куям, шушы яфрак белән барып, син аны дәваларсың, — ди.
Шуннан бер-ике атна йөри мужик. Бер-ике атнадан соң гәҗиттә: «Патшаның кызы юләрләнгән. «Кем дә кем кызымны дәвалый, шуңа кызымны бирәм фәлән кадәр мал белән», дип вәгъдә бирә патша» дигән белдерү чыга.
Шуннан бу мужик китә инде. Барса, Дию пәрие дә анда. Дию пәрие әйтә:
- Бар, бар, терелт, - ди, тегеләргә күренми, ә моңа күренә инде.
Патшадан рөхсәт сорап керә бу. Кыз бер бүлмәдә ята. Мужик Дию пәрие кушканча эшли, дәвалый инде. Кыз терелә. Кыз терелгәч, патша, бу мужикка кызын биреп, берничә атка мал төяп кайтарып җибәрә.
Дию пәрие әйтә:
- Мин хәзер икенче патша кызы катына барам менә шушылай юләрләндерергә, - ди. - Ул турыда да гәҗиткә басарлар. Син шушы кызга риза бул инде, теге кыз катына бара күрмә тагын. Аның катына барсаң, мин сине ашармын, - ди.
Ярар, моңа күпме айлар үткәч, икенче патша да чыгара бит гәҗиткә үзенең юләрләнгән кызы турында. Шуннан бу мужик анда да бара. Барып керсә, Дию пәрие ята, ди, шунда сузылып.
- Ник килдең, мужик, харап итәм бит, ашыйм сине, - ди бу.
- Мин кыз өчен килмәдем, - дип әйтә, ди, мужик, - кое төбеннән теге хатын чыккан, менә шуны хәбәр итәргә килгән идем мин синең янга.
Дию пәрие:
- Нүжәли дөрес? - дип әйтә, ди. - Ату мин Каф тавы артына ычкынам, киттем, кызың да кирәкми, үзең дә кирәкмисең.
Каф тавы артына кача, ди, Дию пәрие, теге кире хатыннан куркып.
2023-11-24 08:14